Логотип
Әти-әни колагына

Ел үсәсен ай үсә...

(баланың алтынчы-җиденче айлары)

(баланың алтынчы-җиденче айлары)

Беренче тешне кем күрә – шул кеше балага бүләк бирә! Гадәттә, ул көмеш кашык йә матур күлмәк була. Шуның өчен тешнең чыгу-чыкмавы турында ләм-мим! Интриганы юкка чыгармагыз –туганнарыгыз беренче булу өчен ярыша бит!

Йөгертә бала! Ай, йөгертә! Бала тугач кына: «Түз бераз, алга таба җиңелрәк булыр» диючеләрнең сүзенә шик белән карадым. Күңелем дөрес сизенгән икән. Кая ул җиңеләю! Алга таба тагын да авыррак икән ул! Хәзер инде кулымдагы төргәк кенә түгел, ә дөньяны өйрәнә башлаучы тиктормас орчык! Кичкә үземне ат чабышында катнашкандай хис итәм, әмма ставкалар куючы эшләпәле ханымны күз алдында тотып әйтүем түгел!


Теш

Төн. Балакай кычкырып елый башлады! Кулдан төшми, елый, туктый да янә елап җибәрә, температурасы да күтәрелгән. Әллә теш чыга шунда? Безгә инде җиде ай тула, ә теш борынлап кына килә. Бу гадәти хәлме?! Әйе, гадәти. Беренче теш өч айда да, ун айда да чыгарга мөмкин (теш белән туу очраклары да була!) Аңкау шешкән икән, теш чыгуын көтә башлагыз. 

Нишләргә? Беренчедән, баланы күтәреп йөрү, суыткычтан алынган уенчык-кимерчекләрне тоттыру авыртуны баса. Төрле гельләр сөртеп карагыз, мин көненә 3-4 мәртәбә генә Калгель сөрттем (Дентинокс, Камистад, Мундизал, Холисал, Доктор Бэйби дигәннәре дә бар), беразга тынычлангандай була. Чиста бармакны марляга чорнап, шуны салкын суда чылатып, аңкауга тидерәм, бала шуны чәйнәп ала. Яраткан «уенчык»ларын тоттырдык – кәгазьдер, тартмачыктыр, пакеттыр, телефондыр... Авырту әзгә генә басыла шул. Ара-тирә ими биреп карадым, тәмам арыгач кына сабый имине капты, шыңшый-шыңшый имеп йоклап та китте. Нишләргә инде? Иркәләргә, назларга гына кала.

Температурасы күтәрелде. Чынлап та, теш чыгумы соң бу, әллә салкын тиюме?! Моны аеру читен. Эш нәрсәдә соң? Балага салкын тия, борыныннан ага башлый. Салкын тиюнең һәм теш чыгуның билгеләре охшаш – юеш борын, ютәл (теш чыкканда ул еш булмый), температура күтәрелү. Моңарчы баланың иммунитетын күкрәк сөте көчәйтеп торды, алты айдан башлап исә сөтнең бу үзенчәлеге шактый кими. Теш чыгачак урында яра барлыкка килә һәм аңа еш кына инфекция керә – температура шуңа күтәрелә. Эч тә киткәли. Әмма ул 72 сәгатьт­ән артыграк дәвам итә икән, димәк, сәбәбе теш чыгуда гына түгел! Температура күтәрелгәч, үзебезнең табибны чакырттым. Гаилә белән борын тартып йөрүебез эзсез үтмәгән икән, балага да йоккан, шуның өстенә теш тә чыгарга тора, дигән карар чыгарды табиб. Юеш борынлы балачак башланды! Сабый әле борынын чистарта белми, назаль аспиратор (фильтрлы трубкадан гыйбарәт ул) иң шәп ярдәмче. Борын эчен шуның белән суыртып аласы – башкача булмый. Шуннан соң мин Деринат тамчысын тамыздым (називинны озак кулланырга ярамый!). 

Теш чыгуын ай буе көтәбез инде. Шулай да була икән.


Өстәмә азык кертү

Бер танышымнан биш айлык кызының, утырып, тавык ите, кура җиләге, шәфталу ашаганын ишетеп, егыла яздым. Ә мин? Ә мин калаклап-калаклап кына пюре каптырам... 

Бу мәсьәләдә педиатрлар мең төрле фикердә. Кемдер 3-4 айдан инде җимеш суы бирергә куша. Мин бу ки­ңәш­не читкә этәрдем, «ашказаны җимеш суына әзер тү­гел әле» дигән фикердә логика күбрәк дидем. Җиләк-җимеш пюреларыннан башлау да әллә ничек... Тәмле ризыктан соң кайсы баланың төче кабак ашыйсы килсен ди?

Өстәмә ризыкны 6 ай тулгач керттем – моның белән педиатрлар да килешә. Нәрсәдән башларга соң? Безнең авырлык ярыйсы гына, шуңа күрә боткадан түгел, яшелчәдән башладык. Кибеттә әзер пюрелар сатыла, әмма мин үзем әзерләп карарга булдым. Ризыктан соң баланың торышын тикшерәбез – аллергия чыкмадымы? Юк икән, дәвам итәбез. Кызыл таплар күренеп, эче авырта башласа, бу ризыкны бирмибез, берничә көн көтәбез дә икенчесенә күчәбез.

Ташкабак. Эрерәк итеп турадым да суда пешердем (су кайнап чыккач, тагын 10 минут кайнаттым). Пешкән суының бер-ике кашыгын өстәп блендерда әйләндердем. Иртәнге аш вакытында ярты чәй кашыгыннан башлап, көн саен берәр кашыкка арттыра бардым. Бер атна дәвамында әнә шулай тукланды кызым. Пюре ашыйбыз да, иртәнге ашны күкрәк сөте белән тәмамлыйбыз. Аннары чәчәк-кәбестәгә күчтек. Әлбәттә, балакай барысын ашап бетереп бармый, калганын үзем каптым – бр-р-р! Брокколины инде әзер пюре итеп сатып алдым. Шулай итеп, өч атна узып китте. (Алга таба яшелчәне көндезен бирә башладым – кишер, кабак, бәрәңге...)

Ботка вакыты җитте. Балалар боткасы дип даны таралган манный, солы боткаларын кичектереп торырга туры килер – аларда бала организмы кабул итәргә әзер булмаган глютен бар! Карабодай боткасын менә яратып ашадык (бераз тоз да сиптем), икенче атнаны кукуруз, өчен­чесендә – дөгегә күчтек. (Ярмаларны тарттырып торасы килмәде, шуңа күрә әзер боткалар сатып алдым – кайнаган суга саласы да болгатасы.) Боткага күкрәк сөте дә өстәп җибәрергә була, әмма сыер сөтен түгел! Онытмагыз, бала бер яшькә кадәр аны эшкәртә алмый әле.

Димәк, хәзерге меню шундый: 

Иртәнге аш – ботка (плюс күкрәк сөте);
Көндезге аш – яшелчә пюресы (плюс күкрәк сөте);
Көндезге аштан соң – җиләк-җимеш пюресы. (Элек марляга алма кисәкләре, ипи төреп бирәләр сабыйга. Хәзер махсус Ниблер дигән җайланма бар. Бик уңайлы. Пюре урынына җиләк-җимеш суыртырга була – бала сезгә берничә минут хәл алырга мөмкинлек бирер.)
Кичке аш – күкрәк сөте

Әлбәттә, көн дәвамында бала тагын берничә мәртәбә сөт белән тамак ялгар.Алга таба ит, яшелчә керәчәк организмга. Эремчек, йомырка сарысы ашатылачак. Болар турында соңрак сөйләшербез.


Нигә яшел ул?!

Яңа ризыкка күчкәннән соң памперс эче мине аптырашта калдырды. Ул яшел иде... Хафага төштем. Куркып калмаска икән, тышка чыгу ешаерга да мөмкин – көненә 6-7 мәртәбә! Бу турыда педиатрга әйтегез. 

Безгә, мисал өчен, Креон 1000 дигән ферментлар эчәргә куштылар, бу дару аш кайнатуны җайга сала. Бер атна узмады – яшеллек китте. Ә! Балам рәтләп утырмый әле – кулына кашык тоттырып, автобишеккә утыртып ашатам. Җиләк-җимеш пюресын биргәндә берәрсе фотоаппарат белән сакта торса – сытылган чыраен күреп, еллар үткәч тә көлеп куярсың!


Утырыргамы-юкмы?!

Әбиләр сөйләвенчә, элек балаларны мендәрләргә терәтеп утыртканнар. Кулдан тартып утырырга өйрәт­кәннәр. Хәзер дә кайбер табиблар баланы 6 ай тулуга утыртырга куша. Ашыкмагыз! Иң мөһиме – баланы мүкәләп йөрергә өйрәтү! Утыруын үзе утыра ул! Никадәр соңрак утырса, иртәрәк йөреп китә, ягъни вертикаль торышын никадәр соңрак алса – умыртка сөягенә шуның кадәр яхшы! Арка, аяклары көчлерәк булыр!

Ничек кенә булмасын, авырлыкка күнегә барам, тормыш җайлана. Яшен тизлегендә хәрәкәтләнергә өйрәндем. Үзем дә вакытны аера башладым – китап укыган арада беренче мәртәбә тырнакларымны буядым! Бу – кечкенә генә җиңү инде!

фото: Газинур Хафизов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар