Алма бәлеше

Сүз дә юк, алма бәлешен пешергәнегез дә, ашаганыгыз да бардыр. Ә менә без бүген тәкъдим итә торганнарын юктыр мөгаен, чөнки алар өр-яңа рецептлар буенча пешерелгән. Тәме турында әйтеп тә торасы юк. Хәер, сүз куертып торганчы, “Бисмилла”бызны әйтеп, тотыйк та пешерик. Күрегез дә торыгыз, алма бәлеше табыныгыз күрке булачак.
Иң элек атланмайга шикәр комы, ванилин, тоз, йомырка салып туглагыз. Шуңа он белән камыр күперткеч (разрыхлитель) кушып, камыр басыгыз. Камырны майланган табага җәеп салыгыз да, 180 градус кызулыктагы мичтә 10—15 минут пешерегез.
Алманы юка телемләп турап, өстенә лимон согы сибегез.
Ә эремчеккә пудинг порошогы, үсемлек мае, шикәр комы, йомырка, уылган лимон кабыгы һәм төшсез кара йөзем салып, туглагыз.
Яртылаш пешкән табадагы камыр өстенә иң элек алма катламы, аннары эремчек катнашмасы җәеп салыгыз. Өстенә угычта уылган миндаль чикләвеге сибегез. Бәлешне 170 градус кызулыктагы мичтә 35-45 минут пешерегез. Өстенә шикәр оны сибеп, суытыгыз.
Камыр өчен: 60 г атланмай, 40 г шикәр комы, бер кечкенә пакет ванилин, бер чеметем тоз, 1 йомырка, 100 г он, 1 чәй кашыгы камыр күперткеч кирәк.
Эчлек һәм бизәү өчен: 800 г алма, 2 аш кашыгы лимон, 500 г майсыз эремчек, 1 пакет ванильле пудинг, 3 аш кашык үсемлек мае, 3 йомырка, 1 чәй кашыгы уылган лимон кабыгы, 20 г төшсез кара йөзем, 50 г уылган миндаль чикләвеге һәм шикәр оны кирәк.
Алма бәлеше
Сөткә чүпрә белән бер чәй кашыгы шикәр комы салып, болгатыгыз һәм 15 минут тотыгыз. Шуңа он, лимон кабыгы, тоз, калган шикәр комы, атланмай һәм йомырка кушып камыр басыгыз. Камырны 45 минутлап каплап тотыгыз.
Орлыгыннан чистартылган алманы телемләп турап, өстенә лимон согы сибегез.
Йомырка сарысын агыннан аерып алыгыз. Сарысына ванилин һәм 100 г шикәр комы салып туглагыз. Шуңа эремчек белән крахмал кушып болгатыгыз. Аерым тугланган йомырка агын да әлеге катнашмага салып крем ясагыз.
Күтәрелгән камырны майланган табага җәеп салыгыз. Өстенә эремчекле крем ягып алмалар тезегез. Ун минут тотканнан соң, бәлеш өстенә шикәр комы, уылган миндаль һәм атланмай кисәкләре сибеп, 180 градус кызулыктагы мичтә 40 минут пешерегез.
Камыр өчен: 20 г чүпрә, 75 г шикәр комы, 250 г сөт, 500 г он, 1 чәй кашыгы уылган лимон кабыгы, бер чеметем тоз, 75 г эретелгән атланмай, 1 йомырка кирәк.
Эчлек өчен: 1,5 кг алма, 5 аш кашыгы лимон согы, 3 йомырка, бераз ванилин, 150 г шикәр комы, 500 г эремчек, 30 г крахмал, 2 аш кашыгы уылган миндаль, 50 г атланмай кирәк.
Алма үрмәсе
Иң элек камырны урталай бүлеп, 22-30 см зурлыкта туры- почмаклап җәегез. Берсен майланган табага салыгыз.
Телемләп туралган алмага чикләвек, бал һәм уылган лимон кабыгы салып болгатыгыз.
Камырның берсенә, кырыйларын ачык калдырып, туралган алма тезегез. Кырыен тугланган йомырка агы белән майлагыз. Алма өстенә икенче камыр каплап, кырларын бармак белән баскалап ябыштырыгыз.
Аннары өске камырны 1 см киңлектә аркылыга тасмалап кискәләгез һәм тасмаларны бер-берсеннән эчлеге күренерлек итеп аерып куегыз. Алма үрмәсен 200 градус кызулыктагы мичтә 20—25 минут пешерегез.
Пешкән үрмә өстенә иң элек эретелгән конфитюр, аннары шикәр ширбәте сибегез.
Алма үрмәсе өчен: 400 г яңа ясалган һәм суыткычта бераз катырып алынган камыр кирәк.
Эчлек өчен: 500 г вак алма, 1 аш кашыгы төелгән чикләвек, 1 аш кашыгы бал, бер аш кашыгы лимон яисә әфлисун кабыгы, 1 йомырка агы кирәк.
Шикәр ширбәте өчен: 3 аш кашыгы шикәр оны, 2 аш кашыгы абрикос яисә әфлисун конфитюры кирәк.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
«Рәнҗемә миңа, кызым...» Ул аның каберенә еллар үткәч кенә кайта алды. Юк, еракта – диңгез-океаннар артында яшәгәнгә түгел, күңеле тартмаганга...
-
«Төшләремдә ак күлмәктән син...» – «Шевроле круз» машинасында йөри торган малаегыз бармы? – дип сорыйлар Иршат абыйдан. – Әйе. – Авария булган, килегез... Өс-башларына нәрсә туры килә, шуны киеп, кайнанасы Галиябану апага берни әйтмичә өйдән атылып чыгып китәләр...
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
Соңгы комментарийлар
-
30 гыйнвар 2023 - 20:45Без имениМин дэ сезнен кебек исерек ирне 18 ел тузеп яшэдем. Хэзер исемэ тошкэн саен, жулэр булганмын дип уйлыйм. Аерылышканыбызга елдан артык, хаман эчэ, эчендэ чыкмаган жаны гына калган инде. Кеше ни эйтер дип тузэбез шул, узебезне уйламыйбыз. Эгэр бер фикергэ килэ алмасагыз, психолог белэн кинэшегез. Мина ярдэме тиде. Игътибарыгыз очен рэхмэт.Эчкече иргә сабыр итәргәме?
-
30 гыйнвар 2023 - 17:03Без имени"Әмма мәхәббәтсез тормыш – бәхетсез гомер бит. Килешәсезме? " - хак сузләр. Дорес эшләгәннәр, мин дә, бәлки, шундый ук карарга килер идем. Аста язылганча бернинди азгынлык та, бозыклык та тугел бу. Нигә яратмаган кеше белән яшәп узенне хәм башкаларны азапларга? Гомерне 2-3 мәртәбэ яшәми берәу дә, яшьлектә хата ясаганнар икән (яки момкинлекләре булмаган), хатаны анлап тозэтудә бернинди дә гаеп юк. Курыкмый адым ясаган очен Афәрин дип кенә әйтәсе килә!«Мин аны сыйныфташлар очрашуыннан алып кайттым...»
-
31 гыйнвар 2023 - 08:52Без имениКомментарий белән килешәм,яшиселәр бар әле.Тормыш җайланып китә алырмы?«Мин аны сыйныфташлар очрашуыннан алып кайттым...»
-
27 гыйнвар 2023 - 11:48Без имениЭллэ кем булып кыланган хатыннарга ирлэрэ тузэлэр -тузэлэр дэ күңеллэре кайткач шартлатып сындыралар.Андый ирлэрне иплэп кенэ игьтибарлы,назлы хатыннар элэктереп ала хэм тормышын койли.Бәхетле булам дисәң
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.