Балалар бакчасына түлəүлəр арта

Кими, дисəлəр гаҗəплəнер идек. Ə түлəүлəр артуга күнеккəн инде без. Əле ярый узган ел һəм аннан алдагы еллар белəн чагыштырганда, арту күлəме əллə ни күп түгел – 4 процент. Татарстан Мəгариф һəм фəн министрының беренче урынбасары Илсур Һəдиуллин əйткəнчə, быелның 1 гыйнварыннан булачак мондый үзгəрешлəр балалар бакчаларын тотуга чыгымнарның үсүе, азык-төлек продуктларына, хуҗалык-көнкүреш товарларына бəялəрнең, бакчада эшлəүче персоналга эш хакларының артуы белəн аңлатыла. Баланың нинди төркемгə керүенə, ничə яшьтə булуына һəм эш режимына карап, түлəүлəр 104 сумнан 187 сумга кадəр артачак. Мисалга, Казан шəһəренең гомумүсеш юнəлешендəге балалар бакчаларында тəрбиялəнүче 3 яшьтəн 7 яшькəчə (ун сəгать ярымлык эш режимы белəн) балалар өчен бу арту 120 сум тəшкил итəчəк.
Шунысы яхшы: түлəүлəргə федераль һəм республика дəрəҗəсендəге ташламалар һəм компенсациялəр шул килеш, ягъни үзгəрешсез кала. Əйтик, «Росссия Федерациясендə мəгариф турында»гы закон нигезендə, инвалид балалар, туберкулез интоксикациясе булган балалар, ятимнəр һəм караучысыз калган балалар бакчага бушлай йөри. Күп балалы гаилəлəр, республика билгелəгəн ташлама буенча,
күрсəтелгəн сумманың яртысын гына түлилəр. Ə инде калган əти-əнилəр бакчага йөргəн беренче баласы өчен – 20 процент, икенче баласы өчен – 50 процент, өченчесе өчен 70 процент компенсация алалар. Ул гаилə кеременə карамый, һəркемгə түлəнə. Бакчада ун сəгать ярым булган 3 яшьтəн 7 яшькəчə балалар өчен компенсация күлəме түбəндəгечə: гаилəдəге беренче балага –314,4 сум; икенче балага – 786 сум; өченче һəм аннан соңгы балага – 549,5 сум.
Муниципаль дəрəҗəдə билгелəнгəн компенсациянең тагын бер төре... Анысы гражданнарның кеременə бəйле. Моңа кереме җан башына 20 меңнəн кимрəк булган гаилəлəр өмет итə ала. Керем азрак булган саен, компенсация күбрəк. Əлеге дə баягы ун сəгать ярым эш режимы белəн эшлəгəн бакчага йөрүче 3 яшьтəн 7 яшькəчə балаларга өстəмə компенсация күлəме: кереме җан башына 10 меңгə кадəр булган очракта, гаилəдəге беренче бала өчен – 932,4 сум; икенче балага – 1146,5 сум; өченчесенə – 650,9 сум. Кереме җан башына 10 меңнəн 15 мең сумга кадəрге гаилəлəрдə беренче балага 620,7 сум; икенчесенə – 990,6 сум; өченчесенə – 448,26 сум. Ə инде кереме җан башына 15 меңнəн 20 мең сумгача булган гаилəлəр беренче балага – 309 сум; икенче балага – 678,9 сум; өченче бала өчен 183,23 сум компенсация алачак. Мəсəлəн, кереме җан башына 10 мең сумнан да азрак булучы гаилəлəргə беренче бала өчен федераль закон нигезендə 314,4 сум һəм өстəмə рəвештə 932,4 сум республика компенсациясе бирелəчəк. Шулай итеп, аена 3117 сум акча түлəп, əти-əни 1246,4 сум күлəмендə компенсация алачак. Чынында, гаилə өчен бакча чыгымы бер балага 1870,2 сумга төшəчəк.
фото: https://pixabay.com

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3 Рәфис белән 3 ел очрашып йөрсәк тә, мәхәббәтебез үбешүдән ары узмаган иде. Беренче зөфаф төнебезне мин куркып, дулкынланып көттем.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 2 Рәфискә кияүгә чыгарга җыенуымны әнием ошатмады, ул мине кабаттан үгетләргә кереште: «Кызым, тагын бер тапкыр уйлап кара әле! Габдулла белән Сания авылда иң усал гаилә булып санала, Санияне тиккә генә «юха елан» дип йөртмиләр. Алай гынамы, бу гаиләдә эшнең бетәсе юк: 50 сутый бакчалары, абзарларында өч сыер, кырыкка якын сарык...
-
Ул миңа исәндер шикелле... Әнкәй! Килен булып төшкән беренче көнемнән үк шулай дип эндәштем мин аңа. Хәзерге киленнәр «әткәй-әнкәй» дими инде, «әти-әни» диләр. Миңа калса, «әнкәй» сүзе тагын да матуррак, җылырак кебек.
-
«Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды» Кайнанам үлгәнгә август аенда биш ел була. Үлгән кеше турында начар сөйләмиләр йә бөтенләй дәшмиләр, дисәләр дә, күңелемә җыелганнарны бушатасым килә.
-
Юлда кем очрамас... Кичә яшүсмер кызым эштән кайтты да, «Әни, син хәзер мине ачуланачаксың», – ди. Сагайдым. Ачуланасымны алдан ук белеп торгач, нинди ярамаган эш эшләде икән?
Соңгы комментарийлар
-
5 август 2022 - 21:22Без имениХикәянең теле матур.Минемчә,төп тема--мәхәббәт.Ул яшәешнең нигезе. Яратмаган кеше белән гомер кичерү--бәхет түгел инде. Шулай ук яшьләр белән өлкән буынның аңлашып яшәве дә мөһим.Балалар да алар үрнәгендә тәрбия ала.Кешенеке – кештәктә
-
7 август 2022 - 06:12Без имениСокланып ,соенеп укыдым. Алдагы гомерегездэ бэхеттэ ,тынычлыкта утсен.Бәхет йорты
-
7 август 2022 - 17:50Без имениУзебез белу турында суз дэ юк, улыма да анлата алмадым...Башыңны сакла, балам...
-
7 август 2022 - 19:14Без имениШундый матур язылган! Рәхмәт! Бу язманы күбрәк кеше укысын иде! Бәхетле гаиләләр дә күбрәк булыр иде...Ата белән бала
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.