Арчада «Сөембикә»не яраталар

Районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм китапханәчеләрен исә кызыклы очрашу көтә иде. Кунаклар арасында Китап нәшриятының дәреслекләр, фәнни-методик идарәсе җитәкчесе Чулпан Ялалова, матур әдәбият бүлеге мөдире, язучы һәм шагыйрә Фирүзә Җамалетдинова, дәреслекләр авторлары, филология фәннәре докторы, профессор Чулпан Харисова һәм педагогика фәннәре кандидаты Рәдинә Ягафарова, «Сөембикә» журналының әдәбият бүлеге мөхәррире Эльмира Закировалар бар иде. Хатын-кыз, мәктәп, балалар, дәреслекләр, китап уку... Әнә шундый темаларны колачлаган кызыклы һәм файдалы сөйләшү булды ул. Кыска хикәяне язу җиңелме, әллә күләмле әсәрләрнеме? Язучы өчен кайсы геройлары якынрак? Әдәби әсәр ничек туа? Әлеге сорауларга Фирүзә Җамалетдинова рәхәтләнеп җавап бирде. Ә мәктәп балалары өчен дәреслекләр төзегән галимәләр туган телебезне укыту юнәлешендәге фәнни эшләре, проблемалар, алдынгы тәҗрибә турында сөйләде. Залда утыручылар өчен «Сөембикә» журналы аеруча якын һәм үз икән. Чөнки зур күпчелек – укытучы хатын-кызлар, китапханәче хатын-кызлар иде. «Көнүзәк мәсьәләләр дә, гыйбрәтле язмышлар да, актуаль темалар да – берсе дә битараф калдырмый безне. Хикәя-шигырьләрне, яраткан җырларыбызны, аш-су әзерләргә өйрәткән киңәшләрегезне көтеп алабыз», – диделәр. «Сөембикә»не өстәл китабы урынына файдалана икән Арча хатын-кызлары. Афәрин!
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
-
Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
-
Хыялдагы ир-ат Үсмер чакта ук ничек тә булса бай тормышта яшәргә кирәк дип нәтиҗә ясадым. Телевизордан күрсәткән гламур тормыш кызыктыргандыр, мөгаен. Әмма кыяфәтем бай егетләр артымнан чабып йөри торганнардан түгел иде. Гомумән, күбәләк кебек бер егеттән икенче егеткә очып йөрергә дә яратмадым. Ныклы карарга килде: укыйм да, җитәкче булырга тырышам. Ул вакытта бай ир дә кирәк булмаячак.
-
Галим – Кире әйләнеп кайтасың булма, эзең дә булмасын! – дип ярсып кычкыра иде хатын. Бу сүзләрне ишетүгә Галим башын тотып чүгәләп утырды. – Барысы да искә төште, Гөлсинә... – диде ул.
-
27 май 2022 - 11:00Без имениБик матур язгансыз, узегезнен йэзегездэ дэ эбиегез чалымнары барЯлындырам, янәсе...
-
27 май 2022 - 19:14Без имениЗаманасы шундый,ипташем 6 бала гаилада ускеннар,бер берсе белен йорешмилар,ваатсаптан салам жибарешеп яшилер Чаллыда.Бай туганыбыз туенда кадерсез кунаклар булдык
-
26 май 2022 - 20:32Без имениУкып торасым да килми, ташладым. Уз рэхэтеннэн китеп, кайнанайны курэ-ишетэ торып, ниемэ кайтырга иде? Бала карар, ашарга пешерер дип ометлэнеп? Уз тарткан картасы, тарта-тарта ашасы. Чык та китИнде минем чират...
-
27 май 2022 - 06:58Без имениБезнен, тормышлар уртак та кебек автор белан. Мин дэ иремне дэ, баламны да Ходайдан сорадым. Хэзер аллага шокер баламда туды, иремдэ бик эйбат кеше.Мин аны Ходайдан сорап алдым
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.