Гхи мае

Кирәк:
* хуҗалыктан сатып алган атланмай яки 82% тан да ким булмаган кибеттә сатыла торган атланмай.Эш барышы:
Гхи яисә ги мае ул – чистартылган сары майның бер төре. Урта Азиядә (Индия, Пакстан, Бангладеш, Непал, Шри-Ланка) әлеге майны ризык әзерләгәндә, дини йолалар үткәргәндә яратып кулланалар.Билгеле, аны сатып та алып була, әмма аны өй шартларында да әзерләп була икән.
Атланмай терлек майлары катышмасы кермәгән, консервантлар һәм төрле-төрле өстәмәләр кушылмаган, майлылыгы 80% тан да ким булмаган очракта, аның 20% сызачак, ә 80% чиста май килеш калачак. Духовкада әзерләве бер дә мәшәкатьле түгел.
1. Майны бары тик белгән кешеләрдән генә яисә сыналган сату нокталарында гына сатып алырга киңәш итәр идем. Гадәттә, андый майны түгәрәк итеп әвәлиләр.Атланмай терлек майлары катышмасы кермәгән, консервантлар һәм төрле-төрле өстәмәләр кушылмаган, майлылыгы 80% тан да ким булмаган очракта, аның 20% сызачак, ә 80% чиста май килеш калачак. Духовкада әзерләве бер дә мәшәкатьле түгел.

2. Майны төбе калын булган савытка кисәкләргә турап салабыз.

3. Духовканың иң аскы катына 2-3 кызыл кирпеч урнаштырабыз (янәсе мич эффекты). Духовканы 90 градуска (иң минималь) көйләп, капкачы томаланган май салынган савытны талгын гына хәлгә эретергә куябыз.
Бер сәгатьтән соң ачып карыйбыз – май эрегән, әмма әле тонык хәлдә, аксымлы калдыгы да әз икән әле.

4. Шул килеш тагын бер сәгатькә калдырабыз. Хәзер инде бераз кайнау да керә башлый. Вакыт узу белән, масса фракциягә бүленә һәм аның уртанчы өлеше үтә күренмәлегә әйләнә. Шулай итеп, процесс тәмам. Өстә юка гына элпә барлыкка килә.
Ә хәзер шуны юка гына кыл иләк аша (ситечко) стерильләшкән банкаларга сөзәбез. Өстен чиста кәгазь белән каплап, суытырга калдырабыз. Суына-суына, ул бик тә матур – ачык сары төскә кереп бетә. Ә калдыкларын камыр куйганда кулланырга була.

5. Дөрес итеп әзерләнгән гхи мае озак вакыт сакланырга мөмкин. Коры, салкынча урында өсте капланган килеш сакларга кирәк, ә иң яхшысы – суыткычта сакларга.
550 грамм атланмайдан 450 грамм сары май чыга. Баштагы майның сыйфаты никадәр яхшырак булса, аның күбеге дә әзрәк чыга.

Сары май чиста килеш, дәвалану һәм төрле авырулардан профилактика чарасы буларак, традицион системалы һинд медицинасында (аюрведа) кулланыла. Шулай ук әлеге сары май үләннәрнең дәвалау сыйфатын көчәйтүче буларак та әһәмиятле. Бу очракта аларны дәвалану чаралары белән бергә катнаштыралар.
Гхи шулай ук иммунитет зарарланган очракта дәвалану эффектлы. Аның өчен аны иртәнге якта бал, өрек, йөзем, күрәгә җимешләре, дарчин (корица), кардамон, зәгъфран (шафран), татлы тамыр (солодка), фенхель аш тәмләткечләре, әстерхан чикләвеге (грецкий орех), эрбет чикләвеге (кедровые орехи), бадам чикләвеге (миндаль) белән бергә файдаланалар. Болардан тыш, иртә белән башка бернәрсә дә ашамаска кирәк.
Шуның өстенә гхи мае җылыту чарасы буларак та санала. Әгәр дә көзге-кышкы вакытларда туңучан булсагыз, буыннарыгыз, билегез сызласа, еш салкын тиеп авырсагыз, ашкайнату процессы бозылганда, кәефегез төшенке булса, андый очракларда гхи мае нормаль тормыш рәвешенә кайтару өчен, организмны ныгыту өчен – менә дигән чара. Аның өчен кич белән 1 бал кашыгы җылы гхи мае белән аяк-кулларыгызны уарга кирәк.
Сәламәт булыгыз!

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5 Бер көнне иртән торып бәлеш пешерергә уйладым. Бәрәңге турадым, суган әрчедем, камыр бастым. Духовкада кургаш кәгазь астында ике сәгать ярым эчендә бәлешем изелеп пеште. Ләкин хуш исе урамга кадәр чыккан итле бәлешемне ашарга насыйп булмады.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3 Рәфис белән 3 ел очрашып йөрсәк тә, мәхәббәтебез үбешүдән ары узмаган иде. Беренче зөфаф төнебезне мин куркып, дулкынланып көттем.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 2 Рәфискә кияүгә чыгарга җыенуымны әнием ошатмады, ул мине кабаттан үгетләргә кереште: «Кызым, тагын бер тапкыр уйлап кара әле! Габдулла белән Сания авылда иң усал гаилә булып санала, Санияне тиккә генә «юха елан» дип йөртмиләр. Алай гынамы, бу гаиләдә эшнең бетәсе юк: 50 сутый бакчалары, абзарларында өч сыер, кырыкка якын сарык...
-
Ул миңа исәндер шикелле... Әнкәй! Килен булып төшкән беренче көнемнән үк шулай дип эндәштем мин аңа. Хәзерге киленнәр «әткәй-әнкәй» дими инде, «әти-әни» диләр. Миңа калса, «әнкәй» сүзе тагын да матуррак, җылырак кебек.
-
Юлда кем очрамас... Кичә яшүсмер кызым эштән кайтты да, «Әни, син хәзер мине ачуланачаксың», – ди. Сагайдым. Ачуланасымны алдан ук белеп торгач, нинди ярамаган эш эшләде икән?
Соңгы комментарийлар
-
9 август 2022 - 17:46Без имениХатын кыйнаган кешенен туктаганын кургэнегез бармы?! Хатынга бер суккан кеше беркайчан кыйнаудан туктамый! Беркайчан! Донья кургэн эти эни буларак сез моны анларга тиеш. Картая картая кул белэн уйный торган кеше эшэкелэнэ генэ сэбэпле-сэбэпсез кул кутэрэ. Сез нинди генэ суз эйтсэгездэ тозэтеп була торган тугел! Кызыгыз яшьлеге белэн генэ белгертмэскэ,ярарга тырыша, тозэлер дип омет итэ. Димэк эти энигэ бергерткэн очен тагын кыйнаган?! Белгертэсе килмэсэ дэ кешегэ беленми кала торган эш тугел бу. Эле кызнын таянырга эти энисе тигез. Шуны белэ торын кияу кыйный. Эти энисез яклаучысыз калгач ни кыланачак бу кияу?! Бу кеше белэн яшэсэ алдагы гомерен кыйналып яшэячэк кыз. Кыйнап имгэтэчэк хичшиксез иртэме сонмы. Имгэнгэн хатын иргэ кирэк тугел! Кешедэн ким булып яшисе килми. Белгертэсе килми. Парлы матур тормышта яшисе килэ. Цена вопроса кызыгызнын сэлэмэтлеге. Эти эни якламаса кем яклар?!Кияү кызыбызны кыйный?
-
9 август 2022 - 11:39Без имениБигерәк күп күргән сез. Кайтмаска иде, үсәр иде бала. Ййй язмышларГомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5
-
8 август 2022 - 12:19Без имениИрегез белән барып, утырып күзгә күз карап сөйләшәсегез калган.Телефо6ан решать итеп буламыниКияү кызыбызны кыйный?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.