Логотип
Уңыш серләре

​Без булмасак, кем?

Аның белмәгән өлкәсе, эшләп карамаган эше юк. Үзе икътисадчы, ашчы, тегүче, чигүче, биюче, үзе фотограф, дизайнер, бизнес-леди, спортчы, өстәвенә, үзе яшь, чибәр. Исеме – Зәринә. 

Зәринә Калменова Казакъстанның Актүбә шәһәреннән. Казакъстанда туып үссә дә, чып-чын татар кызы ул. Татар әти белән татар әнидән туганга гына түгел, ә җаны, рухы белән дә татар кызы. Нәсел төбе Татарстанның Әтнә районы Кече Әтнә авылыннан. Әтисе Габделфәт абзый – шул авыл егете.

Зәринә белән ничек таныштыкмы? Бөтендөнья татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы уздырган кызыклы бер мастер-класста очраштык без аның белән. Төрле төбәкләрдә сибелеп яшәүче актив татар кызларын җыеп, калфак белән изү чигәргә өйрәткәннәр иде ул чакта. Зәринәне әнә шунда күреп алдык. Ул үзенә тиешлесен әллә кайчан чигеп, эшен бетергән дә, күршесенекен чигешә иде. Өстендә җыйнак кара күлмәк, коңгырт чәчләренә чигүле калфак кадап куйган. Әллә шул калфагы белән җәлеп итте инде... Гап-гади күлмәк белән энҗеле калфакны шулай матур итеп яраштырып киюе күңелгә кереп калды бугай.
 

Туйлар

– Төп эшем – туйлар оештыру. Бу өлкәдә мин инде ун еллап. 2003 елда туйлар уздыру белән шөгыльләнүче бер фирмага эшкә урнашырга килдем. Атна буе очрашуга йөрттеләр, әмма ахырдан эшкә алмадылар. Миннән кайтышларны алдылар, ә мине юк. «Ни өчен?» – дигән соравыма: «Киләчәктә безгә конкурент булуыңнан куркабыз», – дигән җавап ишеттем. Минем ише кыюсыз кыз өчен бу бер этәргеч булды. Мине эшкә алудан баш тарткан шушы ханым аркасында үз-үземне сынап карарга ният иттем. Үз көчемә иң элек үземнең ышануым кирәк иде. Беренче мәлләрдә дус кызым белән икәү эшләдек.

Буш урында булдырылган бизнес иде бу. Акчабыз юк югын да, әмма бездәге идея һәм хыял!.. Шуның белән алдырдык та. Әлбәттә, ялгышулар да, күңел кайтулар да, күз яшьләре дә булмады түгел, кая инде алардан башка?! Мин баштарак бәйрәмнәрнең фәкать күңел ачу ягын гына кайгырта идем, тора-бара кичәнең сценариен төзеп, үзем үк алып бара башладым, зал бизәү нечкәлекләрен үзләштердем. Безнең татар туйлары казакъ туйларыннан күңеллерәк уза. Татарлар җыр-бию, кызыклы уеннар ярата. Казакъларның туйлары башкача – алар борынгы йолаларга зур игътибар бирә, уен-көлкегә күп урын юк. Кунакларга сүз биреп, озаклап аларны тыңлыйлар. Казакъ туйлары ике көн бара. Беренче көнне кәләшнең туганнары, дуслары бәйрәм итә. Кияү ягыннан катнашучы аз. Икенче көнне исә киресенчә, кияү яклары бәйрәм итә. Никах бу көнне загста теркәлә, аннан яшьләр мәчеткә керәләр. Татар кәләшләре заманча туй күлмәкләренә өстенлек бирсә, казакъ кәләшләре борынгы милли үрнәктә тегелгән киемнәрне кия.

«Тырышлык һәрвакыт җиңеп чыга», – дияргә яратам мин хәзер. 2010 елда үземнең бию студиямне һәм фитнес залымны ачтым (дөрес, ярты елдан соң фитнес залын ябарга туры килде). «Махаон» дип аталган шоу-балетыбыз эшли башлады. Аның ачылганына быел биш ел була. Корпоратив кичәләрдә, туйларда, төрле бәйрәм­нәрдә чыгышлар ясыйбыз. Төркемдә биш кеше – өч кыз, ике егет. Биюләрне бергә куябыз, күнекмәләрне (аның модалы яңа сүзе бар – стретчинг, диләр) үзем үткәрәм. Әле менә икенче запас состав туплый башладым. Кастинглар уздырабыз. Беррәттән балалар өчен бию студиясе дә ачмакчы булам. 
 


