Бәрәңгеле һәм гөмбәле чебурек

Чебурекны яратмаган кеше юктыр ул. Әллә формасы шундый инде, карап торышка ук телдә тәмен тойгандай буласың. Кибетләрдә аның нинди генә эчле кбелән әзерләнгәнен сатмыйлар: итлесе дә бар, сыр һәм казалклысы да, хәтта балласын да пешерәләр. Кибеттән алган – кибеттән алган инде, өйдә үзең пешергәненә ни җитә!
Бүген без чебурекны бәрәңге һәм гөмбә белән пешерербез. Эшне тагын да тизләтү өчен камырның да әзерен генә кулланырбыз. Камыр басып ятарга вакыты булмаган хуҗабикәләр өчен әйбәт тәкъдим бу. Тәвәккәллибезме?
Бүген без чебурекны бәрәңге һәм гөмбә белән пешерербез. Эшне тагын да тизләтү өчен камырның да әзерен генә кулланырбыз. Камыр басып ятарга вакыты булмаган хуҗабикәләр өчен әйбәт тәкъдим бу. Тәвәккәллибезме?
Кирәк:
* 1 кап әзер камыр (чебурек өчен махсус камыр да сатыла). Аннан 13 данә чебурек чыга.Эчлек өчен:
* 3-4 данә бәрәңге;
* 15 г гөмбә;
* 2 данә суган;
* тоз, борыч;
* кыздырырга үсемлек мае.
Эш барышы:
1. Бәрәңгене әрчеп, кайнап торган тозлы суда әзер булганчы пешерәбез. Суы күп булса, беразын бушатып, тукмак белән яхшылап төябез, чак кына үсемлек мае салабыз.Икенче бер табада суган белән гөмбә кыздырабыз. Гөмбәнең үзегез яраткан теләсә кайсы төрен куллана аласыз.

2. Җәйгән камырның ярты ягына эчлекне салып, кашык белән тигезлибез, әмма кырыйга ук китереп бетермибез. Камырның читен су белән чылатабыз.

3. Камырның икенче яртысын эчлек өстенә кайтарып ябабыз, читләрен бөрәбез. Кайнар майга салгач, ачылып китмәсен өчен, чит-читләрен тагын бер кат чәнечке белән дә баскалап чыгабыз.

4. Төбе калын кәстрүлгә якынча 2-3 см үсемлек мае салып, кыздырырга куябыз. Май кызгач, чебурекларны салып, бер ягы алсуланганчы тотабыз. Аннары икенче ягына әйләндерәбез.

5. Әзер чебурекларны майдан алгач, кәгазь тастымалга тезә барабыз.

Хуш исле кетердәп торган бу тәгамне табынга кайнар килеш каймак белән бирәбез. Чәй янына бирергә дә бик тәмле.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
Соңгы комментарийлар
-
25 гыйнвар 2021 - 19:38Без имениНигэ тагын бер ун тапкыр язмадыгыз аны🤔Чулпан Йосыпова икенче тапкыр әни булган
-
25 гыйнвар 2021 - 18:38Без имениБаладан да газиз кем бар доньяда!!!Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
26 гыйнвар 2021 - 11:00Без имениходай сабырлык. бирсенВәсилә Фәттахованың ире Илгиз: «Минем иң якын кешем... Мәңгелеккә!»
-
26 гыйнвар 2021 - 17:13Без имениАхырдан укенерсен бит ,я бала бэлэн бар я аргызны Оз ,Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
25 гыйнвар 2021 - 06:16Без имениБаланы уз итмэгэч ул ир тугел, баланы ана алыштырмыйлар. Уз бэхетен алда эле синенБулачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.