Бергә булганда

 

– Әбигә көн саен әйтәм: «Әле яшәсәк иде», – дим. Тормышыбыз бик рәхәт бит. Тәрбиядә, карауда, аягыбыз йөреп тора... Юк, китәсе килми әле... Бер-беребезгә иптәш без. Икәү шулай сөйләшеп утырабыз. Үткән гомерләрне искә төшерәбез, күргәннәрне, баштан кичкәннәрне...
Бу йортта Фәния һәм Галимҗан Зариповлар – Балтачның Ак әбисе белән Ак бабае яши. Тагын аларның төпчек уллары Азат һәм киленнәре Диләрә. Яраткан оныклары (яныңда үскән оныклар башкача якын була бит ул!) – Ирек, Динә, Азамат. Бу түбә астында Ярату яши! Әйе, бу язма Ярату турында. Хәер, аның турында гына да түгел...

ӨЛКӘННӘР
Кавышу тарихы турында 
– Балтачта «Стахановчы» әртиле бар иде. Шунда ат караучы булып кердем. Миңа бу вакытта 23 яшь. Кызларны урманга илтеп куям, алып кайтам. Юка кабыгын төшерәләр дә, суга салалар, аннан мунчала ясыйлар... Арада Фәния дә бар. Күз гел аңарда... Сосна авылы кызы икәнен дә белдем. Бер көнне бу миңа: «Безгә менегез, Соснада вечерлар бик күңелле уза», – ди. Мендем шулай. Вечер бетте, чыгып сөйләшеп торабыз. Мөдәрис дигән егет белән икәү идек, ул берәүләрнең хуҗалыгына куеп калдырган атыбызны алырга китте. Ул килүгә янымдагы кызга: «Әйдә, Фәния, киттек безгә!» – дидем. «Юк, беркая да бармыйм», – ди. Күтәреп алып тарантаска утырттым да, төшеп киттек Балтачка. Инде: «Өйгә кермим!» – ди. Һаман әле ышанмый килен булып төшкәненә. Артыбыздан әнисе килеп җитте, аннан абыйсы. Килештек инде... Без ул төнне йокламадык, сөйләшеп кенә чыктык. Өйдә бер әти генә. Аңа инде 78 яшь. Кайтсам да, китсәм дә гел бер сүзне кабатлый иде: «Өйлән инде, улым!» Әни мин төрмәдә утырганда мәрхүм булган. Анысы үзе бер тарих... 1949 елны Балтачтан 8 чакрымдагы Көекбаш ягында колхозда ашлык ташып йөрим. Солы урган чак. Әни: «Тез белән генә сындырып бирә торган утын алып кайтып бир әле, улым», – дип сораган иде. Коры утын җыйдым, кайткач атка ашатырга дип, ярты капчык солы алдым һәм кичен юлга кузгалдым. Балтачны кергәндә колхоз рәисе белән авыл советы секретаре очрады. «Нигә ашлык урынына утын төяп кайтасың?» – дип бәйләнделәр. Арбамны аудардылар, ә анда атка дигән ярты капчык солы... Бер атна эчендә суд булды. Биш елга утырттылар. Өч ел да җиде айдан әйләнеп кайттым, тик әни бу хәсрәттән мәрхүм булган иде инде...
Иртәгәсен никах укыттык. 1953 елның 1 сентябре иде бу. Безнең уртак тормыш шул көнне башланды. Фәниягә бу вакытта 22 яшь. Бусаганы атлап керүгә җиң сызганып эшкә тотынды ул. Шактыйдан хатын-кыз кулы тимәгән йорт бит... Аш пешергәндер инде башта. Ул чакта көн саен өйдә аш пешә иде бит.
 
Балалар турында 
– 1954 елның июнендә беренче улыбыз Рөстәм туды. Аннан Сәрия кызыбыз. Фоат... «Сельхозхимия»дә өлкән агроном иде. Ул юк инде, авариягә очрап вафат булды. 31 яшьтә... Бер кызы калды... Фоаттан соң Фәргатьне алып кайттык. Төпчегебез Азат исә 1969 елны туды. Декрет яллары озын түгел иде бит – Фәния эштән калмады. Аның белән бергә эшләгән кызлар: «Без төшке ашка тамак ялгарга туктыйбыз, ә Фәния апа шул арада Соснага – әнисенең хәлен белергә йөгерә иде. Көн саен! Әнисе белән кара-каршы утырып чәй эчәргә дә өлгермәгәндер, әмма барыбер бара иде», – дип соңыннан да озак сөйләделәр. Башкача вакыт юк бит – ял көннәре өйдән, балалардан бушамый. Малайларны әти карт карады безнең. Балалар бакчалары юк иде әле. Капканы ачып чыгуга Чепья юлы. Ул чактагы зур юлларның берсе. Бүгенге кебек булмаса да машиналар йөреп тора. Балалар өчен барыбер курка идек инде...

Акча турында 
– Өйдә әти хуҗа иде, әлбәттә. Акчаны да аңа кайтарып бирәбез. 87 яшендә вафат булды ул. Урамнан: «Уф, ардым», – дип кереп сандык өстенә утырды да, китеп тә барды... Аннан акча әбиегез кулында булды. Бик белеп тотты ул – юкка-барга әрәм итмәде. Миңа караганда балаларга карата да кырысрак булды, каты тотты... Һәрберсен укыттык, башлы-күзле иттек. Пенсияләребез әйбәт, шөкер. Эшләмәсәк тә китереп торалар. Балаларга булыша алу сөенеч хәзер безнең өчен.

Йорт салу турында 
– 1939 елда, бәхет эзләп, гаилә белән Әстерхан якларына киткән идек. Әмма анда әтигә һава торышы килешмәде, шулай итеп кире кайттык. Ә монда инде нигезне сатып киткән идек... Кайткач, ферма өендә торып тордык. Мин төрмәдә утырганда әти мунча бурасы сатып алып, шуны Балтачта өй итеп салып чыккан иде. Өчкә дүрт зурлыкта гына иде ул. Балалар тугач бигрәк тә кысрыкланды. Яңа өй кирәк иде... Балта эшенә үзем тотындым. Башта ял көннәрендә генә эшләдем. Киров якларына да чыгып китеп кешеләргә йортлар, мунчалар салып йөрдек. Эшләмәсәң, акча кайдан килсен. Кемгәдер ышанып торырга юк иде... Йортны 1958 елда гына салып чыктык. Үз көчебез белән.

Оныклар турында 
– Күп инде алар безнең... 11 онык, 19 оныкчык... Балалар барысы да үз тирәбездә – Балтачта төпләнделәр. Оныклар күз алдында үсте. Аллага шөкер, хөрмәт итәләр, әби, бабай дип кенә торалар. Кайтсалар – әйтәләр, китсәләр: «Ярар, әби-бабай, киттек!» – дип саубуллашалар. Анысына да сөенәбез... Диләрә киленебез дә бик акыллы булды. Бер авыр сүз әйткәне юк. Азатның төпчеге Азамат белән дус инде без. Быел 1 нче класста укый ул. 

 Озын гомер итү турында
– Болай озак яшәрмен дип кем уйлаган?! Әти – 87, әни 56 яшендә дә үк мәрхүм булдылар. Миңа узган елның ноябрендә туксан тулды менә, әбигә быел февральдә. Сере дип... Тыныч булырга кирәк, юк-барга борчылмаска. Без әби белән ачуланышып яшәмәдек, бигрәк тә балалар алдында. Үпкәләшеп торсаң, тормыш бармый бит ул. Бер-береңне тыңларга, юл куярга кирәк. 

ЯШЬЛӘР
Кавышу тарихы турында 
– Минем Сбербанкта эшләгән чагым. Ә Азатның кредиты бар – ай саен шуны түләргә керә. Туксанынчы еллар ахырында Балтыйк буеннан машиналар алып кайтып сатты ул, шуңа алган булган. Айның соңгы көннәре җитсә, кемнең кредиты бар, шуларга шалтыратырга керешәбез: алар вакытында түләмәсә, безнең дә премияләрне кисәләр. Ә Азат: «Иртәгә керәм», – ди дә, югала – ай ахырында аңа гел эше буенча Казанга барырга кирәк иде. Үз акчамны түләп торам. Беркөнне кич җәяү генә кайтып барганда очрады. Өйгә кадәр озатып куйды. Шул көннән соң очраша башладык. Аңа – 30, миңа 25 яшь иде бу вакытта... Туебыз көнне яңгыр яуды. Кунакларга гараж эчендә генә биергә туры килде. Һәм шул вакыт алар Азатның машиналарга компьютер диагностикасы үткәрү белән шөгыльләнүен күрделәр. Район буйлап хәбәр таралды... Азат Балтачта бу эшкә беренче булып тотынды.

Эшкә өйрәнеп үсү турында
– Җиденче класста укыганда өйдә балалардан берүзем генә идем инде. Абыйлар кайсы укуда, кайсы инде гаиләле... Бездә эш беркайчан хатын-кызныкы, ир-атныкына бүленмәде. Мәктәптән кайтуга, колонкадан су ташый, мичкә ягам, мал асларын җыештырам. Тиресне көн саен аз-азлап чыгарам, шулай итсәң, атна ахырына буш вакыт күбрәк кала. Идәннәр буялмаган иде безнең – атнага бер тапкыр мунчалалап юып чыгарам. Чисталыкны кечкенәдән яраттым... Әти тирәсендә йөргәч, балта эшен барыбыз да өйрәнеп үстек. Армиягә киткәнче дә, кайткач та Карадуган мебель фабрикасында эшләдем. Иске өйдә торган стенканы шул вакыт үзем җыйган идем. Армиядә Мәскәү астында хезмәт иттем. Берсендә өйдән посылка килде. Нәрсәнедер район газетасы битенә төреп җибәргәннәр. Бер хәрефен калдырмыйча укып чыктым. Балтачта крахмал продуктлары әзерли торган завод төзи башлаулары турында да хәбәр бар иде анда. Шушы юнәлештә укырга кирәк дип уйлап куйдым. Мәскәүдә! Барысы да мин хыялланганча булды. Яңа заводка тәэминат бүлеге начальнигы итеп чакырдылар. Читтән торып Мәскәү азык-төлек институтын тәмамладым. Кызганыч, СССР таркалгач, завод та озак яшәмәде. Туксанынчы еллар ахырында инде үз эшемне ачтым... Төп нигездән китү уеялгыш та башыма кергәне булмады. Кемдер калырга тиеш бит! 

Балалар турында
– Улыбыз да, кызыбыз да бар иде инде, аннан өченчегә тәвәккәләдек. Азаматны 39 яшемдә алып кайттым. Бер дә үкенмим!
Азат ягы җыр-моңга бай. Җырчы Гөлзадә апа Сафиуллина белән кайнанам туганнан туганнар. Азат та баянда уйнаштыргалый. Күптәнге баян инде ул. Әниләр аны Рөстәм абыйга кечкенә чакта алып биргән булганнар. Юклык чагында да шундый мөмкинлек тапканнар... Музыка тартылу безнең балаларда да бар. Дөрес, Ирек баян классында бер ел гына укыды да ташлады. Аңа видео төшерү күбрәк ошый. Ул Казан Энергетика университетында укый. Ә Динә музыка мәктәбен «бишле» билгеләрен генә тәмамлады. Фортепианода, гитарада һәм курайда уйный. Оештыру эшләрен ярата ул безнең, классларында староста. «Орленок» лагерена путевка белән бүләкләнде. «Сәләт» форумнарын калдырмый. Гөлләр үстерү белән мавыга әнә.
 
Тел турында 
– Район үзәгендә яшәсәләр дә, Азатлар өйдә татарча гына сөйләшеп үскән. Без бүген дә өйдә татарча гына сөйләшәбез. Кызың яки улың кайтып сиңа русча әйткәнгә русча җавап бирә башласаң, аннары нәрсә була ул?! Хәер, балалар гимназиядә дә үзара татарча аралашалар. Балтачта ул яктан хәлләр шөкер әле... Динә татар теле дәресләрен бик ярата, олимпиадаларга катнашып урыннар да алганы булды. «Тугызынчы класста татар теленнән дә имтихан бирәм», – дип торган иде. Кызганыч, бетерделәр... Ирек берсендә Илшат абыйсына телефоннан русча нидер язып җибәргән. Кинорежиссер Илшат Рәхимбай безнең Сәрия апаның улы бит. Аның белән барыбыз да горурланабыз!.. Илшаттан хәбәр булмаган... Соңыннан аңлашканнар – нәкъ менә русча язганга җавап бирмәгән икән. Энесенә яхшы сабак булды бу!
 
Йорт салу турында 
– Бер ел элек кенә күченгән бу өч катлы йортыбызны ун елга якын төзедек. Төп нигез шундый зур, иркен булырга тиештер ул: бәйрәмнәрдә иллешәр кеше җыелабыз бит. Аны җиткереп керергә безгә бөтен туганнар булышты: минекеләр дә, Диләрәнекеләр дә. Төзи башлаганда әти белән әнигә сиксәнешәр генә яшь иде бит әле – бездән уздырып ком-таш, балчык ташып йөрделәр. Иң тынгысызы әни иде: ул безне кечкенәдән бүгенге эшне иртәгәгә калдырмаска өйрәтте.
Өйнең һәр сантиметрына кадәр үзем уйладым. Кайда, нәрсә буласын, нинди материал кулланасын... Бөтенесен булмаса да, күп нәрсәне үз кулларым белән эшләдем. Тәрәзәләрнең һәммәсен – ә алар егерме дүртәү – олы улым Ирек белән икәү куйдык. Йорт эчендәге һәммә нәрсә сәламәтлек өчен зыянсыз булсын дип тырыштым. Әле төзелешкә тотынганчы ук Канадада эшләнгән тузан суырткыч турында интернетта укып, аны үзебезгә дә алырга хыялланган идем. Кайтарттым! Аның үзәк өлеше аста, подвалда тора: йортның кайсы катында суыртсаң да, зур чүпләр шушында – аста җыела, ә күзгә күренми торган вак тузан урамга ук чыгып китә. 
 
Мавыгулар турында
– Шактый миндә мавыгулар. 2005 елдан умарталар тота башладым. Үзебезнең балны гына ашыйбыз хәзер. Чәйне 7–8 төрле үлән кушып пешерәбез: бөтнек, мәтрүшкә, мелисса, юкә яфрагы, юкә чәчәге... Тагын мандарин, әфлисун кабыклары... Үләннәрне барыбыз бергә җыябыз. Какны да үзем ясыйм. Ә алманы, гадәттә, балалар турый. Узган ел алма бик күп булды, шактый киптердек тә. Пандемиянең дә бер файдасы булды – өйдә нишләргә белми ятканда сырлар ясый башладым. Интернеттан түләүле курслар сатып алдым. Бушлайлары да бар ул дәресләрнең, әмма анда бөтен серне дә ачмыйлар. Укыдым, өйрәндем һәм тәвәккәлләп тотынып карадым. Иң беренчесе үк килеп чыкты! Интернетта аралашабыз – өйдә сыр ясаучыларның күбесе ир-атлар. Шактый сабырлык кирәк: яныннан китмичә сәгатьләр буе болгатасың. Ул көнне иртәдән кичкә кадәр гел шуның белән генә маташасың. Җиренә җиткереп эшләмәсәм мин эшкә тотынып та тормыйм... 10 литр сөттән 1200 гр сыр чыга. Сөтен сатып алабыз. Каты сыр ясыйм – тишекләренә кадәр бар! «Сулугуни», «Адыгейский» сырларын ясарга өйрәндем инде, чиратта – «Моцарелла». Анысы ике сәгатьтә өлгерә диләр. Ә каты сырны ким дигәндә суыткычта әле бер ай тотарга кирәк. Үзебезнең гаилә өчен җитеп бара – сырны барыбыз да бик яратабыз. Тагын катык оетырга да өйрәндем – кашык басып торырлык куе килеп чыга. Үз кулың белән әзерләгән булгач, ашавы да күңелле!

Ярату турында 
– Килен булып төшкәнемә 21 ел. Әти белән әнинең бер тапкыр да сүзгә килгәннәрен хәтерләмим. Ни генә булса да, әти аны шунда ук уен-көлкегә, башка сүзгә бора. Аңардагы юмор хисе! Гомерендә сүгенгәне булмагандыр. Матур яшәмәсәләр, бу яшькә җитмәсләр дә иде, мөгаен.
Узган елга кадәр әти әле мәчеткә йөрде, мәетләр юды. Шушма буеннан кайтып кермәде – балык тотты. Ташбашлар тотып кайта, чистарта, кыздыра... Бик сабыр ул, юкка-барга хафаланмый. Һәр иртәне әнигә бер үк сүзләрне кабатлый: «Шөкер, тордык. Инде исән-сау көнне дә үткәрсәк», – ди. Бер-берсен югалтудан бик курка алар. Узган ел әни авырып алды. Әти гел: «Әби, үлмисең. Әле яши генә башладык. Без бит монда санаторийдагы кебек», – дип әйтеп торды. Әни ашарга безнең янга чыга, ә әтигә хәзер бүлмәгә генә кертәбез. Әни өстәл янында озаграк торса, ул шунда ук: «Әби кайда әле ул?» – дип аны эзли башлый... Әнинең күзләре тоныкланды, ә әти күзлексез дә күрә әле: әнигә ул гел кычкырып укый. Аннан... җырлый! Күбрәк урам җырларын, ә кайчак үзе дә уйлап чыгара: «Минем сүзне тыңласаң, бергә булырбыз әле»... Әни тыңлый, җырлап бетергәч, кул чаба... Әти соңгы вакыт йөрми диярлек, әмма әнинең төнлә аз гына өсте ачылдымы, ул аны үзе торып яба... 

Өлкәннәр белән яшәү турында 
– Элек банкта эшләгәндә өлкән апаларның: «Кайната-кайнана белән 13, 15, 20 ел бергә торабыз», – дигәннәрен ишетеп шакката идем. «Ничек шулкадәр бергә яшәп була икән?» – дип уйлый идем. Була! Аның авырлыгы да, җиңеллеге дә бергә инде. Балаларны тәрбияләргә булыштылар – кая чыгып китсәк тә, өйдә кеше булды. Узган елга кадәр, егылып аягын авырттырганчы, төшке ашны безгә әти пешерде. Өчпочмакларга кадәр! «Аның нәрсәсе бар?!» – дип камырны да үзе куя иде. Әни 45 ел буе иртәнге сәгать алтыдан кичке алтыга кадәр мех фабрикасында эшләгән, ә әти эштән иртәрәк кайта торган булган. Ашарга әзерләүне хатын җилкәсенә генә беркайчан да салмаган ул. Алар икесе дә бәрәңге ярата – көн саен ашарга әзерләр. Тагын – шакмаклап киселгән токмач белән аш. Кияүгә чыкканчы әни миңа гел: «Токмач та кисә белмисең бит, нишләрсең?» – дия иде. Килен булып төштем, ә Азатларда шакмаклы токмач кына ашыйлар! Аны кисәсе бик җайлы бит... 
Иртән эшкә киткәнче, әнине уятып, юындырып, ашатып калдырам. Әти көн саен теләк тели-тели озата. Алар хәер-фатихасында яшибез... Беркайчан Азатка: «Әниең шундый, әтиең шундый» димәдем. Аларның да миннән зарланганын ишетмәдем. Мин эшкә чыгып киткәч сөйләшсәләр генә. 

Мөнәсәбәтләр турында 
– Диләрә беренче көннән минекеләргә «әти», «әни» дип эндәшә башлады. Аны шулай тәрбияләгәннәр... Өлкәннәр белән яшәү, аларны карау җиңел түгел – мин хатыныма бик рәхмәтле... Без һәрвакыт бөтен нәрсәне киңәшләшеп эшлибез. Була, бер-беребез белән килешмәгән чаклар бездә дә була. Андый чакта кемдер юл куя белергә тиеш. Диләрәнең каршы эндәшкәне юк аның. Әйе, сабыр булсаң гына авырлыклар сизелмичә уза...  
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (1)
Cимвол калды:
  • 9 апрель 2021 - 22:43
    Без имени
    Искиткеч!
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»