Логотип
Уңыш серләре

«Юк», «Ярамый» димәскә, соры кием кимәскә...

Үзеңне бәяли белү – уңышка ирешүдә иң мөһим адым. Моны дөньяга һәм үзеңә мөнәсәбәтне үзгәртүдән башларга кирәк. 
Троллейбуста эштән кайтып барам. Әһә, утырыр урыннар да бар. Сөенеп, буш урынга сеңәм. Димәк, уйланып кайтырга, фикер тупларга җай чыкты. Пассажирлар, тукталышлар – икенче планда: берсен дә күрмим, ишетмим. Бөтен барлыгым белән эчке дөньяма күмелеп, әйбәт сыйфатларымны барлыйм – бармак бөгә-бөгә, шуларны 20 гә тутырмакчы булам. Тизрәк, тизрәк... Юкса, маңгаема үз бәям түбән дигән тамга чәпәргә кала. Әйбәт сыйфатларымны саныйм: ярдәмчел – бу бер, башкаларны сөендерә беләм – ике, тырыш – өч, кунакчыл – дүрт, сәнгать яратам – биш... Тагынмы? Сизгер, сабыр, кече күңелле... Салонга бала иярткән олы яшьтәге бер апа кереп, яныма килеп басты. Сикереп торып урын бирдем. «Тәрбияле яшьләрне күреп күңел куана», – дип сөйләнде апам, миңа рәхмәт әйтеп. Димәк, мин яшь тә, тәрбияле дә! Тагын плюс! Ничә булды инде? Тәрәзәгә яңгыр тамчылары бәрә – мин аны да яратам! Бу да – әйбәт! Булды, булды, 20 дән дә артты! Һәм шуларны язып та куярга кирәк. Көн саен күз төшереп алып, үзеңне ныгытыр, чарлар өчен! Роза шулай кирәк ди. Күптәнге танышым, үз психологыбыз ул безнең. Аның сүзенә колак салмый ярамый.



Соңгы арада шушы темага күп сөйләшәбез. Эштә дә, өйдә дә. Матур да, уңган да, мактаулы да буласыбыз килә. Тик нидер комачаулый, нәрсәдер тотып тора кебек. Игътибар иткәнегез бармы, күпчелегебез мактау сүзләренә күнекмәгән. Аз гына мактауга да оялып, кызарып чыгабыз. Гаепле кешедәй аклана башлыйбыз. Берәрсе: «Күлмәгең матур! Син бүген чәчәк кебек!» – дисә, шундук һич кирәкмәс җавап телдән оча да чыга: «Кая инде?! Иске күлмәк бит ул. Аны алганга биш былтыр!» Һәм, әлбәттә, кыенсынып, йә итәген тарткалыйбыз, йә җиңен рәтләгәндәй итәбез. Ярый әле, апамнан калган күлмәк ул, дип тә ычкындырмагач.

Яки менә көтмәгәндә берәрсе сиңа: «Син бүген искиткеч күренәсең!» – дип әйтеп куя.
 «Искиткеч» ханымның ничек коты очканын күрсәгез иде! 
– Юк инде... Безгәме соң?! Кара күлмәк кенә бераз төз күрсәтәдер...

Эш буенча да мактарга ярамый икән. «Шулкадәр тиз һәм җиренә җиткереп башкарып чыккансыз, рәхмәт сезгә!» – дип торалар аңа, ә ул: «Мин түгел, менә бу кызлар тырышты инде, алар булмаса», имеш...
Бу нәрсә – артык тыйнаклыкмы, әллә кыланумы? Психология фәнендә аның исеме бар – кадереңне, дәрәҗәңне белмәү дип атала ул. Үзләренә түбән билге куючыларга хас сыйфатлар. Мактау сүзләрен кабул итеп ала белү үзе бер сәнгать ләбаса. 




Хәтерлим, мәктәптә укыганда классташым Дамира иншасы өчен «бишле» алып, минекенә «дүртле» генә эләккәч, кәефем кырылган иде. Укытучы апам акыллы киңәш бирде. «Үзеңне беркайчан да башкалар белән чагыштырма. Һәркем үзенчә – кабатланмас. Киләчәктә акчалары да, уңышлары да күбрәк, тормышлары да бөтенрәк кешеләр күп очрар әле. Югарыга карап фикер йөрт, түбәнгә карап шөкер ит, дигән халык мәкален онытма, балам. Ышан, син бик талантлы», – дип, кимсенмәскә өйрәткән иде. Ул яхшы психолог булган икән!

Әнә, Роза әйтә, үз бәяңне күтәрүнең кагыйдәләре күп аның, ди. Мин, мәсәлән, үз-үзеңне туктаусыз битәрләп, тәнкыйтьләп тору ярамаган гамәл икәнен беләм. «Мин аңгыра инде», «Башсыз да соң инде үзем», «Бөтен нәрсә гел кире килеп тора» ише сүзләрне юри дә әйтергә ярамый – чыннан да шундыйга әйләнүең бар. Тагын... тормыштан зарланмаска (зарланганчы, бу катлаулы хәлдән ничек чыгып буласын уйлап карарга кирәк), икеләнмәскә, җебеп төшмәскә. Нәрсәнедер хәл итәргә алынгансың икән, озакка сузмау хәерле – сузылган саен, кыенлыклар артачак кына... Үзең булдыра алмастайга алынмаска, хәлеңнән килмәстәйгә тотынмаска дигәне дә бар әле. Вакыт аз, тиз арада башкарып чыгарга кирәк – теләгәнеңә ирешә алмасаң, үз көчеңә ышаныч югаласын көт тә тор. Аннары хатын-кызлар болай да үтә нечкә, нәзберек, күңеле тиз уалучан халык. Еш кына үз көчләренә ышанмыйлар. Өйдә йә эштә, шәхси тормышта берәр күңелсезлеккә юлыксалар, кулларыннан эш төшә. 
 


Үзеңне принцесса дип хис ит!

Күпчелек проблемаларның башы балачакка барып тоташа, ди психологлар. Әти-әнисеннән бертуктаусыз тәнкыйть сүзләре ишетеп үскән бала аны шулай кирәк дип кабул итә икән. Өлкәннәр, гадәттә, «тиеш», «ярамый» дигән сүзләрне бик яратып куллана. «Син яхшы укырга тиеш», «Кыз балага дөньясын онытып йөрергә ярамый», «Кич клубка чыгу тыела»... Курку, тыенкылык шуннан инде ул. Гел-гел як-ягыңа каранып яшәргә димәгән. Сине түбәнсетүчеләр, берәр кимчелегеңне табып көлүчеләр һәрвакыт табылыр ул. Һаман саен алар сүзенә колак сала башласаң, үз-үзеңне югалтырсың! Нишләргә соң, нишләргә? Ә мин менә беләм кебек. Үзеңне аңлый, сине хуплый һәм үсендерә белгән рәхәт кешеләр белән аралашырга. «Юк», «ярамый», «булмый» сүзләрен лексиконнан чыгарып атарга, һәрчак «Мин булдырам!», «Мин эшемдә кирәкле кеше!» дип кабатлап йөрергә һәм үзеңне шуңа инанды-рырга. Тышкы кыяфәтне әледән-әле үзгәртеп торырга – чәчне төрлечә йөртеп, яңа, килешле кием киеп. Кечкенә генә берәр вак-төяк тә (ялтыравык төймәләр, мәсәлән) кәефне күтәреп җибәрә. Ә кыяфәтеңнән канәгать булмау үзеңә ышанычны ничек кенә киметә әле! Күңелең ятмаган киемнәреңне кимә, соры, төссез әйберләреңне чыгарып ат, дигәннәрен ишеткәнегез бар идеме? Шул-шул менә! Хатын-кыз өчен матур булу бик мөһим. Үзеңне принцесса кебек тоярга кирәк!




Негатив уйлардан арынып тору өчен кайбер хатын-кызлар талгын музыка тыңлый, учак янганын, су акканын күзәтергә ярата икән. (Булыша, сынап караганым бар.) Башкарылган һәр әйбәт эш өчен үзеңне мактарга, үзеңнән бернәрсәне дә жәлләмәскә, ямьсез уйларны башыңнан чыгарып атарга (игътибар иткәнегез бардыр, уйлаганыбыз еш кына чынга аша бит), үзең яраткан эш белән шөгыльләнергә (күңел тартмаган эштә көне буе утырып кара әле – бу бит коточкыч! Үз бәяңнең түбән тәгәрәсен көт тә тор инде шуннан соң...) 
Йә, шуларны гына үти алабыздыр бит инде? Психологлар хатын-кызның үз бәясен күтәрүнең махсус кагыйдәләре бар, диләр. Менә алар: 

* Яңа белемнәргә әзер бул. (Һәр көн нинди дә булса яңа бер әйбер турында белергә тырыш, кызыксынучан бул.)
* Хаталар ясаудан курыкма. Берни дә эшләмәгән кеше генә ялгышмый. Аңлашылмаса, сорарга кыенсынма. Бу – ярдәм сорауга да кагыла.
* Үзеңне гел формада тот. Спортзалга языл. Чәчтарашка бар. Тырнак ясатып чык. Яңа киемнәр ал. Өеңне җыештыр. Болар һәммәсе зур роль уйный.
* Көзгегә ешрак кара һәм «Мин матур!», «Мин талантлы!» дип әйтүне гадәткә керт. 
* Өр-яңа дәфтәр ачып, «Уңыш көндәлеге» булдыр. Көне буе ниләр эшләргә өлгергәнең, җиңүләр, уңышлар теркәлсен анда. Бары әйбәтләре генә! Негативлар төшеп калсын. Уңай эшләреңне һәрчак билгеләп уз, үзеңне макта.
* Үзеңне гел тәнкыйтьләп торма. Адәм баласы фәрештә булмас.
* Үзеңне кызганып утырма. Кызгану – яшерен түбәнсетү ул. 
* Дәрәҗәңне бел. Үзеңә көчле шәхес итеп кара.
* Гел яхшыны гына уйла. Күңелсез уйлардан ваз кич. Ялгыз калудан куркып яшәсәң, көннәрдән бер көнне шул көнгә калырсың. Эштән җибәрүләреннән котың чыгып торса, җибәрерләр дә.
* Үзеңне башкалар белән чагыштырма. Бүгенге «мин»еңне кичәге «мин» белән генә янәшә куеп кара.
* Яхшылыклар эшләргә тырыш. Кешеләргә ярдәм ит, якыннарыңны кайгырт, хәйрия акцияләрендә 
катнаш.
* Үзеңне әйләнә-тирәдәгеләрдән басымчак иттермә. Хәтта иреңә һәм балаларыңа да. Җиңелчә кичке аш һәм матур, сөйкемле әни һәрхәлдә мул табын әзерләп хәлдән тайган әнидән кәеф күтәренкелеге белән аерылып торыр.
* Кыенлыкларга бирешмә. Теләсә нинди авырлык сине чыныктыра, көчле итә.
* Эшеңне ахырынача җиткер. Ярты юлда калган эш максатыңа юлны томалый. Нәрсәдер эшләргә уйласаң, сузма. Калган эшкә кар ява.

 Хәзер үк эшкә кереш!


Безгә нәркисләр булырга кирәк!

Монысын да тагын шул, Роза әйтте инде. Берчак кафеда кофе эчеп утырганда нәркислек (безнеңчә, үз-үзеңә чамасыз соклану) турында сөйләп китте. Борынгы грек мифологиясен хәтерлисезме? Нәркис исемле чибәр егет үзенең судагы чагылышына гашыйк була. Сокланудан, мәхәббәттән тәмам сула һәм ахырдан үлә ул. Шул урында нәфис нәркисләр калкып чыга... Үз-үзен артык яратучыларны нәркисләр дип атау шуннан килә. Бу терминны еш кына гаепләү тонында куллансак та, безгә ул бик кирәк икән бит! Кальций, калий, магнийлар кебек үк. Организмда кальций җитмәгәндә, сөякләр уалучанга әйләнә. 




Ә менә нәркислек җитмәү – ким-хурлык тәрбияли. Чамалы нәркислек хатын-кызга үзен яратырга, аңларга, уңышка ирешергә булыша. Бу сыйфат чамадан узып китсә, тәкәббер эгоистка әйләнәсең, «йолдыз» чире белән авырый башлыйсың, әлбәттә. Роза шулай ди. Әйе, хатын-кызларда ирләргә караганда «нәркислек» күбрәк, шул ук вакытта алар йомыграк та. Хатын-кызларга, яратудан бигрәк, үзен яратулары мөһим бит.
Кофемны читкәрәк этеп, уйлана калдым. Башта – йөз сорау.

– Әйт әле, Роза, матур хатын-кызларның кайберләре ни өчен үзләреннән канәгать түгел?
– Әти-әнинең коры тәрбиясе, кияүдән уңмау... Сәбәпләр төрле булырга мөмкин. Шуннан китә инде тискәре бәя бирүләр, үзеңне сөймәүләр. Ир кеше андый хатын-кызга «син матур» дип әйтсә дә, йөзләре чытыла. Миннән көлә, дип уйлый. Заманында аңа әти-әни җылысы, иркәлек җитмәгән – бу психологик халәтнең сере шул гына. Бәясе түбән булу аркасында, андый хатын-кыз үзен бернәрсә дә эшли белмәүчеләр рәтенә кертә. Белеме, таланты җитәрлек булса да, башын җилкәсенә куырып: «Уф, харап булдым! Бернигә яраксыз икәнемне бөтенесе күрәчәк», – дип, аһ-ваһ килә. Йә, мондый уй белән уңышка ирешеп буламы инде?! Юк, әлбәттә! Булдыксыз дип исәпләсәң, булдыксыз итеп кабул итәчәкләр. Ә шәхси тормышта нәркислек, ягъни үз-үзеңә соклану, яратып карау, ышаныч булмау – чын катастрофа ул!

– Димәк, хатын-кыз үзен матур дип хис итсә, шуңа омтылса, ул, эчтән балкып, тагын да сөйкемлерәк күренә? Аһ, минем дә нәркис буласым килә!
– Бул әйдә! Сиңа берәү дә комачауламый!.. Тирә-юньдәгеләр, үзләре дә сизмәстән, аның тирәсендә бөтерелә башлый. Андый хатыннар нәрсәгә генә тотынса да, ялт итеп башкарып чыга. Башкаларда да ышаныч тудыра ала, чөнки үзенә ышана. Күз явын алырлык чибәр дә түгел югыйсә, карап кына торасы килә үзенә! Әллә каян күренеп тора: алар үзләрен ярата!
– Кылт итеп Мәсгудә Шәмсетдинова искә төште! Ул да шундый бит: көчле, максатчан, талантлы, үзенә каратып тора!.. Йә Гөлзадә Сафиуллинаны ал син... Сокланасы гына килеп тора шуларга.

«Гарри Поттер»ны язган Джоан Роулинг, әнә, Бөекбританиядә иң күп акча эшләүче хатын-кыз икән хәзер! Бер елда 20 миллион фунт стерлинг эшләгән! Ире белән аерылышканда яшь бала белән коточкыч хәерчелектә калган, социаль пособиегә көн күргән димәссең дә. Үзенә яңача караш, үзен, мөмкинлекләрен, ниһаять, дөрес бәяләү һәм шуннан туган үз көченә ышаныч әнә нинди биеклекләргә күтәрә ала хатын-кызны!




Мисалларны күпләп китереп була: дөньякүләм танылган тарихи романнар авторы Жюльетта Бенцони, детективлар остасы Агата Кристилар... Гәрчә баштарак Агата Кристига артык тыйнаклык шактый комачауласа да... Ул бит дөньякүләм танылгач та чыгышлар ясаудан, тостлар әйтүдән кача торган булган, үзен язучы дип атарга оялган. Яшьлегендә башкалардан һич аерылып тормаган гап-гади провинциаль кыз булган. Язу эшенә дә эче пошканнан һәм сакау булганга гына тотынган. Акрын кыймылдаучы хыялый кызга үз фикерләрен кәгазьгә төшерү күпкә җайлырак тоелган. Авырып ятканда тиктомалдан гына беренче хикәясен язып аткан. (Ә апасы Мадж инде ул вакытта хикәяләрен матбугатта бастырып, масаеп йөргән! Агатаның язып китәренә ышанмыйча, ул аны хәтта ярышка чакырган!) Үз көченә, булдырасына тәмам инанган Агата барыбер апасының борынына чиерткән! Тагын бер кызык деталь: белеме булмаган, турыпочмакның да ни икәнен белмәгән шул ук Агата Кристи, үз-үзен җиңеп, олыгайган көнендә булса да мәктәпкә барырлык көч тапкан. Башкалар көләр дип тә тормаган әнә! 
– Ә үзен ямьсез дип исәпләүче хатын-кыз...
– Тагын да ямьсезрәк күренерлек итеп киенә, гәүдәсен әллә нинди шыксыз киемнәргә яшерә, үзенә һич килешмәгән төсләр сайлый. Юк, аңлап эшләми. Аның аңы белән «форма югалту» дигән әйбер идарә итә: ул үзен яратмый, ничек күренергә белми. Ә үзен яраткан хатын-кыз – бөтенләй башка!

Дөньяны матурлыйм, мин аның якты бер бизәге дип йөри ул. Эшендә дә, өйдә дә, хәтта бакчасында кайнашканда да матур күренә. Кишер түтәле янында да бәйрәмчә кичке күлмәктән йөри дип әйтмим. Ләкин гап-гади киемнәрдән дә соклангыч инде үзе! Тагын шунысы: нәркисләр үзләре теләмәгән эшкә якын да килмиләр. Тормышын башкалар да хөрмәт итәрлек итеп җайлый алар. Кирәк икән, «юк» дип кистереп әйтә дә белә, кунакка чакыруны сорап йөдәтүче әрсез танышын да борып җибәрә ала, дәрәҗәле кеше дип кенә аңа тәлинкә дә тотмый.

– Аңлашылды... (Үземдә җитенкерәмәгән нәркислеккә бүселеп утыра башлыйм.) Ә үзен яратмаган хатын-кыз ничек күренә?
– Ялагай кыяфәт. Ышанычсыз хәрәкәтләр. Җилкәләре салынып төшкән булыр. Гел кыенсынып йөрер, туктаусыз гафу үтенер. Син әйбәт күренәсең, дип мактарга да ярамый аны: китә, китә тезеп... 

«Мин карт инде, кофтам да иске, чәчем дә агарды...» Үзеңне шулкадәр яратмаска кирәк бит! 
– Тешләрем дә төште, аякларым да авырта... Тагын дәвам итимме? Ә ничек үзгәртеп була соң аларны – шуны аңлат син!
– Бәямне күтәрәм дигән хатын-кызда хәйлә күп ул. Үзеңә күбрәк игътибар бирергә, гәүдәне матур тотарга, физик күнегүләр ясарга... Тагын бер мөһим әйбер: «Бөтен кешегә дә ярап булмый!» Аяксыз калып егылганчы башкалар көен көйлисе түгел. 

Юкса чыбык очы туганнар да калмый, ир кушкан йомышны йомышлау да, бала-чага көен көйләү дә, иптәш хатын сорады дип, аңа отчет төзеп бирү дә... Аннары кичен еларга җитешеп: «Мин барысына да ярарга тырышам, күрүче генә юк», – дип өтәләнүләр...
– Менә-менә... Күбебез шундый шул.
– Ә син үзгәр! Урамда йөреп кайтасың килә, ләкин ашарга әзерләргә өлгермәячәкмен дип куркасыңмы? Хафаланма. Һичьюгы, әнә, әзер пицца сатып алырга була! Рәхәтләнеп йөреп кайт! Бүген идән юасың 
килмиме – юма! Дусларың белән кафеда утыруга да каршы түгел син, ләкин акча туздырасың килмиме? Туздыр! Шактый кыйммәтле француз хушбуен алырга кызыгасыңмы? Ал! Башкаларга гына бәйрәм ясап йөрмә, үзеңә дә рәхәт булсын! Аяк киеме, косметика, чәч кистерүләргә акча жәлләмә. 
Бәхетле әни, көләч хатын өйдәгеләргә күбрәк шатлык китерер. Күбрәккә өлгерер дә.

Үзеңне Кояш дип хис ит. Тирә-юньдәгеләрне нурга коендыр. Шундый хатын-кызлар һәрчак матур.



...Елмаям. Әйе, үземне Кояш дип хис итәм. 

Дөнья матур! Мин дә бик матур!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар