Балалы гаиләләргә ярдәм итәләр

Ел саен 1 гыйнвардан пособиеләр берникадәр арттырыла. Федераль һәм республика законнары тарафыннан расланган социаль түләү күләмнәре агымдагы елда да үзгәрде. Бала тугач бер тапкыр бирелә торган пособие күләме хәзер 14 497 сум тәшкил итә (2015 елда 13 742 сум иде).
Яшь ярымга кадәр бала караган әниләргә айлык пособие күләме артты. Әйтик, беренче баланы караган өчен - 2 718, икенче һәм аннан соңгы баланы караган өчен - 5 436,67 сум.Ана капиталы озайтылды, әмма индексацияләнмәде
2016 елда тәмамланырга тиешле «Ана капиталы» программасын, өстәмә чыгымнарны күтәрү никадәр кыен булуга да карамастан, тагын ике елга озайтылар. Әлеге программадан 6,5 миллион гаилә (Татарстанда – 193 мең) файдаланган инде. Алга таба да бу башлангыч табигый үсешкә ярдәм итәр дип көтелә.
Әмма агымдагы елда ана капиталы күләме беренче тапкыр индексацияләнмичә калды. Аның күләме былтыргы кебек (453 мең 26 сум) сакланды. Әти-әни бу акчаны, элеккечә, торак шартларын яхшыртуга, баланы укытуга һәм ананың хезмәт пенсиясенең тупланма өлешен формалаштыруга юнәлтә ала. Быелның тагын бер яңалыгы – әлеге сертификатны инвалид балалар ихтыяҗларына тотарга рөхсәт ителде.
Бакча кыйммәтләнә, субсидияләр саклана...
Быелның 1 гыйнварыннан Татарстанда балалар бакчасы өчен ата-аналар түләргә тиешле акчаның күләме артты. Бу үсеш 8 процент - 180 сумнан 270 сумга кадәр тәшкил итте.
Түләүләр оешманың төренә, эш вакытына һәм сабыйның яшенә бәйле. Әйтик, бүген 3 яшьтән зуррак баланы бакчага йөрткән өчен ата-аналар 2563 сум түләсә, киләсе елның гыйнварыннан ул 207 сумга артып, 2770 сум тәшкил итәчәк.
Түләүләрнең артуы мәктәпкәчә мәгариф оешмаларын финанслауга чыгымнарның үсүе, балалар бакчалары персоналының хезмәт хакы, азык-төлек бәясе арту белән бәйле. Шул ук вакытта бала карау чыгымнарының күп өлешен – 70 проценты чамасын дәүләт үз өстенә ала.
Шул ук вакытта ата-аналар өчен барлык ташламалар һәм компенсацияләр саклана. Беренчедән, һәркемгә федераль субсидия тиешле: беренче балага – 20, икенчесенә - 50, өченчесенә 70 процент кире кайтарыла. Икенчедән, республика казнасыннан да өстәмә компенсация түләнә. Кереме җан башына 20 мең сумнан артмаган һәр кеше әлеге төбәк ярдәменә өмет итә ала.
Моннан тыш, күпбалалы гаиләләргә ташламалар саклана. Физик мөмкинлекләре чикләнгән, туберкулез интоксикацияле балалар, ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм сабыйлар балалар бакчаларына бушлай йөри.
сылтама: http://intertat.ru
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
«Рәнҗемә миңа, кызым...» Ул аның каберенә еллар үткәч кенә кайта алды. Юк, еракта – диңгез-океаннар артында яшәгәнгә түгел, күңеле тартмаганга...
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
-
Сабырлык чиге 2 Шулай итеп, Сәрия туташ никахлы ире кочагында бер төн генә ләззәтләнеп калган. Нәрсә генә булмасын, авылда «кияүгә чыккан» дигән хәбәр таралган бит...
Соңгы комментарийлар
-
7 февраль 2023 - 06:25Без имениКарыйсы килэ башлады инде. Бу эсэрне укыганым бар иде.Бала бишеге тибрәнүендә – чиркәү чаңы
-
3 февраль 2023 - 09:19Без имениРушания ханымның сәләтенә, булдыклы, уңган булган ханым булганына шаккатып, исем китеп укыдым.Була бит шундый бар яктан да килгән кешеләр, сөбханАллаһ, күз тимәсен 🤲🤲🤲Сәламәтлек, озын гомер телим аңа!Үләнче
-
4 февраль 2023 - 13:37Без имениГомер ничек яшэлсэ дэ утэ.Ярый анлаган ирен,э анламаганнар анламый ул.Яшэгэн саен чарасыз тузеп яшэгэн хатынкыз азмы доньяда.Сабыр тобе Сары алтын дисэлэр дэ сэлэмэтлек бик кирэк нэрсэ.Аллакаебыз яшьлектэ хэр балага тэуфикь, сабырлык хэм уз башына акыл бирсен.Сэлэмэтлектэ булып яшикСабырлык чиге 5
-
3 февраль 2023 - 09:42Без имениИе ие, бау белэн бэйлэп сойрэп яткыралар ди. Шул йоремсэк ирлэрне яклап утырмагыз инде«Йөремсәк» хатын
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.