Логотип
Укучыларыбыз иҗаты

Тәмамланмаган бәхәс

- Ни булды? Нигә теше сызлаган кеше шикелле сөйләшәсең? Сүзләрең теш арасыннан сытылып кына чыга.
- Юк инде... Имансызлар күбәеп китте.
- Син нәрсә, сугыштыңмы әллә? Бульнистә  бит син! Акыл кермәсә дә кермәс икән  үзеңә. Соң, атасы, син бит  малай-шалай яшеннән күптән чыктың.

Телефонның теге ягындагы тавыш буенча иремнең кыяфәтен күз алдына китерергә тырышам. Авызын ачар-ачмас кына сөйләшә. Димәк... Кабартма булып шешеп чыккан иреннәр, күгәргән күз төпләре, ертылып беткән  күлмәк... Хәер, әлегә кадәр андый кыяфәттә күргән юк үзе. Сабантуйларда  көрәшеп йөргән кешенең кыяфәтен ул рәвешкә китерү бик ансат түгелдер ул.
- Бу  юлы ни булды инде, гаделлек сакчысы? - Иремнең аз гына гаделсезлеккә дә түзмәвен белгәнгә,  ызгыш алмасының сәбәбе шул тирәдә икәнлеген үзе әйтмәсә дә чамалыйм.
- Борчылма әле ул кадәр. Берәвенә минем татар булуым ошамады, шул гына. Ни әйтте дип сорап та торма, синең колакларың андый сүзләрне яратмый. Алдан ук әйтеп куям: мин башламадым. Аргументлары беткәч, үзе очына башлады. Мин туктаттым гына. Әле Марат килеп киткән иде, пләмәш. "Я бы на твоем месте прибил бы ваще!" дип тора.
- Көлдермә әле. Ике татар сүзен бергә бәйләп әйтә алмаган пләмәшең татарлыгын яклып сугышкан, ди! Сөйләнә инде...
-Алай димә әле, матурым. Үз гаебе белән телсез калмаган ла ул, беләсең. Ана сөте белән кермәгән. Мәктәбендә урысча гына укыган. Тирәлеге шыр  урыс.  Җиңгәйне күргәнең бар ич, чалтыйн-полтыйн булса да урысча сөйләшергә тырыша. Абзый... Анысы да башта әллә ни уйланмаган инде. Хәзер, үз ягыбызга кайтыргамы икән әллә, дия башлаган. Әле бер көнне генә "төшемдә туган нигеземне  еш күрә башладым, авыз тутырып үзебезчә сөйләшәсем килә", дип утырды. Бөтен тирә-күршеләрен барлап чыкты. Олыгайган саен кан тарта, нигез тарта, диләр бит.
- Шулай инде. Балалары, оныклары  белән үзебезчә сөйләшә алмый. Бакчасының җимешләре кортлы. Күрше-күләне - урыс та, мукшы.
- Марат "татарчага өйрәтә торган курслар юк микән ул", ди әле. Самоучитель белән генә не получится, ди.
- Нәрсә дидең соң?
- Эзләрбез, карарбыз, дидем инде. Син сораштыра тор әле, бармы икән ул андый курслар? Ярар, матурым, мин процедурага киттем.

Нинди көн булды соң бу?! Адым саен үзеңнең татарлыгыңны якларга калды. Әле  ун минут элек кенә Блаблакар  буенча табылган юлдаш егет кәефемне  кырган иде, иртәнге якта - күрше. Шул күрше билгеләде бугай инде көнемнең юнәлешен: һаман, маршрутын үзгәртә алмаган трамвай кебек, бер  үк тирәдә әйләнгәләп йөри.

Соңгы арада һавада тарткалашу тузаны бар сыман тоела миңа. Кешеләр шул һаваны сулыйлар да, үзеннән - үзе бәхәскә кереп китәләр  кебек. Ул илбашын әйтер идем  инде. Кырмыска оясын таяк тыгып туздырмаса соң? Имеш, урыс теле дәүләт теле дә, башкаларын мәҗбүри өйрәтү тыела. Күпмилләтле илдә зирәк акыл белән эш итүче табылырмы ул бездә, юкмы? Инде күпме кан алмаштырып та, канкоеш яраткан варяглар мантыйгы белән эш итмәскә  иде бит. Болай да Аллаһе тәгаләнең "Мин сезне төрле халыклар итеп яралттым" дигәнен санга сукмый күп кеше. Кешелек картая, хәтерсезләнә.

Татарлыгы чыраена чыккан очраклы юлдаш телне дә белә үзе. Исеме Илдар булгач, татарча сөйләштем мин аның белән телефоннан. Ә юлда татарча сөйләшми. Тагын берничә юлдашы урыс  иде, бәлки шуңадыр. Баласы белән дә сөйләшми икән татарча.Мне так удобнее, дип кенә җибәрә. Машинасында да юл буе урыс радиосы эшләде дә чит ил музыкасы яңгырады. "А разве у нас есть?..» Ул мин ишетмәгән,  тыңламаган рок-музыкантларны, җырчыларны  атый. Ә мин, чынлап та, үзебезнең  Хәния, Ришат, Зөлфияләрдән кала, чит ил музыканларын белмим дә икән. Юкка гына "Үзгәреш җиле" дип тотынмаганнардыр шул. Бәхәс  "бездә юк, аларда бар", "бездә  отстой,  аларда- супер"  рәвешендәрәк тәмамланды. Ярый әле, бу темага урыс юлдашлар төшеп калгач сөйләшеп киттек. Алары да кушылган булса, бәхәс боткасы тагын да куерыр иде, мөгаен. Кем белә бит аларны: катып калган шовинистмы, әллә аек акыллы кешеләр иделәрме?

Кайтуга ук үзебезнең музыка дөньясын ачарга кирәк! Болай булмый. Бәхәсләшер өчен, каршы якның авызын томаларлык фактларың кирәк ич. Ә болай...

Бу егет тә, иремнең "пләмәше" Марат та - бер буын вәкилләре, 30-35 яшьлек шәһәр егетләре. Менә шул шәһәрнеке булулары аларны тамырларыннан аерган да бугай инде. Алар бит безнең шикелле көн дә ана телендә  ачуланышып-татулашып, бәхәсләшеп-киңәшләшеп үсмәгән. Кечкенә генә авыл мәктәбенең җыйнак кына  коридорында тәнәфесләрдә пышын-пышын килеп үз телендә сер сөйләмәгән, я булмаса, җырлы-биюле уеннар уйнамаган. Көтеп алган бәйрәмнәр өчен тырыша-тырыша яңа җырлар (татарча, әлбәттә!) өйрәнмәгән, Шаян белән Наян булып кыланмаган. Көтү каршы алырга чыгып утырган күрше карчыкларының  авыл хәлләре турындагы  тыныч-гамьле әңгәмәләрен тыңламаган. Кибеттә кысыла-кысыла ипи-кәнфиткә чират торганда, кирәген дә- кирәкмәсен дә ишетмәгән. Алар әле ана телләрендә бишек җырлары да ишетмәгән буындыр, мөгаен... Алар - шәһәр балалары. Кая барсалар да урысча гәп, урысча яшәү рәвешен күргән  кешеләр. Алар шул оеткыдан пешеп өлгергән буын. Үз дәүләте булмаганда, бу- барлык халыклар да  кичергән хәлләр. Кайсы чишмәнең зур елгага кушылгач, үз тәмен саклаганы бар? Авыл кешесенә  генә  тәме җырларда җырланырлык  "Фазыл чишмәсе" дә  "Ахун чишмәсе" лә алар! Елга өчен бары килеп кушылган кушылдык кына. Кайсы елганың диңгезгә койгач, төчелеген саклап калганы бар?! Иделме ул сиңа, Агыйделме-диңгез өчен барыбер... Монысы аңлашыла. Ә күршем бит минем шикелле үк, авыз тутырып бәрәңге ашап, чөгендер эшкәртеп үскән авыл баласы. Шәһәргә бит ул камыр көенчә чыгып китмәгән, өлгереп-җитешеп киткән кеше. Ни дип тора бит! Имеш, татарның үз традицияләре юк.
- Ничек инде булмасын? - дим. - Гореф-гадәтсез халык булмый бит инде.
- Әйтеп кара соң. Сабантуй, дия күрмә. Ул инде күптән безнең бәйрәм булудан  туктаган. Авылга кайтып килергә бер сәбәп кенә. Шәһәр сабан туе башка бәйрәмнәрдән кай җире белән аерыла?- Какча гәүдәле,  йөзендә һәрвакыт ниндидер кинаяле көлемсерәү булган бу күрше белән аралашудан качарга тырышам мин гадәттә.Бүген телемнән шайтан тарттымыни? Юләр! Тукталышта бергә автобус көтәргә туры килмәсә, "исәнмесез!"дән узмас идем дә, автобусы көттеребрәк килде. Имеш, татар телен яклап президентка хатлар язалар икән. Нәтиҗәсе булса ярар инде, минәйтәм. Ә ул моны "юкны бушка аудару" дип тора.
- Туйлар ... - дип башлыйм мин ышанычсыз гына.
- Соңгы вакытта урысныкыннан аермалы туй күргәнең бармы соң?
- Соң... кыз  сорарга килүләр, бирнә, мәһәр турында  сөйләшүләр...
- Ай ла! Бер үк ул хәзер. Кафе, ресторан, тамада, тостлар, уеннары да бер үк, -  күршем йөзен чытып, кулын селти. Ул һәрвакыт шулай ачы телле инде. Турылыгы да кайвакыт үткә тиярлек. Хатыны да шул камчы теленә чыдамый киткәндер әле. Соңгы вакытта подьезд төбен саклаучы әбиләр шулайрак сөйли. Күптән күренгәне юк   шул хатынының.
- Хәзер бездә аракысыз туйлар да үткәрә башладылар, - мин үзебезнең туйларның аермасын искә төшерергә тырышам.
- Дин белән бутама син. Никах, диярсең тагын. Мөселман булган барлык халыкларда да бар ул никах. Әнә бер танышым сөйләп торды. Кызларын дагестанлыга кияүгә биргәннәр. Менә анда гореф-гадәтләр, ичмасам. Кәләш белән кияүне туй мәҗлесе вакытында ук зөфаф бүлмәсенә озаталар, ди. Чыкканнарын  бөтен кунаклар көтеп тора, ди. Аннары кәләш белән кияү туйның азагына чаклы (берничә сәгать!) туктамыйча биергә тиешләр икән. Кунаклар өсләренә акча ыргыта.
- Аллааам! Кыргыйлык ла бу. Әле ярый бездә юк андый гадәт. - Минем күз алдыма мескен кәләш килеп баскандай була. Ниләр кичерде икән ул? Абау...
- Туйдан соң килен ишле гаилә өчен чиләк-чиләк су ташыган, - дип дәвам итә күршем. - Кизләүләре тау астында ук, ди. Анасы кызының арыганлыгын күреп, булышырга талпынып-талпынып караган да, рөхсәт итмәгәннәр. Килен кеше генә ташырга тиеш икән. Ире дә булыша алмый. Шулай гадәтләнелгән. Шулай тиеш.Кайда гореф-гадәтләр көчле, шунда саклана да инде ул тел.
- Хәзер туйсыз гына яшәп яту  гореф-гадәткә әйләнеп куймагае, - дип өстәп куя торма телле күршекәем. Монысы белән бәхәскә кереп тә булмый шул. Кая карама - "гражданский брак".

Шулай да, үзеңнеке- үзәктә бит әле. Мин башымда аптырап зыр-зыр әйләнгән уйларымны тәртипкә салырга маташам. Ничек инде? Безнең телне югалтуыбыз гореф-гадәтләребез югалганлыктан микәнни? "Нәүрүз, Нардуган..." дип борынгы бәйрәмнәребезне искә төшерәм. Кычкырып әйтүдән тыелам. "Кит әле!" дип  кул гына селтәячәк тагын. Сәхнәләштерелергә генә калган бәйрәм - фарс ул, диячәк. Ураза бәйрәме белән Корбан гаете? Уразасын тотмыйча гына  гает мунчасы керү, яки гает коймагы ашауны зурлап гореф-гадәтебез диеп булмас шул. Күршенең җавабы табылыр моңа да. Дин кушканча яшәмичә, корбанын чалу да... Белмим инде, гадәтен гадәт тә. Гадәтсез гадәт кебегрәк бу. Кабыгы бар - эче буш.

Ярый әле,  күршемнең автобусы җәһәтрәк килде. Ул үз юлына китеп барды, мин эче бушап калган куык кебек басып калдым. Була бит шундый кешеләр: һәр нәрсәнең караңгы ягын, җитешсезлеген генә тотып алалар. Андыйлар белән аралашканнан соң, дөньяның  җете төсләре уңа төшкән кебек тоела башлый. Салават күпереннән дә соры яки кара төсне күрә торганнардыр болар. Шәмәхә ул- кызыл белән зәңгәргә кара төсне кушып ясалган диячәкләр... Авырдыр аларга бу дөньяда  яшәүләре.

Иртәм шулайрак башланган иде минем.

Хәзер инде көн кичкә авышып килә. Ирем белән сөйләшеп алгач,  кәефемнең күтәрелүен сизеп, "картаямыни соң йөрәк..." дип, җырлаган рәвешен китереп, аш бүлмәсенә юнәлдем. Балалар әле  түгәрәкләреннән кайтып җитмәгән. Берәр сәгать чамасы ара - минем  вакыт. Уйлый торган, җырлый торган (!), елап ала торган...

Ә уйлыйсы нәрсәләр күп. Нигә ярыйсы ук ана телендә сукалаган берәү үзенеке булган бар нәрсәгә өстән карый да, татарча сөйләшү түгел, юньләп  аңламаганы татарлыгын кул көче белән дә якларга әзер? Татарның гореф-гадәтен  Татарстаннан читтә яшәгән егет бөтенләй дә күрмәгән инде ул. Ә азмы-күпме күргәне баш тартырга тора. Тукта әле, ә бармы соң әле ул безнең  үзебезнең гореф-гадәтләр? Күршең кистереп  "юк!" диде лә. Әллә үз дәүләтең булмагач, гадәтең дә кешенекенә әйләнеп бетәме ул? Ата-бабаларым гомер бакый биредә яшәгәч, үз җиремдә яшәмиммени мин? Үз җиремдә яшәгәч, үз дәүләтем булырга тиеш бит инде. Телемне, гореф-гадәтләремне  нигә сакламый бу дәүләт? Уйларга кирәк...
   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар