Кемгә долма, кемгә сарма

Голубцы дигән ризыкны әзерләмәгән хуҗабикә юктыр югын да, йөзем яфрагына төрелгәнен пешереп караганыгыз булдымы икән? Аны кайсыдыр халыклар долма дип, кайсыларыдыр сарма дип атый. Ничек кенә атап йөртсәләр дә, чып-чын кунак сые ул.
* 20-30 данә яшь һәм зур йөзем яфраклары;
* 0,5 кг яшь терлек итеннән фарш;
* 1 данә башлы суган;
* 100 г дөге;
* тәменчә тоз-борыч;
* бер бәйләм яшел аштәмләткечләр (укроп, кинза).
* 2 данә помидор;
* 1-2 данә башлы суган;
* 3-4 тырнак сарымсак;
* 2-3 аш кашыгы үсемлек мае;
* тәменчә тоз.
Дөгене бик яхшылап юабыз, суганны һәм үләннәрне ваклап турыйбыз да барысын бергә иткә кушып болгатабыз. Тоз-борыч сибәбез. Ит корырак булса, 100 г су кушабыз.
Йөзем яфракларын юып, кайнар су белән пешеклибез. Суын саркытканнан соң, яфракның «койрыгын» өзәбез. Ул җирен пычак сабы белән төеп, бераз йомшартабыз.
Яфрак читенә 1 аш кашыгы эчлек салып, тыгызлап төрәбез.
Хәзер кыздырма әзерлибез. Тирән эчле табага май салып, утка куйыйк та, суган белән сарымсакны алтынсу төскә кергәнче кыздырыйк. Соңыннан помидорларны турап салыйк. Барысын бергә кыздырыйк. Төбенә утырмасын өчен болгаткалап алырга да онытмыйбыз. Ахырдан тоз сибәбез.
Утны киметә төшеп, кыздырма өстенә долмаларны тезәбез, 1 стакан кайнаган су өстибез.
Долмалар сүрән утта 30-40 минут чамасы пешә. Табынга биргәндә өстенә кыздырманы да салып чыгарабыз. Долма кайнар килеш тә, салкын килеш тә бик тәмле.
Гаиләгезне кышын да долма белән сыйлыйм дисәгез, йөзем яфракларын җәйдән үк маринадлап яки тозлап куярга була.
Яшь, матур яфракларны салкын суда юып, суын саркытабыз. Унлап яфракны берсе өстенә икенчесен куеп торба сыман төрәбез. Төрелгән яфракларны ярты литрлы банкаларга бастырып тезәбез дә, өстенә кайнап торган су агызабыз. 2-3 минуттан соң суны бушатабыз. Моны тагын бер тапкыр кабатлыйбыз. Пешекләнгән яфраклар өстенә кайнар маринад агызып, банкаларны 5 минут «су мунчасы»нда тотабыз һәм калай капкач белән каплыйбыз.
* 1 л су;
* 1 аш кашыгы тоз;
* 1 аш кашыгы шикәр комы;
* 2 аш кашыгы 9% лы аш серкәсе.
Суга тоз белән шикәрне салып кайнатып чыгарабыз, банкаларга агызыр
алдыннан гына серкә өстибез.
Аш серкәсе кемгәдер килешеп бетмәскә дә мөмкин, бу очракта яфракларны тозларга була.
Уч төбе зурлыгындагы яшь яфракларны юып, «койрыкларын» өзәбез дә, унлап яфракны берсе өстенә берсен куеп, торба сыман итеп тыгызлап төрәбез. Төргәкләрне җеп белән бәйләп, өч минутка кайнап торган суга тыгып алабыз. Суынгач, стерилизация-ләнгән банкаларга тутырып, тозлык коябыз һәм 15-20 минут «су мунчасы»нда тоткач, калай капкач белән томалыйбыз.
1 л суга 3 аш кашыгы тоз салып кайнатып чыгарабыз. Башка төрле тәмләткечләр кулланырга кирәкми, югыйсә яфракларның үзенә генә хас тәме үзгәрәчәк.
Кирәк:
* 20-30 данә яшь һәм зур йөзем яфраклары;
* 0,5 кг яшь терлек итеннән фарш;
* 1 данә башлы суган;
* 100 г дөге;
* тәменчә тоз-борыч;
* бер бәйләм яшел аштәмләткечләр (укроп, кинза).
Кыздырма өчен:
* 2 данә помидор;* 1-2 данә башлы суган;
* 3-4 тырнак сарымсак;
* 2-3 аш кашыгы үсемлек мае;
* тәменчә тоз.
Дөгене бик яхшылап юабыз, суганны һәм үләннәрне ваклап турыйбыз да барысын бергә иткә кушып болгатабыз. Тоз-борыч сибәбез. Ит корырак булса, 100 г су кушабыз.
Йөзем яфракларын юып, кайнар су белән пешеклибез. Суын саркытканнан соң, яфракның «койрыгын» өзәбез. Ул җирен пычак сабы белән төеп, бераз йомшартабыз.
Яфрак читенә 1 аш кашыгы эчлек салып, тыгызлап төрәбез.
Хәзер кыздырма әзерлибез. Тирән эчле табага май салып, утка куйыйк та, суган белән сарымсакны алтынсу төскә кергәнче кыздырыйк. Соңыннан помидорларны турап салыйк. Барысын бергә кыздырыйк. Төбенә утырмасын өчен болгаткалап алырга да онытмыйбыз. Ахырдан тоз сибәбез.
Утны киметә төшеп, кыздырма өстенә долмаларны тезәбез, 1 стакан кайнаган су өстибез.
Долмалар сүрән утта 30-40 минут чамасы пешә. Табынга биргәндә өстенә кыздырманы да салып чыгарабыз. Долма кайнар килеш тә, салкын килеш тә бик тәмле.
Маринадланган яфраклар
Гаиләгезне кышын да долма белән сыйлыйм дисәгез, йөзем яфракларын җәйдән үк маринадлап яки тозлап куярга була.
Яшь, матур яфракларны салкын суда юып, суын саркытабыз. Унлап яфракны берсе өстенә икенчесен куеп торба сыман төрәбез. Төрелгән яфракларны ярты литрлы банкаларга бастырып тезәбез дә, өстенә кайнап торган су агызабыз. 2-3 минуттан соң суны бушатабыз. Моны тагын бер тапкыр кабатлыйбыз. Пешекләнгән яфраклар өстенә кайнар маринад агызып, банкаларны 5 минут «су мунчасы»нда тотабыз һәм калай капкач белән каплыйбыз.
Маринад әзерләү өчен:
* 1 л су;* 1 аш кашыгы тоз;
* 1 аш кашыгы шикәр комы;
* 2 аш кашыгы 9% лы аш серкәсе.
Суга тоз белән шикәрне салып кайнатып чыгарабыз, банкаларга агызыр
алдыннан гына серкә өстибез.
Аш серкәсе кемгәдер килешеп бетмәскә дә мөмкин, бу очракта яфракларны тозларга була.
Уч төбе зурлыгындагы яшь яфракларны юып, «койрыкларын» өзәбез дә, унлап яфракны берсе өстенә берсен куеп, торба сыман итеп тыгызлап төрәбез. Төргәкләрне җеп белән бәйләп, өч минутка кайнап торган суга тыгып алабыз. Суынгач, стерилизация-ләнгән банкаларга тутырып, тозлык коябыз һәм 15-20 минут «су мунчасы»нда тоткач, калай капкач белән томалыйбыз.
Тозлык ясау өчен:
1 л суга 3 аш кашыгы тоз салып кайнатып чыгарабыз. Башка төрле тәмләткечләр кулланырга кирәкми, югыйсә яфракларның үзенә генә хас тәме үзгәрәчәк.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
-
Карындашым – көндәшем Язын чәчәк аткан алмагачның чәчәкләре ап-ак, бик матур. Ләкин нигә соң алмаларының тәме бертөрле түгел? Берсе баллы, ә икенчесе, карар күзгә матур булса да, эчендә – корт.
-
Вәгъдә йөзеге Җамалия әби җырлый-җырлый җеп эрли. Тәрәздән кергән кояш нурлары аның ак яулыгына, кара бөрчекләр төшерелгән ситсы күлмәгенә төшә...
Соңгы комментарийлар
-
5 март 2021 - 19:29Без имениБалага 40 конда юк,азырак саклау карактер улГүзәл Уразова сабые белән хастаханәдә
-
5 март 2021 - 20:03Без имениКуз тиядер тугач та фотасын куя башлыйлар бит 40 консез чит кешегэ курсэтмилэр иде бит элекГүзәл Уразова сабые белән хастаханәдә
-
5 март 2021 - 21:25Без имениНинди генә җуләрлекләр эшләми адәм баласы.Җиңгәм: «Чибәр ирләр уртак булалар», – диде...
-
5 март 2021 - 10:20Без имениМинем кызым да кияүнең беренче хатыны 2 яшьтә ташлап киткәнбаласын тәрбияли (икенче баласын икенче иренә ташлап китте). Ташлап китсә дә интернет челтәрендәге сайтларда "Минем өчен иң кадерле кешеләрем -улларым. Алар өчен генә яшим",-дип яза. Ә үзе бер ирдән икенче иргә йөри. Менә шундый тормыш.Әллә?!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.