Зәринәнең тарих дәфтәре

Аның шактый калын тарих дәфтәре бар. Ул дәфтәрнең барлыкка килүен Зәринә болайрак дигән иде. Көннәрдән бер көнне башында кинәт туган уй хәйран иткән кызны: нәсел чылбырының фәкать өч кенә буынын белә икән бит ул! Ерак әби-бабалары кем булганнар, ничек яшәгәннәр, бу дөньядан ничек киткәннәр? Нигә алар хакында берни белми ул?! Бүгенге көндә Татарстанның Биектау районында гомер итүче Рәшидә әбекәе, әти-әнисе исән чакта алардан бар белгәннәрен сөйләтеп калырга тырыша хәзер. Сөйләгән һәр сүзләрен дәфтәренә терки. Нәсел агачын – шәҗәрәне җиде буынгача торгызу өчен, ай-һай, тырышырга кирәк әле. Әмма торгыза алган кадәре дә балаларына, оныкларына нинди зур ядкарь булачак бит. Татарстанга бер кайтуында авылдан авылга, йорттан йортка йөреп борынгы әйберләр дә җыйган әле ул. Узган гасыр башында ук чигел­гән ул калфак-кәләпүшләр, каюлы читекләр, намазлыклар (кемнәрдер хәтта ефәк шәлләренә кадәр биргән) хәзер «Шатлык» берләшмәсе музеенда саклана. 
 
Зәринәнең тормышында бәйрәмнәр күп. Чөнки... ул үзе шул бәйрәмнәрне оештыручы.


«Шатлык»лы еллар

Тарих белән кызыксына башлавына да «Шатлык» гаепле. Хәер, «Шатлык»та гына түгел сәбәп. Урам ташларына кадәр тарих сеңгән Татар бистәсендә яшә дә, тарих белән кызыксынма, имеш. Кайчандыр бу бистәдә татар мәктәбе дә эшләгән. Җәлилчеләрнең берсе – Гай­нан Кормаш, армиягә алынганчы, аның директоры булып торган. Хәзер «Шатлык» милли-мәдәни берләш­мәсе каршында эшләүче якшәмбе мәктәбе һәм Актүбә­нең бер урамы аның исемен йөртә, һәр елны яшьләр, җыелып, бу урамга агачлар, чәчәкләр утырталар икән. Актүбәдә Гайнан Кормашның сеңлесе Дания апа Гыйз­зәтуллина яши. Татар-башкорт яшьләрен үз тирәсенә туплап, татарлыкларын онытырга юл куймаучы «Шатлык» милли-мәдәни берләшмәсе 1999 елда оешкан. Зәринә аңа сукмакны 2008 елда салган. Татар теле дәресләре җәлеп иткән аны. «Бер дәрестә утызар сүз өйрәнә идек. Дәресләр уен рәвешендә узганга, бар да истә кала торган иде», – ди ул. Соңрак аның үзен дә бирегә укытучы итеп чакырганнар.

Балаларга татар халкының борын-борыннан күчә килгән кул эшләрен өйрәтә ул. 2004 елда «Шатлык» берләшмәсенең бер бүлеге сыйфатында «Мирас» яшьләр оешмасы барлыкка килгән. 14 кеше йөри башлаган булган, хәзер инде «Мирас»лы яшьләр саны илледән арткан. Зәринә аларның әйдәманы. Татар яшьләре дөньяның кайсы өлкә­сендә зур очрашуга җыела, алар – шунда. Шигарь­ләре: «Без булмасак, кем?» Бурычлары зурдан – татар-башкорт яшьләренең милли үзаңын үстерү, телне, әдәбиятны өйрәнү. «Татар телен белгәннәр тагын ундүрт телдә аралаша ала, диләр бит, – ди Зәринә. – Казакъ яшьләре барысы да үз телләрендә сөйләшә, аларда туган телен белмәүчене очратмассың. Без алардан киммени? Безнең дә үз телебезне онытырга хакыбыз юк!» 

Сүз дә юк, хәзерге яшьләр бик актив. Үзләренең кайсы нәселдән булуын беләселәре килә, тарих белән кызыксыналар. Тарих ул – без, шушы дөньяга килеп киткән кешеләр. Яшьләр, безнең Зәринә кебекләр – тарих агачының яңа яфраклары. Тарих елъязмасына яңа юлларны инде алар терки.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар