Казанда мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Акыллы уеннар» программасы буенча икенче республика чемпионаты узды. Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркында үткән чарага 43 районнан 250 бала һәм 800 кунак җыелды.
Чараны «Бала-Сити» халыкара мультилингваль балалар бакчалары челтәре Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәме белән оештыра.
Пооектка нигез салучы,«Бала-Сити» халыкара мультилингваль балалар бакчалары челтәре генераль директоры Альбина Насыйрова: «Безнең төп максат – балаларда татар теленә мәхәббәт тәрбияләү. Бу проект ярдәмендә балалар татар телендә уйнап, фикер йөртү сәләтен үстерә. Хәзер балалар кулдан эшләүгә күнекмәгән. «Акыллы уеннар» аларны гаҗәеп дөньяга тарта, телефоннардан аерып тора», – диде.
«Акыллы уеннар» — ун төрле уеннан торган уникаль проект. Аның авторы – «Бала-Сити» методистлары. Проектта катнашучылар саны арту аның актуальлеген тагын бер кат раслый. «Акыллы уеннар» чемпионат кына түгел, ә белем бирү программасы. Ел дәвамында Татарстанның 150 балалар бакчасы «Акыллы уеннар»ны уйнап, татар телен өйрәнә, үзләренең фикерләү, командада эшләү сәләтен үстерә, ә иң мөһиме – уеннар барысы татар телендә алып барыла. Быелгы чемпионатта моңа аеруча игътибар бирде, балалар янында махсус тәрбиячеләр җавапларны фәкать татар телендә генә кабул итте.
«Әлеге проектны уйлап табучыларга, чемпионатны оештыручылар командасына рәхмәт белдерәм. Безнең киләчәкне үз кулларына алырдай яңа буын үсеп килгәненә бик сөенәм. Бу проектта уйлый, фикерли белә торган, илен, әти-әнисен, ватанын ярата торган, туган җирен, үзенең милләтенең кадерен белгән һәм киләчәген күргән балалар катнаша. Әти-әниләргә дә тәрбия эшендә актив катнашулары өчен рәхмәт. Уеннарны сораучылар бик күп. Андый мөрәҗәгатьләрне искә алып, Рәисебезгә мөрәҗәгать итәргә уйлыйбыз. Балалар бакчасының күбесендә әлеге уеннар булырга тиеш. Киләчәктә аларны тагын да кызыграк, милли уеннар белән тулыландырып булыр. Оештыручыларга тагын яңа максатлар куябыз», – дип теләкләрен җиткерде Марат Әхмәтов.
«Акыллы уеннар»ның методисты Гүзәл Мөхәммәтҗанова әйтүенчә, проект белән чит илләрдәге хезмәттәшләре дә кызыксына башлаган. Малайзия белгечләре үзләрендә дә кулланырга телиләр икән. Ләкин программаны профессиональ педагоглар гына уйната ала. Материалны балаларга тәкъдим итәр алдыннан тәрбиячеләр махсус уку да узарга тиеш.
Чемпионат татар телен популярлаштыру, яңа буынны милли кыйммәтләрдә тәрбияләү юнәлешендә зур өметләр уята.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк