Гаҗәеп тәмле каклаган помидорлар!

Бездә әле җәй рәхәте. Аның иң кызган көннәре. Бакчаларыбызда да эш кызу: яшелчәләр өлгерә, аларны тозлыйсы, маринадлыйсы, эшкәртәсе... Менә помидорлар да кызара башлады. Сез аларны инде тозлыйсыз, маринадлыйсыздыр. Помидорлар күпләп кызара башласа, аларны кыш өчен гадәти булмаган бер ысул белән әзерләп куярга мөмкин. Сүз тозлау да, маринадлау да турында тхгел, помидорларны каклау төрында бара. Каклалау өчен помидорлар бик күп кирәк, шуңа да кая куярга дигән сорау үзеннән үзе төшеп кала.
Димәк:
Ярты литрлы банкага:Димәк:
* 1500 г вак һәм итләч помидорлар;
* 1 чәй кашыгы диңгез тозы;
* 1 чәй кашыгы шикәр комы;
* 1/4 чәй кашыгы төелгән кара борыч;
* 5-6 тырнак сарымсак;
* 1 чәй кашыгы төелгән яшел рәйхан (базилик);
* 3 аш кашыгы зәйтүн мае.
Эш барышы:
Кило ярым помидорны юабыз, киптерәбез дә урталайга бүлеп, сабак төбен алабыз. Табага ялтыравык ягын өскә каратып фольга җәябез, шуңа киселгән ягын өскә калдырып, помидорларны тезәбез.
Тоз, борыч сибәбез, шикәр комын бөркибез. Һәрберсенең өстенә коры рәйхан сибеп чыгабыз.
Махсус май савыты ярдәмендә помидорларга зәйтүн мае сиптерәбез. Ул булмаса, кашык очы белән генә сибәргә дә була. Якынча өч аш кашыгы май китә.
Сарымсакны изеп, һәрбер помидорның өстенә салып чыгабыз. Монда инде билгеле бер микъдары юк, күз үлчәме белән генә эш итәбез.
Табаны мичкә тыгып, бик тә сүрән утта 3 сәгать пешерәбез.
Кайнар помидорларны тыгызлап пыяла банкага тутырабыз да калай капкач белән һава кермәслек итеп томалыйбыз. Мичне сүндереп, банканы ярты сәгатькә шунда тыгып торабыз.
Мичтән банканы алгач, астын-өскә әйләндереп, суытабыз.
Какаланган помидорларны суыткычта саклыйбыз.
Кило ярым помидорны, каклагач, ярты лиртлы банкалык кына кала.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5 Бер көнне иртән торып бәлеш пешерергә уйладым. Бәрәңге турадым, суган әрчедем, камыр бастым. Духовкада кургаш кәгазь астында ике сәгать ярым эчендә бәлешем изелеп пеште. Ләкин хуш исе урамга кадәр чыккан итле бәлешемне ашарга насыйп булмады.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3 Рәфис белән 3 ел очрашып йөрсәк тә, мәхәббәтебез үбешүдән ары узмаган иде. Беренче зөфаф төнебезне мин куркып, дулкынланып көттем.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 2 Рәфискә кияүгә чыгарга җыенуымны әнием ошатмады, ул мине кабаттан үгетләргә кереште: «Кызым, тагын бер тапкыр уйлап кара әле! Габдулла белән Сания авылда иң усал гаилә булып санала, Санияне тиккә генә «юха елан» дип йөртмиләр. Алай гынамы, бу гаиләдә эшнең бетәсе юк: 50 сутый бакчалары, абзарларында өч сыер, кырыкка якын сарык...
-
Ул миңа исәндер шикелле... Әнкәй! Килен булып төшкән беренче көнемнән үк шулай дип эндәштем мин аңа. Хәзерге киленнәр «әткәй-әнкәй» дими инде, «әти-әни» диләр. Миңа калса, «әнкәй» сүзе тагын да матуррак, җылырак кебек.
-
Юлда кем очрамас... Кичә яшүсмер кызым эштән кайтты да, «Әни, син хәзер мине ачуланачаксың», – ди. Сагайдым. Ачуланасымны алдан ук белеп торгач, нинди ярамаган эш эшләде икән?
Соңгы комментарийлар
-
10 август 2022 - 11:06Без имениТизрэк аерып алып кайтыгыз, тазалыгын, я ботенлэй узен бетерэ ул юньсезКияү кызыбызны кыйный?
-
10 август 2022 - 10:28Без имениДАУАМЫН КӨТӘРГӘ ҠАЛДЫ.Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5
-
11 август 2022 - 13:57Без имениГүзәл, син үзең дә бик гади, булган кеше. Гаилә иминлеге, матур киләчәк Сезгә!«Иреңнең әнисен ярат!»
-
13 август 2022 - 17:26Без имениЗначит анарга кыйналып яшэве охшый,торсын кыйналып тогдаКияү кызыбызны кыйный?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.