Логотип
Хәтер – мәңгелек

Бигашев Ниязи Кивам улы

Сугыш тынган арада, каләмен карага манып, хатлар язган Бигашев Ниязи Кивам улы. Дәү әтиебезнең хатлары аның йөрәк җылысын сакласа, тугыз дистәсен ваклаган Рәисә әниебез өчен әтисенең хатлары бүген дә кадерле ядкарь. Безгә – балалары, оныклары, оныкчыкларына кат-кат укый аларны, хәтер йомгагын сүтә.

Дәү әтиебез Ниязи 1912 елның 4 декабрендә Әгерҗе районының Мордыбый авылында туган. Иж-Бубый кызлар мәдрәсәсе җитәкчесе, мәгърифәтче, дин эшлек­лесе, мөселман дөньясында XX гасырның бердәнбер казыясы Мөхлисә Габделгалләм кызы Нигъмәтуллина-Бубый тәрбиягә алып үстергән кызы Наҗия белән кияве Кивам Бигашевларның олы уллары була Ниязи. Мөгаллимнәр гаиләсендә туган Ниязи Лубян урманчылык техникумына укырга керә. 1931 елда укуын уңышлы тәмамлап, лесовод-техник белгечлеге алып чыга. Бөек Ватан сугышы ачы тамга салганчы, урманчы булып эшли, гаилә корып, балалар үстерә. 1942 елда Зәй районы хәрби коммиссариатыннан үз теләге белән фронтка китә. Туганнарына, кадерле хәләл җефете Җиhанга хатлары аша хис-кичерешләрен, сугыштагы хәлләрне, борчуларын яза, шатлыклы хәбәрләр көтә. Партиягә керүен дә, яхшы сугышканы өчен Сталин боерыгы буенча рәхмәт сүзенә лаек булуын, орден белән бүләкләнүен дә бәйнә-бәйнә сары кәгазьгә «тезә».  Дәү әтиебезнең көчле рухлы булуы, минометчы да, кече җитәкче (командир) итеп билгеләнүе дә, җиңеп чыгарга омтылуы да хатлары аша безгә, киләчәк буынга горурлык хисе «өсти». Дошман бик нык каршылык күрсәткән чакта да җиңүне күз алдында тотуы сокландыра. Канлы сугышта – яшәү белән үлем арасында да гаиләсен кайгыртып, мәхәббәтен, сагынуын җиткереп, hәр хатын: «Кадерле Җиhаным, акыллы кызларым!» – дип башлап җибәргән ул. Кызларын белемле итеп күрергә теләгән, сугыш кырыннан кайта алмасам, кызларымны укыт, дип, Җиhанына соңгы васыятен юллаган. Әниебез Рәисә (олы кызы) югары белемле математика укытучысы, Россиянең халык мәгарифе отличнигы; Рима апабыз (уртанчы кызы) бабабыз укыган Лубян урман хуҗалыгы техникумына укырга керә, укыган елларында ук яшьли вафат булган; Рәшидә апабыз (кече кызы) гомер буе авыл халкына фельдшер хезмәте күрсәтә. Исән-сау кайткан булса, кызлары белән горурланыр иде бабабыз. Кызлары Рәисәнең – 3 баласы, 9 оныгы, 7 оныкчыгы; Рәшидәнең – 3 баласы, 11 оныгы, 1 оныкчыгы үсә. Барыбыз да, дәү әтиебез Ниязи тарихын саклап, буыннан-буынга тапшырып, аның белән горурланабыз! Табылган документлар раславынча, Ниязи Кивам улы Бигашев 1943 елның 18 августында Курск дугасында – Украинаның Харьков өлкәсендәге Ахтыр районы тирәсендә батырларча һәлак була. Кайбер мәгълүматлар буенча, Воронеж өлкәсенең Рамон районы, Сомово авылы тирәсендәге «Туганнар каберлеге»нең берсендә җирләнгән. Ә алар анда бик күп…

Миләүшә ТАҺИРОВА

(Рәисә Ниязи килене).

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар