Логотип
Икенче ашлар

Маринадланган халапеньо

Халапеньо борычы шунысы белән аерылып тора – алардан төрле-төрле аш тәмләткечләре, салат өчен соуслар әзерләп булган кебек, аерым кабымлык итеп тә ясап була.  Аның зәһәрлеге үзенә бер әчкелтем тәм бирә.
Халапеньо бик күп файдалы матдәләргә бай. Анда А, В, С, К группасындагы витаминнар, тимер, кальций, фосфор, каротин, каротид матдәләре бар.
Халапеньо борычын чи килеш тә, маринадлаган килеш тә даими ашау матдәләр алмашын яхшырта, эндорфинның эшләнеп чыгышын яхшырта, йокыны көйли, аппетитны уята, кан тамырларын ныгыта, кан басымын төшерә, тән тиресенең торышын яхшырта.
 

Кирәк:

(250 миллилитрлы 5 банка өчен)
* 500 г халапеньо борычы;
* 350 мл су;
* 350 мл 6% лы аш серкәсе;
* 2 аш кашыгы тоз;
* 2 аш кашыгы шикәр комы;
* укропның 5 зонтигы;
* 5 чеметем мәтрүшкә  үләне;
* 5  тырнак сарымсак.
 
1. Борычны яшел килеш җыярга кирәк. Әйбәтләп юарга.


2. Кулга перчатка киеп, орлыгы белән бергә 5-7 мм калынлыктагы түгәрәкләргә турарга. Койрыкларын кисеп ташларга. Борычны тураганда пыяла такта кулланыгыз, чөнки агач тактага аның зәһәрлеге сеңеп, озак бетмәячәк.


3. Туралган әзер борычны табакка салып, өстенә кайнар су коярга. Өстен каплап, 10 минутка куеп торырга кирәк.


4. Стерильләнгән банканың төбенә туралган сарымсак, укроп, мәтрүшкә салырга.


5. Борыч өстенә салган суны саркытып түгәргә. Борычны да шулай ук банкага салырга.


6. Кәстрүлгә 350 мл су (чишмә суы булса, әйбәт), шуның кадәр үк аш серкәсе агызырга. Икешәр аш кашыгы тоз белән шикәр комы салып, 2-3 минут кайнатып чыгарырга.


7. Шул кайнатманы борыч тутырылган банкага һава калмаслык итеп салырга тырышыгыз. Тимер капкачлар белән ябып, банкаларны әйләндереп каплап куярга кирәк. Банкаларны төреп, суынганчы тотканнан соң, суыткычка алып, тәмам суыту мәслихәт. Ә инде суыткычта суынганнан соң, бүлмә температурасында сакларга.


8. Маринадланган халапеньо борычы ит, балык, башка төрле яшелчәләр янына бирү бик кулай санала.


Ашларыгыз тәмле булсын!

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар