Логотип
Татар гаиләсе

«Без үз авылыбызга кирәк»

Батырып эшләгән кебек, ял да итә беләләр. Әйе, әйе, шуның кадәр һөнәрләре булса да, алар ял итәргә вакыт таба. Илүзә әйткәнчә, авылда да менә дигән итеп яшәп була, теләк кенә булсын да, өлгер генә бул.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә «Сөембикә» журналының уртак проекты

(Арча районының Пөшәңгәрендә яшәүче Шәвәлиевләр гаиләсе)

Арча районының Пөшәңгәрендә яшәүче Шәвәлиевләр гаиләсе авылга гашыйк. Балаларын да әнә шулай итеп тәрбияләгәннәр. Киленнәре-кияүләре дә үзләре кебек, чөнки барысы да бер авылдан, бер чишмә суын эчеп үскәннәр. Үзләренең авылга кирәклеген да белеп яши алар. 

Җырлы-моңлы яшьлек
Пөшәңгәр дип язылган элмә такта да юлда әллә каян балкып тора. Авыл чип-чиста, зират коймалары өр-яңа, хәтта күпер коймалары буяулы. Бу авылның берәр иганәчесе бардыр инде дибез фотограф Аня белән. Зур-зур йортларны узып, геройларыбыз яшәгән өй янына килеп туктадык. Ике катлы йорт, чәчәкләп, күгәрченнәр төшереп ясалган биек капка. Юк, иганәчесе юк бу авылның, үзләре уңган.  Шундый гаиләләрнең берсенә килдек бугай. Өй хуҗалары баскыч төбенә чыгып, безне ачык йөз белән каршы ала. Ныклы төзек ихатаны күздән кичерәбез. Таш сарай, таш гараж, ишегалдына таш түшәлгән. Бар җирдә пөхтәлек. Авыл җире, ә ишегалдында бер салам бөртеге юк. Исеме бөтен районга танылган алтын куллы останың ихатасы нәкъ менә шундый булырга тиештер инде ул. 
Яп-якты зур өйдә тәрәзә төбе саен гөлләр шау чәчәктә утыра. Урамда көз көне димәссең дә! Димәк, тәрбия әйбәт, энергия яхшы бу өйдә, уңган хуҗаның янәшәсендәге хуҗабикәсе дә уңган.  «Әйдәгез, әйдә, башта ашап алыйк, юлдан кайткан кешенең урыны өстәл түрендә булырга тиеш», – ди хуҗабикә Раилә апа. Чын татар гаиләләрендә генә шулай ул: кунак килүгә өстәлдә самавыр җырлап утырыр. Ә безнең тизрәк якыннан танышасы килә. Татарстанның атказанган механизаторы, «Фидакарь хезмәт өчен» медаль иясе, 43 ел буе тракторда эшләгән Әхтәм абый Шәвәлиевне районга бер, диделәр бит. Ә ул бик тыйнак, мыек астыннан гына елмаеп утыра торган абзый булып чыкты. Аның уңышларын бик тә җитез, елмаеп-көлеп кенә торган хатыны Раилә апа сөйли. 
– Гомерем буе аның белән горурландым. Таш стена артында яшәгәндәй яшәдем. Бергә уйладык, әмма барысын да Әхтәм тапты, – ди ул.
«Сез бәхетле хатын», – дим. «Әйе, Аллага шөкер», – ди Раилә апа. Алар кырык ел инде менә шулай бер сүздән үк аңлашып яшиләр. 
Әхтәм абый нигезен ташламаган. Ихаталары бик кечкенә булгач, әнисе: «Өйне киңрәк урынга өстерәп алып китикме әллә, улым», – дисә дә, ризалашмаган. Нигез ике булмый! Бер генә ул. Әтисе нигезе! Өч бала үсә алар. Апасы – Казанда, энесе Чаллыда яши хәзер. 
– Төп йортта, гадәттә, төпчек бала кала бит, – дим.
– Мин армиядә чакта әти үлде. Әни: «Син кал инде, Әхтәм», – диде», – ди Әхтәм абый ипләп кенә.
Армиядән кайткач, энесе үсеп җиткәнче генә эшләп торам дип, тимерче ярдәмчесе булып урнаша. Аннан соң аңа трактор бирәләр. Ә энесе армиядән хезмәт итеп кайта да: «Бер талда ике сандугач сайрамый», – дип, тота да шәһәргә чыгып китә. Әтисе нигезендә әнә шулай хуҗа булып кала Әхтәм. Гаиләле кешегә кубарылып та китәргә авыр, әнисе сүзен дә аяк астына салып таптый алмый. Мәрхүм әнисе уртанчы улының үтә дә авыл җанлы булуын белгәндер, мөгаен. Тракторыннан төшми дә Әхтәм. Шуңа утырып, 8–9 чакрым ераклыктагы Үгез-елга авылына Раиләсе янына барып йөри. «Синең кайчан киткәнеңне дә, кайчан кайтканыңны да ишетеп ятам. Басу таптап йөрмә инде, өйлән», – ди аңа совхоз җитәкчесе. Әмма ашыкмый Әхтәм. Ике ел шулай йөри әле ул. 
Үгез-елга авылында туып-үскән Раилә Казанда училищеда укып кайта да, Шушмабаштагы май заводында эшли башлый. Яшь чибәр кызны шунда күреп ала Әхтәмнең дусты. «Яман чибәр кыз эшли анда», – дип кайтып сөйли дустына. Эшне тиз тота егет. Кызның күрше авылга кунакка килгәнен белеп ала да, тракторына утырып, кич шул авылга китә. Күрше авыл егетләренә озаттырмый инде ул Раиләне, үзе озата. Әнә шулай йөреп китәләр. Сәхнәдән төшмәгән, биегән, җырлаган, гармун уйнаган Раиләсе яшьләр белән авылдан авылга концертлар куеп йөргәндә дә, тракторына утырып артларыннан йөри. Читләр күз салмасын, салкын арбада интекмәсен дип, җылы трактор кабинасына утыртып кайтарып куя. Чая кыз килен булып төшкәнче үк яраттыра үзен Пөшәңгәрлеләргә. «Бу кызны алып кайтмасаң, риза бәхил түгел», – ди күрше абзыйсы Әхтәмгә, сәхнәдә гармун уйнап җырлаган кызны күргәч. «Безнең яшь чак бигрәк күңелле үтте инде ул. Хәзерге җырлар да матур, әмма без җырлаган «Шахта»га, «Арча» көйләренә җитми. Алар җанга якын. Әле дә шуларны җырлыйбыз. Балаларыбыз да ятлап бетерде инде аларны, хәзер оныклар өйрәнә»,– дип көлә Раилә апа. Бер бәйрәмнәре дә җырсыз-гармунсыз үтми. Ирле-хатынлы Шәвәлиевләр парлап гармун суза. Раилә апа – баянда, Әхтән абый тальянда уйный. Хәзер бу матур һөнәрләрен оныкларына өйрәтәләр. 

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз
Бу мәкаль Әхтәм абый турында. Техника җене кагылган аңа. «Анысы минем күңел өчен», – ди үзе тыйнак кына. Алтын куллары ни генә ясамый. Тегермән, камыр басу, камыр җәю җайланмалары, иттарткыч, солы изгеч, хәтта кош-корт йонын йолкый торган машинаны да уйлап чыгарып, ясап куя. Остаханәсенә керә дә дөньясын оныта. Ә андагы пөхтәлеккә исең китә. Һәрнәрсәнең үз урыны бар. Әхтәм абый мөгезле эре терлек өчен чылбыр ясаучы бердәнбер кеше районда. «Анысы инде аның бизнесы», – ди Раилә апа, ире белән горурланып.  Иренмәде безгә дә чылбыр ясап күрсәтте. Әхсән абыйның ничек җилкенгәнен күрсәгез!.. Күзләре яна, чылбыр ясау өчен бер урыннан икенчесенә (тимерне урату, кисү, бөгү өчен станокларын үзе уйлап тапкан ул. – Ч. Г.) очып кына йөри... Күңеле тәмам канатланды. Бу һөнәрләрен күрсәтеп, район, республика бәйгеләрендә җиңү яулый ул. Яраткан һөнәрең булу бәхет түгелмени ул?! Ә ул файда да китерсә, икеләтә бәхет. Тәрбияң, кулыңнан килгән эшең белән авылдашларың каршында абруйлы икәнсең, тиккә гомер уздырмагансың, димәк. 

Ата улына үрнәк
Төп йортта калган улы Айрат та авылда яшәүнең тәмен белә. «Монда үзеңне кирәкле итеп тоясың. Безнең гаилә авылга кирәкледер дип саныйм. Әти тирә-якка танылган оста. Без дә аннан калышмаска тырышабыз», – ди. Айрат та әтисеннән үрнәк алып төп нигездә калган. «Ир-егетләр өйләнгәч, төп нигездә калып, нәсел дәвамчыларын үстерергә тиеш», – ди ул. Татар халкындагы язылмаган төп кануннарның берседер ул. Айрат Казанда авыл хуҗалыгы университетын тәмамлап кайткач, авылда төпләнеп кала. Шушы авыл кызы Илүзәгә өйләнә. «Авылда спектакльләр куйганда гел ир белән хатын булып уйный идек. Тормышта да ир белән хатын булып киттек», – дип көлешә яшьләр. Аларны сәхнә якынайткан шулай. Архитектура-төзелеш университетын тәмамлап, Казанда эшли башлаган Илүзә, бөтенесен ташлый да авылга кайта. «Мәхәббәтең авылда булгач, нишлисең инде», – ди ул. Үзе дә авылны бик ярата шул. Кыш көне шаулатып барлык йолаларга туры китереп туй үткәрәләр. Айрат Илүзәне бизәлгән атлар белән барып ала хәтта. Инде ул вакыттан соң тугыз ел үткән. Айратның хыялы кабул була: төп йортта нәсел дәвамчылары Фазыл белән Рамзан үсә. Малайларда кечкенәдән үк туган телгә мәхәббәт тәрбияли әниләре. Тукай бабаларының шигырьләрендә үсәләр. Әнә, теле ачылып килгән Рамзан да Кисекбашның кем икәнен белә. 

«Фазыл китап сорагач, китапханәдән «Кисекбаш» алып кайттым. Укыганымны тыңлап утырдылар. Аннан пластилиннан Кисекбаш ясадык. Татарча мультфильмын күрсәттем. Шуны карый-карый ятлап бетерә яздылар. Балаларда телгә мәхәббәт шулай  уен аша тәрбияләнәдер инде ул...»

Бу өйдә һәр кешенең һөнәре бар. Бу да – балалар өчен үрнәк. «Шәһәрне ашатам», – дип көлә Айрат. Экспедитор ул. Ит эшләнмәләрен шәһәргә ташый. Илүзә – авылның парикмахеры. Ике катлы зур өйләрендә аңа эш кабинетын да ясап куйганнар. Яшьләр шәһәргә омтылган чорда, Айрат белән Илүзә Пөшәңгәрдә  көн итүләре белән бәхетле. «Авылда кеше күпкә иреклерәк яши», – диләр. Авыл җанлы алар. Шулай булмаса, Илүзә авыл елъязмачысы булыр иде микән?! Социаль челтәрләрдә авыл төркеме төзеп, һәр яңалыкны язып, видеоларга төшереп, шуларны куеп бара. Авылга кайта алмаганнар бу изге эше өчен елый-елый рәхмәтләр юллыйлар аңа. «Миңа шуны ишетү рәхәт. Димәк,  хезмәтем кемгәдер файдалы, кемнеңдер күңелен күтәрә», – ди ул. Авыл тормышына багышланган блог та алып бара. «Галош белән халат киеп яшәргә кайтасыңмы инде авылга?» – дип калалар кайтып киткәндә. Шул сүзләре йөрәгенә нык уелып кала. «Авылда галош кына киеп яшәмиләр. Бәлки, галош киеп йөргән авыл кешесе, пиджактан йөргән шәһәр кешесеннән күпкә бәхетлерәктер. Шуны күрсәтәсем килде», – ди ул. 

Килен белән кайнана
Гаиләләргә барган саен килен белән кайнана мөнәсәбәтен күзәтәм. Сүз белән сөйләмәгәннәр, мөгамәләдә чагыла ул. Раилә апа да Илүзәгә кирәк чакта – бала, кирәк чакта ярдәмчесе итеп карый. «Килен үзебезгә охшаган», – дип, ничә тапкырлар гына кабатламагандыр! Үзе дә кайнана белән 31 ел яшәгән ул. Әнисе турында сөйләгәндә күзләре яшьләнә. «Кайнаны сагыналармыни, диләр. Мин сагынам. Әни бик ипле, күндәм, пөхтә иде. Авылда иң акыллы акъәби булгандыр ул», – ди. Соңгы сүзе дә «Рәхмәт сиңа, Раиләм» була кайнанасының. Бәхиллеген әнә шулай биреп китә. Айратның үз авылларында үскән кызны алуына да сөенәләр. Белгән нәсел. «Үзебез кебек бик эшчән алар. Безнең бәхет эштән. Бар нәрсәне көч белән табабыз. Эшләп яшәргә, эшләп ашарга язсын, дип әйтә иде кайнана, хәзер үзем шуны теләп яшим», – ди Раилә апа. Килене Илүзә дә әни дип кенә тора. Кайнанасы аның өчен үрнәк икәне сизелә. Тормышта төрле вакыт буладыр, әмма килен белән кайнана үз урынын, үз чикләрен белә бу өйдә. Кайнанасы һөнәрләрен өйрәнә килен. Әнә әнисе каз пешерергә өйрәткән. Хәзер Илүзә – даны тирә-якка таралган туйларга казлар бизәүче. Кайнанасы савып алып кергән биш сыер сөтеннән дә тиз генә каймагын, эремчеген, кортын ясап куя.  Сату – Раилә апаның һөнәре. Бабасы да, әнисе дә саткан, үзе дә сатучы булып эшли. Сәүдә аның канында. Тәмле телен, якты йөзен жәлләмәгән Раилә апа үзләренең сөт ризыкларын сатып кайтырга бер дә иренми. Эшкә нык алар. Авылда калган кызлары Рания дә әнә ире Надир белән иттән ярымфабрикатлар ясап сату белән мәшгуль. Эш тәмен, яшәү тәмен белеп яшиләр шулай. 

Үрнәк гаилә сере нәрсәдә?
Шәвәлиевләр гаиләсенең тагын бер хоббие бар әле. Авыл өчен җан аталар. Һәр эшне башлап йөрүчеләр. Зират коймасы тотарга кирәкме, чишмәне чистартыргамы, өмә үткәрергәме – алар иң алда. «Яшәгән йортыңны матурлыйсы килгән кебек, авылны да ямьлисе килә. Шушында яшибез бит», – диләр. Өстәвенә, ирекле янгын сүндерүчеләр дә әле алар. Алтын куллы Әхтәм абый янгын сүндерү агрегатын үзе ясаган. Якын-тирә авылда янгын чыкса, иң элек аларга шалтыраталар. Аталы-уллы Шәвәлиевләр тәүлекнең теләсә кайсы вакытында торып чабарга әзер. Районнан ерактагы җирлек булгач, янгын сүндерүчеләр тиз килеп җитә алмый. Ут белән көрәшне алар башлый. Быел гына да әнә өч-дүрт янгын сүндерүдә катнашканнар. «Алар чыгып киткәч, куркып торабыз. Лыч су булып кайтып керәләр. Исән-сау кайттылар дип сөенәбез», – ди Раилә апа. Бушка бармак та бөгәргә теләмәүчеләр күп заманда ни өчен гомерләрен куркыныч астына куюларын сорыйм. «Кешеләргә ярдәм итәсе килә бит. Уттан берни калмый», – ди Әхтәм абый тыйнак кына. 
Батырып эшләгән кебек, ял да итә беләләр. Әйе, әйе, шуның кадәр һөнәрләре булса да, алар ял итәргә вакыт таба. Илүзә әйткәнчә, авылда да менә дигән итеп яшәп була, теләк кенә булсын да, өлгер генә бул. Авыл бәйрәмнәре аларсыз үтми. Яшьлек дәрте сүрелмәгән Раилә апа сәхнәгә менәргә ашкынып тора. Яшьләр әле дә бер спектакльдән калмый. Оныкларына күрсәтер өчен райондагы һәр музейга барып кайтканнар. Ә Арча ягыннан бик күп танылган шәхесләр чыккан! Менә шулай – җыелышып машинага утыралар да чыгып китәләр. Күрше районнарны йөреп чыгалар, Казанга барып концерт-театрлар да карап кайталар. Авылда яшәү, абзар тулы терлек асрау киртә түгел икән ул! Бабалары тарих белән кызыксынган оныклар югалып барган авылларны да барлап-күреп кайта. Авыл өчен җан атмасаң, үлә ул. Моны инде балалар яхшы аңлый хәзер. Кечкенәдән белеп үсә. Бабалары төзегән нәсел агачы да оныкларга кыйбла югалтмаска маяк булыр, мөгаен. 
Тату яшәгән, җан тынычлыгы булган гаилә әнә шулай барысына өлгереп яши. Гадәттәгечә, әңгәмә ахырында үрнәк булып яшәүнең серен сорыйм. 
– Саулык булсын. Сау-сәламәт булсаң, балалар имин булса, яшисең инде ул, – ди Раилә апа.
– Серен әйтмәдең әле син, – ди Әхтәм абый, мыек астыннан елмаеп. 
 – Әйдә, әйт әле син, – ди ире ышыгында утырган Раилә апа. 
– Аның сере: яныңда яраткан кешең булу! Мин нәрсәгә шулкадәр тырышып, булсын дип яшим дип уйлыйсыз. Менә аңа җайлы булсын, балаларга җайлы булсын дип эшлим, тырышам, табам. Хатынга да, балаларга карата да ярату хисе булырга тиеш. Бездә, шөкер, ул хис җаваплы. Ярату булганда, күңелең тыныч булганда, үрнәк булам дип уйламыйсың, яшим дип яшисең...
Матур уйлар белән гомер кичергән көр күңелле кешеләрнең тормышы да, тирә-ягы да ямьле буладыр  ул шулай. Андыйларга башкалар да тартыла...

Фото, видео: Анна Арахамия

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодцы! Куз тимэсен, урнэк гайлэ, кочле нэсел!

    Хәзер укыйлар