Логотип
Яңалыклар

«Ак-Памык» Татарстан китап нәшриятына җиңү китерде

Татарстан китап нәшрияты XI Халыкара «Китап – хезмәттәшлеккә юл» күргәзмә-ярминкәдә катнашты һәм җиңү яулады.


21-23 сентябрь көннәрендә Ашхабад шәһәрендә XI Халыкара «Китап – хезмәттәшлеккә юл» дип исемләнгән күргәзмә-ярминкә һәм фәнни конференция узды. Чарага 20дән артык илдән вәкилләр килде. Россия берләшкән стенды эшендә «АСКИ» китап нәшерләре Ассоциациясе катнашты. Күргәзмә-ярминкәдә Россиядән нәшер итү, полиграфия эшчәнлеге һәм китап тарату белән шөгыльләнә торган 40 оешма үз эше белән таныштырды. Безнең республиканы Татарстан китап нәшрияты тәкъдим итте. Күргәзмәгә килүчеләрне татар, рус һәм инглиз телләрендә чыккан иң яхшы басмалар белән таныштырды. Басмалар арасында әдәби, фәнни, тарихи, төбәкне өйрәнүгә караган, белешмә әдәбият, балалар өчен чыккан китаплар, уку, уку-методик әдәбият, сүзлекләр һәм альбомнарны күререгә була иде.



Халыкара күргәзмә-ярминкәдә барлыгы 21 җиңүчегә диплом тапшырылды. Иң шатлыклы мизгел: быел «Ак-Памык» төрекмән халык әкиятләрен татар һәм рус телләрендә бастырып чыгарган Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин бердәнбер, махсус диплом белән бүләкләнде. Әлеге басманы ике илне бәйләп тора торган әдәби җеп, дияргә дә була. Әкиятләрне төрекмән теленнән – татарчага, татарчадан рус теленә тәрҗемә эше Татарстан китап нәшрияты редакторлары Айсылу Галиева һәм Энҗе Хөснетдинова тарафыннан башкарылган. Басманың һәр битендә диярлек рәссам Светлана Ибраһимованың милли бизәкләре урын алган.

 




чыганак: http://intertat.ru/tt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар