Логотип
Әти-әни колагына

Холыктагы бу җиде сыйфат ярату җитмәгәннән

Кешенең барлык проблемаларын психологлар балачакка бәйләп карый. Баланы ярату белән бозу мөмкин түгел, ди алар.

 
Ә менә балачакта ярату һәм игътибар җитмәсә, аның эзе гомер буена бара икән. Аларның һәр сүзе белән килешеп булмаса да, кайберләрендә хаклык юк түгел.

Инде үсеп җитлеккән, тормышта үз урынын тапкан кешеләрнең холкындагы менә бу җиде сыйфат балачакта ярату җитмәве турында сөйли. 

Кешеләргә ышанмау
Балада кешеләргә ышаныч сабый чактан ук тәрбияләнә. Өлкәннәр еш кына балаларны алдый. Бу алдашуның нияте хәтта яхшы да булырга мөмкин. Мәсәлән, бала еламасын, тынычлансын өчен... Хәзер кайтам, кибеткә генә барып киләм, дип алдалый әнисе, ә үзе көне буена эшкә чыгып китә. Бала, аның хәзер кайтам дигәненә ышанып, менә-менә килеп керер дип көтә. Өмете акланмагач, әнисенә ышанычы какшый. «Балалар әйткәнне тиз оныта, бу алдауга керми», дияр күпләр. Әйе, ул аны бераздан онытырга да мөмкин, ләкин шул мизгелдә кичергән хисләре аның күңеленә бик озакка язылып кала. 
Бала үскән өйдә гел тавыш, кычкырышу булса, әни кеше балаларын ачуланып торса, олыгайгач, беркемгә дә ышанмый, һәркемнән ниндидер начарлык кына көтә торган кешеләр үсә. 

Хаталанудан курку
Балалар хаталанмыйча гына үсә алмый. Хаталана-хаталана ул тормышны өйрәнә. Әгәр аның хаталарын күреп, төзәтеп җибәрергә булышсаң, хаталы итеп булса да башкарган эше өчен мактап, үсендереп торсаң, бу баладан киләчәктә үз-үзенә ышанган, хаталанудан курыкмаган кеше үсеп җитә. Ләкин ярату җитмәгән балалар аңлаудан, үсендерүдән мәхрүм. Киресенчә, аларны һәр хатасы өчен оялтырга тырышалар, ачуланалар, башка тагын бер тапкыр кабатланса, дип куркыталар... Нәтиҗәдә, ниндидер яңа эшләргә алынудан курыккан, хаталанырмын дип уйлавы аркасында табигый потенциалын ача алмаган кеше җитлегә. Ә бит тормышта бер дә хаталанмыйча гына яшәү мөмкин түгел.  

Бәхетле гаилә кора алмау
Яратуга коенып үскән балалар үзләренең ни теләгәннәрен, бу дөньядагы үз кыйммәтләрен яхшы аңлый. Яратуның ни икәнен белмәгән кеше үзенә пар эзләгәндә интуитив төстә үзен нәкъ әти-әнисе кебек ярата торган кешене эзли. Ләкин мондый кеше белән мөнәсәбәтләрнең нигезендә ярату һәм хөрмәт ятмый, чөнки алар икесе дә чын яратуның ни икәнен һәм ул яратуны ничек күрсәтәсен белми. Җитәрлек ярату күрми үскән балалар олылар тормышында үзен корбан роленә куя. 

Психика белән проблемалар
Баланың әле ныгып җитмәгән психикасына әти-әнинең битарафлыгы, аның белән кызыксынмаулары яисә гел тәнкыйтьләп торулары бик начар йогынты ясый. Олыгайгач, мондый кешеләрдә курку, хәвефләнү, күңел төшенкелеге, депрессияләр еш күзәтелә. 

Артык хислелек
Балачакта җитәрлек ярату күрми үскән кешеләрнең күңелен яралавы бик тиз. Алар барысын да йөрәкләренә үтә дә якын кабул итәләр, тиз үпкәлиләр, начар хисләрне тиз генә оныта алмыйлар. Мондый кешеләр башкалар тарафыннан читкә тибәрелүдән бик курка. Шуңа күрә һәркем өчен дә яхшы булырга тырыша. 

Юк дип әйтә белмәү
Әйе, үзең теләмәгәннән баш тарта белмәү дә балачакта җитәрлек ярату күрми үскәннән. Үзен яратканнарын белеп һәм тоеп үскән бала үзенә ошамаган нәрсәләрдән җиңел баш тарта. Үз чикләрен билгеләү аңа кыенлык тудырмый. Ә менә яратуга ихтыяҗ кичереп үскәннәр бу кытлыкны тулыландырырга омтылып, «юк» дигән сүзне әйтүдән курка. Әйтсәм, мине яратмаслар дигән курку яши анда. 

Бәхетле була белмәү
Балачагында әти-әнисеннән ярату күрми үскән бала соңыннан үзе гаилә корып, эшкә урнашып, үз тормышын җайласа да, күңел түрендә ул үзен барыбер бәхетсез итеп тоя. Балачакта алган яралардан гомер буена кан саркый. Үзен яратмауларыннан аның күңеленә «мин бәхетсез» дигән уй гомерлеккә сеңеп кала. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар