Сыр - зифа буйлылар өчен


Сыр организмга аксым, фосфор һәм калий бирүче аминокислоталарга бик бай. Белгечләр фикеренчә, көнгә 1200 миллиграмм күләмендә кальций куллану урта яшьтәге хатын-кызларда симерү куркынычын алты мәртәбә киметә икән. Моның өчен, организмга көн дә 100 грамм сыр керергә тиеш. Яисә әлеге күләмдәге кальцийны 30-50 грамм сыр, 1 йогурт, 1 өлеш кәбестә салаты, 1 кисәк балык, 1 стакан сөт эчеп тә җыярга мөмкин. Шул уңайдан, ябыгырга теләүчеләргә бары тик майсыз сырлар гына ашарга киңәш ителә.
Сыр белән кыздырылган бәрәңге.
Әрчелгән бәрәңгене түгәрәкләп турап, үсемлек мае салынган кызган табага тезегез. Аннары табаны капкачлап, уртача утка куегыз. Бәрәңге кызаргач, аны әйләндерегез дә, өстенә түгәрәкләп киселгән помидор кисәкләре тезеп, угычта уылган сыр сибеп, капкачланган табада әзер булганчы яңадан кыздырыгыз.
Дүрт өлеш өчен: 4-5 бәрәңге, 3-4 помидор, 100 г каты сыр, 4 аш кашыгы үсемлек мае, тоз кирәк.
Сыр һәм доге. Туралган башлы суганны 1 аш кашыгы атланмайда пешерегез. Шуңа юып киптерелгән дөге кушып, үтә күренмәлегә әйләнгәнче, суган белән бергә кыздырыгыз. Аннары кайнар яшелчә шулпасы, тоз һәм борыч өстәп, әзер булганчы томалап пешерегез.
Сырның яртысын калган атланмайда эретегез. Кисәкләп туралган помидор белән гөмбәне шул сырлы катнашмада пешерегез. Эче майланган тирән савытка бушатыгыз да, дөге кушып, барысын бергә болгатыгыз. Өстенә төелгән сыр сибеп, табынга куегыз.
Дүрт өлеш өчен: ярты стакан дөге, 150 г каты сыр, 1 баш суган, 200 г гөмбә, 3-4 помидор, ярты литр яшелчә шулпасы, 50 г атланмай, тоз, борыч кирәк.
Кәбестә салаты сырны үз итә. Туралган кәбестәне әнис һәм тоз салынган суда йомшарганчы пешереп сөзегез. Йомшак сырны шакмаклап, ә тозлы кыяр һәм башлы суганны ваклап турагыз.
Шулар өстенә тәмләткеч сибеп, барысын бергә болгатыгыз.
Тәмләткеч түбәндәгечә ясала: майонезга горчица, аш серкәсе, тоз һәм шикәр комы кушып болгатыгыз.
Дүрт өлеш өчен: ярты баш кәбестә, 1 йомшак сыр, 2 маринадланган кыяр, 1 баш суган, 1 аш кашыгы шикәр комы, 100 г майонез, әнис, 1 чәй кашыгы горчица, 1 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе, тоз кирәк.
Сырдан — пилмән. Тозлы суда пешерелгән бәрәңгене изеп, боламык ясагыз. Шуңа иң элек вакланган йомшак сыр һәм атланмай кушыгыз. Аннары үсемлек маенда кыздырылган башлы суган, тоз, борыч өстәп, барысын бергә болгатыгыз.
Онны тактага таусыман өеп чокырлагыз да, шуңа сөт белән тоз кушып болгатылган су, тугланган йомырка салып, камыр басыгыз. Ахырдан үсемлек мае кушып, изгәләгез. Юка итеп җәелгән камырны кискәләп, сырлы бәрәңге эчлеге белән пилмән ясагыз. Пилмәнне тозлы суда пешереп, өстенә эретелгән атланмай һәм угычта уылган сыр сибеп, табынга куегыз.
Дүрт өлеш өчен: пилмән камырына: 2 стакан он, ярты стакан сөт,
1 чәй кашыгы үсемлек мае, тоз, ә эчлегенә: 4-5 бәрәңге (500 грамм),
2 кап әчкелтем йомшак сыр, 1 баш суган, 2 аш кашыгы үсемлек мае,
2 аш кашыгы атланмай, төелгән кара борыч, тоз кирәк.
Сыр кушылган коймак. Иң элек чи йомырка сарысына тоз салып туглагыз. Шуңа сөт белән он кушып, сыек камыр ясагыз. Тугланган йомырка агын шул камырга куша-куша болгатыгыз. Сырны юка телемләп кискәләгез.
Аннары майлы табаны утта кыздырыгыз. Шуңа кашык белән коймаклар салып чыгыгыз да һәрберсе өстенә сыр кисәге куегыз. Коймакларны ике яклатып кыздырыгыз.
Алты өлеш коймак өчен: 2 стакан он, стакан ярым сөт,
2 йомырка, 250 г каты сыр, 50 г атланмай, тоз кирәк.
Сыр белән белен. Сөткә йомырка, тоз һәм он кушып, камыр ясагыз. Шуннан кечкенә беленнәр пешерегез. Йомшак сырны чәнечке белән изгәләгез, аңа атланмай кушып болгатыгыз. Аннары һәрбер беленгә шул сыр боламыгын ягып, торба сыман төрегез дә майлы табага тезегез. Беленнәргә томат соусы, уылган каты сыр сибеп, мичтә 10-15 минут пешерегез.
Алты өлеш белен өчен: стаканның 3/4 өлеше он, 2 йомырка, ярты стакан сөт, 200 грамм майлы йомшак сыр, 100 г каты сыр, 50 г атланмай, 4 аш кашыгы томат соусы, тоз кирәк.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
-
Карындашым – көндәшем Язын чәчәк аткан алмагачның чәчәкләре ап-ак, бик матур. Ләкин нигә соң алмаларының тәме бертөрле түгел? Берсе баллы, ә икенчесе, карар күзгә матур булса да, эчендә – корт.
Соңгы комментарийлар
-
2 март 2021 - 22:12Без имениГомер ул бер генэ, Килми ул гел генэ. Син анын, кадерен бел генэ.! Марат С.Н.Карындашым – көндәшем
-
2 март 2021 - 20:39Без имениДеградациянең аргы ягы.Ир күрдем дип балаларыңны ничек эт көненә төшерергә мөмкин. Кире кайтарып булса...
-
2 март 2021 - 21:14Без имениИ бала китапларга язар лык.нилэр кылдынн?!? БИК яшьсен,...Ришат Төхвәтуллин турында китап чыгачак
-
2 март 2021 - 12:28Без имениИкесенең дә беренче никахлары булган ир белән хатын гына кавыша диләр шул ахирәт дөньясында.Вәгъдә йөзеге
-
2 март 2021 - 15:10Без имениӘйе, шөкер, Рәисә исән-сау. Карап торырга бер дә көчлегә охшамаган ул... Әмма тормышта аңа бик күп сынаулар узарга туры килә... Уза ул аларны... Лаеклы уза... Сабыр, көчле, тәвәккәл ул бүген дә...Буран эчләрендә буран
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.