Олы йорт килене

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә «Сөембикә» журналы башлаган уртак проект

 

Альбина һәм Алмаз Фазлыевлар – авылда менә дигән итеп яшәп ятучы яшь гаиләләрнең берсе. Мохитләре – татарныкы, яшәү рәвешләре чын татарча. Ир-ат зурланган, олылар хөрмәтләнгән, балалар Аллаһы Тәгаләнең бүләге итеп кабул ителгән, мул тормышлы матур гаилә бу. Альбина – блогер. Гап-гади татар авылында яшәүче гади генә татар кызының аккаунтына 60 меңнән артык кеше язылган. Аны күзәтеп баручылар да татарлар, чөнки ул алар белән татарча аралаша.
Шәхсән үзем аның тегү дәресләренә мавыгып язылган идем. Кайдадыр ерак бер авылда бер ханым үз өендә остаханә ачып, хатын-кызларга матур-матур күлмәкләр тегә – кызык бит. Чынлыкта, тегүгә генә багышланган блог түгел ул, анда чып-чын авыл тормышы – әбиле-бабайлы, балалы-чагалы, печәнле, бәрәңге бакчалы, сөтле-каймаклы... Ул блогта туган телебез, авылның бүгенге көне, гореф-гадәтләребез... Гаиләдәге җылы мөнәсәбәтләр дә чагыла анда, мәхәббәт тарихы да, өлкәннәргә булган хөрмәт тә... Мин аны хәтта яшь киленнәргә тормыш сабаклары дип әйтер идем әле. Һәм нәкъ менә шулай атар да идем: «Бәхетле булырга теләүчеләргә Альбина Фазлыева сабаклары». 

Альбина Фазлыева блогыннан: «Ир-ат өчен дә, хатын-кыз өчен дә гаилә иң зур нигъмәт ул. Бу гаиләдәге ир һәм хатынның, балаларның бәхете андагы мөнәсәбәтләрнең ничек корылышына бәйле. Кечкенәдән әтине ихтирам итәргә өйрәттеләр безне. Ул – гаилә башлыгы, аның фикере һәрчак өстен иде. Әти безгә терәк тә, ышанычлы яклаучы да булды. Әни исә аның булышчысы һәм һәр эштә аның фикердәше. Балачагымнан менә шундый гаилә моделе формалашты миндә. Шуның өчен дә үз гаиләмдә икенче рольдә булу миңа бер дә читен түгел, иремнең һәм кайнатамның үтенечен, киңәшен тотарга тырышам. Гаиләбезнең иминлеге өчен алар җавап бирә бит. Ирне гаилә башлыгы дип, ә үзеңне аның ярдәмчесе дип тану мөһим әйбер. Хатын-кызның нәфислеге көчсезлектә түгел, ул – нәзакәтлелектә, миһербанлылыкта, җылылыкта. Нәфислеген югалту хатын-кызга көч өстәми, ул аны бәхетсез итә.
Моның гаиләсендә бар да идеаль дип уйламагыз тагын. Юк, әлбәттә. Без бары тик гореф-гадәтләребезгә таянырга, бер-беребез хакына үз кимчелекләребезне генә төзәтергә тырышабыз».
Альбина – төп йорт килене. Төп йорт дигәч, аңладыгыз инде: туганнарның күңелен гел тартып тора торган «кыйбла» монда. Бәйрәм яллары кунак көйләп, пешеренеп-төшеренеп уза төп йорт килененең. Каникуллар җитсә, әби-бабай янына туганнарның балалары елыша... Төп йортның үз кануннары бар. Олысы-кечесе шушы кануннарны үтәп яшәсә генә йортта тынычлык һәм татулык була.

Яшь ханымның үзе белән кара-каршы сөйләшәбез. Ничек яши хәзерге заманда төп йорт килене?
– Мондый тормыш миңа кечкенәдән бик таныш, – ди ул. – Әнием төп йорт килене иде. Үземә дә шундый язмыш насыйп булды. Төп йорт килене булуның, билгеле, үзенчәлекләре дә бар. Монда ике якның да сабырлыгы, юл куя белүе, киңәшен ишетә белүе кирәк. Үзеңнекен генә кайгыртып, бергә яшәп булмый. Олы кешенең киңәшен тотарга, күңелен күрергә тырышасың, аларның үзенчәлекләрен дә искә аласың. Әти белән әни үзләре дә безгә карата бик зур сабырлык күрсәтәләр. Иремнең әти-әнисенә булган хөрмәтенә беренче көнемнән үк сокланам. Мондый тәрбияне аңа әти-әнисе биргән бит! 
Ачу килгән чаклар бездә дә була, билгеле. Дөньяда идеаль кешеләр юк бит. Андый мизгелләрдә бик шәп ысулым бар – мин дәшмим. Шул вакытта ачуны йотып, сүзеңне әйтми калсаң, соңыннан «ярый әйтмәдем» дип шатланып йөрисең. Үзеңне хөрмәт итүләрен теләсәң, башта үзең хөрмәт күрсәт! Бу – минем яшәү принцибым. 

Альбина Фазлыева блогыннан: «Туган – төче, ят – әче», – ди татар халкы! Әлхәмдүлилләһ, без туганнарга бик бай, бик ишле гаилә! Дәү әнием биш бала үстерде, оныклары да күп булды. Без кечкенәдән күрешеп-аралашып яшәдек. Су коега җыелган күк, дәү әнием йортына (мин шунда үстем) балалары гел кайтып торды, өебездән кунаклар беркайчан өзелмәде. Ахирәткә күчәр алдыннан ул барыбызга бер васыять әйтеп калдырды: «Туганлык җепләрен өзмәгез! Һәрчак аралашып, дус-тату яшәгез». ⠀
Аллага шөкер, дәү әниебез киткәннән соң да туганнар белән араны өзмибез. Табын әзерләп, кунак сыйлаганнан беркайчан да ризык бетми, киресенчә, ул меңе белән кире кайта. Аллаһның илчесе Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисләрендә дә: «Әгәр байлыгыгызның киң булуын һәм гомерегезнең озын булуын теләсәгез, туганлык җепләрен ныгытыгыз», – дигән.⠀
Иремнең гаиләсе дә бик аралашучан, кунакчыл гаилә булды. Алар да минем өчен якын кешеләремә әверелде. Туганлык бит ул бәрәкәтне арттыра, нәселне, милләтне ныгыта!»
Фазлыевлар йортында өч буын бергә көн күрә. Килешәсездер – бүген бер йортта өч буын бергә яшәгән гаиләләрне сирәк очратасың. «Әби-бабай белән бергә яшибез», – дигәнне ишетсәк, хәтта гаҗәпсенеп үк куябыз. Әгәр дә сораштыру уздырган булсак, мөгаен, киленнәрнең күбесе төп йортта яшәргә теләмәвен әйтер иде. Яшьләр аерым яшәүне өстен күрә. Әле гаилә корганчы Альбина да шәһәрдә яшәргә хыяллана.

Альбина Фазлыева блогыннан: «Балачагым Киров өлкәсенең татар авылында үтте. Мәктәпне бетергәч, зур планнар белән Казанга укырга киттем. Мөхәммәдия мәдрәсәсендә һәм тегү колледжында белем алдым. 5 нче разрядлы тегүче исеме алгач, Казан шәһәрендә ателье ачу хыялы белән яши башладым. Инде булды дигәндә, кияүгә алып киттеләр. Шулай итеп, мин Балтач районының Бөрбаш авылына – Фазлыевлар гаиләсенә килен булып төштем. Студент вакытта, авылга кияүгә чыгып, каз бәбкәсе саклап утырыр хәлем юк, дип сөйләнеп йөргән булсам да, Аллаһ миңа ризыкны авыл җирендә язган. Кияүгә чыккач, яңа тормышка бер ел буе ияләнергә туры килде. Иремнең авылга булган мәхәббәте тора-бара миңа да йокты.
Ательемны булдыру хыялы чынга ашты дисәк тә була. Өйдә берүземә бер бүлмә. Кеше кафеларда, матурлык салоннарында ял итсә, минем көч бирә торган урыным – тегү бүлмәсе. Дәү әнием: «Һөнәрле кеше ач булмас», – дип әйтә иде. Яраткан һөнәрең кәсепкә әйләнеп китсә, тагын да яхшы. Бүгенге көндә кул эшләре зур кыйммәткә ия. Һөнәрле булуның тагын бер ягы – син гел дә диярлек яңа кешеләр белән аралашасың».

Бөрбаш... Фазлыевлар... Балтач районы Бөрбаш авылыннан Җәлил хәзрәт Фазлыев хәтерегезгә килдеме? Ялгышмадыгыз. Альбина алар килене, төпчекләре Алмазның хәләле. Республикага билгеле андый кешенең килене булу үзе үк зур җаваплылык. Моның шулай икәнен Альбина да яшерми:
– Инстаграмга текст язаммы, фото урнаштыраммы – башта кат-кат уйлыйм. Ниндидер сүз әйтеп, әтинең абруена зыян китермәмме? Ул нәрсә дияр? Хуплармы? 
Җәлил әти дә, Гөлфәния әни дә – бик акыллы, һәрнәрсәнең хикмәтен белүчеләр. Ник алай итәсез, ник болай итәсез, димиләр. Мин блог алып барам, күп вакытым телефонда, интернетта уза. Бәлки, алар бу эшемнең мөһимлеген дә аңлап бетермиләрдер, ләкин тыймыйлар. Мондый мөнәсәбәткә яхшылык белән җавап бирәсе килү табигыйдыр. 
Бүгенге заманда кайнана-кайната белән яшәүне авыр йөк итеп күрәләр. Имеш, алар яшьләр тормышына кысылып, ничек яшәргә кирәген өйрәтә, оныкларны элеккеге заман тәртипләре белән тәрбияләргә тырыша. Килен булып килгәнемә тугыз ел, бергә яшәгәнебезгә бер генә көн дә үкенгәнем юк. Бар кешегә таныш акыл иясе Җәлил хәзрәт йортына килен булып төшкәндә бераз куркытты, билгеле. Зур хуҗалык, мин килгәндә әле кайнанамның кайнанасы – Җәлил әтинең әнисе дә исән иде. Мине беренче көннән үк бик якын итте ул. 
Хәтерлим әле, бу йортта беренче көннәремдә эшне ничек, кайдан башларга, кемнән рөхсәт сорарга да белмим. Җитмәсә, ирем Алмаз да, безнең әти бик кызу кеше, каршы төшә күрмә, дип кисәтеп куйды. Куркуларым бер дә юкка булып чыкты. Җәлил әти кызу булса да, бик шаян, шук, бүтәннәр күңелен аңлый торган кеше бит. «Килен, бу йортта ни кушсалар да, ни әйтсәләр дә, син «ярар», диген дә, үзеңчә эшлә!» – диде ул, уены-чыны белән. 

Альбина кечкенәдән әнисе белән дәү әнисенең татулыгын күреп үсә. «Өйдә дәү әнигә хөрмәт шулкадәр зур булды. Табынга утырышкач, ризыктан дәү әни авыз итми торып, беребез дә үрелми иде, – ди әңгәмәдәшем. Үзе дә кайнанасы Гөлфәния ханым турында бары җылы итеп кенә телгә ала. 

Альбина Фазлыева блогыннан: «Сездә ничек әйтәләр: кайнанамы, биемме? Кайда ничек әйтәләрдер, ләкин бу сүзне ишеткәч, уйга усал карчык килеп баса. Киленгә бер-бер артлы авыр эш кушып, тормыш өйрәтеп тора торган хатын күз алдына килә. Аллага шөкер, хәзер заманалар рәхәт инде, андый элеккеге карашлар артта калды, киресенчә дә әле. Әниләребез, балалары рәхәт яшәсен дип, безнең өчен тырыша!
Күп кеше сорап та яза, нигә кайнатаңны күрсәтәсең, кайнанаң турында бер дә сөйләгәнең юк, диләр. Мин бит әнигә күз тидерерсез дип куркам. Килен булып төшүгә авылдашларның күргән берсе: «Син шулкадәр кайнанаңа охшап килгәнсең», – дип әйтә иде. Әле кайчак урамнан үтеп барганда миңа «Гөлфәния» дип эндәшкән чаклар да булды. Аллаһның бер рәхмәте инде бу. Минем әнием кайнанасы – дәү әнием белән һәрчак тату яшәделәр. Тату гына түгел, алар дус кызлар кебек булды! Мин аларның мөнәсәбәтләрен күреп, күңелемнән генә гел дога кыла идем. Миңа да яхшы кайнана насыйп булып, тату гомер итәргә язсын дип сораганым хәтеремдә.
Раббыбыз ишетүче, Гөлфәния әни белән күп якларыбыз охшаш, әле шундый әйтем дә бар бит: «Килен – кайнана туфрагыннан», – диләр. Дөрестән дә, бу безгә туры килеп тора. Әни белән бик килешеп яшибез, сүзебез дә беркайчан бетми, фикер-уйларыбыз белән дә уртаклашабыз. Ул хәтта минем блогымны да күзәтеп бара. Үзенең инстаграмы булмаса да, постларымны аңа укытам, кайчак язганда киңәшләрен дә сорыйм. Ул минем кул эшләрем белән дә кызыксына, тегү бүлмәсендә эшләгән чагым булса, кереп эшләремне карап чыга. Аның игътибарына бик сөенәм. Әнидән мактау сүзләре ишетү күңелләргә май булып ята.
Гөлфәния әнигә хөрмәтем бик зур, минем өчен ул һәрвакыт үрнәк хатын булачак. Гомере буе хезмәттә булган, өч бала үстергән, кайнана-кайнатага хезмәт иткән, авыр сынаулар аша үткән. Әле нинди абруйлы ирнең хатыны бит ул! Җәлил әти дәрәҗәсендә әнинең дә өлеше бик зур. Руслар әйтмешли, «за каждым великим Мужчиной стоит великая Женщина!» 

Киленнәр һәм кайнаналар турында сүз чыккач, гадәтенчә, Җәлил хәзрәт тә бер кызык хәл сөйләп, көлдереп алды. Мәзәк итеп сөйләсә дә, аңлаганнарга зур мәгънә бар иде аның сүзләрендә. 
– Безнең авылдан Фазлыйәхмәт абзыйга әтисе зарлана икән: «Анаң белән килен тыныша алмыйлар. Башка хатын табарсың, әллә киленне җибәрәсеңме?» «Әти, килен әле яшь кеше, яшь кешене үзгәртеп була, әнине инде үзгәртеп булмый. Бәлки, син үз хатыныңны җибәрерсең», – дигән Фазлыйәхмәт абзый. Шуның шикелле, яшь кешене үзгәртеп тә, тәрбияләп тә була.
Татарларда гомер-гомергә төпчек малай гаиләсе төп йортта яшәгән. Безнең әти-әниләр дә шулай иде, без дә шулай яшәдек. Төп йортта калучы яшьләр булмаса, нигез ничек яшәсен?! Безнең әтиләр әле дүрт почмаклы өйдә дә яшәгәннәр, хәзер исә авылда өйләр иркен, һәркемнең үз бүлмәсе – нинди кыенлык булырга мөмкин?! Олы кеше кирәкмәгәнгә кысылып кына йөрмәсен. Менә анысы мөһим. Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) бер хәдисе бар: «Үзеңә кирәкмәгәнгә кысылмау – мөселманлыкның иң зур билгесе», – дип әйткән. Без дә өйрәткәнне яратмадык, алар да яратмый.
Тормышта аңлашылмаучылык чыкмый тормый инде. Ир белән хатын арасында да, килен белән кайнана, әби белән кияү арасында да. Шуны истә тотарга кирәк: тавыш бер як гаебе белән генә чыкмый, бер кулны күпме генә болгасаң да, тавыш чыкмый. Тавыш өчен ике кул кирәк. 

Җәлил хәзрәт белән Гөлфәния ханымның кызлары Айсылу гына шәһәрдә кияүдә, Булат һәм Алмазлары исә шушында – авылда яшәп калган. Алмаз белән Альбина да ике егет белән бер кызның әти-әнисе. Балаларына исемнәрнең иң матурларын сайлаганнар: Зәйнәп, Салих, Хәлим. Без килгәндә Зәйнәп белән Салих лагерьда иде. Бөрбаштагы бу дини лагерьнең даны шулай ук еракларга билгеле. Сүзебез әнә шулай җай гына балаларны һәм оныкларны тәрбияләүгә күчә. 

Җәлил хәзрәт вәгазьләреннән: «Үзебездән соң безгә караганда да яхшырак берничә бала калдыру – һәркайсыбызның бурычы. Хакыйкатьтә, дөньяда чишәсе бер генә мәсьәлә бар, ул – яхшы тәрбияле бала үстерү. Бер генә һөнәр бар – әти-әни булу. Әгәр дә кешелек дөньясы үзенең әти-әни вазыйфасын җиренә җиткереп үтәп, бала тәрбияләү мәсьәләсен хәл итә алса, башка проблемалар үзеннән-үзе чишелеш юлын табачак. Нәсел яхшырсын, киңәйсен дисәк, гаиләдә, ким дигәндә, өч бала булырга тиеш». 

– Әби белән әни тәрбиядә бик кырыс булдылар. Кырыслыкта аларны да уздырдым бугай, өйдә гел тал чыбыгы торды, – ди Җәлил хәзрәт. – Үз балаларым булса, аларны каты кысаларда тотмам дигән идем дә, кысаларсыз гына бала тәрбияләп булмый икән. 
– Безнең балаларны тәрбияләве кыен булмады. Әтиләреннән күреп, бик кечкенәдән дин өйрәнделәр, – дип, Гөлфәния ханым да сүзгә кушыла. – Оныкларны исә өйрәтеп тә торасы булмады. Хәлимебез әле сөйләшә дә белми иде, өстәл артына утырышсак, Коръән аятьләренә охшатып, үзенчә авазлар чыгара, имеш, дога укый. Азан әйткәнен күрсәгез! Сүзләрен белмәсә дә, мәкамен, авазларын чып-чын итеп китерә. 
Фазлыевлар гаиләсендә тәрбиягә кагылышлы төп кагыйдә – балаларга үзең үрнәк бул. Татарча белүләрен телисең икән – үзең алар белән татарча сөйләш.
– Без татар авылында яшибез, балалар татар бакчасына, татар мәктәбенә йөри, татар теле – төп аралашу телләре. Алай да, телләре хәзер русчага күчәргә тора. Башка балалар кебек, безнекеләр дә мультфильмнарны русча карый, телефондагы уеннарны да бик яраталар. Кунакка кайткан балалардан да өйрәнәләр – хәзер рус телен белмәгән бала татар авылында да юк. Русча өйрәнү кыен түгел, татарчасын камил итеп өйрәтеп, фикерләүләрен татарча итү авыррак, – ди әтиләре Алмаз. – Кунакка кайткан балалар белән русча сөйләшкәннәрен ишетсәк, «татарча сөйләшәбез, яме, бу сүзләр татар телендә дә бар бит», дип, шул сүзнең татарчасын уйлап әйттерәбез. Үзләренә дә кызык булып китә. 

Альбина Фазлыева блогыннан: «Тән биргән дә ана, сөт биргән дә ана,
тел биргән дә ана, көй биргән дә ана». Безнең бөек татар телебез искиткеч бай! Менә мине тагын аның бер мәкале «эләктерде». Бүген минем аналар һәм балалар турында язасым, фикер уртаклашасым килә әле.
Миңа шактый хатлар килә: «Балаларыгызны ничек тәрбиялисез?» «Нинди система буенча, нинди авторларга мөрәҗәгать итәсез?» «Кайсы китаплар белән эшлисез?»
Безнең тәрбия эшендә иң төп система ул – Ислам! Динебез тәрбия бирү өчен камил яратылган! Икенчедән, мин хәзерге заманның текә юнәлешле тәрбия системалары фанаты түгел.Үзебезчә, милли, дини тәрбия бирергә тырышам. Минем уйлавымча, «прәннек һәм чыбыркы» алымы да күпмедер дәрәжәдә булырга тиеш.
Минем бер алыштыргысыз ысулым бар. Безне үстергәндә әти-әнием кулланган кайбер алымнар, миңа ошамыйча, тискәре йогынты белән күңелемә кереп калган булса, мин, хәзер инде әни ролендә, бу алымнарны кулланмаска тырышам! Шул гына! Аннан, дуслар, мине әниләр һәм бәбиләр темасында тагын бер борчыган момент бар: ул да булса балага тавыш күтәрү.
Хәзер уйларсыз инде, Альбина балаларына бер дә тавыш күтәрми, ул камил әни, янәсе. Юк, әлбәттә, беребез дә идеаль түгел. Минем дә балаларымны орышкан вакытларым була! Тик чит кешеләр янында алай эшләмәскә тырышам. Мәрхүмә дәү әниемнең әйткән бик акыллы киңәшен күңел түремнән чыгармыйм: кеше алдында мәчеңә дә тавыш күтәрмә! Иң яхшысы – үзеңне бала урынына куеп карау».

Ике катлы таш йортның (Бөрбашта йортларның барысы да шундый матур, бик нурлы авыл ул!) аскы өлешендә бик зур китапханә. 
– Бабалары Җәлил китап «җене» кагылган кеше бит. Соңгы акчасына да китап күтәреп кайтырга мөмкин ул, – дип аңлата Гөлфәния ханым. 
– Балаларыгызга татарча китаплар укыйсызмы соң? – дип кызыксынам, бу бай китапханәгә сокланып.
– Укымыйча! Кечерәк вакытта әкият китапларын күтәреп, хәзер тезеңә менеп утыралалар иде, – дип көлә Гөлфәния әбиләре, оныкларын шапылдатып сөя-сөя. Бу балаларның мәхәббәттә, яратуда коенып үскәннәре әллә каян күренеп тора шул. Әти-әти назына өстәп, әбиләренең дә әнә шулай йомшак кына баштан сөеп, иркәләп йокыдан уятулары, тәмле коймак белән сөтле чәй эчерүләре, бабайларының акыллы киңәшләре, бәләкәй генә уңышлары өчен дә сөендереп биргән бүләкләре, аякка чаңгы тагып, кышкы табигатькә алып чыгулары да бик кирәк аларга. Бу җылылык гомерлеккә күңелләренә сеңәчәк, җаннарын җылытачак.
Авылда яшәгәч тә, бары үз хуҗалыкларында гына кайныйлар дип уйламагыз бу гаиләне. Безнең – шәһәрнекеләрнең – төшенә дә кереп карамаган актив тормыш биредә. Берзаман аның блогында күркәм ханымнарның бергә җыелып төшкән фотолары күренә башлады. Аларның ниндидер чарадан булуы аермачык иде.
– Әбиләребезнең аулак өйләргә, утырмаларга йөри идек, дип сөйләгәнен барыбыз да кызыгып тыңлый идек бит. Аулак өйләр күңел ачу чарасы гына булмаган, кызлар анда кул эшләренә дә өйрәнгән, тәмле ризыклар әзерләгәннәр, дуслыклары ныгыган. Шундый аулак өйләрне бүгенге заманга яраклаштырып үткәрәсе килү теләге миндә күптәннән бар иде инде. Насыйп булгач, тормышка ашыра алдык без аны. Без, дим, чөнки аны оештыручы бер мин генә түгел, бездә актив ханымнар күп, – ди Альбина. 

Альбина Фазлыева блогыннан: «Районыбызның мәгариф бүлеге җитәкчесе Алия Юнысовна белән берлектә «Милли бизәк» дип аталган кичә оештырырга булдык әле. Әлеге чараның төп темасы – яшь буында милләтпәрвәрлек тәрбияләү. Милләтебезнең киләчәге безнең үзебездән тора. Милләтне ярату дингә дә мәхәббәт уятадыр, дип уйлыйм мин. Әлеге төшенчәләр гел янәшә йөри. «Милли бизәк» кичәсенең программасы бик кызыклы һәм эчтәлекле булачак. Киемнәрне тасма белән милли стильдә бизәү, калфак ясау буенча мастер-класслар үткәреләчәк. Бала тәрбияләү, хатын-кызның гаиләдә һәм җәмгыятьтә урыны турында сөйләшәчәкбез. Әлеге кичәдә мин үзем кул эшләренең бүгенге көндә кыйммәте, һөнәрле булуның файдасы турында сөйләргә җыенам. Дөресен генә әйткәндә, әлеге идея белән күптәннән янып йөрдем. Милләтебезнең киләчәген якты итәр өчен «Милли бизәк» кебек чаралар үткәрелү бик күркәм гамәл. Әлеге зур эшкә өлеш кертә алуым белән мин бәхетле».⁣

...«Өч әйбер диндә юк, ләкин ул динне саклый: милли тел, милли кием һәм милли гореф-гадәт!» – дигән Шиһабетдин Мәрҗани. Минем геройларым тел бетә, милләт бетә дип кайгырып түгел, телебез дә үссен, милләтебезнең киләчәге ышанычлы булсын дип кайгыртып яшәүчеләр. Үзләренең тормыш рәвешләре белән халкыбызның иң матур традицияләренә җан сулышы өрүче алар. ⁣⠀

Фото: Анна Арахамия

Видео: Анна Арахамия, Лилия Гәрәева

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • 7628
    1
    66
  • «Насыйбың булыр әле!» Әдибә эштән кайтып керде дә, бермәлгә ишек төбендә тукталып, йорт эченә күз салды. Их, күңелгә рәхәт тә соң нур бөркеп торган өеңә кайтып керүләре! Бар җирдә дә тәртип,
    5435
    2
    52
  • Балан ачылары Әйдәгез, без бу хатынның исемен күрсәтмибез. Шулай исемсез генә булсын ул. Аның ни атлы булуы мөһим дә түгел бит. Ул – шушы көндәлекләрнең хуҗасы.  Теләсәгез, бастырыгыз, гыйбрәт булсын дип, егерме ел элек язылган дәфтәрләрне, миңа биргән иде.
    7489
    1
    51
  • Югалткан мәхәббәт Фәридә Казандагы сәүдә йортында йөргәндә үзенең яшьлек мәхәбәтен очратып, имәнеп китте. «Айрат!» – дигән cүз әйтерсең хатынның теленнән кош кебек чыгып атылды.
    3771
    1
    44
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 8 май 2021 - 19:50
    Без имени
    Нэрсэ дип кеше семья сына керде сон.кеше бэхетнэнэ урелмэскэ иден.все возвращается дорогуша.семья бозган фэхишелэрге шул кирек
    Бумеранг законы 
  • 6 май 2021 - 16:47
    Без имени
    Мэхэббэтегезне саклагыз!
    Югалткан мәхәббәт
  • 6 май 2021 - 18:08
    Без имени
    Ул индивидуально ошкерэ торган абзыйлар куп пкча каермамалар яхшы булып иде...
    Күз тию
  • 7 май 2021 - 04:07
    Без имени
    Шарт итеп сузенне эйтэ белмэгэч шул инде,исерек Ир тугел,аек кеше дэ шундый нэтижэ ясар иде.
    Хыянәт
  • 7 май 2021 - 16:18
    Без имени
    Авыр туфрагы жинел булсын... (Статьяда бик куп хата жибэрелгэн)
    Илсөя Бәдретдинова авыр кайгы кичерә
Реклама
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»