Логотип
Татар гаиләсе

Чәчәкләрендә – йөз аклыгы 

Булачак гомерлек мәхәббәтен дә шул елларда очрата кыз. Юлтимернең оста куллы шоферы Зөфәр ашханәгә кергәч, Гөлисәне күреп ала да: «Бу кыз минеке булыр», – ди. 1962 елның апрелендә танышып, беркадәр очрашып йөриләр. Егет эшне озакка сузмыйча, июль аенда Гөлисәне Юлтимергә килен итеп алып та кайта.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә «Сөембикә» журналының уртак проекты

(Сарман районының Юлтимер авылында яшәүче Галимҗановлар гаиләсе)

Гаилә – дәүләтнең нигезе, дибез. Әйе, ул безнең олы таянычыбыз. Гаиләләр тату һәм нык булса, җәмгыятебез дә нык булыр. Бәхеткә, безнең арада шул кыйммәтне кадерләп саклаучы, еллардан-елларга күчеп килгән матур традицияләрне дәвам итүче гаиләләр бик күп. Шуларның берсе – Сарман районының Юлтимер авылында яшәүче Галимҗановлар гаиләсе.

Сүзне Гөлисә ханымнан башлыйм әле. Гөлисә – тумышы белән Ләшәү Тамак авылыннан. Балачагы авыр елларга туры килә. Сугыш башланганда аңа ике яшь ярым була. Әтисе яуның беренче көннәреннән үк фронтка китә һәм шул китүдән кире әйләнеп кайтмый. Әнисе дүрт бала белән тол кала. Гаилә башлыгының бердәнбер төшкән фотосы гына саклана. Әтиләре сугыш кырында ятып калган ятимнәр ул чаклардагы тормышның ни дәрәҗәдә авыр, михнәтле булуын үзләре генә беләдер. Ачлы-туклы яшәүнең нәрсә икәнен Гөлисә дә яхшы аңлый. Үлән ашап үскәнен хәтерли әле ул. Кычыткан, кукы, черек бәрәңге – барысын да авыз итәргә туры килә ул заман балаларына. Игезәк туганнары ачлыктан вафат була. Хәзерге вакытта Вәсилә апасы да исән түгел инде. Күпме балаларны әтисез, әниләрне тол калдырган аяусыз сугыш нәни йөрәгенә төзәлмәслек яра салса да, Җиңү хәбәрен кызчык өмет тулы күңеле белән көтә. Бер тапкыр да күргәне булмаган әтисен дә сугыш бетү белән кайтыр дип уйлый.
Башка яшьтәшләре кебек, ул да туган авылында 7 класс белем ала. Аннан хат ташучы булып эшли. Колхозда табель тутыручы итеп тә куялар әле аны. Аннан Горький якларында торф чыгара. Ике ел эшләп, өс-башын карый. 1960 нчы елларда Азнакайда сатучылар курсында укый, ашханәдә эшли. Уңган, булдыклы кызны бераздан ашханәгә мөдир итеп тә куялар, буфетта да эшләргә кушалар. Карамалы сельпосына отчет бирергә урман эченнән сигез чакрым җәяү барырга кирәк. Кыш көннәрендә берүзе ат юлыннан кар ера-ера ничек курыкмыйча йөргәндер ул... 
Булачак гомерлек мәхәббәтен дә шул елларда очрата кыз. Юлтимернең оста куллы шоферы Зөфәр ашханәгә кергәч, Гөлисәне күреп ала да: «Бу кыз минеке булыр», – ди. 1962 елның апрелендә танышып, беркадәр очрашып йөриләр. Егет эшне озакка сузмыйча, июль аенда Гөлисәне Юлтимергә килен итеп алып та кайта. Гаилә ишле: Зөфәр абыйның әнисе Миңнесара апа, абыйсы Әнвәр абый белән хатыны Шәмсия апа, аларның өч баласы... Ләкин Галимҗановлар күпләр сокланырлык итеп яши торган гаилә булып чыга. Бер-берсен кайгыртып, яратып, шатлыкларын да, кайгыларын да бергә уртаклашып, авылда бөтен кешегә үрнәк булып яшиләр. Тормышның җитәр-җитмәс якларын җиңел үткәреп, төшенкелеккә бирелмичә, йөз аклыгын, күңел матурлыгын саклап, зарланмыйча, булганына шөкер итеп гомер кичерә белүнең сере нидә икән? Үзләре белән аралашканда да, тормышларын күз алдыннан кичереп утырганда да, балаларының әти-әниләренә мөнәсәбәтен күзәтеп тә, мин шул сорауга җавап эзләдем... 

Сирин: «Балаларым өчен сөенәм. Әни изге догалары, ягымлы сүзләре белән юата, тормыш өчен аларда кирәкле сыйфатлар тәрбияли. Матур яшибез, уңышларга бергәләп сөенәбез. Бишебезне дә зурлап, милли йолаларны үтәп, никахлар укытып, тормыш юлына аяк бастырды. Мин, бәхет эзләп читкә китмәдем, туган нигезебездә яшәп калдым».

...Уңган килен Гөлисә тик тормый, гел эштә була. «1 Май» колхозында 16 ел ясалма орлыкландыру технологы вазыйфасын башкара, аннан сыерлар сава, бозаулар карый. Ә Зөфәр абый шофер булып эшли. Аның «ГАЗ-53»е – һәрвакыт төзек, һәрвакыт юлда. 40 ел шофер булып эшләү дәверендә кайларда гына булырга, нинди генә җаваплы эшләр башкарырга туры килми аңа. Прицеп белән урманнан агач, ташкүмер ташулар, нәсел таналары алып кайту өчен Карелия, Владимир өлкәләренә кадәр чыгып китүләр, «КамАЗ»лардан калышмыйча, алар өчен ягулык төяп барулар. Колхоз йомышы белән хәтта Казакъстанга кадәр барып җитә. Комбайннан икмәк ташу буенча берничә ел рәттән район чемпионы була. Зөфәр абый эшләгән елларда бу хезмәтнең авырлыгы әйтеп бетергесез иде. Юллар юк, булганнары да бик начар. Хәзерге кебек җылы гаражлар төшкә дә керми. Эштән кайтып, машинаның суын агызып куюга, йә берәрсен больницага илтергә кирәк, йә икенче бер йомыш килеп чыга. Тагын утын ягып, су җылытып машинаны кабызырга туры килә.
 Гөлисә апа белән Зөфәр абыйның алган бүләкләренең исәбе юк. Зөфәр абыйның III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнүе дә күпне сөйли. «Социалистик ярышта җиңүче» значогы (алар 6 данә), «Унынчы бишьеллык ударнигы» значогы, «Коммунистик хезмәт ударнигы» дигән мактаулы исеме, «Хезмәт ветераны» медале, күпсандагы Мактау кәгазьләре – аның дистә еллар куйган тырыш, тынгысыз хезмәтенә югары бәя. Гөлисә дә шулай ук «Хезмәт ветераны» медаленә лаек була, «Ана даны» ордены белән бүләкләнә. Хезмәт белән әнә шулай гомер сизелми дә үтә дә китә икән. Лаеклы ялга чыккач та җиде ел эшли әле ул.
Тырышлыклары, гадилекләре, тыйнаклыклары да охшаш аларның. Кайда гына эшләсәләр дә, кешеләр белән тиз уртак тел табалар. Эчкерсез, риясыз үзләре. Икесе дә җиңел аралашучан. Галимҗановлар турында сүз чыкса, барысының да йөзе яктырып китә. «Булса да булыр икән шундый тәртипле, тату гаилә!» – диләр. «Нинди генә йомышың төшеп килсәң дә, сине аңлап, хәлеңә керә беләләр», – ди әнә авылдашлары Мөслимә апа да.
– Ризыгым шушында булгандыр инде. Матур тордык, иншалла. Бик ипле кеше иде Зөфәр. Бер авыр сүз әйтмәде. Гел балаларны кайгыртып яшәде. Гомере генә кыска булды. Безне калдырып, бакыйлыкка күчкәндә 65 яшь кенә иде бит аңа, – дип авыр көрсенеп куя Гөлисә. 
Бүгенге көндә улы Сирин, килене Галия тәрбиясендә яши ул. Сириннең әнисе турында сөйләгәннәрен ишетсәгез иде!
«Ярый әле янәшәбездә әни бар! Ничә яшьтә дә әни кирәк кешегә. Без үсеп, кеше булсын өчен бар тырышлыгын куйды әни. Аннан тормыш ямен, яшәү тәмен ныграк тоярга өйрәндек. Әни – безгә олы киңәшче. Кайтып керүгә – ишек ачык, пешкән кайнар ризык – өстәлдә. Безнең әнинең хәтере яхшы, ул бик зиһенле. Илдәге, көндәге бөтен яңалык белән танышып бара. Авылда бакыйлыкка күчкәннәрне соңгы юлга озатырга да беренчеләрдән килеп җитә, сәдакаларын өләшә. Безнең өч баланы да әни карап үстереште. Балаларым өчен сөенәм. Әни изге догалары, ягымлы сүзләре белән юата, тормыш өчен аларда кирәкле сыйфатлар тәрбияли. Матур яшибез, уңышларга бергәләп сөенәбез. Бишебезне дә зурлап, милли йолаларны үтәп, никахлар укытып, тормыш юлына аяк бастырды. Мин, бәхет эзләп читкә китмәдем, туган нигезебездә яшәп калдым», – диде ул. 
Сирин агрофирмада эретеп ябыштыручы булып эшли. Аңа кадәр озак еллар шофер булды. Авылга кемгә булышырга кирәк, өмә үтәме, зират чистартырга кирәкме, барысында да Сирин – башлап йөрүчеләрдән, һәркайсына ярдәмгә килә. Урып-җыю, чәчү вакытларында эше тагын да арта. Килене Галия – Азалак мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Ул телебезне, гореф-гадәтләрен, мәдәниятебезне саклап калу, килер буыннарга тапшыру өчен армый-талмый хезмәт куя. Балаларын, укучыларын белемле, үз телебездә матур, дөрес итеп сөйләшә белүчеләр итеп тәрбияләргә тырыша. Мәгариф эше буенча республика, район бәйгеләрендә катнаша, укучылары да еш кына урыннар яулыйлар. Бу үрнәк гаиләнең балалары, оныклары да төрле конкурсларда, олимпиадаларда призлы урыннар алалар. Кызлары Рәзилә республикакүләм конференцияләрдә катнашып, I, II дәрәҗә дипломнарга лаек булды. Уллары Динар да, Бөтенроссия конкурсында җиңүче булып, диплом алды. Галимҗановлар гаиләләре белән бергә авыл һәм район мәдәният йортларында үткәрелгән чараларда да актив катнашалар. «Әти белән бергә» бәйгесендә катнашып, I урынны яулаганнар. 
Галия дә Гөлисәгә охшаган: бик уңган килен. Төп нигезнең учагын суытмыйча, кайнанасы белән 19 ел инде дус-тату гомер кичерәләр. Бер-берсен ярты сүздән аңлашып, булганына куанып, зарланмый яши алар. Бүгенге көндә Гөлисә яшьләргә олы киңәшче, өйләренең күрке булып, сыйлы гомер кичерә. Ачык йөзле, тәмле телле булганы, хезмәтенең тынгысызлыгын аңлаганы өчен Галия кайнанасына рәхмәтле. Сирин белән Галия бик пар килгәннәр. Икесе дә – тырыш, тынгысыз. Чәчү, урып-җыю вакытларында бик соң кайткан вакытлары була, ул чагында хуҗалык эшенең күбесе өйдәгеләргә кала: бакча, маллар, каз-үрдәк... 
Гөлисә белән Зөфәр гаиләсендә горурланып, авыз тутырып сөйли ала торган дүрт кыз, бер малай үсте. Ялларда, бәйрәмнәрдә кызлар гаиләләре белән кайтып кына тора. «Кияүләрдән, киленнән бик уңдым, балаларга күз тимәсен. Олыгайган көннәремдә аларга карап юанам, тату тормышларына сөенәм, – ди Гөлисә. – Шөкер, балаларым яшьтән бөтен эшне үзләре белеп эшләде, кушканны көтеп ятмадылар, бәләкәйдән кул арасына керделәр. Алдагы көннәре дә бүгенге кебек матур булсын инде, чирләмәсеннәр, тигез яшәсеннәр». 
Кызлары да әниләре Гөлисә кебек: эшчәннәр, булдыклылыр. Исемнәре дә әниләре Гөлисәнеке кебек гөлле-чәчәкле! Кызларның берсе – Ландыш – Казанда яши. Почта бүлегендә эшләде. Тормыш иптәше Фердинанд белән бер кыз үстерделәр. Инде Региналары да кияүдә, ике баласы бар. Ләлә белән кияүләре Ленар Чаллыда гомер итәләр. Аларның кызы Гүзәл, тормышка чыгып, инде ике бәби алып кайтты. Лилия – Мостафинда яши, ике бала үстерде. Кызы Миләүшә – кияүдә, аларның да ике баласы бар. Сиринә Сарманда яши, ире Миргаяз белән ике кыз – Йолдыз, Ләйсәнне үстерделәр. 
Гөлисәнең күптөрле шөгыльләрен әйтми китсәм, язма тулы булмас кебек. Вакытында күп эшләдем, хәзер күзләргә ял кирәк, дип, кул кушырып утыра торганнардан түгел. Иң яраткан эше – чәчәкләр үстерү. Аларның да көзләрдә дә җете төсләре белән тирә-якка ямь биреп, шау чәчәктә утыра торганнарын – розаларны ярата ул. Алар аның күңел халәтенә туры киләләр: үзләре матур, нәфис, әмма чыдам. Язмыш сынауларында сынмаган, әмма тормышка, кешеләргә карата ярату хисен җуймаган Гөлисә кебек. Кул эшләренә дә осталыгы зур аның. Бәйләгән оекбашлары, челтәрләр, шәлләр, чиккән түбәтәй-калфаклар, сөлгеләр, картиналар – күз явын алырлык. Газета-журналларны күп укый, һәр артистны, җырчыларны белә. Башка файдалы ял, дип, кроссвордлар да чишә, район ветераннар советының төрле җирләргә, шәһәрләргә оештырган экскурсияләренә дә бик теләп бара. 
Язмышларын авыл белән бәйләп, хезмәт сөйгән, күркәм гаилә корган Галимҗановларга бары сокланып: «Алдагы көннәрдә дә тормышларыгыз шулай матур, түгәрәк булсын, куйган хезмәтләрегезнең әҗерен күреп, сәламәтлек, күңел тынычлыгы белән гомер итегез», – диясе килә.
Ә матур яшәүләренең сере – Галимҗановларга гына хас асыл сыйфатларны – гадилекне, тырышлыкны, ярдәмчеллекне үзләрендә саклауда, аларны балаларга күчерә барудадыр. Туган телгә, гаилә ядкарьләренә, халкыбыз гореф-гадәтләренә тугры калып, Сарманча яшәүдәдер, минемчә. 
 

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар