Логотип
Татар гаиләсе

Җиде «мин»

Апаста 38 яшьлек Герой Ана – Рамилә Әхмәтҗанова яши. Дөрес, бу Россия Федерациясе тарафыннан бирелгән мактаулы исем түгел, иҗтимагый оешманың мәртәбәле бүләге әлегә. Аны «Хатын-кызлар көче берлеге» оешмасы күп бала тәрбияләп үстергән һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашкан аналарга тапшыра. Узган ел әлеге мәртәбәле бүләккә Рамилә дә лаек булган. Рамилә һәм Ришат Әхмәтҗановлар гаиләсе – зур гаилә. Бүген аларның биш шатлыгы, биш өмете үсеп килә.

 

Апасның чын фидакаре
Әлеге язма кулыгызга килеп кергән көннәрдә Ришат, мөгаен, юлда булыр. Без килгәндә олы сәфәргә – махсус хәрби операциядәге якташлары янына барырга әзерләнеп йөргән чагы иде. 

– Монысы җиденче тапкыр баруыбыз инде. Беренче тапкыр егетләргә буржуйка мичләре ясап илткән идек. Материалын, ясаучысын үзем табып, җиде мич ясадык ул вакытта. Күп­ме­дер узгач, Апас районы башлыгы Айрат Габделхакович Җиһаншин, аның урынбасары Ленар Тәлгатович Хантимиров, «Чиста район» оешмасы җитәкчесе Радик Әнәсович Гәрәев белән тагын юлга кузгалдык. «Егет­ләр­не дә күреп сөйләшербез. Андагы хәлләр белән дә танышырбыз...» – дидек. Район халкы да ярдәм итте, спон­сорлар да булышты – егетләребезгә трал белән тугыз машина илт­тек. Луганск, Донецкига кадәр генә түгел, Запорожье, Херсон өлкәлә­ренә кадәр кердек. Эчкәрәк кергән саен совет чоры ныграк сизелә анда. Бездәге кебек яхшы юллар да, түбәләре төсле калай белән ябылган йортлар да юк. Газ, су кермәгән авыллар күп. Халык яхшы яшәгән дип әйтеп булмый. 

Рамиләнең энесе Ранис тә хәрби операциядә катнаша. Беренче барганында каенешен күрә алмаган Ришат. Ә икенче юлы инде, якташлары килгәч, командирлары Ранискә ял биргән – туган якларына Ришатлар белән бергә кайткан, гаиләсенә күңелле сюрприз ясаган. 

– Үз туганыбыз да шунда булгач, кулдан килгәнчә ярдәм итәсе килә, – ди Ришат. – Әле менә исемле посылкалар туплыйбыз. Якташ егет­ләр­нең һәрберсен күреп, туган якның сәлам­нә­рен җиткереп, күч­тә­нәч­әрне үз кулларына тапшырып кай­тасы идек. 

Туган ягын, халкын яратуы, аларга булган хөрмәте һәр сүзеннән сизелеп торган Ришат үзе дә шушы туфрактан. 1985 елны Апас районының Ка­ра­тун авылында туган ул. Ике юга­ры белеме булган бу егетнең эшләмәгән эше юк диярлек.

– Әтием Иршат та, әнием Әкълимә дә гомер буе төзелеш оешмасында эшләделәр. Әти – шофер, әни бухгалтер иде. Ә мин менә укытучы һөнә­рен сайларга булдым – Казан дәүләт педагогика институтының татар теле һәм филология факультетына укырга кердем, – дип, безне үзе белән яшүсмер чакла­рына ияртеп китте ул. 

– Мөгаен, татар теле укытучың әй­бәт булгандыр, – дим, аның бу юнә­лешне сайлавына ишарәләп. 

Сүземне җөпли әңгәмәдәшем:
– Татар теленнән Сәвия апа Ти­мур­шина укытты. Нинди генә конкурсларга, олимпиадаларга әзер­ләмә­де безне! Шигырьләр яздыра иде. Мәктәптә «Көмеш кыңгырау» дигән газета чыгарабыз. Иң матур шигырь­ләребезне шунда урнаштыра, аннары район газетасына җибәрә. Газетада үз исемеңне күрү шулкадәр рәхәт! Шуңа өстәп, редакциядән гонорар да җибә­рә­ләр әле! Туган телебезне әнә шулай яраттырды Сәвия апа. Мин генә түгел, бертуган абыем Раил дә татар теле белгечлеген сайлады. Ә мин аның артыннан иярдем. 

2006 елны институт (Ришат тәмам­ла­ганда ул инде гуманитар-педагогика университеты була) дипломын ал­ган егет Апаска эшкә кайта. 

– Казанда калырга уйламадым да, – ди Ришат. – Кайту белән район хакимиятенең оештыру бүлегенә эшкә алдылар. Дүрт ел анда эшләдем. 

Оештыру бүлегендә эшләве дә очраклылык кына түгел. Музыка мәк­тәбенең баян классын тәма­мла­ган, укыганда бер генә чарадан да читтә калмаган егетнең күңелендә сәнгатькә мәхәббәт яши. 

– Алтынчымы, җиденчеме класста укыганда әниләр синтезатор бүләк итте. Заманы өчен шәп синтезатор – «Yamaha» иде ул. Бәясен дә хәтерлим, 3 мең дә 80 сум. Ул вакытта әти-әни­нең хезмәт хакы берәр мең булды микән әле? Ничек хыялланган идем мин ул хакта. Уйнаганымны төшлә­рем­дә күрә идем. Синтезаторда уйнарга Апас композиторы Илдар Ногманов өйрәтте. Мәктәптә ансамбль оештырып җибәрдек. Исем­нә­ре­безнең иҗекләреннән җыеп, «Радали» дип атадык. Абыем Раил – алып баручы, классташым Илсөяр (хәзер ул Камал театры артисты Алмаз Сабирҗановның хатыны) – җырлый, Айдар исемле егетебез – аппаратурада, мин – синтезаторда. Әти синтезаторны куярга агачтан өстәл ясап бирде. Әни куе кызыл тукымадан япма тегеп, ансамбле­без­нең исемен чикте. Чын артистлардан ким түгелбез! Урыныбыз гел сәхнә түрендә. Берзаман оешмаларның отчет җыелышларына да чакыра баш­ладылар. Ялындырмыйбыз, кая чакырсалар, шунда барып җырлап кайтабыз. Үзенә күрә аз гына булса да акча да эшлибез. Укуны тәмам­лага­н­чы шулай җырлап йөрдек тә, аннары таралыштык. Казанга киткәнче клуб­та дискотекалар да куя идем әле. Менә анысы кыенрак иде, кызлар белән биисе килә, ләкин аппаратура яныннан китеп булмый... 

Үземнекеләр өчен
Бүген Ришатның 39 йорты бар, дисәм, берегез дә ышанмас, билгеле. Әйе, үз куллары белән салганы берәү аның берәвен. Шулай да сүзләремдә хаклык та юк түгел. Ришат Әхмәт­җа­нов – Апас районындагы күпфатирлы 39 йортның идарәчесе.

– Педагогика университетын тәмамласам да, тагын укыйсы килү теләгем басылмады. Казан аграр институтының икътисад факультетында читтән торып белем алдым, икътисад фәнен үзләштердем, – ди ул. – Тәвәккәлләп, 2021 елны үз эшемне башлап җибәрдем. Безнең оешма хәзер 39 йортта яшәүче 811 кешегә хезмәт күрсәтә. 

Ришатның иртәнге сигездән кичке алтыга кадәр дигән эш сәгатьләре дә, ял көннәре дә юк. Шушындый график белән эшләвенә күнеккән инде ул. 

– Җәй көне иртәнге алтынчы ярты­дан ук йортлар арасында күзәтеп йөрим. Кайда рәшәткә каерылган, кайдадыр такта купкан, тегендә буйыйсы бар икән... Ишегаллары бик матур хәзер Апаста. «Безнең ишегалды» республика программасы белән бөтенесен тәртипкә китерделәр. Җәй­ләрен йорт яннары шау чәчәктә. «Яшьләр урамы» дигән бер урамыбыз бар. Анда яшәүчеләрнең күбесе пенсионерлар инде. Гомер буе шушы йортларда яшәгәннәр. Кайда нинди проблема барлыгын миннән дә яхшырак беләләр. Шуңа да халык белән күбрәк аралашырга тырышам. Ише­гал­ла­рына керәм, яннарына барып утырам... Алар сөйләгәнне шыпырт кына «мыегыма» чорный барам. Эшкә кайткач, ишеткәннәремне язып куям, аннары эш планына кертәм. Коман­да­быз әйбәт. Егетләрнең һәркайсы үз эшен җиренә җиткерә торган. Без бит кем икәнен дә белмәгән чит-ят берәү өчен эшләмибез. Шәһәр җирендә генә ул күрше күршесен белми. Ә бездә һәркем үз кеше. Үз кешең өчен начар итеп эшлисе килми. Төнге бердә шалты­раталармы, икедәме – чыгабыз да китәбез. Үзебезнекеләр бит!
2011 елда җир кадастры инженерына да сертификат алган идем. Шул өлкәдә дә бераз эшлим. Дөрес, анысы өстәмә генә инде... 

Без бәхетне читтән эзләмәдек. Бәхет менә монда – үзең туып-үскән туфракта, үз халкың янында, үз телеңдә аралашып яшәүдә ул. Бу – безнең өчен тормыш хакыйкате.

Балалар яратабыз
– Ришат та, мин дә балаларны бик яратабыз, – ди Рамилә, минем ни сорарга теләгәнемне алдан ук сизен­гән сыман. – Ришатлар да өчәү үскән, сеңлесе Раилә әнә күрше урамда гына яши, ире Ленар – Казан егете. Без дә өчәү. Өчебез дә Апаста төпләндек. Өйләнешкәч, безнең дә өч балабыз булыр, дип килешеп куйган идек. Дүртенчесенә узганымны белгәч: «Алып кайтабыз», – диде Ришат ике дә уйларга урын калдырмыйча. Дүрт янына бишенчесе сыя да сыя инде, дидек. «Семья» сүзе үзе дә җиде «мин» дигәнне белдерә бит. 

2008 елда – беренче уллары Ранил, 2011 елда – Ралина, 2016 елда – Ра­ми­на, 2019 елда – Раида, 2023 елны төп­чек­ләре Равил туа. Биш баласын да ярып алырга туры килә Рами­лә­нең. Табиблар өченче бала белән тукталырга киңәш итә мондый очракта. Тик Рамилә авырлыклар алдында тез чүгә торганнардан түгел. 

– Балаларны җиңел күтәрдем. Гел йөгереп йөреп, хастаханәдә ятып та тормыйча гына таптым. Равилебез баһадир булып туды. Соңгы аенда паровоз кебек идем. «Ничек кенә йөреп бетерерсең», – дип, и борчылды инде Ришат. 

Тормышыннан канәгать булуы, бәхетле икәне йөзенә чыккан бу ханым белән аралашуы шулкадәр рәхәт! Аңардан оптимизм, әйбәт энер­гия бөркелеп тора.

Рамилә үзе дә Апас кызы. Әтисе Ришат Җамалиевны Апаста гына түгел, республикада да беләләр. Хез­мәт юлын үз районнарының «Йолдыз» газетасына багышлаган атаклы журналист ул. Кызы да әти­сенең һөнәрен сайлый – Казан дәүләт университетының журналистика фа­куль­тетын тәмамлый. Укыган дә­вердә берара «Шәһри Казан» газетасында эшләп ала. Тормышын инде тулысынча Апас белән бәйләгәч, «Йолдыз» газетасы хезмәткәре була. 

Балалар туганнан соң, бу өлкәдән китәргә туры килә. Журна­листика үзеңне тулысынча аңа гына багыш­лауны таләп итә торган өлкә шул...

– Балачактан спортны яраттым. Волейбол, баскетбол уйный идем. Әллә спорт юнәлешен сайлыйм ми­кән, дигән уем да булды. Соңрак анысын да тормышка ашырдым – Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә аэробика тренеры булып эшләдем. Безне бер эштән дә курыкмаска, хезмәттән оялмаска өйрәтеп үстерделәр. Нинди генә эшләрдә эшлә­мәдем мин! Моннан берничә ел элек Ришат белән өч авылда арендага кибетләр алып та эшләп карадык әле без. Авыл халкына товарны яздырып кына бирә-бирә, үзебез бурычка бат­тык. Булмый, безнеке түгел икән, дип, баш тарттык аннары... 

Күбебез янәшәдә генә йөргән бәхетен күрми. Ә менә Рамилә бер күрүдә үк Ришатның үзенеке булуын тоеп алган. 

– Җәй көне таныштык без. Дус егет кич утырырга иптәшләрен ияртеп килгән иде. Мин исә дус кызларым белән. Баштанаяк ап-актан киен­гән Ришат шунда ук күңелемне яулады. Дус кызымның колагына пышылдадым: «Бу егет ошый миңа». Җиде генә ай очрашып йөрдек тә өйләнештек. Көн дә җиде чакрымдагы Каратуннан килеп йөри иде. «Кереп сора әле мине әти-әнидән. Көн дә болай йөрүе кыен бит сиңа», – дидем. Төнге унберенче яртыда кереп, ниятебезне әтием белән әни­емә җиткердек. Алар Ришатны үзләре дә ошаталар иде. Фатыйха бирделәр. 2007 елда гаиләбезне кордык. 

Ялан кырда – яңа йорт
– Өйләнешкәч үк Апаста фатир ал­дык. Ләкин анда вакытлыча гына яшәп торганыбызны икебез дә белдек. Үз йортыбызны салып чыгасыбыз килде, – ди Ришат белән Рамилә. – Без йорт сала башлаганда монда рапс басуы иде. Бары ут баганалары гына киләчәктә бу урында гөрләп тор­ган урам үсеп чыгачагына иша­рә­ли.
Бабайдан чалгы алып торып, иң беренче рапсны чаптым. Аннары йортның нигезен казырга керештек. Дуслар килде, туганнар – чын өмә булды. Беренче көнне казыдык, икен­че көнне измәсен койдык... Төнгә кадәр мәш килдек. Менә шулай итеп башлаган идек, тәки төзеп чыктык. Кыш көне мондагы карны күрсәгез иде! Машина белән урамга керерлек тә түгел. Өйнең эчке ягын ясаганда Казаннан алып кайткан төзелеш материалларын үзебезгә кадәр күтә­реп ташыган идек, – дип сөйли Ри­шат эчке бер горурлык белән. Го­рур­ланырлыгы да бар шул – 35 квадрат метрлы йортка теләсә кайсы шәһәр кешесе кызыгырлык. Шуңа өстәп гаражы, мунчасы...

Әхмәтҗановлар яшәгән урамны кайчандыр ялан кыр булган ди­мәс­сең дә. Иркен урамның як-ягыннан заманча йортлар тезелеп киткән. 

– Безнең урам бик тату, – ди Рамилә. – Әнә күрәсезме каршыдагы балалар мәйданчыгын? Унбер гаилә берләшеп, икешәр мең акча җыйдык та үзебез эшләп куйдык аны. Балалар күп бит урамыбызда, аларга уйнарга матур җир булсын әле, дидек. Кем тактасын алып килде, кем кадагын... Ирләребез рәшәткәләрен тотты, урын­дык, таганнар ясады. Без, хатын-кызлар, буядык, чәчәкләр, агачлар утырттык. Ачкан шәпкә бик матур иде, быел бераз яңартырга кирәк әле. Балаларга Сабантуй да оештырабыз шунда. Кыш көне шашлыклар пеше­рәбез... Яңа елны каршы алабыз. Җәй көне аннан балаларны өстерәп тә алып кайта торган түгел. Безнең тәрәзә каршында булгач, әниләре миңа шалтырата: «Рамилә, безнекен кайтарып җибәр әле!» – диләр. Диспетчер да әле мин шулай итеп...

Юк дип әйтә белмим
Язмамны Рамилә Әхмәтҗановага узган ел Мәскәүдә «Герой Ана» иҗтимагый бүләген тапшырулары белән башлаган идем. Иҗтимагый җиңүләре күп бу гаиләнең. 

– Җәмәгать эшен яратам, – ди Рамилә. – Өйдәгесе эшләнмәсә, эшләнми, андые өчен һәрвакыт ва­кыт табам. Кешегә юк дип әйтә бел­мим. Юк, дисәм, җан тынычлыгым югала. Ришат та үземә охшаган ул яктан... Балалар бакчасыннан тотынабыз, мәктәп белән дәвам итәбез, район, республика белән төгәллибез. Узган ел әнә Россия күләменә үк чыкканбыз.

2016 елны республикада узган «Эковесна» конкурсында катнашып җиңгән идек. Ул елны бакчабызга күп итеп агачлар утырттык, сыерчык оялары ясап куйдык. Истәлек булып калсын әле, дип, шуларны видеога төшереп барган идем. Шул видеоларыбызны кызык өчен генә дип җибәргән идем, җиңгән үк булып чыктык. Шуннан китте инде...

Рамилә Апаста балалар иҗат үзәген­дә методист булып эшли. Ата-аналар комитетын җитәкли. Җәмәгать тәрбиячесе дә икән әле.

– Узган елларны бер гаиләгә бала тәрбияләүдә ярдәм иткән идем. Укуын, тәртибен күз уңында тоттым, кая барсам, шунда ияртеп йөрдем. Баланы бит аны усаллык белән җиңеп булмый. Аларны кечкенә генә уңышы өчен дә мактап торырга кирәк, – ди биш бала әнисе. 

Үз балаларының да уңышларына сөенеп яши Әхмәтҗановлар. Ранил­ләре – хоккей белән шөгыльләнә. Узган ел Казанның «Ак Бүре» командасы өчен уйнаган. «Һәр­көнне Казанга хоккейга йөрттек. Кар яуса да, таш яуса да тренировкаларны калдырмады», – ди әтиләре. Ралина­ларының җанына спорт та, сәхнә дә якын, мәктәп ансамблендә җырлый. Раминаларына да сәхнә генә булсын. 

...Рамилә сөйли. Ә мин аның тәмләп сөйләвеннән изрәп утырам. Җылы җәйге кич, балалар чыр-чуын-нан гөрләп торган урам күз алдыма килә. Әнә капка төбендә ир-атлар тыныч кына әңгәмә кора. Бала арбасын тирбәтә-тирбәтә, яшь әниләр көнбагыш чиртә... Йә, бәхетле тормыш шушы түгелме? Ришатлары, Рамиләләре булган авылларның киләчәге юк дип әйтеп буламы?!

Фото һәм видео: Анна Арахамия.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар