Логотип
Укучыларыбыз иҗаты

Янган йөрәк Дуглас

(Булган хәлләргә нигезләнеп язылды)
Чаганлык тавы артыннан кояшның беренче нурлары күренә башлаганда Асылгәрәй абзый, кулына агач көрәген тотып, ат торакларын чистартырга керешкән иде инде. Ярты сәгатьләп эшләгәннән соң, тирләп-пешеп чыккач, билбавын чишеп альяпкычын салды да, алдындагы стойло аратасына элеп куйды. Шул вакыт Асылгәрәй абзыйның үткер күзләре каршы як стойлоның улагына төште: сука аты, күк алаша Дугласның улагындагы башагы кичә ничек салынган булса, бүген дә шул килеш ята, почмактагы яшел печәне генә бераз кимегән. Башта башына «Әллә чирләдеме икән?»дигән уй килсә дә, Асылгәрәй абзый нигә шулай килеп чыкканны бик тиз тоемлап алды. Гомеренең күп вакытын атлар карап үткәргән, аларның холкын кешеләр холкына караганда да ныграк өйрәнгән кешегә бу бик яхшы аңлашыла иде...
Нинди генә атлар үтмәде аның кулыннан, ләкин Дугласны бигрәк тә яхшы белә иде. Белмәслек тә түгел шул. Сугыш беткәч, кавалериядә, төрле гаскәрләрдә, артиллериядә авыр йөкләр тартып хезмәт иткән атларны колхоз-совхозларга авыл хуҗалыгын күтәрергә дип эшкә җибәрделәр. Балтач авылына китерелгән җирән биянең кайтканда ук буаз икәнлеген беркем дә белмәде. Көзгә таба тазара, корсагы үсә башлавына да беркем дә шаккатмады.
Тирә-якта муеннан эш, ачлык-ялангачлык. Башка төр техника бик аз булу сәбәпле, бөтен авыр эш атлар өстенә төшә иде. Сугыш елларында авыр йөк тартып өйрәнгән җирән биягә ике әйтеп торасы да юк, булдыра алган кадәр, бөтен көчен биреп, сузыла-сузыла тартты ул йөкләрне. Алып кайткан көнне үк җигә башлап, кара көзгә кадәр машина урынына эшләттеләр. Кайчакларда икешәр ат та тарта алмаган йөкләрне алып кайтыр өчен шул урынга җирән бияне алып барып җигә торганнар иде. Тартканда тәртәсе яки дуга сынмаса, камыт урталай өзелмәсә, чаптырып алып кайтып җиткерде ул.
Сентябрьнең яңгырлы, пычрак бер көнендә авыр йөк белән Басу арты тавын менгәндә җирән биягә бик кыенга туры килде. Туарып ике сәгать үтүгә әле җитлегеп тә өлгермәгән колын китерде ул. Колын аякларына басып, әнисен имәргә өлгермәде, үлеп барган әнисенең муенына пычак салдылар...
Бик зәгыйфь булганлыктан, колынның яшәренә ышанучылар булмады. Асылгәрәй абзый гына беркемнең дә сүзен тыңламыйча, аны исән калдырырга тырышты. Атна буе аның яныннан китмәде, өеннән сөт алып килеп тә, колынлы бияләрне савып та имезде. Бер атнадан соң колын дерелди-дерелди аягына басканда, Асылгәрәй карт, арып, аның стойлосында йокыга киткән иде. Аягына баскан колын, чайкала-чайкала, беренче адымнарын ясап карт янына килде дә, имчәк эзләп юеш борынын аның битенә терәде. Сискәнеп уянып киткән Асылгәрәй абзый каршында басып торган колынны күргәч, бисмилласын әйтеп, авыз эченнән белгәннәрен укып алды. Икенче көнне иртә язда колынлаган кап-кара төстәге почта йөртә торган биянең колынын аерып, мескен колынны аңа куштылар. Бия башта ят колынны якын китермәсә дә, имчәкләре сөттән таш булып каткач, чит колынны кабул итте.
Урып-җыюлар, бәрәңге казып алу, көзге чәчү, авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау эшләре тәмамлангач, авыл халкы беркавым бушап кала. Карт-коры, бала-чага, ир-атлар дөнья хәлләрен тыңларга, кәрт сугарга ат фермасына җыелалар. Дүрт ат абзары hәм КТФ фермасы (конно-товарная ферма) булган Балтач авылы кешеләренә патша заманнарыннан бирле биредәге каравыл өе җыелу-гәпләшү урыны булып торган. Монда иң «авторитетный»кеше – 83 яшьлек Миннегәрәй карт. Гарипләнеп каткан, тәмәке төтененнән саргайган бармаклары белән самосадын төрә-төрә бала-чагага атлар турында хикәяләр бик күп сөйләде ул. Николай II патшалык иткән заманда бер зур чиндагы офицерның деньщигы булып 22 ел хезмәт иткәндә аның кулыннан дистәләгән атлар үткән. Шуңа күрәдер колхоздагы атларның яртысы ул кушкан исемнәр белән йөри иде.
Колын исән калып аягына басты дигәннең икенче көнендә Миннегәрәй карт ат абзарының эченә килеп керде. Колынга шактый гына карап торганнан соң: «Кара әле, минем Дугласка ничек охшаган», – диде. Миннегәрәй картның авызына карап торган малайлар: «Ул нинди ат соң, бабай, әйт инде», – дип кызыксындылар. «Әфстрияләр белән сугышканда мине үлемнән алып чыккан атның колын вакытына охшаган», – дип җавап бирде ул, үткәннәрен исенә төшереп. Колынга авылда бүтән бер кеше дә кушамат тәкъдим итмәде, колхозның учет кенәгәсендә Дуглас кушаматлы яңа җан иясе барлыкка килде.
Шул вакытларны исенә төшереп, Асылгәрәй абзый уянып киткәндәй булды hәм янә Дугласны муеныннан сыйпады. Дуглас, боек күзләрен зуррак ачып, коры иреннәрен абзыйның җилкәсенә тидереп, беркавымга тынып калды.
Язгы кыр эшләре бетеп Сабантуйлары җитте. Шау-гөр килеп авылларда бәйрәмнәр узар, урамнар уен-көлке, шаудыр тавышлары белән тулыр... Ничә еллар дәвамында якын-тирәдә беренчелекне бернинди атка да бирмәгән Дугласны тренировкага чыгармадылар. Ат белән эшләгән, hәр елны чабышларда аның өстендә узышкан Илтотар да быел Сабантуенда катнаша алмаячак. Башка елларны төрле бүләкләр, ситсы ише чүпрәк-чапраклар шактый җыела иде. Зур бүләкләр атның хуҗасына, ягъни колхозга учетка алына торган булды. Сугышның беренче көннәрендә үк Илтотарның әтисе фронтка киткән, әниләре Сәхибҗамал апа биш бала белән тол калган. Балалар берсеннән-берсе кечкенә, Илтотарга да бары 6 яшь. Авыр тормышта ачлы-туклы яшәгән гаиләгә hәр чүпрәк кисәге бик кадерле иде.
Авыл картларының, башка кешеләрнең сорауларына да карамастан, колхоз председателе Мөхтәр Сөләйманов Дугласны Сабантуена әзерләргә рөхсәт бирмәде. «Шундый көчле сука атын чабышка җибәреп, корчаңгы тайлар белән җир эшкәртеп сезне ач калдырыйммы?» – дип, халыкның авызын тиз каплады.
Күрше-тирә авылларда Сабантуйлары гөрләде. Дуглас булмагач, башка авыл атлары алды быел беренчелекне. Балтач авылы кешеләренә генә быелгы Сабан туйлары башка елларда була торган ләззәтне бирмәде. Сабан туйларының башы – ат чабышы, азагы – көрәш. Балтачта көрәшчеләр юк, көрәшчеләр – Кырынды авылында. Балтачлылар ат белән алдыра иде. Красный Бор районында икешәр атна барганнан соң, иртәгесе көннән Сабантуйлары күрше Бондюг, Алабуга районы авылларында башлана hәм Бондюгның үзендә төгәлләнә. Андагы Сабантуйга Алабуга, Мамадыш, Әгерҗе, Красный Бор районнарыннан, Удмуртиядән бөтен данлыклы атлар җыела. Халык баш килгән атны, колхозны, районны киләсе сабан туйлары җиткәнче телдән төшерми сөйли. Атта чапкан малай да башка малайлар телендә зур авторитетка ия була иде.
Красный Бор районының исполком председателе Гайфетдиновның машинасы правление янына килеп туктаганда кичке дүртләр җиткән иде инде. Ул колхоз идарәсенә кереп озак та тормады, Мөхтәр абзый белән чыгып тиз генә машинага утырдылар да басуга таба юл тоттылар. Машинада барганда алар арасында шундый сөйләшү булып ала. «Син беләсеңме, Мөхтәр Ахметович, «Искра»колхозының биясе картайган, Салагышларның айгырлары анда җиңә алмаячак, күрше Чапай колхозы атының аягына су төшергәннәр, бердәнбер өмет сездә кала, коткар инде син районны дип килүем иде», – ди.
Мөхтәр абзый башта төрлечә акланып маташты, ат әзерләнмәгән, көн саен сукада булды дип тә әйтеп карады. Әмма ләкин Гайфетдиновның «Чапкан ат чаба ул таш яуса да» дигән сүзләренә бер җавап та кайтармыйча, сукачылар янына килеп җиткәнче тып-тын утырды. Авылларда ул заманда техникалар булмаганга күрә, көзге сукалауларга җир сөреп өлгертүне кайгыртып, арыш басуларын печән эшләренә кереп киткәнче эшкәртергә тырышалар иде. Сукачылар белән исәнләшеп, эш сыйфатларын карап йөргәндә Мөхтәр абзый тезгененнән тотып Дугласны туктатты да: «Менә инде ул безнең чабышкы», – дип, Гайфетдиновка күрсәтте. Гайфетдинов тиз генә карашын алашага күчерде. Бу вакытта Дугластан пар күтәрелә, еш-еш сулыш алудан кысылып беткән эче чак-чак кына селкенеп тора. Әмма мәhабәт гәүдә, туры бәкәлләр, киң күкрәкләр гражданнар сугышында Азин дивизиясендә атлы кавалериядә хезмәт иткән кешегә ат турында күп нәрсәләрне әйтеп тора иде. Гайфетдинов Дугласны ишетеп кенә белгәнгә күрә башкачарак күз алдына китергән иде. Хәзер аның алдында колхоз кырларында эшләп чыныккан, олы тояклы, чама белән алты центнердан артык авырлыкта ат басып тора.
Эченнән генә, шундый гәүдәле ат та чаба микәнни, дигән уй йөгерсә дә, бер әйткән сүзеннән кире кайтмый торган райисполком рәисе атның озын, буталып беткән ялларын кулы белән кашып алды да, иелеп атның сул аягын күтәреп тояк астын карамакчы булды. Моны тоемлап алган ат, кеше кулы тигәнче үзем күрсәтәм, менә кара, дигәндәй, аягын күтәреп, тоягын сузды.
«Хәзер үк авылга кайтыгыз да, атны әзерләп, ашатып алыгыз, бүген үк кузгалсагыз да ярый. Сезгә уңыш телим», – дип, машинасына утырып килгән юлыннан кире китеп кайтып китте рәис. Баскан җирендә аның артыннан карап калган Мөхтәр абзый эченнән нәрсә уйлагандыр, ләкин сугышның башыннан ахырынача узган старший лейтенант приказларны төгәл үтәргә өйрәнгән иде. Дугласны тугарып, сукасын арбага салдылар да, шулай ук сукада йөри торган «Дорогой» кушаматлы олы гәүдәле алашаны җигеп, акрын гына авылга таба юнәлделәр.
Авыл эчендә машина күренү ул чакларда сирәк була торган вакыйга иде. Авыл төрле яклап читән белән уратып алынган, капка ачып-ябып торучы малайлар бераз акча да эшләп алгалый. Машинадагылар тиеннәрен капка ачучы малайларның аяк астына ташлыйлар да, үзләре малайларның тузанга батып талашканарын күзәтәләр. Акча ташламый китүчеләр дә бар, аларына инде йодрык күрсәтеп калырга гына кала. Гайфетдиновның машинасы авылдан чыгып китүгә, яңалыклар белешергә дип ат абзарына җыелган малайлар Дугласның басудан болай иртә кайтып килүен күргәч, аптырашта калдылар.
Хәлне белеп алгач, күз ачып йомганчы атны туарырга булышып, кайсы алдан, кайсы арттан кереп, агач кыргыч белән Дугласның гәүдәсен кыргычлый башладылар, атка җиргә ятып аунарга да ирек бирмәделәр. Ком-тузаннан, оешкан йоннарыннан арындыргач, ат абзары белән рәттән генә агучы Барҗы елгасына алып төшеп, кемдер өстендәге күлмәген салып, кемдер кулына яр буеннан печән йолкып алып, юарга да керештеләр. Ярты сәгатьтән елкылдап торган Дуглас ат абзарының ишегенә бәйләнгән, юлга чыгарга әзер иде инде.
Ат абзарыннан ерак та түгел кара урман башлана. Сугыш вакытында фронт өчен дип аның шактый гына өлешен кискәннәр. Миннегәрәй карт җәй көннәрендә агач төбе кубарып үзенә кышка утын әзерли иде. Менә бүген дә шуннан кайтып килешли Дугласны күреп янына килде дә, таушалып беткән янчыгыннан кыска гына кызыл тасма чыгарып атның ялларына үреп куйды. «Күңелем сизгән иде, барыбер чапмый калмас, дип, әзерләп куйган идем, бүгенгесе көнгә кадәр үзем белән йөрттем, Алла куәт бирсен», – дип, балтасын җилкәсенә салып кайтып китте. Асылгәрәй абзый Дугласның тезгененнән тотып эчкә алып кермәкче булганда, Миннегәрәй карт барган җиреннән туктап борылды да әйтә калды: «Асылгәрәй! Башак биреп мәшәләнмә, барыбер кабып та карамас. Әнә күзләре ничек яна. Хайван дисәң дә әллә кайдан сизә бит ул».
Асылгәрәй абзый, беләм мин синең ни теләгәнеңне, дигәндәй, келәткә кереп чиләк төбенә бер уч тоз салды да, бераз су өстәп ат алдына куйды. Дуглас берникадәр тозлы су эчте. Капчык төбендә нәсел айгырына дип кенә саклаган солыны да чиләккә салып, ат алдына куйды.
Бу вакытта ат абзарында чуалышкан малайлар икенче ат караучы белән халык телендә «күкәй арбасы»дип йөртелә торган җиңел арбаның тәгәрмәчләрен майлап, тәҗеләрен тарттырып, арба кендегенә тимерчыбыктан балдак ясап әзерләп куйганнар иде инде. Тәртәгә кайсы атны җигәргә дигәндә барысы да аптырап калдылар, hичшиксез Союзница дигән бия кирәк, диештеләр. Союзница – колхоз оешкан елларда Валидов Сөләйман абзыйдан калган биянең колыны, атасы – Сталь дигән атаклы юртак, яше шактый булса да ерак юлларга чыкканда аннан да яхшы ат юк иде колхозда. Өстенә тәңкәләгән йөгән, чуклы шлея кигезгәч, каешлы камыт hәм ыңгырчагын аркалык белән тарттырып, ап-ак җептән үргән түшлек, күн каештан башланган сары дилбегә таккач, алмачуар Союзница бигрәк тә матурланып китте. Мөхтәр Ахметовичның боерыгы буенча складтан бер капчык солы hәм бер консерва банкасы бал да табып китерделәр. Башка җирләрдә ничек булгандыр, ә безнең авылда чаба торган атның авызлыгына марля белән бал бәйли торганнар иде.
Илтотар да өендә озак тормады, бер сынык ипи белән күршеләре ятим балаларны жәлләп керткән сөтне ике генә йотты ңа, сеңелләренә калсын дип, банканы кире өстәлгә куйды. Әрчеми-нитми генә мичкә тәгәрәткән ике бәрәңгене ашап куйгач, әнисенең эшкә бәйли торган яулыгын куенына тыгып, эленеп торган камчысын эләктереп ат абзарына йөгерде. Камчының Илтотарга кирәге дә юк иде, әмма ләкин чабышчы малай камчысыз чабышчы түгел, модасы шулай. Кычыткан арасыннан турыга ат абзарына чапканда Илтотарның кыскарып беткән ыштаныннан күренеп торган нечкә балтырлары, җиңнәре теткәләнеп беткән күлмәктән чыккан терсәкләре бернәрсә дә сизмәделәр. Кояш баеганчы дип, ат караучы Муллаян абзый, идарә тарафыннан билгеләнгән ревкомиссия председателе Вәлидев Нәкыйп җитәкчелегендә Кичкутан, Барҗы-Омга авылары аша Бондюгка таба юлга кузгалдылар.
Ат җигүнең тәртибе буенча, атчылар арбаның уң ягына утырып дилбегә тоталар, җаваплы кеше – арбаның сул ягына, чабышчы малай арбаның артына утыра. Атчы сулагай булса – киресенчә, чөнки дилбегә тотканда чыбыркы эшли торган кулда булырга тиеш. Алып бара торган атны исә йөгән тезгене яки муеныннан бау белән тәртәнең сул ягына бәйлиләр, әгәр атлар килешмәсә тешләшергә дә мөмкиннәр. Бәйләргә алып килгәнне Дуглас җаны-тәне белән сизенде, борын тишекләрен зурайтып, колакларын торгызды. Атның борчылуын сизеп, Нәкыйп абзый аны тезгенен озын итеп арба артына бәйләде, Илтотар да аңа таба борылып утырды.
Кайбер атлар, ялкауланып, тезгенгә сөйрәлеп, җигелгән атка авырлык китереп баралар, ә Дуглас барып җиткәнче диярлек күкрәге белән арбаны этеп барды. 25 чакрымлап юл үткәч, Бондюг районының Ташлы Чишмә авылы кырыендагы болында атларны туарып учак ягып җибәрделәр. Төннәрнең иң кыска вакыты, иртәнге 3ләрдә үк яктырыла башлый. Таң атып, урамда халык күренә башлаганда атларга җиргә салып солы ашаттылар, алып килгән печәнне алар ашап бетергән иде инде. Аннан соң ташлар арасыннан агып чыгып, авылга Ташлы Чишмә исеме биргән чишмәгә алып төшеп су эчерделәр. Өлкәннәр булган ризыкларын Илтотар белән бүлешеп чәй кайнатып эчтеләр. Үзләре белән алган печән беткәнгә күрә, көтү керми торган урыннан чалгы белән чабып арбага салдылар да Сабан туе була торган урынга юнәлделәр.
Чабыш уздыру комиссиясендә барлыгы 14 ат теркәлгән, араларында Песәй hәм Турай авылларыннан бик яхшы атлар бар. Атларны тигезләргә җибәрделәр. Дуглас үзен бик тыныч тотты, бер нинди дулкынлану да сизелмәде.
«Атлар килә», – дигән тавышка Сабантуй халкының карашы шул якка төбәлде. Офыкта беренче ат пәйда булды, нинди ат икәнен танырлык түгел иде әле, башка атлар шактый күренми тордылар. Мәйданга беренче булып килеп кергән Дуглас ярсымаган да, юньләп тирләмәгән дә иде. Ташлы Чишмәнең җиңүче атка бирелгән бүләкләрен алгач, Песәй авылына юл тоттылар. Ике авыл арасы ерак түгел, тиз барып җиттеләр дә, Нәкыйп абзыйның туганнарына керделәр. Ни әйтсәң дә туган туган инде ул: ашап-эчеп, атларны урнаштырып, тынычлап йокларга яттылар.
Песәй авылы шактый зур авыл, аңа терәлеп диярлек Әтәс авылы урнашкан. Икенче якта ерак та түгел Сарсаз, Ыхтыял авыллары. Балтач аты Ташлы Чишмә Сабантуенда беренче килүе турында хәбәрләр бар халыкка таралып өлгергән иде инде. Нәкыйп абзыйның туганнары Песәй авылында дәрәҗәле кешеләр булганга күрәдер, бәйләнүчеләр булмады диярлек. Сабан туена 18 ат килгән. Песәй, Турай авыларыннан тыш Камай авылы атлары да бар.
Кичә Ташлы Чишмәдә чапкан атлар бүгенге мәйданга чыккач та берсен-берсе таныдылар, Дугласны хөрмәт иткән шикелле, яныннан үткәндә башларын түбән иеп киткәндәй булдылар. Песәй авылы Сабантуе да тәртипле генә үтеп китте, барлык атларны артта калдырып Дуглас тагын «баш» булып килде. Иртәгә сабан туе Турай авылында булачак, әмма туганнары Нәкыйп абыйны монда кунып кунак булырга кыстадылар. Татар халкында, гадәт буенча, Сабан туй көнне кем генә кермәсен, аңа хөрмәт күрсәтеп, кунак итмичә җибәрү хупланмый, шуңа да хуҗалар белән ризалашырга туры килде.
Турай авылы «кара баганалы»авыл булган. Алдыңны-артыңны карап йөрмәсәң, мондый авылларга керү куркыныч саналган: талауга дучар булган, эзсез югалган адәмнәр дә юк түгел. Ике Сабантуйда баш килгәннән соң, Дугласның даны Турайларда көнләшү уятачагын да чамалыйлар юлчылар. Чынлап та, авыл кергәндә зират турысыннан үткәндә ат өстенә ташлар ява башлый. Олы гына таш кисәкләре Дугласның башына, кабыргаларына тия. Күкрәгенә бер таш килеп тигәч, Илтотар, тыны кысылып, бөгелеп төшә, аны арбага яткырып, атларны чаптырып авылга килеп җитәләр. Дугласның таш тигән ике урыныннан кан саркып тора, Илтотарның күкрәге зәңгәрләнеп шешеп чыга. Сабантуйга бер сәгать кала, кешеләрдән сораштырып, Дугласның яраларына кара дегет сөртәләр.
Нәкыйп абзыйның сөйләвенчә, чабышта 22ләп ат була. Турайның чабыш юлы бик борылмалы булганга, Дуглас буйлый, дөрес китми, ул дөрес юлга төшкәндә башка атлар ярты чакрымнар киткән була. Шуңа да карамастан, атларны куып җитеп, мәйданга беренче булып килеп җитә ул. Бирелгән бүләкләрне алып, тиз генә Бондюгка юл тоталар. Күргән-белгән кешеләрдән: «Атка пычак белән кадарга мөмкиннәр...» – дигән сүз чыга. Сабантуенда аларга Балтач егете, Ижевка авылындагы туганнарына килгән Камалов Алмаз да очрый. Ул чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән җирдән кунакка кайткан, хәрби киемнәрдән була. Дугласның Турай авылыннан хәвеф-хәтәрсез чыгып китүенә монда Балтач кешеләренең бик файдасы тия.
Айдан артык барган язгы кыр эшләрендә көн дә җир сукалап, бер көн дә күнегүдә булмаган килеш тә юл буендагы hәр авылда беренчелекне алып, Дуглас белән Балтач авылы кешеләре, ниhаять, Бондюгка килеп җитәләр.
Иртәнге тугызларда комиссия членнары атларны учетка ала башлыйлар. Киң күкрәкле, олы тояклы, муенында камыт эзе, ыңгырчак кырып, җилкәсендәге йоны коелган алаша килеп баскач, комиссия членары көлеп куя. Олы яшьтәге бер абзый (күрәсең, комиссия рәисе булгандыр): «Кая, ветеринарный справкасын китер әле», – дип кулын суза. Безнекеләр каушап кала. Нигә дисәң, эштән кайтып тиз арада юлга чыгып киттеләр, ә справка өчен район үзәге Красный Борга барырга кирәк иде бит...
Атларны 10 чакрымга җибәрәләр. Вәлидев Нәкыйп белән Камалов Алмаз янына Балтач авылы кияве, сугышлпр кичкән II ранг капитаны Әхмәров Баян Валиевич та килеп җитә. Сугыштан соң берничә ел Балтачта укыткан, хәзер Бондюгта мәктәптә эшләүче мөхтәрәм кеше дә комиссиягә хәлнең ничек булганын аңлатып карый, тик аны да тыңламыйлар.
Баян Валиевич комиссия членнарына ялынып, сүз көрәштергән арада атлар старт сызыгына китеп, ярты сәгатьләп вакыт уза. Дуглас тынгысызлана, тезгенен тартып ычкынырга тели, бик кыенлык белән генә аны шундагы агач лапаска кертеп биклиләр. Берничә минут үтүгә лапастан хәрәбәләр генә кала – Дуглас аяклары белән аны җимереп бетерә. Комиссия членнары, мәйдандагы халык бу хәлләрне күреп таң кала. Илтотар да, чарасызлыктан, лапасны бәреп чыккан атка тиз генә сикереп менә. Шуны гына көткәндәй, авызлыгын шытырдатып тешләгән Дуглас башка атлар артыннан ыргыла. Илтотар атны туктатырга телә,п тезгенне күпме генә тартмасын, ат аны тыңламый, алга омтыла.
Безнекеләр тын алырга куркып, халык белән бергә атлар килгән якны күзәтәләр. «Киләләр!!!» – дип сөрән сала, кемдер.
Узышка киткән 34 ат арасыннан башка чабышкыларны 4 багана арасы артта калдырып, мәйданга беренче булып Дуглас килеп керә. Мәйдан шау-гөр килә. Камалов Алмаз шатлыгыннан җиңүче атка бүләккә дип әзерләнгән тарантас өстенә сикереп менә, кемдер аны: «Атыгыз стартка барып җитмәде», – дип сугып төшерә.
Түземсезлек белән тигезләргә киткән комиссиянең кайтканын көтәләр. Озакламый алар да кайтып җитә. Халык комиссия өстәлен чебен кебек сырып ала, барсының да вакыйганың ничек булганын тизрәк беләсе килә.
Комиссия членнары аңлатканча, исемлеккә кертелмәгән ат алар янына килеп җиткән, атларга старт бирелгәч, аны тоткарларга да тырышып караганнар.
Илтотар болайрак сөйләгән: «Стартка җитәргә бер ярты чакрым калганда атларны куып җиттек, ыргып чабып барган ат башкалар белән тигезләшүгә үзе туктады. Комиссия членнары минем кемлегемне, кайдан икәнлекне сораштырдылар. Списокта булмагач, безнең сине җибәрергә хакыбыз юк, диделәр. «Әллүк!»дигәнгә барлык атлар дәрәү кузгалды, Дуглас урынында калды. Берничә минуттан, мине тезгене белән яктан якка болгый башлагач, ничек сикереп атланганымны да хәтерләмим. Алда тузан болыты, бер ни күренми... Аңыма килеп күземне ачканда алда бердәнбер Бакыр заводы авылының ак кашкалы айгыры гына бар иде».
Сабан туена җыелган халык Дугласны урап ала. Шул арада өлкән яшьтәге бер абзый кесәсеннән акча алып, эшләпәсенә сала. «Җәмәгать, ат дөрес килде, атка кемнәр нәрсә бирә?» – дип, эшләпәсен сузуга, халык акча, әйбер бирә башлый. Әбиләр, хатын-кызлар атның муенына яулык, тастымал, ситсы бәйлиләр.
Нәкыйп абзый : «Койрыкка бәйләнгән бүләкләрне дә көчкә чишеп бетердек», – дип искә ала. Бондюгның «баш кешесе».атның баш булып килүендә бернинди хилафлык булмавын белгәч, 300 сум акча китереп биргән. Ул акчага копмлекты белән сбруя сатып алып, Дугласны «киендергәннәр».
Кире авылга кайтканда барысы да бик шат булалар, тик Дугласның гына кыяфәтендә арыганлык сизелә. Җиккән ат тизрәк кайтырга тырыша, Дуглас та бирешми, юыртып кайта.
Чыгып киткәнгә дүрт тәүлек булды дигәндә, җиңүчеләр авылга кайтып җитә. Авыл малайлары Барҗы яктан кайту юлында, Җәмбәт күперендә үк дүрт күзләп көткән була аларны. «Беренче!» – дигән сүзне ишетүгә, берничә җитезе бу хәбәрне таратырга авылга чаба. Калганнары Дугласны ат абзарына кадәр озата китәләр.
Асылгәрәй абзый ярты чиләк апара салынган чиләген тотып көтә аларны. Атны күрү белән борчылуы йөзенә чыга, ычкындырыгыз атны, аунасын, ди ул. Илтотар йөгәнен салдыргач, Дуглас җиргә дә ятмый, болынга да китми. Ат абзарына бара да, алгы аяклары белән җиргә тезләнеп, мөлдерәмә яшь тулы күзләре белән кешеләргә карый. Аннары башын җиргә төртә дә, лапылдап егыла...
Атны ярып тикшергән ветеринарлар, йөрәге янган, дигәннәр...
Кешеләрнең генә түгел, атларның да йөрәгендә үзара ярышу кузы була, атлар ул турыда сөйли генә белми шул.


12 октябрь, 1969 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар