Антуан де Сент-Экзюпери әсәре татар сәхнәсендә!
«Нур» татар балалар театр студиясе Антуан де Сент-Экзюпериның “Нәни принц” спектакль-лирик әкиятен тәкъдим итә. Спектакльне Г.Камал театрының кече сәхнәсендә 12 май көнне 18.00 сәгатьтә тамаша кылырга мөмкин булачак.
“Нәни принц” – «Нур» студиясенең 2015-2016 уку еллары нәтиҗәсе, әсәр татар телендә әзерләнгән, дип хәбәр итә проект авторлары. Бу театраль сезонда нурлылар Экзюпериның үзенең үлеме алдыннан иҗат иткән һәм үзе үк иллюстрацияләгән, башка бер әсәргә дә ошамаган акыллы һәм кешелекле фәлсәфи әкиятен сайлаган.
“Нәни принц” – олылар өчен спектакль моделендә куелган балалар әкияте. Аның максаты кешелекнең мәңгелек хәзинәләре турында балалар белән җитди диалог төзү. Спектакльнең үзенчәлеге – балалар өчен балалар уйнауда, бу спектальнең төп идеясен ачык һәм җиңел итеп аңлатуда ярдәм итә, чөнки пьесаның геройлары һәм тамашачы бер телдә сөйләшәләр. “Нәни принц” намус һәм җаваплылык, яхшылык һәм яманлык, мәхәббәт һәм тугрылык турында.
Рәзил Вәлеев тәрҗемә иткән әлеге музыкаль-драматик спектакль гаилә белән карау өчен сәхнәләштерелгән.
Режиссер – Марсель Мәхмутов, Казан театр училищесында һәм “Нур” студиясендә актерлык осталыгы буенча педагог. Рәссам – Ленар Гыйльметдинов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Казан яшь тамашачылар театрының (ТЮЗ) баш рәссамы. Студиянең сәнгать җитәкчесе – Наилә Гәрәева, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы, Г.Камал театры артисты. Проект җитәкчесе – Адилә Хәйбуллина, ТР Театр эшлекләре берлегенең әйдәп баручы белгече, Казан театр училищесы педагогы.
“Нур” студиясе 2012 елның гыйнварында М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында Татарстан Республикасы Театр эшлекләре берлеге инициативасы белән оештырылды. Дүрт ел дәвамында балалар студиясенә йөрүче нәни артистлар Г.Камал театры сәхнәсендә куелган “Мулла”, “Хан кызы Турандык”, “Минем исемем Кызыл” спектакльләрендә, Г.Тукай исемендәге Бөтенроссия шигырь укучылар конкурсында, танылган татар эстрада җырчылары (Гөлназ Сираева, Артур Салихов һ.б.) клипларында һәм Казан шәһәрендә узган төрле бәйрәм чараларында катнашып үзләрен танытырга өлгерделәр һәм уңышларга ирештеләр.
2015 елның март аенда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының кече сәхнәсендә “Нур” татар балалар студиясенең “Сертотмас үрдәк” (Абдулла Алиш) музыкаль спектакленең премьерасы булды.
Белешмә:
“Нур” татар балалар театр студиясендә 7-12 яшьтәге татар телен белгән балалар шөгыльләнә. Уку процессы берничә юнәлештә оештырыла: “Актерлык осталыгы”, “Хореография”, “Ансамбль”. Ел дәвамында укучылар белән нәтиҗә эше буларак спектакль куела.
Фәрит Бикчәнтәев, Татарстан Республикасы Театр эшлекләре берлеге рәисе:
– Бүген Казанда рус телендә белем бирүче театраль мәктәпләр күп. Ә без Татар балалар театр студиясен оештыруны үзебезнең бурычыбыз итеп санадык. Студиядә республикабызның күренекле артистлары һәм әйдәп баручы театраль уку йортлары педагоглары белем бирәчәкләр. “Нур” балалар театр студиясен оештыруның төп максаты – милли театрлар өчен тамашачы тәрбияләү, үз мәдәниятен яраткан, тоя белгән, аңлаган һәм төрле өлкәләрдә иҗади хезмәткә әзер балалар тәрбияләү.
сылтама: http://intertat.ru

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5 Бер көнне иртән торып бәлеш пешерергә уйладым. Бәрәңге турадым, суган әрчедем, камыр бастым. Духовкада кургаш кәгазь астында ике сәгать ярым эчендә бәлешем изелеп пеште. Ләкин хуш исе урамга кадәр чыккан итле бәлешемне ашарга насыйп булмады.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3 Рәфис белән 3 ел очрашып йөрсәк тә, мәхәббәтебез үбешүдән ары узмаган иде. Беренче зөфаф төнебезне мин куркып, дулкынланып көттем.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 2 Рәфискә кияүгә чыгарга җыенуымны әнием ошатмады, ул мине кабаттан үгетләргә кереште: «Кызым, тагын бер тапкыр уйлап кара әле! Габдулла белән Сания авылда иң усал гаилә булып санала, Санияне тиккә генә «юха елан» дип йөртмиләр. Алай гынамы, бу гаиләдә эшнең бетәсе юк: 50 сутый бакчалары, абзарларында өч сыер, кырыкка якын сарык...
-
Ул миңа исәндер шикелле... Әнкәй! Килен булып төшкән беренче көнемнән үк шулай дип эндәштем мин аңа. Хәзерге киленнәр «әткәй-әнкәй» дими инде, «әти-әни» диләр. Миңа калса, «әнкәй» сүзе тагын да матуррак, җылырак кебек.
-
Юлда кем очрамас... Кичә яшүсмер кызым эштән кайтты да, «Әни, син хәзер мине ачуланачаксың», – ди. Сагайдым. Ачуланасымны алдан ук белеп торгач, нинди ярамаган эш эшләде икән?
Соңгы комментарийлар
-
10 август 2022 - 11:06Без имениТизрэк аерып алып кайтыгыз, тазалыгын, я ботенлэй узен бетерэ ул юньсезКияү кызыбызны кыйный?
-
10 август 2022 - 10:28Без имениДАУАМЫН КӨТӘРГӘ ҠАЛДЫ.Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5
-
11 август 2022 - 13:57Без имениГүзәл, син үзең дә бик гади, булган кеше. Гаилә иминлеге, матур киләчәк Сезгә!«Иреңнең әнисен ярат!»
-
13 август 2022 - 17:26Без имениЗначит анарга кыйналып яшэве охшый,торсын кыйналып тогдаКияү кызыбызны кыйный?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.