Борынгы бәйрәм сыйларыбызның берсе булган бу ризык белән күпләр таныш түгел, дисәк, мөгаен, ялгышмабыз. Журналыбыз битләрендә ел дәвамында әнә шундый онытыла төшкән милли рецептларны барлап, укучыларыбызны таныштырып бардык. Иң-иң затлысын бәйрәм табынына дип саклап торган идек. Ниһаять, ул көн килде. «Аш-су» сәхифәбезнең бәйрәм кунагы Рөстәм ГАЛӘВЕТДИНОВ Яңа елга тутырган тәкә әзерләргә тәкъдим итә.
Казанда туса да, җәйләрен әбисендә – Арча районы Сеҗе авылында уздырган егеткә милли ризыкларыбыз кечкенәдән таныш. Гомерен татар журналистикасына багышлаган, заманында Муса Җәлилнең хезмәттәше булган Мансура әбисе аның күңелендә малай чактан ук татар теленә, мәдәниятенә, йолаларга, милли аш-суларыбызга мәхәббәт уятып калдырган. Үзе үскән шул йортның утын бүген дә сүндерми саклый Рөстәм – җәйләрен гаиләсе белән кайтып, бакча утырта, тавык-чебешләр үстерә.
«Авыл мохите җаныма якын, – ди ул. – Үз гомеремдә бик күп илләрдә сәяхәттә булдым. Сәяхәт итү – иң ярат-кан хоббием, ләкин чын-чынлап бары авылда гына ял итәм. Яшүсмер чагымнан ук миңа төрле рецептларны сынап карау ошый иде. Һәр барган илемдә милли аш-суларын өйрәнергә тырышам. Көнчыгыш кухнясын бик ошатам. Шулай да соңгы елларда үзебезнең милли ризыкларыбыз белән күбрәк кызыксынам. Бездә дә бик кызыклы рецептлар бар».
Яраткан шөгыльләре бу гына түгел әле кунагыбызның. Шигырьләр дә яза ул. Аларны китап итеп бастырып чыгарырга хыяллана. «Үзем өчен, күңелем өчен язам», – ди Рөстәм тыйнак кына, бар серен дә чишәсе килмичә. Ә менә тутырган тәкә әзерләү серләрен бик теләп укучыларыбызга да ачарга риза булды ул. «Сөембикә» кадәр «Сөембикә»дә чыгу кеше тормышында бер генә була. Бу – минем өчен бик кызык тәҗрибә», – диде дә җиңнәрен сызганып эшкә дә тотынды. Димәк, быел тутырган каз урынына, тутырган тәкә әзерлибез?!
Кирәк
Бәрәннең арткы боты / 2-3 йомырка / 100 мл сөт / 2 суган / 1 кишер / 1 баш сарымсак / ярты кузак кызыл әче борыч / 1 аш кашыгы паприка / ярты чәй кашыгы кориандр орлыгы / ярты чәй кашыгы борчаклы кара борыч / 1 аш кашыгы үсемлек мае / берничә ботак розмарин / 1 аш кашыгын тутырмыйча тоз.
Эш барышы
Маринад әзерлибез. Килегә паприка, кориандр орлыгы, кара борыч салып, яхшылап төябез. Аннары әче кызыл борыч, тоз, үсемлек мае өстәп, барысын бергә изәбез. Сарымсакны пресстан чыгарып кушабыз. Килегез булмаса, борыч белән кориандрның төелгәнен дә куллана аласыз.
Бәрән итен артык маеннан арындырабыз. Итнең калынрак җирен пычак белән сөяккә таба кыйгачлап кисеп кереп, тирән кесәләр ясыйбыз. Кесәләрнең төбеннән сыеклык акмаслык булсын. Кесә эченә маринадның бер өлешен сылыйбыз.
Иттән юнып алган майны вак кына турап, табада эретәбез. Сызыгын җыеп алабыз, ә маенда ваклап туралган бер баш суганны кыздырабыз. Йомыркаларны сытып, сөт, тәменчә тоз, кыздырылган суганны кушабыз һәм яхшылап туглыйбыз.
Сөт белән тугланган йомырканы аш кашыгы ярдәмендә кесәләргә берәм-берәм бүлеп салабыз. Кесә авызын энә-җеп белән тегеп куябыз. Һәр кесәне шул рәвешле тутырып бетергәннән соң, ит өстенә калган маринадны ягабыз.
Маринад яхшырак сеңсен өчен, фольгага яки пергамент кәгазенә төреп, итне ике сәгатькә салкынча урында тотсаң яхшы. Ит сыярлык зур форма яки таба төбенә фольга җәеп, кишер белән суган түшибез. Яшелчәләр өстенә әзер ботны куябыз, янына ике тармак розмарин салып калдырабыз – ул бәрән итенә үзенчәлекле тәм бирәчәк.
Итне фольга белән каплап, 180 градуслы мичкә ике сәгатькә куябыз. Таба төбенә ярты стакан су салабыз. Пешеп җитәрәк, фольганы алып, итнең өстен кызартабыз. Бүленеп чыккан маен сибеп җибәрсәң, ул бигрәк тә матур булып кызара. Борынгы рецепт буенча, итне башта шулпада пешергәннәр, аннары гына мичтә кызартып алганнар.
Тутырган тәкәне мичтән алып, бераз гына суынганын көтәбез.
Табынга аны телемләп турап чыгарабыз.
Кадерле дуслар, сезне Яңа ел белән котлыйбыз! 2024 ел барыбыз өчен дә уңышлы ел булсын!
Фото һәм видео: Анна Арахамия
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк