Логотип
Татар гаиләсе

Әни бер генә була ул

Әнисенең күзләре начар күрә башлагач, шәһәрдә бөтенесен ташлый да, гаиләсе белән авылга әнисе янына күчеп кайта Айгөл. Минзәлә районының Түбән Тәкермән авылына барабыз. Һәр гаиләгә барган саен, монысы нинди булыр, кайсы яклары сокландырыр дигән уй китми. Һәркайсы хөрмәткә лаек, билгеле. Шулай да һәрберсе үзенчәлекле. Шакировлар гаиләсенә дә әнә шундый уйлар белән барып кердек. 

 

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә «Сөембикә» журналының уртак проекты

(Минзәлә районының Түбән Тәкермән авылында гомер итүче Шакировлар гаиләсе)

Әнисенең күзләре начар күрә башлагач, шәһәрдә бөтенесен ташлый да, гаиләсе белән авылга әнисе янына күчеп кайта Айгөл.
Минзәлә районының Түбән Тәкермән авылына барабыз. Һәр гаиләгә барган саен, монысы нинди булыр, кайсы яклары сокландырыр дигән уй китми. Һәркайсы хөрмәткә лаек, билгеле. Шулай да һәрберсе үзенчәлекле. Шакировлар гаиләсенә дә әнә шундый уйлар белән барып кердек. 

Күзләрем – син, кызым
Өр-яңа зур йорт. Түшәмнәре биек иркен йортта ана белән кыз һәм онык каршы алды безне. Менә инде 15 ел Хәбирә апа бөтенләй күрми икән. Әмма өйдә йөрергә шундый күнеккән,  аның күзләре күрмәгәнен сизмәдек тә. Тиктормас оныгы кечкенә Лилиана белән әнә ничек уйнап, аны көйләп тора! Хәбирә апа Шакирова бу авылга килен булып төшкән.  Зөфәр  абый белән дүрт бала үстергәннәр: Илфат, Идрис, Булат, Айгөл. Хәбирә апа гомере буе фермада сыер сауган...
  Дөнья түгәрәкләнеп матур гына яшәгәндә 45 яшендә тол кала. Урманда Зөфәр абыйның башына агач төшә. Олы кайгы сыгарга тырышса да, сыгылмый Хәбирә апа: балаларын  кеше итәсе бар. Әнә шул уй белән яши. Чәчәк аткан хатын-кыз яшендә булса да, кияүгә дә чыкмый. Ире хакын хаклап, балалар дип яши ул. Хәбирә апа алар өчен әни дә, әти дә була. «Балалар укыттым», – ди ул хәзер, горурланып. Ике улы институт, Илфат Минзәлә техникумын, кече кызы медицина училищесын тәмамлый. «Балаларым бик яхшы булды. Аракы эчеп, тәмәке тартып урамда йөрмәделәр, тырыш булдылар. Барысының да үз тормышы, Аллага шөкер», – дип сөенә ул. Гомерен балаларына багышлаган ана өчен олы бәхет шул инде ул. Тик бәхет түгәрәк булмый. Моннан ике дистә ел элек Хәбирә апаның күзләре начар күрә башлый. Кая гына йөртми аны балалары, әмма язмыштан узмыш юк. Күз яшьләре күп түгелә шул. Ире өчен бер еласа,  улы өчен биш елый. Авылда яшәгән улы Илфат фаҗигале төстә үлә. Бала хәсрәте – иң авыр хәсрәт. 

Ана хакы
Әни бер генә була ул! Миңа калса, бу гаиләдә язылмаган канун бу. Ялгызы үстергән анага балаларының рәхмәте!  Әнисенең күзләре начар күрә башлауга, кече кызы Айгөл әнә шулай ди дә, гаиләсе белән Чаллыдан күченеп кайта. Кыз бала болай да әнигә якын. Айгөл әнисенә тагын да якынрак.  Хәбирә апа өчен кызы сердәш тә, киңәшче дә, ә иң мөһиме: күзләре. Әнисе Айгөл күзләре белән дөньяга карый төсле тоелды. Безнең белән сөйләшкәндә дә «Айгөл, Айгөл» дип кенә торды. Менә инде 21 ел буе алар бергә.
– Әни белән шундый хәл килеп чыккач, ике дә уйламый кайттым. Әни бит ул! Ирем дә икеләнеп тормады. Шәһәр баласы булса да, авылга кайтырга ризалашты. Аннан соң монда табигать кочагында яшәү күпкә рәхәтрәк. Ә ул минем – табигать җанлы кеше. Алай да шәһәрдән аерылып бетмәде.  Менә ике дистә ел инде шәһәргә йөреп эшли ул, – диде Айгөл. 
Ире белән Айгөл Чаллыда кибеттә таныша. Кызның ветераннар госпиталендә эшләгән чагы.  Егет әйбер алырга кергән җирдән генә шул кыз белән танышып чыга. Икенче көнне Айгөлне эзләп тә килә Ирек. Бер ел йөргәннән соң, кавышалар. Бәби көткәндә Айгөл әнисе янына кайта. 2003 елдан  авылда фельдшер булып эшли. Бик яраталар аны. Аз сүзле, гадел Айгөл  кешеләргә ярдәм  итәргә генә тора. Сүз белән түгел, гамәл белән дәвалый ул. Түбән Тәкермән белән Югары Тәкермән халкы нәрсә булса да иң беренче аңа шалтырата. Көн дими, төн дими, Айгөл  «Ашыгыч ярдәм» урынына чаба. Әби-бабайлар интегеп йөрмәсен, дип, өйдән-өйгә кереп йөреп уколын да  сала. Кирәк икән, массажын да ясый, район хастаханәсенә алып барып табибларга да күрсәтеп кайта. Әмма бу хакта сөйләргә яратмый. «Эш бит инде ул», – дип әйтеп кенә куйды. Кешене хезмәт бизи, диләр. Бу мәкаль Айгөл турындадыр. Бернинди мактау көтмичә эшенә бирелеп эшләгәннәр генә риясыз, ихлас, фидакарь була ала. Авылда иң кирәкле кеше фельдшер икәнен бөтен кеше белә. Авыл халкы нәкъ менә фельдшерга ышаныч белән карый, хөрмәт итә.  

«Татар авылында татар тормышы алып барабыз. Ул безнең канда. Башкача яши дә алмыйбыз...»
 

Әнисе өендә яшәгәннән соң, Айгөл белән Ирек абыйлары ярдәме белән авылда яшь белгечләр программасы буенча ипотекага йорт салалар. Хәзер алар зур матур йортта яши. Бертуганнар бик тату бу гаиләдә. Хәбирә апа да әнә: «Үрнәк яшәүнең сере – татулыкта», – ди.  Балаларының үзара ярдәмләшеп яшәвенә сөенеп туя алмый. Бер улы – Казанда, икенчесе – Чаллыда. Авылга еш кайтып йөриләр. Бәйрәмдә генә түгел, эштә дә татулар.  Хәзер инде Идрис белән Булат абыйларның балалары да кайтып булыша.  Ана хәзер дә бөтенесен бер йодрыкка җыеп тота. Балаларына кунакка барып йөри, әмма яшәгән җире кадерле, якын һәм уңайлы. Өйнең һәр сантиметрын өйрәнеп беткән инде ул. Лилиананың кухняда йә бүлмәдә булуын тавышыннан ук аңлый. Лилиана белән Хәбирә апа бу йортта иң кадерле кешеләр. Хәбирә апа – әни, Лилиана – бик озак көтеп алынган бәхет. «Өйдә әни хуҗа, әмма Лилиана барыбызны да биетә», – дип көлә Айгөл. 

Бәхет йомгагы
Айгөл 44 яшендә Лилиананы алып кайта. Минем түгәрәкләнгән күзләрне күреп булса кирәк, «Әйе, Гүзәл һаман апай сорады. Аллаһы Тәгалә бирде дә  алып кайттык», – ди ул. Һәм дөнья менә шушы җирән чәчле кызчык тирәсендә әйләнә  башлый. «Бу яшьтә бала алып кайткач, беренче тапкыр бәбиләгән кебек: бөтен нәрсә онытылган. Әмма үтә дә татлы», – ди яшь әни. Лилиана белән Гүзәлнең яшь аермасы 16 ел. Бик озак көтәләр шул Лилиананы. Аңа кадәр бала хәсрәтләре күрергә дә өлгерә Айгөл. Шуңа да Лилиана артык тәмле, артык кадерледер. Аннан соң да авырлыкларны күп  уза алар. Сабый 27 атнада Республика балалар клиник хастаханәсенә дөньяга килә. Бәби алып  кайтырга  дип чыгып киткән Айгөл, ярты елдан соң гына сабыен кочаклап өенә әйләнеп кайта.  Өй өчен күңеле тыныч була: әнисе янында кызы, ире көн саен кайтып йөри. Гүзәл ул чорда әбисенең күзләре була. Туганнары да ярдәмнәреннән ташламый. Авырлыкларны бергә күтәрәләр. Нәкъ әниләре өйрәткәнчә, бер йодрык булалар. Гүзәл быел Казан дәүләт аграр университетының агрономия факультетына укырга кергән. Өйдә хәзер төп ямь – бәхет йомгагы Лилиана. Кечкенә оныгы белән дөньясын онытып мәш килә Хәбирә апа. «Әби кызы ул безнең. Беребез белән дә түгел, әни белән генә йоклый», – ди. Әбинең иркә оныгы булып яши Лилиана шулай. Икесен дә кадерли Айгөл. Китапханәдән китаплар алып кайтып укый. Бала әнисенең әбисенә карата хөрмәтен күреп үсә. Озак та үтмәс, әбисенә үзе китаплар укый башлар әле. Тәрбия әнә шулай бирелә инде ул. 

Аллага шөкер
Күзе күргән кеше Аллага рәхмәтне бу кадәр күп әйтә микән?! Хәбирә апаның теленнән төшми ул. Нәрсә турында сөйләшсәк тә, сүзен «Аллага шөкер» дип тәмамлый. 
Балалары өчен сөенеп туя алмый. «Аллага шөкер, начар булмадылар, дус-тату яшиләр!» Картлык көнендә балаларың өчен сөенеп, алар белән горурланып яшәү  бәхетнең иң зурысыдыр ул. 
«Аллага шөкер. Киявем бик яхшы!» Хатыны белән бергә авылга кайтып, әби белән 21 ел яшәгән кияү начар түгелдер анысы.  Аның эшчән кеше икәнен дә аңладык. Ирек без килгәндә дә эштә иде. Ир-атның эшләве хәерле анысы. Әнә бит Айгөл дә: «Сыер – көтүдә, ир эштә булырга тиеш», – дип көлә. Хак, тормышчан сүзләр. Җир җимертеп эшләп йөргән ир – хатын-кыз өчен олы терәк. Моны авылда яшәгән һәр хатын белә. Ир-ат – ризык табучы. Айгөлнең әтисе дә гел эштә булган. «Кайтып та керми иде», – ди Хәбирә апа. Гаиләдәге хатын-кызлар өчен күнегелгән гадәт инде бу. Кызганыч, соңгы елларда авылда эш булмау гына  ирләрне эш эзләп чыгып китәргә мәҗбүр итте. Югыйсә үз җирлегеңдә эшләүгә җитмәс иде.  
«Аллага шөкер, кызым бар. Ул янымда!» «Бәхетле ана кыз таба», дип, юкка гына әйтмәгән өлкәннәр. Әни дип өзелеп торуы – икеләтә бәхет. Онык сөю дә – сөенеч. Ул оныкның бар борчуларны оныттыра торган күңел дәвасы булуы да – бәхет.
«Аллага шөкер, якты җир йөзкәйләрендә яшим!» Яшәүнең зур бәхет икәнен тормышта авырлыклар күргән кеше ныграк аңлый шул. Шуңа зарланмый да, һәрвакыт шөкер итә.

Видео:  Анна Арахамия

Фото: Анна Арахамия һәм гаилә архивыннан алынды
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар