Логотип
Яңалыклар

 Җанисәптә кемнәр ничек катнаша?

Җан исәбен алу ил өчен бик кирәк – сораштыруда катнашучыларның 89% ы шушы фикердә. 85% респондент җан исәбен алуда катнашырга җыена.

Җан исәбен алу ил өчен бик кирәк – сораштыруда катнашучыларның 89% ы шушы фикердә. 85% респондент җан исәбен алуда катнашырга җыена.
Сорашучыларның 43% ы әлеге зур вакыйгада катнашырга тели, 42% кешенең катнашу ихтималы зур.

Җан исәбен алуда катнашырга җыенучылар арасында 43% кеше исәп алучының сорауларына җавап бирүне кулай күрә, 41% ы «Госуслуги» аша онлайн узарга ниятли. 18–24 яшьтәгеләр арасында үткәрелгән сораштыру күрсәткәнчә, 74% онлайн-җанисәпне сайлаган. Бөтенроссия җан исәбен алу барышы турындагы яңалыкларны халыкның 58% ы күзәтеп барырга  җыена. Сораштыру үткәннәрнең 81% ы җанисәп нәтиҗәләре белән кызыксына.
Безнең илдә халыкның җан исәбен алу кирәклеген аңлы рәвештә иң югары дәрәҗәдә танучылар Урал федераль округында – 94% тәшкил итә. Яшь төркемнәре ягыннан караганда, 18–24 яшьтәгеләр җан исәбенә иң аңлы якын килүчеләр дип табылды – 92%.

Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү буенча Бөтенроссия үзәге тикшеренүе 2021 елның 4–5 октябрендә телефон аша интервью юлы белән узды. Анда 1600 респондент катнашты.      

Рәсем: https://www.strana2020.ru/novosti/vtsiom-podschital-potentsialnykh-uchastnikov-perepisi/    
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар