Акинфеев белән Дзюба гына түгел, үзебезнең татар егетебез Дәлир Хуҗаев да!

Иртәгә, 7 июль көнне, Россия өчен иң кызу көн булыр, ахры. Синоптиклар фаразы буенча түгел, дәрт-дәрман градусының югарылыгын иртәгә Сочиның “Фишт” стадионында Россия һәм Хорватиянең футбол буенча җыелма командалары арасында чирек финал матчы билгеләячәк. Матч кичке 21:00 сәгатьтә башланачак.
Станислав Черчесов командасының Согуд Гарәпстанын 5:0, Мисырны 3:1 исәбе белән җиңеп, пенальти сериясендә Испанияне 4:3 исәбе белән отып, чирек финалга чыгуын быелгы чемпионатта могҗизага тиңлиләр. Хәер, скептиклар өчен могҗиза, ә чынлап ышанганнар өчен өч тапкыр җиңү – стратегия түгелме?
Көндәш булачак хорватлар исә чирек финалга Нигерияне 2:0, Аргентинаны 3:0, Исландияне 2:1 исәбе белән җиңеп чыктылар.
Әлегә кадәр “Фитш” стадионында узачак матчка ставкалар кабул итү бара, ставкалар бик югары, дип хәбәр итә букмекерларның чыганаклары.
Бүгенге көнгә Россия җыелма командасының йолдызлары Акинфеев белән Дзюба турында белмәгән кеше юк. Шулай ук вакытта командада татар егете Дәлир Әдһәм улы Хуҗаев булуын да онытмыйк.
“Кузяев Далер Адьямович” дигәч, аның аның исем-шәрәфләре милләте турында әллә ни кычкырып тормый. Еш кына аны, әти-әнисе Таҗикстанда туып-үсү сәбәпле, таҗик милләтеннән дип тә уйлыйлар.
Дәлир Әдһәм улы - Россия 1993 елның 15 гыйнварында Яр Чаллы шәһәрендә туган. Петербургның “Зенит”, Россия җыелма командасы уенчысы.
Дәлиргә ике-өч яшь вакытта алар гаиләсе белән Оренбург шәһәренә күчеп китә, әтисе Әдһәм андагы “Газовик” клубында тренер була. Дәлир башта Оренбургта, аннан соң Санкт-Петербургта футбол беән шөгыльләнә. Россия җыелма командасына аны Станислав Черчесов 2017 елда чакырып китерә.
Дәлир – өченче буын футболчы, аның бабасы да әтисе дә Таҗикстан өчен футбол уйнаган. Абыйсы Руслан да футболчы булган, ләкин травмалар аркасында, спорт карьерасын ташлап, бизнес белән шөгыльләнә башлаган.
Футболчы карьерасыннан тыш, Дәлир 2017 елда Санкт-Петербургның Икътисад университетында магистратура тәмамлап, аспирантурага укырга кергән.
Җыелма команда составында уйнаган арада, Дәлирнең әле голлар кеткәне юк. Милләшттәш егетебезгә уңышлар теләп, аның өчен җан атып утырыйк! Чемпионатта җанатарларның теләктәшлеге һәм ышанычы да бик мөһим бит.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
-
Нәфес коллары (хикәя)
Соңгы комментарийлар
-
21 апрель 2021 - 11:49Без имениИ аллакаем, Тәрбия газетасын чыгарган Газинур дип аңладым инде. мин укытучы кеше бик күп ачык дәресләремне 10-15 еллап шул гэзетада бастырдым бит. ирле-хатынлы газета чыгардылар алар. Раббым сабырлык бирсен сезгә, балаларыгызга.Кияүгә сүз әйтмәгез!
-
21 апрель 2021 - 11:44Без имениӘллә ничә кат укыдым да укыдым. Шулай искә төшергәләп тору киорәк икән дип уйладым тормыш һәм яшәү турында. бу турыда язып яхшы иткәнсез.Үреләм дә карыйм күңел түрләремә...
-
21 апрель 2021 - 23:40Без имениБик авыр хэллэр,ачы хэсрэт.Бу турыда укыганым булган икэн,исемэ тошердем.Куз яшьлэре ирексездэн ага гына.Бала хэсрэтлэрен курсэтмэсен,ходаем.Күбәләк булып очты...
-
22 апрель 2021 - 06:13Без имениБик авыр хэл,Аллам сакласын ,куз яшьлэрсез укып булмый!!!Күбәләк булып очты...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.