Логотип
Укучыларыбыз иҗаты

МИН ТУГАНМЫН ЯМЬЛЕ ЯЗЛАРДА

Фәйрүзә Фәррәхетдин кызы Хәбибуллина (Яхина) Сарман төбәге Дүсем авылында туа. Туган авылында урта мәктәпне тәмамлаганннан соң, Түбән Кама медицина көллиятенә укырга керә. Фельдшер һөнәрен үзләштереп, туган ягына кайта. Сарманда здравпункт мөдире булып эшли. Бүгенге көндә Җәлил бистәсендә яши. «Светлячок»  – «Җемелдәвек» балалар бакчасында өлкән шәфкать туташы булып эшләп, лаеклы ялга чыга. Шыгырьләр язарга ярата. Аның шигырьләре "Әлмәт таңнары", "Әлмәт хәбәрләре", "Сарман" газеталарында донья күрә. "Җәлил чаткылары" әдәби берләшмәсе әгъзасы.


ҮЗЕМ ТУРЫНДА ҮЗЕМ

Алтмышынчы язым каршы алдым,
Уянганда нәфис бөреләр.
Шаулап гөрләп аккан сулар кебек
Үтә икән, үтә гомерләр.
Алтмышынчы язым каршы алдым,
Тезелешеп кошлар кайтканда.
Яшьлегемә йөгереп кайтыр идем
Сызылып язгы таңнар атканда.
Алтмышынчы язым каршы алдым,
Үткәннәрем ил-көн күзендә.
Балаларым бәхетенә сөенеп
Яшәт, Раббым, гомер көзендә.
Алтмышынчы язым каршы алдым,
Кояш нурларына күмелеп.
Бозны ярып чыккан умырзая
Күзләремә бакты үрелеп.
Кучкар йолдызлыгы яктысында,
Ат елында тәүге сулышым.
Сикелтәле тормыш юлларымда
Мәрхәмәтле булчы, язмышым.
Алтмышынчы язым каршы алдым,
Дәвамы бар үткән елларның.
Җирдә яшәвемненң мәгънәсе сез,
Радик, Илдар, газиз улларым.
Алтмыш язым, көзем, җәем, кышым –
Үткән еллар күңел аклыгым.
Дөнья малларына кызыкмадым,
Тыныч матур булсын картлыгым.
Алтмышынчы язым бүген каршы алдым,
Дүсемемдә – яшел бишегем.
Әтием - әниемнең нигезендә
Кайчан кайтсам ачык ишегем.
Туган йортта тәпи атлап киттем,
«Әни»  диеп телем ачылды.
Челтерәп аккан чишмәләрдән күчте
Яшәү түле, гаме, асылы.
Алтмышынчы язым каршы алдым,
Зәңгәр күккә сыенып ай йөзә.
Азан әйтеп мулла кушкан исемем
Фәррәхетдин кызы Фәйрүзә.
Алтмышынчы язым каршы алдым,
Саф ләйсәннәр сибелә эземә.
Тамчы - тамчы шигъри тәлгәшләрем
Күңел гөлләремнән өзелә.
Җир өстенә ямьле язлар килә,
Нечкәрәләр күңел кылларым.
Үзем генә белгән үзем белән
Дәвам итәм гомер юлларым.
 

РӘНҖЕМӘДЕМ

Бәлки, уйламыйча әйткәнсеңдер,
Авыр булды сүзең кургаштан.
Рәнҗемәдем, нурлар иңсен сиңа
Күктә янган якты кояштан.

Чыклы үләннәрдәй саф күңелем
Өзгәләнеп сыкрый ярадан.
Рәнҗемәдем, аклык иңсен сиңа
Яңа яуган ап-ак карлардан.

Күзләремне яшьләр капласа да
Язмыш гөлләремне корытмам
Рәнҗемәдем, бәхет тамчылары
Тамсын сиңа каурый болыттан.

Офыкләрым тарайгандай булды,
Рәнҗемәдем, булдым түземле.
Әйтерсең лә галәм белән җирне
Тоташтырган бер кыл өзелде.

Син әйттең дә, шуның белән бетте
Угы йөрәгемә кадалган.
Рәнҗемәдем, мин бит бу җиһанга
Сабыр итәр өчен яралган.

Ана-бала күңеле – серле күпер:
Өзелмәслек җепләр сузылган.
Рәнҗемәдем, шәфкать иңсен сиңа
Кабыначак яңа йолдыздан.
 

СЕРЛЕ МИЗГЕЛ

Сары көздә юкә яфрак ярган
Туктап укыдым бәхет сүрәсен
Язларында җылы аз булгандыр,
Шуңа соңга калган, күрәсең.

Әбиләр чуагын язмышына тиңләп,
Кояш нурларына сыенган.
Яшел төсен мәңге югалтмас ул,
Кире кайтмас якты уеннан.

Ачылып кына килгән бөреләрен
Назлы җилләр сыйпый сак кына
Мәрхәмәтле булчы аңа, язмыш
Кылган изгелеге хакына

Кар астыннан гөлләр шытып чыкса,
Җавапларын күктән эзләгез.
Табигать ул ни эшләгәнен белә,
Кеше хакларына кермәгез.

Ашыкма, вакыт, тукта чак кына,
Тибрәндермә күңел кылларын.
Гомер күзләремне нурга күмсен
Җимешләрем – Радик, Илдарым.
 

ЕЛАТМАГЫЗ ТАБИГАТЬНЕ!

Минзәләкәй, Дүсемемнең күрке
Бөдрәләнеп үскән талларың
Үзәнендә канат-койрык ярды
Бәбкәләрең, үрдәк - казларың

Сөзәк ярларыңда оя корды
Язлар килгәч парлы карлыгач.
Әрәмәңдә сызылып таң атканда,
Моңнарына күмде сандугач.

Су тегермәннәрен әйләндереп,
Авыл халкы тартты тегермән.
Бүген инде ургып  акмыйсың син,
Көчең-кодрәтең кимегән.

Әти сөйли иде, аргы якка   
Көймә белән йөзеп чыкканын.
Бала чакта бар дөньясын онытып,
Чиләк -чиләк балык тотканын.

Инде күзгә күренеп саегасың,
Минзәләкәй, әрнеп кибәсең?
Моның җан өшеткеч сәбәпләрен
Син бит үзең генә беләсең. 

Сәясәтнең саксыз кануннары
Сиңа да бит килеп кагылды.
Су өсләрен иңләп  аккан дегет
Ярларыңа килеп сарылды.

Кара алтын эзләп ул елларда
Табигатьне күпме елаттык.
Зәңгәр күзле изге чишмәләрне,
Инеш, елгаларны югалттык.

Үткәннәре тамырларын кыса,
Менә шуңа кибә инешем.
Кемнәр генә аңлый ала икән
Киң җиһанның йөрәк тибешен.

Аякларың изге җиргә терәп,
Кулың белән кылма явызлык.
Вакытында уян, соңга калма,
Туар бер көн, куяр авызлык.

Бакыр чыкмас җирдән алтын эзләр,
Әй, ялгыша адәм баласы.
Уйлап баксаң, бетеп бара икән
Эчәр суы, сулар һавасы.

Бу дөньяны камил, матур итеп
Хак тәгалә үзе яраткан.
Аның кодрәтенә каршы барсаң,
Рәхим шәфкать, көтмә азактан.
 

АЙ ЮЛЫ

Җәйге төндә авыл йокыга талган,
Кошлар тынып калган сайраудан.
Әкияттәй тынлык, хуш ис бөрки
Җир җиләкле яшел таулардан.

Зәңгәр күлдә тулган ай коена,
Нурын сибә гашыйк бер йолдыз.
Болытлардан ишкән баскычына басып,
Җиргә таба атлый Зөһрә кыз.

Су өстендә дулкыннарга сыенып,
Серле төнбоеклар тирбәлә.
Яр буенда үскән бөдрә таллар
Толымын сүтә назлы җилләрдә.

Асыл ташлар сырган күк гөмбәзен,
Зөбәрҗәттәй балкый ай юлы.
Таңны сагынып Чулпан калыкканда,
Җаннарыма иңәр тылсымы.
 

ТАРТУ КӨЧЕ

Бизмәннәргә салып үлчәп булмый
Тарту көчен туган нигезнең.
Монда әкияттәй бала чагым,
Кабатланмас, серле мизгелем.

Әти-әни рухы яшәгәндә,
Чакырып торыр мәңге үзенә.
Сагынудан җаннар өзгәләнә
Атлаганда гомер көзенә.

Каз үләне үскән яшел сукмак
Илтә изге чишмә буена
Бөдрәләнеп үскән өянкеләр
Толымын сүткән инеш суында

Баш очында йөзгән каурый болыт
Киек каз юлына юл ала
Күңел түремдәге туган йортым
Янган йөрәгемә мең дәва.

Әнием истәлеге юкәләре
Нурга күмсен алма бакчасын.
Әти-әниемнең хәер -фәтихасы
Фәрештәдәй безне сакласын.

ЕЛАМАГЫЗ ӘЛЕ, ТАЛЛАРЫМ
Өянкеләр үскән су буенда
Сыгылыплар елый талларым.
Сагышларга салып тын инешнең
Карлыгачлы, сөзәк ярларын.

Нигә елыйсың син, бөдрә талым,
Кәүсәләрең яфрак ярганда.
Кем тоз салды синең җаныңдагы
Мәңге төзәлмәслек яраңа?

Гомерләрең буе елыйсың бит,
Кипсен инде кайнар яшьләрең.
Раббым бүләк иткән язмышыңа
Син бит тугры булып яшәдең.

Баш очыннан үткән ак болытка
Көмеш тамчыларың эленсен.
Зәңгәр күктән ләйсән яңгыр булып
Бәхет гөлләренә сибелсен.


      

ЮКСЫНУ

Алма исе сеңгән август җиле
Чәчләремә килеп сарыла,
Көзге бакча кебек халәтемдә
Күңелкәем сине сагына.

Карлы яңгырлар да уңдырмаган
Сагыш тулы зәңгәр күзләрне.
Тормыш – дәрья, ә бу ике ярда
Дулкын  юган йөргән эзләрне.

Парлы балдакларым бергә саклыйм,
Саф алтыннар җуймас кодрәтен.
Чуер таштай ныклы сабырлыкның
Раббым язсын кадер-хөрмәтен.
 

Көнче кешегә

Көнчелек газабы сала сине
Чыга алмаслык төпсез упкынга
Үз халәтең сине әсир итеп,
Әйләндерә рухи тоткынга.

Каш астыннан гына карыйсың син,
Туры карый алмый күзләрең.
Яшен уты кебек көйдереп ала
Җаның ярып чыккан сүзләрең

«Акча» дигән яман чиргә чумып
Атлыйсың син гомер баскычын.
Күгәреп каткан күңел йозагыңның
Күптән югалткансың ачкычын.

Чын күңелдән кылган изгелекләр
Сиңа мәкер булып күренә.
Болай булса  йөрәгең дә туктап
Әверелер кара күмергә.

Сүзең генә өскә чыксын синең,
Уйламыйсың, соңын азагын.
Сиңа төшәр рәнҗеш каргышларның
Ничек кичерерсең газабын?
                 

БӘБИ КӨТКӘНДӘ

Ана бәби көтә дулкынланып
Могҗизалы, серле бу халәт.
Бәхет-шатлыклары белән тусын,
Исән булсын, булсын сәламәт.

Күк капусы ачылгандай булыр,
Кыйблаларда таңнар алланыр.
Бу минутта җитмеш тамыр өзелеп,
Нәсел җепләренә ялганыр.

Тәүге аваз салгач бу җиһанга,
Зәңгәр күктә  йолдыз кабыныр.
Бәби  иреннәре әнисенең
Кайнар күкрәгенә сарылыр

Әни булдың, нарасыең туды
Мәңге онытылмаслык мизгелләр.
Тулган айның сихри яктысында
Ярларыннан чыкты диңгезләр.

Изге сөт тамчысы мәңгелеккә
Бәйләр ана – бала күңелен.
Пар канатның җылысында үс син,
Озын булсын,  балам, гомерең.
 

ОЯЛАРЫҢ ҮРДЕҢ КЕМ БЕЛӘН?

Төне буе сайрап чыкты кошчык,
Йокларга да, ахры, онытты.
Серле дулкын булып ярып кереп,
Әсир итте төнге тынлыкны.

Җан авазы белән өзгәләнде, 
Сихерләнде җиһан таң калып.
Кемдер хисләр дәрьясында йөзде,
Татлы йокысыннан уянып.

Сары сандугачым, былбылкаем,
Ояларың үрдең, кем белән?
Язмышларың аермасын сине
Сабыйларың баккан өеңнән

Үзең күренмисең, тылсымчыдай
Эретәсең бозлы күңелне
Мөлдерәмә тулы сабыр касәм
Чәчәк таҗларына түгелде.
 

АНА КҮҢЕЛЕ

Ана күңеле зәңгәр күкләр кебек,
Җаннарында булса тынычлык.
Рәнҗетергә аны бер сүз җитә –
Күзләреннән тама кайнар чык.
        Ана күңеле якты кояш кебек,
        Газиз җаны булса тынычта.
        Кимсетергә аны бер сүз җитә –
        Әйләндерә кара болытка.
Ана күңеле – тулган айдай нурлы,
Җаны күбәләктәй талпына.
Рәнҗетергә саксыз караш җитә –
Әверелә тоташ ялкынга.
         Ана күңеле – яшел болын кебек,
         Җаны ак гөлләргә күмелә.
         Яшьле күзләреңне күрү җитә –
         Учагында уты сүрелә.
 Ана күңеле – куе урман кебек,
Җаннарында саклый серләрен.
Кинәт искән боздай салкын җилдән
Сулышы кабып кыса күкрәген.
         Ана күңеле – җырлы чишмә кебек,
         Саф моңнары җитә гомергә.
         Утлы хәнҗәр булып сүз кадалса –
         Кибә калып кара күмергә.
Зәңгәр күктә кояш нурын сипсен,
Тулган ай елмайсын кичләрен.
Урман эчедәге болыннарда
Гөлләр сипсен сихри исләрен.

Әниләрнең күңеленә сыйган
Яктылыкка төрелеп бар җиhан.
Җанын ярып чыккан сабыена
Раббым, бирче тәүфыйк, хак иман.
          Әниләрнең күңел тәрәзәсен
          Мәрхәмәтсез җилләр какмасын.
          Балам дип типкән йөрәгенең
          Рәнҗешеннән тәңрем сакласын.
 

 КҮҢЕЛДӘ КӨЗ

Көзге әче җилгә әсир булып
Әй сыгыла агач башлары.
Күк гөмбәзен күксел болыт сарган,
Табигатьнең моңсу чаклары.
         Су өсләре шадраланып калган,
         Каз мамыгы оча болында.
        Зифа камышларның йөрәк сагышы
        Чишмәләрнең моңлы җырында.
Ялгыз кошчык бәргәләнеп оча,
Кәүсәләргә кунып тирбәлә.
Сизелми дә үткән җәен эзли –
Кем кайгысы бар соң кемнәрдә.
         Зәңгәр күктәй чиста күңелемдә
         Өмет уты гына сүнмәсен.
         Сабыр канатының очларына
        Иңдер, Раббым, бәхет сүрәсен.
Кыйблалардан иңгән алсу нурга
Изге теләкләрем уралсын.
Язмыш җебем сарган сер йомгагым
Якты офыкларга юл алсын.
 

САБАНТУЙДА – КЫЗЫЛ ТУЙЛАРЫМ

Таулар итәгендә яшел болын,
Гөрләп тора Сабан туйлары.
Әллә нәрсә булды миңа бүген,
Үткәннәргә илтте уйларым.
Сабантуйда туй күлмәгем киеп,
Пар балдаклар кидек парлашып.
Мәңге бергә булыр кебек идек,
Кавыштык бит сөеп, яратып.
Ул хисләрне әллә җил таратты,
Үзебез дә сизми калганбыз.
Ходай биргән олы мәхәббәтне
Сагыш утларына салганбыз.
Үткән гомерләрем искә төште,
Кыр казлары кебек тезелеп
Кем уйлаган бүген йөрәккәем
Сызланыр дип шулай өзелеп.
Тау башына таныш сукмак илтә,
Ул да текәлеген югалткан.
Килен булып төшкән йортым рәнҗемәсен,
Карап кына үтәм ерактан.
Яшь гомерләр бик тиз үтә икән,
Һәр мизгелнең кадерен белегез.
Кыраулардан карлар ясамыйча, 
Уртак оягызны үрегез.
Кеше сүзләренә карамагыз,
Гаилә учагыгыз саклагыз.
Тормыш юлын иңне-иңгә куеп,
Җитәкләшеп бергә атлагыз.
Их, кайтарып булса икән бүген
Үтеп киткән кызыл туйларым.
«Әни» дигән сүзгә айнып киттем:
Янда киленнәрем,улларым.
Балаларым өчен яшим бүген,
Догам укып башлыйм таңнарым.
Керләр тидермичә һаман саклыйм
Син кидергән алтын балдагым.
Сабантуй – изге көнебез,
Зәңгәр күкләр мәңге кабатлар.
Син дә, бәлки, утырып уйланырсың,
Кылганнарың көтә җаваплар.
 

 ИЗГЕ ТӨШ

Таң алдыннан Раббым мәчеткә җар диеп
Төшләремә сүрә иңдердең
Бу мизгелгә тирән мәгънә салып,
Чиста калебемә сеңдердем.
Кол Шәрифнең айлы манарасы
Күз алдымда торды нурланып.
Менә бүген балаларым белән
Казаннарда йөрим хозурланып.
Күргән төшем бүген чынга ашты
Атладык без мәчет түренә
Аллаһ йорты безне каршы алды,
Тынычлыклар иңде күңелемә.
Изге теләкләрем алга куеп,
Зур залында бастык намазга.
Сәҗдәләргә киттем ихлас белән
Салма, Раббым, бәлә-казага.
Бер Ходайның рәхмәтләре яусын,
Илдар улым, кызым Гөлнара.
Фәрештәләр ак канатын җәйсен,
Сез үтәсе озын юлларга.
Безне хөрмәт итеп йөрткән өчен
Юлдаш булсын бәхет,сәгадәт.
Изгелекле игелекләрегез өчен
Тәңрем насыйп итсен бәрәкәтле зур дәүләт.
 

БАШЛАРЫМА УЙЛАР ТӨШКӘНДӘ

Башларыма уйлар төшкән чакта
Каеннарга барып сарылам.
Еракларда калган язларымны
Көзләремдә өзелеп сагынам.
Пар каенның бөдрә кәүсәсендә
Тирбәлсеннәр әле уйларым.
Язмыш салган тирән яраларга
Яшел шәлен япсын урманым.
Зифа каеннарның аклыгыннан
Күңелләргә иңсен яктылык
Уйларымны җыеп алып китсен
Баш очымда йөзгән ак болыт.
Уйлап арыган газиз башкаемны
Иңнәреңә килә саласым.
Бер-беребезгә сыенып, куш каендай,
Яннарыңда килә каласым.
Җиргә берегеп үскән ак каендай,
Җир кешесе бит мин үзем дә.
Яшел күзле нәфис бөреләрем
Яфрак яра күңел түремдә.
 

ӘРЕМ ӘЧЕСЕ СЕҢГӘН ҖИМЕШЛӘР

Көзләр җиткәч алмагачын кистең,
Кәүсәләрен көчкә аралап
Күзләремнән кайнар яшьләр тамды,
Йөрәгемне телеп-яралап.
Каударланып кискән кәүсәләрне
Яндырырга теләп иелдең,
Ут та ялмап ала алмады шул
Яшь чылаткан агач өемен.
Яшь алмагач утыртасың килде,
Беләм, үстерерсең кадерләп.
Җимешләрен көтеп ала алсаң,
Алар булыр әче әремдәй.
Ниләр уйлап кыйдың алмагачны
Алма биреп туймас көннәрдә.
Нинди язмыш көтә микән сине
Гомер көзләренә кергәндә.
Табигатьнең һәрбер мизгеленә
Күңел күзем белән карадым.
Җаным бакчам кебек сулып калды,
Сине мәңге кичерә алмамын.
Җир куенында калган тамырлары
Яз килүен тоеп сулкылдар
Ләйсән яңгыр яуган бер иртәдә
Туң йөрәгең эреп зар елар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик эчтэлекле , тирэн мэгнэле , матур шигырьлэр! Мина бик тэ ошады.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бу шигырь тэлгэшлэре минем ин якын кешем- Фэйрузэ апамныкы. Кунеленен ин нечкэ кылларында тибрэлгэн хислэре шигырь булып ак кэгазь битенэ тошэ дэ, якыннары, дуслары очен ин кадерле булэккэ эверелэ. Бик зур рэхмэт сина, кадерле кешем. Ижат чишмэн бер кайчан да саекмасын!

      Хәзер укыйлар