Учакта пешкән чахохбили

Мастер-классны Булат БӘЙРӘМОВ белән Ләйсән ГЫЙМАЕВА үткәрә.
Татар тамашачысына «Татар радио-сы»ның иң беренче һәм бүгенгәчә иң популяр ди-джее, шоумен, ТМТVда – «Музыкаль хит-парад» тапшыруын әзерләүче һәм алып баручы Булат Бәйрәмовны күпләр «Тәмле көрәш» тапшыруы аша да беләдер. Ә Мөслим кызы Ләйсән Гыймаева – барыбызга да таныш җырчы, 8 мәртәбә «Алтын Барс» премиясе лауреаты. Журнал укучыларыбыз арасында аларның «Хатын+Ир» концертын тамаша кылучылар да бардыр.
Йолдызлы гаилә белән «Сөембикә» журналына мастер-класс әзерләү хакында сүз чыккач, Булат «Тәмле көрәш»тә отып алып, үзенчә үз-гәрткән, камилләштергән рецептын тәкъдим итәргә булды. Гадәти генә түгел ул – кояш нурын, җәй җылысын, учак тәмен сеңдергән ризык. Әзерләп карагыз әле, тәгаен ошар ул сезгә.
Кирәк:

(4 кешелек гаилә өчен)
- 2 кг чамасындагы тавык;
- 1 кг помидор (артыграк булса да ярый);
- 1 баллы борыч (тәм өчен генә, яратмасагыз, салмаска да мөмкин);
- 1 кг суган;
- ярты лимон;
- 1 чәй кашыгы «Хмели-сунели»
- аш тәмләткече;
- 1 чәй кашыгы аджика (кыркурак яратучылар күбрәк тә сала ала);
- берәр тотам рәйхан, кинза, петрушка (кинзаның тәме көчле, саграк булыгыз);
- 6 тырнак сарымсак;
- тәменчә тоз;
- үсемлек мае.
Эш барышы:
Тавыкны зур булмаган кисәкләргә турыйбыз (бик вак та булмасын).

Казан төбенә үсемлек мае салып, эрерәк кенә итеп туралган суганны алтынсу төскә керә башлаганчы кыздырабыз.

Булат белән Ләйсән чахохбилины учакка асылган казанда пешерә. Андый мөмкинлек булмаса, газ өстендә чуенда да пешерергә була. Ул очракта итне ваграк итеп турасаң яхшы.
Суган өстенә ит салабыз һәм болгата-болгата кыздырабыз.

Капкачын япмый торабыз. Ит ике яклап кызарырга тиеш.
Аннары ит өстенә туралган помидор белән туралган борычны салабыз, сарымсак өстибез.



Барысын бергә болгатып, помидорның суы чыкканын көтәбез.

Әгәр дә помидорлар бик сусыл булып, чыккан суы итне күмәрлек булса, башкача су салырга кирәк түгел, әгәр кимрәк икән, итне күмәрлек итеп кенә кайнаган су салабыз һәм казан өстен капкач белән томалап торабыз. Учакны да бераз сүрәнләтергә кирәк. Йомшарганчы талгын гына пешсен ул шулай.
Казанга аджика белән «Хмели-сунели» тәмләткечен салабыз, аннары тәменчә тоз сибәбез. Учактан алырга 5-10 минут чамасы калгач, туралган яшел үләннәрне кушабыз, ярты лимонның сутын сыгабыз.


Әзер чахохбилины зур тәлинкәгә түшәлгән салат яфраклары өстенә өеп, табынга бирәбез, янына ярып кына пешерелгән бәрәңге тезеп чыгарга була.

Ә инде шулпасын, һәркем итне үз тәлинкәсенә бүлеп алганнан соң, ит өстеннән сибәләр. Ашларыгыз тәмле, җәйләрегез ямьле булсын!
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3 Рәфис белән 3 ел очрашып йөрсәк тә, мәхәббәтебез үбешүдән ары узмаган иде. Беренче зөфаф төнебезне мин куркып, дулкынланып көттем.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 2 Рәфискә кияүгә чыгарга җыенуымны әнием ошатмады, ул мине кабаттан үгетләргә кереште: «Кызым, тагын бер тапкыр уйлап кара әле! Габдулла белән Сания авылда иң усал гаилә булып санала, Санияне тиккә генә «юха елан» дип йөртмиләр. Алай гынамы, бу гаиләдә эшнең бетәсе юк: 50 сутый бакчалары, абзарларында өч сыер, кырыкка якын сарык...
-
Ул миңа исәндер шикелле... Әнкәй! Килен булып төшкән беренче көнемнән үк шулай дип эндәштем мин аңа. Хәзерге киленнәр «әткәй-әнкәй» дими инде, «әти-әни» диләр. Миңа калса, «әнкәй» сүзе тагын да матуррак, җылырак кебек.
-
«Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды» Кайнанам үлгәнгә август аенда биш ел була. Үлгән кеше турында начар сөйләмиләр йә бөтенләй дәшмиләр, дисәләр дә, күңелемә җыелганнарны бушатасым килә.
-
Юлда кем очрамас... Кичә яшүсмер кызым эштән кайтты да, «Әни, син хәзер мине ачуланачаксың», – ди. Сагайдым. Ачуланасымны алдан ук белеп торгач, нинди ярамаган эш эшләде икән?
Соңгы комментарийлар
-
5 август 2022 - 21:22Без имениХикәянең теле матур.Минемчә,төп тема--мәхәббәт.Ул яшәешнең нигезе. Яратмаган кеше белән гомер кичерү--бәхет түгел инде. Шулай ук яшьләр белән өлкән буынның аңлашып яшәве дә мөһим.Балалар да алар үрнәгендә тәрбия ала.Кешенеке – кештәктә
-
7 август 2022 - 06:12Без имениСокланып ,соенеп укыдым. Алдагы гомерегездэ бэхеттэ ,тынычлыкта утсен.Бәхет йорты
-
7 август 2022 - 17:50Без имениУзебез белу турында суз дэ юк, улыма да анлата алмадым...Башыңны сакла, балам...
-
7 август 2022 - 19:14Без имениШундый матур язылган! Рәхмәт! Бу язманы күбрәк кеше укысын иде! Бәхетле гаиләләр дә күбрәк булыр иде...Ата белән бала
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.