Логотип
Язмыш

Яратумы бу... яз­мышка буйсынумы?

Чибәр, йөзе кояш кебек бал­кып, гел ел­маеп торган бу ханымның эчендә нинди утлар януын белгәч, мин авып китә яздым. Үзе сөйләмичә, чит кешедән генә ишетсәм, мин моңа, мөгаен, ышанмаган да булыр идем.
...Ислам белән алар бер кичәдә танышалар. Ландыш­ның яшь чагы, ә яшьлек ул үзе матурлык. Егет аңа бер күрүдә гашыйк була. Кызның гына исе китми — үзенә сүз каткан егетләрне күп күргән инде ул, өенә кадәр озата килгән Исламга вакыт узды­рып йөрмәскә куша.
- Елдан артык очрашып йөргән егетем бар, — ди. Тик Ислам да бик үзсүзле булып чыга. Иртә дә килә кыз яны­на, кич тә килә. Аның “кит!” дигән сүзләрен гүя ишетми дә. Кызны үзенә карату өчен ниләр генә эшләми?! Лан­дыш аңа якынайганын шулай итеп үзе дә сизми кала. Егет: “Бергә булыйк, чык миңа кияүгә!” — дип, тәкъдим яса­гач, бәхетем шушыдыр күрәсең дип, ризалыгын бирә.
Туй барганда Исламның апасы энесенә хат биреп китә. Хатны укып чыккач, Ис­ламның үзгәрүен, йөзендә балкыган шатлыкның эзе дә калмавын сизсә дә, моңа әлләни игътибар бирми Лан­дыш. Ислам: “Соңыннан аңлатырмын”, — дигәч, озак­ламый бу хакта бөтенләй оныта. Туй таңга кадәр дәвам итә. Ә иртәгәсен, үзенә иркәләнеп сыенган хатынын этеп җибәрә дә, Ислам:
- Без синең белән бергә тора алмабыз, ахрысы, — ди. Ландыш башта аны шаярта дип уйлый. Аннан, иренең кирәгеннән артык җитди икәнен аңлагач, чак кына һушын җуймый.
Кичә, туй вакытында, Ис­ламга килеп ирешкән хат аның бик озак очрашып йөргән Гөлүсә исемле кызыннан булган икән. “Гөлүсә Исламның иптәш егете белән төн кунып йөргән, дигән сүз килеп ишетелгән иде, шуннан соң алар таш­лаштылар. Ләкин Ислам һаман да Гөлүсәне, Гөлүсәсе Исламны ярата, — боларны Ландышка иренең апасы сөйли. — Ә кичәге хатында Гөлүсә ул сүзләрнең ялган булуын аңлаткан”.
Яшь хатынның аяк астын­да җир шуышкан кебек була. Ярый, алар яратышсыннар да, ди, тик аның, аның соң ни гаебе бар? Ул бит аларның арасына кермәде. Аның бит үзен бер ел буе очрашкан егетеннән аерып алдылар. “Синең яратуың кирәк түгел. Мин икебез өчен дә яратыр­мын”, — дип, нигә Ландыш­ның алларына тезләнгән соң алай булгач Ислам?!
Кеше ни әйтер? Бары шуңа күрә генә ире яныннан икенче көнне үк китеп бар­мый Ландыш. Алар Казан­да, тулай торакның бер бүлмәсендә яши башлый­лар. Ислам һәр көнне дияр­лек юктан да тавыш чыгара. Гөлүсә белән очрашып йөрүләрен яшерергә кирәк тә санамый. Ул арада хатын буйга уза. Бу яңалык ирнең ачуын гына кабарта. “Мин сине яратмыйм”, дигән сүзләрне ул көн саен кабатлый.
— Бала туу белән яныңнан китәрмен, — ди Ландыш. Ба­ладан котылуга әйберләрен җыйнап, туган нигезенә кай­тып китүдән бианасы тотып кала аны. Ландыш һәм оныгы өчен җанын меңгә ярып би­рергә әзер бу хатын алар өчен генә яши. “Сабыр ит, — ди ул килененә адым саен, — сабыр ит, бәлки, әле бар да җайланыр”.
Ә Ислам Гөлүсәне оны­тырга уйламый да. Өстә­лендә аның фотоларыннан гына торган альбом ята. Ачыктан-ачык хат алышалар. Буш вакыт булды исә, Ислам кат-кат шул хатларны укый. Кияүгә чыгып, әни булырга өлгерсә дә, Гөлүсәсенең дә уенда бары Ислам гына. Ире әллә моны белми, әллә си­зеп тә белмәмешкә салыша.
Кызларына биш яшь тул­ган көннәрдә Ландышларга яңа фатир бирәләр. Бу куа­нычын бианасы белән уртак­лашырга авылга кайткан ха­тын капкада Гөлүсә белән бәрелешә. Сорашып та тора­сы юк, һәрвакыттагыча Ис­ламны эзләп килгән инде бу...
Сабырлык касәсе тулып таша — Казанга кайту белән көндәшенең фотоларын, хат­ларын ертып чүп чиләгенә сала Ландыш. Калтыранган иреннәре гел бер сүзләрне кабатлый: “Йә Ходам, сабыр­лык бир! Нинди гөнаһларым өчен бу газаплар?”
Ә икенче көнне авылдан хәбәр килә — Гөлүсә ава­риягә очраган. Машинадагы калган өч кешенең тырнал­ган җирләре дә юк, ә ул шул мизгелдә үк үлгән.
Гөлүсәнең үлеме гаиләгә яңалык алып килми — үсеп килгән кызлары гына аларны ир белән хатын итеп тота. Ислам һаман да Гөлүсә белән саташа, Гөлүсә исеме белән яши, аның каберенә чәчәкләр ташый.
Ландышның: “Әгәр мин Гөлүсәнең фотоларын ертмасам, ул, бәлки, исән ка­лыр, алар икәү бәхетле бу­лырлар иде”, — дип, үзенең керсез күңеленнән гаеп эзләвенә гаҗәпләндем һәм аптырадым мин. “Әгәр Гөлүсәнең барлыгын бел­сәм, мин Исламга кияүгә чыкмас, аларны да, үземне дә бәхетсез итмәс идем, — ди ул. — Бер-берсен шашып яраткан кешеләрнең берсе үлсә, икенчесе аны үз янына ала, диләр. Мин хәзер шунсыннан куркам. Исламның Гөлүсә каберенә барып йөрүенә мин каршы түгел. Җомга көннәрдә аның рухына садака бирергә үзем исенә төшерәм әле”.
Юк, барыбер аңламадым Ландышны: яратумы бу, яз­мышка буйсынумы, олы йөрәклелекме? Аңламадым, әмма сокландым!





Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бэхетсез хатын, эгоист ир- сокланырлык берни дэ юк! Куса да килгэн Ландыш янына, егете барлыгын да белгэн, мэхэббэт турында сойлэгэн... Эченндэ акылы, вожданы булган кеше, шулай артыннан да йоргэч, икенче берэу (элеккеге мэхэббэте булса да), хатынын шул минутта ук газапка салмый, ачыктан ачык йорми, ул хатларны, фотоларны остэл остендэ торгызмый.... Сихер-бозым булмадымы икэн Голусэ тарафыннан?! Узенен дэ ире булган, Ландышнын да ни гаебе булган? Имеш, ялган сойлэгэннэр Голусэ турында, гаилэ бозып йоручегэ бик килешэ башка пычраклыклар да... Ахырдан килеп, уз эшэкелеклэре бэлки узенэ кайткандыр, шуна авариягэ очрагандыр? Ландыш бик кызганыч, сокланырлык берни дэ юк. Э шушыларны куреп-белеп, шушы гомер тузеп яшэу, балага узу мондый ирдэн- монда инде Ландышны хупламыйм, жулэрлек.... Ландышнын элеккеге егетен дэ онытмыйк, бэлки ул да елагандыр, авыр кичергэндер Ландышнын кияугэ чыгуын?... Кеше рэнжетэлэр дэ, "ни очен мина бу сынаулар"дип фэрештэгэ тунэлэр!!! Ландышны да кызганмыйм булып чыга инде бу...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Беренчедэн ,ник яраткан кешен бола торып, икенче кешегэ ойлэнергэ?! Икенчедэн, ник Исламнын апасы ул хатны ана биргэ?! Оченчедэн ,Ландыш узен жертва роленэ куйган и ана бу ошый булып чыга,хаман да Ислам белэн торгач.....

      • аватар Без имени

        0

        0

        Тагын бер кеше, уз язмышына узе хужа булмаган.Кая булды гордость дигэн нэрсэ?Яратып ойлэнешкэннэрдэ эле, бик сирэк эйбэт яшилэр!Заловка, змеиная головка, нигэ ул хатны бирергэ.Тегесен яраткан, хатын белэн бала да ясаган.Хорошо устроился.Бер тамчы да жэл тугел бу Ислам.Кеше узен узе бэхетсез итэ....

        • аватар Без имени

          0

          0

          Еллар уткэч, Ландыш заяга уткэн гомерен кызганыр. Парлы ялгыз булып яшэу инде бу

          • аватар Без имени

            0

            0

            Ландыш кайнанасынын сузен тынлап дэрес эшлэ́гэн, эле баласы бар бит, эти-эни аерылганда ин зур авырлыкны бала кичерэ

            Хәзер укыйлар