Белем алу өчен хәрәкәт кирәк, шуңа күрә ел саен машиналар тапшырабыз – Рөстәм Миңнеханов

Мөслимдә район һәм шәһәр башлыкларына мәгариф идарәләре өчен мәктәп автобуслары тапшырылды.
Бүген Мөслимдә, мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе кысаларында, мәктәп автобуслары һәм җиңел автомобильләр тапшыру тантанасы узды. Ачкычларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан республиканың муниципаль берәмлек башлыклары кабул итеп алды.
Район мәгариф идарәләренә 14 "Форд" микроавтобусы һәм 45 "Лада Ларгус" җиңел машинасы тапшырылды.

"Бик матур көн. Мөслимлеләр бүгенге тантанага бик яхшы әзерләнгән. Районда яшәеш, уку оештыру, эш буенча да зур үзгәрешләр", – дип, Рөстәм Миңнеханов Мөслим халкын алкышларга тәкъдим итте.
"Мөслим – безнең традицион авыл хуҗалыгы районы. Җитәкчесе һәм аның командасы инициативасы, халкының тырышлыгы нәтиҗәсендә без мактауга лаек үзгәрешләр күрәбез. Монда килгән саен, үзгәрешләр күзгә күренә. Көнкүреш, дизайн эшләнмәләр шәһәрдән ким түгел. Хәтта Илсур Рәисович та югары бәя бирде, монда күченергә сорады. Мин: "Илсур, Казанда эш күп, анда эшләргә кирәк", – дип әйттем", - дип шаяртып алды Президент.

"Иң мөһиме – мәгариф. Монда мәгариф мәсьәләләренә, бизнесның мәгариф системасы белән элемтәсенә, мәктәпләр, ресурс үзәкләре торышына бик четерекле карыйлар. Иҗтимагый киңлекләр программасы торак пунткларның кыяфәтен үзгәртә. Безнең балалар иң яхшы белем алырга тиеш. Әмма белем алу өчен әле хәрәкәт итү кирәк, шуңа күрә ел саен машиналар тапшырабыз", – диде Рөстәм Миңнеханов. Ул быел 17,5 мең ноутбук тапшырылганын, тагын 11 меңне бирәсе калганын билгеләп узды.
Аңа кадәр Рөстәм Миңнеханов белем һәм тәрбия өлкәсендәге проектлар күргәзмәсе белән дә танышты.

Әлеге чарадан соң "Татарстан Республикасы мәгариф системасының милли һәм тәрбияви киңлекләре" темасына пленар утырыш ачыла.
сылтама: http://tatar-inform.tatar/news/2017/08/15/146400/
сылтама: http://tatar-inform.tatar/news/2017/08/15/146400/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Сабырлык чиге 2 Шулай итеп, Сәрия туташ никахлы ире кочагында бер төн генә ләззәтләнеп калган. Нәрсә генә булмасын, авылда «кияүгә чыккан» дигән хәбәр таралган бит...
-
Ике килен-килендәш Ярты ел очрашып йөргәч, өйләнештеләр Алия белән. Барыбыз да куандык, сөендек. Ләкин гаиләбездә яңа килен барлыкка килгәч, минем кадерем бетте...
Соңгы комментарийлар
-
7 февраль 2023 - 10:21Без имениБик зур рэхмэт сезгэ, эйбэтлэп анлаткансыз. Хэзер сезнен рецепт буенча камыр куям эле.Төче камыр рецепты
-
7 февраль 2023 - 06:25Без имениКарыйсы килэ башлады инде. Бу эсэрне укыганым бар иде.Бала бишеге тибрәнүендә – чиркәү чаңы
-
3 февраль 2023 - 09:19Без имениРушания ханымның сәләтенә, булдыклы, уңган булган ханым булганына шаккатып, исем китеп укыдым.Була бит шундый бар яктан да килгән кешеләр, сөбханАллаһ, күз тимәсен 🤲🤲🤲Сәламәтлек, озын гомер телим аңа!Үләнче
-
4 февраль 2023 - 13:37Без имениГомер ничек яшэлсэ дэ утэ.Ярый анлаган ирен,э анламаганнар анламый ул.Яшэгэн саен чарасыз тузеп яшэгэн хатынкыз азмы доньяда.Сабыр тобе Сары алтын дисэлэр дэ сэлэмэтлек бик кирэк нэрсэ.Аллакаебыз яшьлектэ хэр балага тэуфикь, сабырлык хэм уз башына акыл бирсен.Сэлэмэтлектэ булып яшикСабырлык чиге 5
-
3 февраль 2023 - 09:42Без имениИе ие, бау белэн бэйлэп сойрэп яткыралар ди. Шул йоремсэк ирлэрне яклап утырмагыз инде«Йөремсәк» хатын
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.