Логотип
Уңыш серләре

Карьера ясыйсыгыз киләме?(4)

Атаклы бизнесмен Том Маркет киңәшләрен бирүне дәвам итәбез.

Атаклы бизнесмен Том Маркет киңәшләрен бирүне дәвам итәбез.
(http://syuyumbike.ru/hatyn-kyz-galeme/belmesen-bel/?id=7336http://syuyumbike.ru/hatyn-kyz-galeme/belmesen-bel/?id=7365)

Фигурагызны кайгыртыгыз

Авырлыгыгыз артып киткәнме? Тизрәк диетага утырыгыз! Корпоратив дөнья
авыр гәүдәлеләр белән тулган. Артык таза кешегә карап, бу үз-үзен карап
йөрми икән, дип уйлап куясың. Көзгегә күз салу белән үк фигураны үзгәртергә
кирәклеген чамаларсыз. Профессионалларга мөрәҗәгать итегез. Матуррак
күренәчәксез, кәефегез бермә-бер күтәреләчәк, имиджыгыз да яхшы якка
үзгәрәчәк.
Бер танышым киңәш сорап кергән иде. Бик ярсып, һаман үстермәүләрен, инде
икенче тапкыр үзенең кандидатурасын читкә этәрүләрен сөйләде. Аны
үпкәләтмәслек итеп кенә чын дөресен әйттем: «Бөтен проблема – синең
кыяфәтеңдә», – дидем. Авырлыгы нормадан 20 килограммга артыграк булганга,
ул җыйнаксыз күренә иде. Ә босс сәламәт яшәү рәвешен хуплый, спортзалда
шөгыльләнә, коллегаларыннан да шуны таләп итә. Танышым чыраен җимереп
кенә тыңласа да, килеште минем белән. Ләкин үзен җиңәрлек ихтыяр көче
тапмады – компаниядән китте.
Сез артык авырлыктан котылырга тиеш. Үзегез үк шуны телисез. Күпләр
карьера өчен генә дә ябыкмый. Бер диета белән генә әллә ни майтарып та
булмыйдыр. Үзегезнең яшәү рәвешен тамырдан үзгәртергә тиешсез. Юкса
һаман бер әйләнәдән чыга алмый бер урында бөтереләчәксез.

Яхшы автомобильдә йөрегез

Корпоратив дөньяда тышкы атрибутлар да бик мөһим. Сез утырып йөргән
автомобиль дә, киемегез кебек үк, сезнең имиджның аерылгысыз бер өлеше.
Автомобилегез бәрелгән, яньчелгән булса, җыйнаксыз, юбалгы кеше дигән
тәэсир калдырачаксыз.
Үз-үзеңә ышанган, көчле булып күренер өчен кыйммәтле машинада йөрергә
димәгән. Супер модельләр эзләп чапмагыз. Имидж – ул марка, модель түгел.
Сез эшкә йөри торган машина бик чиста, пөхтә булырга тиеш, багажник – чүп-
чардан азат, бензин багы тулы булсын. Мине машинасына утыртып
баручыларның заправкага керүен җенем сөйми. Беренчедән, вакытымны
урлыйлар; икенчедән, бу кеше алдан планлаштыра белми икән дигән фикер туа.

Ешрак елмаегыз!

Җай чыккан саен елмаегыз! Елмайган кеше янында башкалар да елмая.
Берәрсен эшкә алырга уйласам, башта аның еш елмаямы-юкмы икәнен
ачыклыйм. Мимика сүзгә караганда да күбрәкне аңлата. Әңгәмә вакытында
кешедән күчкән энергетика аның киләчәктә ничек эшләячәген билгеләүче
индикатор ул. Укыган, махсус белемле белгечләр җитәрлек, миңа шат күңелле,
энергияле хезмәткәрләр кирәк. Яхшы менеджерлар һәрвакыт елмая!

Дөрес тукланыгыз

Рационыңда яшелчәләр, җиләк-җимеш, башка түбән калорияле продуктлар
булса, кайчак чизбургер да капкаларга ярый анысы. Ләкин дөрес туклану бик
әһәмиятле! Табиб яки диетолог белән киңәшегез. Туклануның да индивидуаль
программасы була. Дөрес тукланмасаң, эшкә сәләт югала.
Исегездә тотыгыз: ризык – ягулык ул. Начар ягулык түбән хезмәт
җитештерүчәнлеге дигән сүз.

Урындыктан кузгалсагыз да ярый

Мин спортзалда атнага өч тапкыр шөгыльләнәм. Нинди күнегүләр ясау мөһим
түгел. 45 минут дәвамында мин тирләп чыгам – шунысы кыйммәт!
Спорт стресслардан котылырга булыша. Командировкаларда булсагыз да
шөгыльләнүдән туктамагыз. (Отельләрдә спорт заллары бар.) Тренировканың
иң гади формалары йөгерү һәм йөрү. Формага кергәнче, шактый тир түгәргә
туры килер – әзер булыгыз. Ритмга керсәгез, төнлә яхшырак йокларсыз, көндез
эштә актив булырсыз.
Компаниядә эшләүнең беренче көннәрендә үк үземне формада тотарга
өйрәндем. Медицина күзәтүе узганнан соң, өлкән яшьтәге доктор миңа киңәш
бирде: «Улым, миңа ике нәрсәне үтәргә сүз бир. Беренчесе – һәрвакыт
баскычтан җәяү йөр, лифт кирәк түгел; икенчесе – машинаңны керү ишегеннән
ерактарак калдыр», – диде ул.
Үзеңне физик формада тотуның гади генә юллары югыйсә, ә ничек булыша!

фото: https://pixabay.com

Теги: карьера Уңыш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар