Логотип
Икенче ашлар

Керәнле манты

Берәр мастер-класс күрсәтмәссеңме, дигәнебезне: «Әйдәгез, манты пешерик», – дип күтәреп алды Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова. «Безнекеләр манты ярата. Рецепты да күптәннән сыналган», – дигәч, җыендык та, үзлә­ренә кунакка киттек. Гөлназны «Татар радио­сы»нда кызыклы тапшырулар авторы буларак та беләбез, телевидениедә «Тамчы» тапшыруын алып барган яшүсмер чагын да хәтерлибез, «Татар җыры» фес­тиваленең алып баручысы булуыннан да хәбәрдар. Зәвыгы, яшьләргә хас үткенлеге, өлгерлеге белән дә үзенә җәлеп итүче Гөлназ уңган хуҗабикә дә икән! Мастер-класс вакытында аның тагын да кызыклы якларын ачып кайттык, алары белән сайтыбызда таныштырырбыз.
 

Кирәк:

* 1 кг майлырак ит;
* 4 баш суган;
* 2 бәрәңге (бәрәңге урынына кабак та тәмле була);
* 2-3 тырнак сарымсак;
* кечкенә генә кисәк керән яки имбир тамыры;
* тәменчә тоз, кара борыч;
* үсемлек мае.


Камыр өчен:
* 500 г он (2 стакан);
* 1 йомырка;
* 200 мл кайнаган салкын су (1 стакан).



Эш барышы: 

1. Иң элек камыр ясыйк, чөнки аның бераз суыткычта торасы була әле. Онны зуррак җамаякка иләп (камыр яхшы, үзле булсын өчен, онны иләргә кирәк), уртасын чокырлыйбыз да 1 йомырка сытабыз. Аннары аз-азлап кына су өсти барып, кул белән камыр басабыз. Суның барысын берьюлы салып бетермәгез, кайсыбер сорт онга азрак кирәк – онның дымлылыгына бәйле ул. 



Манты өчен әзерләнгән камыр пилмән камырыннан йомшаграк булырга тиеш, тотып караганда колак яфрагы кебек булса, манты өчен шул әйбәт камыр санала. Эчлек әзер булганчы аны суыткычка куеп торабыз.


Эчлек ясау:

2. Итне бераз гына җебетеп (сүле акканчы җебетергә кирәкми), вак кына итеп турыйбыз. 




Суганны да шулай ваклыйбыз, анысы ваграк булган саен яхшы. Чиратта – бәрәңге, анысын да вак-вак шак-маклап турыйбыз.

3. Керән тамыры һәм сарымсакны чистартып, вак угычтан уабыз. 



4. Зур табакка ит, суган, бәрәңге, керән белән сарымсакны салып, тоз һәм борыч сибәбез, барысын бергә кул белән яхшылап болгатабыз. Суган белән бәрәңге йомшарып китәргә тиеш. Итегез коры булса, 2 аш кашыгы чамасы туңмай эретеп сибегез. Туңмай булмаса, атланмай яки үсемлек мае да ярый. Шулай да туңмай белән тәмлерәк.





5. Камырны куна тактасына төшереп, зур җәем итеп җәябез. Бик бирелеп китеп, артыгын юкарт­магыз, токмач камырыннан калынрак булсын. 




6. Камырны 10х10см булган шакмакларга кисәбез.




7. Һәр шакмакның уртасына 2 аш кашыгы эчлек салып...




...камырның дүрт почмагын кара-каршы китереп бөрәбез, «койрык» очларын бер-берсенә ябыштырабыз.





8. Манты казанының тәлинкәләрен майлап, мантыларны тезәбез. Пешкәч, алар җәелеп китә, бер-берсеннән кубарып алуы кыен була, шуңа күрә араларын бушрак калдырыгыз. Гөлназ исә мантыны мультиваркада пешерә. «Парда пешерү» режимына
куйсаң, 40 минуттан әзер була икән. 




9. Әгәр дә манты казаныгыз да, мультиваркагыз да булмаса, ман-тыны табага тезеп, газ мичендә дә пешерергә була. Алай озаграк пешә: 1 сәгать тә 10 минут чамасы. Өсте кызаргач, бераз шулпа сибеп, тагын 15 минутка газ ми-ченә тыгып торырга кирәк.

Әзер мантыларны аштәмләткеч үләннәр белән бизәп, табынга каймак белән бирәбез.

ВИДЕО!

Ашларыгыз тәмле булсын!


Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Авызга сулар килде иртэгэ ук пешерэм алла телэсэ

    Хәзер укыйлар