Логотип
Укучыларыбыз иҗаты

САБАК БИРМӘГӘН “ТЫРМАЛАР” - 3

Башы: http://syuyumbike.ru/medeniyat/tvorchestvo-chitateley/?id=5030

3. Хатлар

Менә инде икенче көн Зиләнең хатлары тәэсирендә яшим мин. Йа Аллам, күрсәт бу балаңа туры юлны. Мин генә ярдәм итәлермен дип уйламыйм аңа. Буталып беткән ул. Агын-карасын бергә укмаштырган да, алга таба нишләргә икәнлеген аңламый торган чагы. Хыяллары белән чынбарлыкның икесе ике юлдан баруын күрү дә үзәген өзә бугай. Эһ, сеңелкәем! Ничекләр ярдәм итәсе соң сиңа?

“ Кая килеп эләктем мин??? Ничек шулай алдана алдым? Миңа унсигез түгел бит инде, кайчан кеше таный башлармын икән соң мин??? Принц дигәнем гап-гади бер йөк ташучы булып чыкты бит әле. Фирма, имеш...Минем белән телефоннан сөйләшкәндә “бүген китә аласың, бераз йөреп кайтасым килә, уйлыйсы уйларым бар” дип “шоферын” җибәргән кеше бит ул! Минем “кайтасың ерак түгелме соң?” диюемә, “сәламәт кешегә өч-дүрт чакрым юл еракмыни ул? Мин әле сине кулыма күтәреп тә кайта алам ул юлны” диюче кеше! Гөрнәдир!! Айсылу апайга шулай дигән идем кебек. Казак, имеш. Гөрнәдирнең янәшәсендә дә йөрмәгән кеше булып чыкты ул минем “прынц”. Хәтта язасым да килми бу турыда. Менә утырам хәзер кичәдән бирле бер бүлмәдә. Өстемнән бикләп китте. Тагын ниләр булып бетәр, уйларга да куркам”.

“ Мин хәзер бу алдакчының хатыны инде. Кыяфәте күңел кайтаргыч булса да, үзе болай йомшак кеше икән. Гашыйк булдым шул сиңа, тиң булмавыбызны белсәм дә, йөрәгемне өзеп аласымыни, тыңламый ич, ирексездән ялганларга мәҗбүр булдым, ди. Гафу ит мине, куянкаем, ди. Зайчонок мой, милая моя, ди. Эредем инде. Төнлә караңгыда кыска буе да, котсыз йөзе дә күренми ич. Назга сусаган яшь хатынга күп кирәкмени, аныкы булдым. Миннән биш яшькә яшьрәк тә икән әле үзе, дәрте яман. Артка юл юктыр инде, торып карыйм әле.”

“Кабахәт! Ненавижу!”

Ай Аллам, монысы ни дигән сүз икән инде? Күз яше белән бергә язылганга ошый болары, урыны-урыны белән хәрефләр җәелеп киткән. Ашыга-ашыга алдагы язмаларны укыйм. Кайберләре кыска-кыска берничә җөмләдән тора, хәрефләр сикерешә. Кайберләренең тыныч кул белән язылганы сизелә.

“Ичмасам, паспортымны да яшереп куйды бит, кабахәт. Икенче этаждан ничек тә төшәр идем әле”.

“Бүген ул шундый назлы иде, әйтерсең лә алдагы кыерсытулар бөтенләй булмаган. Әйтерсең лә, шашкан кыяфәттә өстемә килеп котымны да алмаган, сугып та җибәрмәгән. Тәнемдәге күгәргән урыннарны үбә-үбә гафу сорады бүген. Мин сине шулкадәр яратам, син хәтта күз алдына да китерә алмыйсың, ди. Ә син бит миңа түзеп кенә торасың. Шуны уйлыйм да җеннәрем котыра башлый, ди. Китәрсең дип куркам, ди. Соң, минәйтәм, китүдән курыккач, кыйныйлармы, дим. Мин бит беренче иремнән дә шуңа күрә киттем, дим”.

Ай, бала, бала! Тагын килеп каптыңмыни? Күз алдыма күзе-башы тонган Роберты килеп баса. Ул да шулай тыгынганчы эчә дә, аннары кулы арыганчы кыйный иде Зиләне. Хәер, монысын эчә димәгән бугай бит әле.

“Алла каргады микән соң мине? Ник мин шундый бәхетсез??”

“Качам мин моннан! Йә Алла, булыш миңа”.

“Бүген Сашаның дуслары белән шашлыкка чыктык. Барысы да минем матурлыкка, Сашаның бәхетенә тост күтәрделәр. Берсенең сүзләре аптыратты әле. Исән чакта кач син, матурым, ди. Исән каласың килсә, ычкын моннан тизрәк, бу синең урының түгел, ди. Моны ул башкалар коенырга киткәч әйтте. Сашаны көчкә алып кайтып салдым, әле ярый йокыга китте, алайса тагын азаплап бетерәсе иде”.

Димәк, монысы да эчә! Эчкәч холкы яман, димәк. Кайдан табасың соң син мондыйларны, сеңелкәем, ә? Әллә “корбан” психологиясеме соң синдә? Имеш, кайберәүләрнең башларында шундый стереотиплы караш утыра, алар шул уйлау рәвешләре белән “җәллад”ларын чакырып китерәләр икән. Дөресме-юкмы, нәкь шундый хатын-кызлар гомер йөрмәгән караңгы сукмаклардан барып маньяклар кулына да эләгергә мөмкин икән. Гаиләдә исерек атаны күреп үскәндә дә шундый хәл булырга мөмкин, ди. Кыз баланың башына шундый образ кереп утыра да аннары шуңа охшаш егетне эзләп таба, имеш. Белмим дә инде, әтиеңне алай сәрхушләр рәтенә дә кертеп булмый иде юкса. Заманында салгалады бугай инде. Миңзифа апаның зарланганын ишеткән булмады, түзәрлек булгандыр, күрәсең.

“Бүген йоклаганда аркасындагы сурәтен күреп алдым. Коточкыч!”

“Сашка кичә мине паркка алып барды. Бала чагымнан бирле паркта булганым булмаган икән, карале! Көне дә, төне дә рәхәт булды кичә. Әллә ярата башладым инде? Шул монстрнымы??? ”.

“Болай начар кеше түгел инде ул. Мин аныкы кебек тәмле телне әле беркемдә дә күргәнем юк. Мин аның Кояшы да, Ае да!”

“Чукынып китсен!”

“Миңа язганы шулдыр инде, күрәсең. Башка язмыш язган булса, ике ир дә берүк төрле эчкече, берүк төрле көнче булмас иде. Әллә гаеп миндә микән соң?”

“Җәллим мин Сашаны. Кечкенәдән бәхете булмаган аның. Атасының кем икәнлеген дә белми икән. Анасы ялгызы өч баланы үстерүнең кыенлыгына түзәлмичә эчә башлаган да исерек көенчә салкында катып үлгән. Аннары малайларны балалар йортына озатканнар. Кайдан килсен инде аңа юньле тәрбия? Мескенкәй.”

“Иртәгә эшкә чыгам. Саша үзе эшләгән кибеткә сатучы кирәк, ди”.

Язулар шунда өзелә. Нәрсә булган шуннан соң? Ничек кайткан Зилә өенә? Язулары буенча ияләнеп тә килә иде бугай ич инде. Юк, табышмакның бер чите чишелә башласа да, ачыкланмаган нәрсәләр күп иде әле биредә.

Уйларымның очына чыга алмый йөргән көннәрем иде, Миңзифа апай шалтырата:

- Айсылу, кияү кайтты ич. Иртәгә никах укытып алырга булдык.

- Ә? Нинди кияү?

- Шул инде, Саша.

- ...

Җавап итеп нидер әйтергә кирәк булгандыр, минем авыздан исә бер кәлимә сүз дә сытылып чыгалмады. Телефонны куйгач кына апайга “ярар” дип тә, “килермен” дип тә, “саубул” дип тә әйтмәвемне аңлап алдым. Кияү??! Монысы инде хәтта минем башка да сыймый торган яңалык иде.

дәвамы: http://www.syuyumbike.ru/medeniyat/tvorchestvo-chitateley/?id=5042

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тизрэк азагын белэсе килэ инде бу вакыйганын, бик мавыктыргыч итеп язылган

    Хәзер укыйлар