Логотип
Яңалыклар

Җанатарлар арасында – татарлар: кем, кайдан килгән?

Читтә яшәгән татарлар футбол буенча дөнья чемпионатының уеннары Казан шәһәрендә дә узуы белән бик горурлана. Үзләре яшәгән илнең футбол  командасының җанатарлары булып килсәләр дә, алар футбол уеннарын тамаша кылу белән генә чикләнмиләр – бездәге татар дөньясы, татар мохиты белән якыннанрак танышып китәргә дә телиләр. 

Казан IT паркының футбол буенча дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә журналистлар каршында чыгыш ясаганда, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары  Данис ШАКИРОВ шулай диде. 

Татар халкының 25-30 проценты гына Татарстанда яши, калган 70 проценты Россия Федерациясе төбәкләрендә, ерак һәм якын чит илләрдә гомер итә. Әмма алар барысы да Татарстанны, Казанны үзләренең тарихи һәм рухи мәркәзе дип саный. Һәм җай чыккан саен бирегә килергә тырыша. Игътибар иткән булсагыз, чит илләрдән килгән җанатарлар арасында да татарча сөйләшүчеләр байтак иде.
Футбол буенча дөнья чемпионаты барган көннәрдә җанатарлар арасында Австралиядән килгән татарлар да бар иде. Данис Шакиров әйтүе буенча, аларның бер делегациясе үзләренең әби-бабалары туган төбәктә – Апас районы Урта Балтай авылында да булырга өлгергән. Болгар музей-тыюлыгын да күреп кайткан. 

Чемпионат алдыннан читтәге татарларның конгресска мөрәҗәгать итүләре арткан: кемдер матчка эләгергә билет алырга ярдәм итүләрен сораган, Казанның тарихи урыннары белән ничек танышырга булуын белешкән. Конгресс җитәкчеләре чемпионат барган көннәрдә көн саен диярлек кайдан да булса килгән делегацияләрне кабул иткән.  

Бөтендөнья татар конгрессы Россия Федерациясенең 68 төбәгендә, ерак һәм якын 41 илдә эшләп килүче татар оешмаларын берләштерә. Казанда узган футбол буенча дөнья чемпионаты матчларына килгән җанатарлар арасында бу оешмаларда вәкил булып торучылар да шактый иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар