Логотип
Укучыларыбыз иҗаты

Дәлилләрегез бармы?№3.

Башы: http://syuyumbike.ru/medeniyat/tvorchestvo-chitateley/?id=6323

Зиннурның тараеп  киткән дөньясын  тагын да тарайтырга тырыша кемнәрдер. Хәзер ул телефоныннан беркемгә дә үзе  шалтырата алмый иде. Кем эше бу? Махсус бүлек үзенә тыңларга җайлы булсын  өчен шулай көйләдеме, әллә   тормышына өермә булып кергән "тегеләр" эше идеме бу - әлегә белми.

Менә тагын   исемсез  хатын-кыз шалтырата. Ичмасам, исемеңне әйт,  диюенә, синең өчен түгел ул, дип җаваплаган иде алдагы көнне. 
- Ә син  берни майтара алмаячагыңны төшенмәдең бугай әле, шулаймы?
Бернинди кереш сүзләрсез, исәнме-саумыларсыз, тәкәллефсез мондый сөйләшүгә ияләнеп  барса да, күңеле белән кабул итә алмый азапланды Зиннур.
- Исәнләш башта, минем олырак булуымны онытасың...
Телефонның теге ягында көлеп куйдылар.
- Слушай,  у тебя участь барана, смирись  и не дергайся.

Бу кадәр тупаслыктан каны кыза башлаган ир:
- Алла мәллә син миңа язмыш язып утырырга?-дия генә алды,  теге тарафтан  "тегеләр"нең тормыш фәлсәфәсе агылды.
Имеш, дөньяда барлык кешеләр өч төркемгә  бүленә икән. Беренчеләре -  сарыклар. "Бараны", диде инде ул. Болар иң күп санлылар, үзләренең сарык хәлендә булуларын аңламаган да, белмәгән дә мәхлуклар икән. Икенчеләре- көтүчеләр.Болары шул  аңгыра сарыкларны  көтеп, файда эшләүчеләр. Өченчеләре- сарыклар белән  көтүчеләрдән читтә торучылар, сарык  итен рестораннарда гына ашаучылар, имеш. Ә "көтүче" беркайчан да ресторанда  "баранина"дан шашлык ашаучы була алмый икән. Аның да үз  вазифасы. Ул да үз түбәсеннән  югарырак сикерә алмый, имеш. Участь  такая, ди.
- Син кем инде бу сез төзегән  иерархиядә?
- Мин ресторанда ашаучылар рәтендә.
- Мин, сезнеңчә, "тупой баран" инде?  Ә нигә соң  миңа килеп терәлде эшегез?
- Это - дело времени. Я скоро все решу.  Син әлегә кадәр берни белми яшәдең бит, так   и живи дальше, пока тебе этого позволяют.
- Ха-ха! Куркыттың бит әле, матуркай. Перәме йөрәгем табан астына төшеп китте. Сезнеңчә  "баран" булсам да, акыллы баран бит әле мин дә.
- Синең биографияң  таныш безгә. Ни-нәрсәгә  сәләтле икәнлегеңне дә чамалыйбыз. Чебен дулап тәрәзә вата алмавы турындагы сүзләрне исеңә төшеримме инде?! Син безнең  вакытны аласың, счетларны ничек тизрәк ачтырасың,  үзеңә дә шулкадәр яхшырак булыр. Сабырлыкны сынама.

Телефонны куйды хатын. Әлеге сөйләшү дә яздырып барыла иде, бераздан тикшеүче шалтыратучының кайсы шәһәрдән, кайдан икәнлеген әйтте. Бу - аның озак еллар эшләгән шәһәрендәге кунакханә иде. Димәк, эзенә басарга мөмкиннәр.  Бастырсалар...

***
Бездә аңгыра кешегә "сарык" диләр, урысларда  "баран". Баран безнеңчә тәкә түгелме соң әле ул? Кызык, "тәкә", "кәҗә  тәкәсе" - болар ирлек дәртен тыя алмаганнарның халык телендәге исеме лә бездә... Бездә ир дә, хатыны да, аңгыра икән, димәк, сарык! Менә бит ул тел хикмәтләре кайда. Халыкның милли коды дими, ни диярсең... Мәчтүрә  түти   тетя  Марусядан никадәр  аерылса, шулкадәр аерма ла безнең фикер сөрешебездә, дөньяга карашыбызда. Мәчтүрәттиләр үзләрен Маруся дип атап йөртә башлаганчы дәвам итәчәк аерымлык инде бу.

Кем болай буш фәлсәфә сата икән, дип аптырама. Мин әле бу, укучым. Зиннурның язмыш бормаларын читтән генә күзәтеп, шулай да  булырга мөмкин микән, дип аптырап утыручы бер Хатын. Кеше ышанмастайны дөрес булса да сөйләмә дигән акыллы сүзгә каршы килеп, бер "детектив" язып утыручы. Үзе уйлап чыгара бу, дисездер инде. Шулай булса икән ул... Алай булганда, бу юлларны язып утырасы урынга, мин   сөекле иремнең йөрәк тибешен тыңлый-тыңлый җылы кочакта назлануны артыграк күрер идем.  Ана назын тоярга омтылган өч баланың Әнисе  булыр идем... Шулай булырга тиеш иде. Кояш астында яңа бер гаилә корылырга тиеш иде. Йөзләрчә чакрымнар аерып торган аралар мизгелләр кебек эреп бетәргә, яңа мизгелдә исә гаилә учагы тирәли җыелган яралы җаннарның түгәрәк дөньясы Галәм фатихасын алырга тиеш иде... Үтеләсе сынаулар үтелеп бетмәгән, без күрәсе  дә безгә калган, димәк. 

Күзләрне ачыттырып томалап алган яшь  пәрдәсен  сыпырып атам да, бар да үтә, дигән яраткан сүземне кабатлыйм.Миңа көчсез  булырга ярамый, минем кәефсезлегемне Зиннур  телефон аша шундук  сизеп ала  да, үзен битәрли башлый. Аңа да күңелен төшерергә ярамый. Җиңәргә кирәк! Җиңәр өчен нык булырга кирәк.

Ә әлегә аның  хәлләре менә болайрак, укучым. Сөйлим. Юк, иң яхшысы - бергәләп  аның  белән булып яткан мазаларны (соңрак маҗараларны диярбез, бәлки) күзәтик. Кеше тормышын күзәтергә яратабыз ич без.Гөнаһ булса да, гайбәтен дә яратабыз. Гыйбрәтле хәлләрне дә үз итәбез. Иң мөһиме, үзебезгә генә кагылмасын бу хәлләр...

***
-Әгәр җинаятьче  булсаң, мин сине әллә кайчан аклата идем инде, - дип,  көрсенеп куйды карт адвокат. Денис килә алмаганда  Зиннур  -  Петрович карамагында. Күп еллар буена куркыныч җинаятьләр ачу бүлегендә эшләгән, соңрак адвокат булып киткән  бу "карт бүре" белән дә борчаклары  пеште аларның. Үзенең генә бу хәлләрне ерып чыга алмасын төшенгән Денис ниндидер танышлары аркылы чыккан иде әлеге тәҗрибәле  адвокатка. Бу якларда иң танылган  адвокатлар рәтендә йөри икән. Бездә шулай бит ул:  бер тапкыр исем яуласаң, аннары эшеңнең яртысын исемең эшләп йөри. Исемеңне ишетүгә, билләр дә бөгелә, мәңге чытык йөзләр дә языла, тиешле кәгазьләр дә  тутырыла, вакыты да табыла. Судьялар белән дә "син" дип кенә сөйләшүче бу кешедән куркалар иде биредә. - Нинди чуалчык йомгак соң бу, ә??  Үзеңә үзең читтән кара әле. Башта  ришвәт биреп бала алуда гаепләгәннәр үзеңне, шунда ук  бала сатучылар белән уртак эш итү, өстәвенә  әллә никадәр фирма җитәкчесе икәнсең дә шуны яшереп йөргәнсең... Ярар, тәрбиягә алу  буенча документларыңның чисталыгын расладык инде, монысы хуп.Ә менә соңгыларының очына чыкмый җибәрмәсләр сине. Болай синең аркылы эзләренә төшә алсалар да рәхмәт инде. Беләм мин ул төр халыкны. Ай-һай  хәйләкәрләр... Шалтыратсалар, яздырырга кирәклеген оныта  күрмә.

Өстәл өстенә  җәеп  салган   кәгазьләрен җыеп алды да Петрович  китәргә кузгалды. Анда-санда  көмешләнгән чәчләре генә тырпаеп торган пеләш башын  сыпырып алды. Кайчандыр бөдрә чәчләр булгандыр күрәсең ул башта.Чәче коелып бетсә дә,  гадәт калган. Бик мәһабәт  булган буй-сынын әле дә төз тотарга тырышса да, үткән елларның аяусыз җилләре үз эшен эшләгән, бераз бөкрәебрәк йөрергә  туры килә. Бер караганда бик тәкәббер, икенче караганда гап-гади авыл агаена әйләнеп кала торган ул кешенең холкына ияләнә башлады бугай инде Зиннур. 

Чәрелдек хатын-кыз  тавышларын  хәтерләтеп, телефон телгә килде.Киеменә дип үрелгән Петрович туктап калды:
-Яңа  "дусларың" булса, вакытны сузарга тырыш. Тавышын ач, мин дә тыңлармын.
-Бездән качып йөрергә уйлама да. Ник телефонны алмыйсың? - Бу - үзен дөньяның хуҗалары рәтенә керткән хатын иде.
- Җаем булмады. Сез китергән баш авыртуын басарлык дару эзлим.
-Охо! Син лирик икән, җитмәсә. Ничек образлы сөйләшә башлады.Ярар, синең өчен уйлаучылар булганда, баш ватып торма. Карта номерыңны әйт.
- Иске авыздан яңа сүз. Ник әйтим ди әле? Җитәрлек файдаландыгыз инде болай да минем  документлардан.
-Курыкма, картлач.  Без бик юмарт бүләк ясарга булдык  сиңа. Мәче-тычкан уйнап ятарга вакыт юк. Эш тора.  Эше булмагач, ашы да сыек.Уйлаштык та сиңа компенсация йөзеннән акча күчерергә булдык. Тыңла. Син хәзер безнең счетларны ачасың, шул турыда хәбәр килүгә, без синең картага ике йөз мең   күчерәбез. Бер тиен дә тотмый гына ике йөз мең алу - күктән ишелеп төшкән бәхет инде ул  синең  өчен. Әйт номерыңны.

Сөйләшүне тыңлап торган Петрович куллары белән ишарәләр ясый-ясый,  "юк, бирмә" дип аңлата башлады.
Зиннур бер карарга килә алмый тора иде.
- Картаны  эзлисе бар, соңрак шалтыратырсың, - диде дә телефонга басты.
- Во дают!-  дип куйды адвокат. -Бу -яңа төр алдаулары, ышанып аларның капкынына керә күрмә тагын. Беренчедән, син  аларның счетын ачсаң да, алар сиңа акча бирмәчәк. Тот капчыгыңны!

Акчаларны шундук башка счетка күчерәчәкләр дә,  эш бетте, кодагый.Минем моңа иманым камил. Беләм мин ул токымны, бик шәп беләм.Шома балык кебек кулдан шуып төшкәннәрен сизми дә каласың. Икенчедән, сине җинаятьчеләр белән  бер төркемдә дип гаепләр өчен менә дигән сәбәп була бу. Күпмедер акча күчерерләр дә, синең белән алыш-биреш ясадык, диярләр.Андый вариант та мөмкин.Иртәме-соңмы, барыбер бер эзләренә төшәрләр аларның. 

Петрович киткәндә,  төнге өчләр иде инде. Икесе дә,  ябалаклар кебек, төнлә үзләрен яхшы хис иткәнгә, мондый  утырулар гадәти хәл алар өчен. Иртән торып яңадан шул кәнитилгә кереп китүләре генә авыр. Өч-дүрт сәгать йокы белән көне буена йөрүләре читен. Кайвакыт утырган урыныннан йокыга да китә башлады инде. Менә, ичмасам, нервлар бу кешедә дип тел шартлата тикшерүчеләр. Тирә-юнендә ыгы-зыгы, ә ул йоклый! Организмы саклану кнопкасына үзе баса башлады булса кирәк. Өч ай буена киеренкелектә яшәп кара әле.

***
Мин сиңа бу юлы да сөенечле хәбәр җиткерә алмыйм бит әле, укучым. Иртәнге якта Зиннур белән телефоннан сөйләшү минем үземне дә аяктан ега язды.Юк, үзләрен җирнең кендекләре санап йөрүче адәми затлар белән бәйле түгел бу борылыш. Телефондагы хатынның  тавышын яздырып Мәскәүгә җибәргәннәр, ди, озакламый кемлеген ачыкларга да мөмкиннәр. Анысы аша башкаларына да чыгарлар, ин ша алла."Вольво" да табылган. ЮХИДИ  хезмәткәрләренә машина табылса, тоткарларга, дигән күрсәтмә җибәргән булганнар.Башка төбәктә  туктатып, машинаны  махсус урынга  кертеп куйганнар, ди. Йөртүчесе кем булган, дип сорый күрмә, яме... Тютчев хаклы, акыл белән генә Рәсәйне аңлап бетереп булмый.Күрсәтмәдә "фәлән-фәлән  маркалы, фәлән номерлы машинаны тоткарларга" дигән  сүз генә булган бит. Болар машина белән әвәрә килгән арада, йөртүчесеннән җилләр искән. Кем булган ул, ни өчен ялган документлар белән йөри? Менә монысы - яңа табышмак. Шунысы гына бәхәссез: үзен тоткарлаган хезмәткәрләрдән күпкә акыллырак ул.

Кәефем  төшүнең  сәбәбе    Зиннур  тәрбиягә алган  беренче малай белән бәйле.Тикшерүчеләр Әмирнең документларына  бәйләнерлек сәбәп тапмагач, Булатныкыларны җентекләбрәк тикшерә башлаганнар. Ә анда хәлләр, чынлап та, бик буталчык.

"Әлиф"ен әйткәч, "би"сен дә әйтергә инде. Моннан  сигез  еллар элек булган хәлләр болары. Үзенең хаклылыгында бер мыскал шиге булмаса да, ул турыда ишеткәч,  берара тынсыз торган идем  мин. Гомерең буена машина турында хыялланасың, ди. Ә алырга мөмкинлегең юк. Һәм менә көннәрдән бер көнне синең ишегалдыңда  машина калдырып китәләр. Кемнеке икәнлеге билгесез. Нишләр идең,  үзеңә алыр идеңме, диде  ул миңа шул хәлне сөйләгәннән соң? Ә мин ул  сорауга җавапны әле дә белмим. Нишләр идем  икән аның урынында булсам? Аның кебек тәвәккәллеккә бара алыр идем микән? Син бара алыр идең микән,  укучым?.. Тыңла да уйла. 

***
Ял көне иде. Зиннур төнге сменадан кайтып яткан гына иде,  кыңгырауга бастылар. Ишек төбендә - күрше кызы тора. Кулында бәләкәй генә төенчек.
- Абай, синдә генә калдырып торыйм әле малайканы? Әби сукрана алайса, алып калмыйм, ди.

Унҗидесен яңа тутырган  бу кыз иртә өлгереп, иртә чәчәген койган замана  җимеше иде. Әбисенә кечкенәдән үк калдырып киткән  анасы  бик сирәк күренгәләп ала.Килгәндә дә,  әллә  күп эчүдән,  әллә азгын тормыш алып барудан иртә таушалган ул хатынның айнык чагы сирәк була. Пенсия акчасын көчкә-көчкә җиткерә алган әби карчык күпме генә оялтырга  маташса да, баладан бәлага әйләнгән ул кызын туры юлга бастыра алмады. Соңгы елларда бөтенләй күренгәне дә юк, исәнлеге турында да белмиләр иде. Чибәр Анютада әнкәсе геннары уйнадымы, әллә хәерче тормыштан тизрәк котыласы килеп ялгыштымы, берничә ел элек  ирләр белән чуалганы ишетелгәли башлады. Алары чәчкәнең ширбәтен дә суырдылар,  юмарт кына бүләкләр дә ясадылар  булса кирәк. Унбиш яшьләреннән үк киенеп-ясанып йөри  башлады ул.  Төннәрен кочактан-кочакка йөргәч, уку кайгысы бөтенләй калмады. Тугызны тәмамлаттырып, этеп-төртеп диярлек мәктәптән чыгардылар аны. Аннары инде балага узганлыгы  билгеле булды. Артык йөктән җиңел котылды:  чираттагы  бер бойфренды  атта йөрергә өйрәткән иде, аттан егылып, төшерде  беренчесен. Сөенече зурдан булды. Аборт ясатырга куркыбрак тора иде. Әби карчык бу хакта белми дә калды. Икенчесен яшерерлек  түгел иде. Әлеге дә баягы, абортка барырга куркып йөрде дә соңарган булып чыкты. Җитмәсә, күрше абый да үгетләпме-үгетли. Ходайдан курык, ди. Тора-бара, тормышың җайланыр, ә балаң булмаса нишләрсең, ди. Ул баланың атасы да татар булырга тиеш,  күңеле  шулайрак сизә. Фаязик белән бик озак яратышты алар. Бөтен элекке танышларыннан  тартып алды.Беркемне дә якын китермәде Анютага. Кызга да алай рәхәтрәк иде. Ә аннары ...тагын авырга узды. Фаязик исә ул хәбәрне ишетү белән җир астына төшкәндәй юк булды. Малолетканы  юлдан яздырган дип утыртырлар дип курыкты бугай. Юләр.
-Абай! Мин озак тормыйм, иптәш кызларга гына барам да кайтам. Бу бала дип бөтенләй кеше күргәнем юк бит инде, абай, - дип еламсырады кыз. Яшь  әни... Зиннурга ул шулай  "абай" дип дәшә иде. Үзенчә "абый" диюе инде. Бу якларда татарлар  бик сирәк,  шуңа кыз авызыннан  ишетелгән берничә татарча сүзгә дә куана  инде ул. Күрше булгач, кан басымы уйнап торган  карчыкка укол кадарга керә иде ул аларга. Зиннурның  йөзе яктырып  китүен күргәч, "рахмат"ны да,  "исэнмесез"не дә  әйтә. Яшь булса да, кемне ничек юмаларга, кемгә ничек якын килергә икәнлеген белә: юха еланнан бер дә ким түгел.

Анюта -  кулындагы төенчекне Зиннурга сузды. Анда мес-мес  килеп, әле бер ае да тулмаган нарасый бала  йоклый иде. Шул китүеннән ул баланы башка кулына алмады инде ул.

дәвамы бар.
    



    
    
    

    
    

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    #1 бар, #3 бар, #2се кая? Бер эйберне 99 элэсез, бер тэртибе юк стенагызнын!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Лилия, "Укучылар иҗаты" бүлегендә №2 дип куйган өзеге дә бар. Укырга теләгегез булганы өчен рәхмәт!)

      Хәзер укыйлар