Логотип
Язмыш

Сынатмаска иде ничек тә

Өйдә аның ялгызын калдырып китү авыр булса да, китми чарам юк. Миңа да эшләргә, балаларны үстерергә кирәк.

Өйдә утырган өчен генә берәүгә дә акча китереп бирмиләр. Хәер, бирми диюем бигүк дөрес түгел, эшләмичә, өйдә авыру гына карап утырсам, дәүләт миңа 1300 сум түли анысы. Тик ул акча, күп булса, өч-дүрт көн яшәргә җитә, ә аннары?! 

Мин киткәндә ул әле йоклый иде. Өстәленә өчпочмаклар җылытып куйдым, чәй ясадым. Суыныр инде өчпочмак, тәме китәр. Иртәнге чәй янына тагын салкын ризык кына булыр...
Алгы якка чыгып, үзе пешереп, үзенә кирәк вакытта җаны ни теләсә шуны ашый алмый шул ул. Гомумән, бернәрсә дә эшли алмый – ул тумыштан гарип. Гел шулай урын өстендә яткан килеш быел кырык дүртенче көзен каршылый менә.

Үзем эштә утырсам да, күңел гел өйдә. Бүлмәдәге кызлар төшке ашка барырга дип кузгалгач, үземә урын тапмый борчыла башладым. Минем тамак тук та бит, аның инде ашыйсы киләдер. Тик мин кич кенә кайтам шул, ә ул көне буе салкын чәй эчеп, коры-сары белән генә торачак. Подъездда аяк тавышы ишеткән саен, «кайттылар» дип ымсынып көтсә дә, һәрвакыттагыча безгә берни сиздермәячәк.

Ишекне ачып керүгә, өстемне дә салып тормыйча, беренче эш итеп аның янына ашыгам: «Хәлең ничек, бик читен булмадымы?» – дим. «Читен булса ниш­лисең инде?» – ди ул битараф тавыш белән. Әмма аның ачыкканлыгын, безне көтә-көтә зарыкканын, көне буе ялгызлыктан изаланганын йөзе, күзләре сөйли. Сабый бала әнисе кайтып кергәч ничек куанса, ул да эштән кайтуыбызга шулай шатлана. Бераздан өстәленә кичке аш кертеп куям да тәрәзәсен ачам. «Тыштан кергән һава тәмле. 

Урамда ничек анда: салкынмы, кар явамы?» – дип сорый ул. Бик теләсәм дә, урамга алып чыга алмыйм шул мин аны. Хәер, үзенең дә андый теләге юк. Туганнан бирле беркем белән аралашмагач, гомерен берьялгызы өйдә генә уздыргач, тирә-юньнән тәмам бизгән инде ул. Үз-үзенә буйсынмаган гәүдәсен, ян-якка таба тырпаеп каткан аякларын кешегә күрсәтүдән дә ояла. Дөнья белән бар элемтәсе фәкать телевизор, гәҗит-журнал­лар аша һәм, әлбәттә, безнең аркылы инде, эштән, урамнан безгә «ияреп» кайткан яңалыклар аркылы. «Кар алып кереп бирегез әле миңа, – ди ул. – Кулга тотып карыйсым килә».
Әйе, аның бик күп нәрсәне күргәне, тоеп караганы юк. Кышкы салкынның да, җәйге челләнең дә нинди булуын чын-чынлап белми ул. Яфраклар ничек коелганын, җил ничек искәнен, буран уртасында басып торуны, яңгыр астында калып чылануны, кояшта кызынуны... Гомере өйдә – «тоткынлыкта» уза. 
Ниш­ләтәсең, язмышында язылганны күрә адәм баласы. 

Әни аны тапканчы матур хыяллар, зур өметләр белән яшәгәндер, «тиздән әни булам» дигән шатлыгы аңа Себер салкыннарын җиңәрлек көч биргәндер. Тусын гына баласы, аннан да бәхетлерәк кеше булмас. Исемен дә күптән уйлап куйган – Зөлфия. 19 яше яңа гына тулган яшь хатын алда үзен нинди сынаулар көткәнен күзаллый да алмаган шул. 
Бала туарга ике айдан артык вакыт була әле. Хат ташучы булып эшләгән әнием бер йортның капкасын ачып керүгә, өстенә бозау чаклы эт ташлана. Гәҗит-журнал тулы авыр сумкасы белән җиргә чәчрәп барып төшә ул. Егылуы шактый ук каты була, күрәсең, вакытыннан алда тулгагы башлана.
Бәхетсезгә – вакытсыз, диләрме әле? 23 февраль була ул, шимбә көн, бөтен халык бәйрәм итә – хастаханәдә кизү табиб кына. Ике тәүлек җәфаланып, аңын җуяр хәлгә җиткән әниемне дүшәмбе көн операция өстәленә салалар. Тудыру юлына аркылы килеп бөялгән, буылудан зәңгәрләнгән баланы акушер келәшчәсе белән эләктереп тартып чыгаралар. Әнә шулай итеп, җиде айдан кило ярымлык кына кыз бала дөньяга килә. Аның да, әнинең дә хәле кыл өстендә була. «Йа Аллам! Гомер бирсәң икән кызыма!» – дип ялвара әнием. Аллаһ аны ишетә, баласын исән калдыра, ләкин ул – гомерлек гарип. Диагнозы җан өшеткеч – балалар церебраль параличы. Ул беркайчан да тәпи атлап китмәс, гөлләмәләр тотып мәктәп бусагасыннан узмас, ап-ак күлмәктән үз туенда балкып утырмас... 

Күбәләкләр куган балаларның 
Арасында кызым булмас – булалмас;
Җәй көнендә киң кырларга чыгып, 
Гөлчәчәкләрне дә җыялмас... – 
дип үкси ана күңеле. Тик нишләмәк кирәк, 
шул хәлдә дә яшәргә тырышасың. 

Тырыша әни, бик тырыша. «Авыру бала карап гомеремне үткәрмим әле», – дигән ире белән аерылышып, япа-ялгызы кала. Аннан, бер таянычсыз килеш, «үземә бер хәл булса, бу баланы кем карар?» дип уйлап, ирсез көйгә безне – тагын ике кызын таба. Шушы адымы өчен аны авылдан куарга кирәк, дисә­ләр дә, сынатмый, башын ими ул. Бик авыр иде аның тормышы, өйдә ир заты юк, бөтен эш үз җилкәсендә, бер баласы гарип. Хәзер шуларның барысын уйлыйм да, әниемнең сабырлыгына таң калам. Ничекләр түзгән? 

«Гомерем буе йөрәгемнән кан тамды», – дия иде ул. Иде дим, чөнки әни бу дөньяда юк инде. Яман чиргә тарыганда аңа нибары 54 яшь иде. Ике ел буе рәхимсез авыру белән көрәште. «Миңа үләргә ярамый, апагызны карау сезгә авыр булыр», – дисә дә, 56 яшендә күзләрен мәңгегә йомды. Сулышы өзелгәнче безнең өчен кайгырды. Соңгы кат үзен мунчада юындырганда кулларыма сарылды да, диңгез төсле зәңгәр күзләрен мөлдерәтеп: «Балам, апаңны ташлама, зинһар, бик авыр булса да түз, интернатка бирсәң, ул анда тилмерер», – диде. «Бир­мим, әни, беркая да бирмим, тыныч бул», – дидем.

Сигез ел әнисез яшибез. Сигез ел апа безнең белән. Баштарак коммуналь фатирда яшәдек. Лифтыбыз юк – бишенче каттагы бүлмәбезгә күтәреп мендек, плитәдә су җылытып, дүрт гаиләгә уртак кухняда юындырдык (фатирда җылы су, душ-ванна юк). Апаны карашырга ирем бик булыша. 

Әгәр ул булмаса, мин күптән сыгылып төшкән булыр идем инде. «Үзегез бик яшь, балаларыгыз кечкенә, торыр урыныгыз юк, берәр җиргә тапшырыгыз булмаса», – диючеләр бар. Андый вакытта ирем кырт кисә: «Ул хакта сүз дә була алмый». Апа – безнең өчен әнинең соңгы васыяте.

«Авырдыр бит?» – диләр. Яшермим, рәхәт түгел. Олы кешене яшь баладай карау кемгә җиңел? Алай дисәң, гомере буе кеше күзенә карап утыручыга җиңелме?
Аллаһы Тәгалә адәм баласына йөкнең күтәрердәен генә бирермен, дигән. Димәк, бу – без күтәрердәй йөк. Ничек тә сынатмаска иде...
Казан.

«Сөембикә», №9, 2012.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Минем язмама карата шундый җылы сүзләрегез өчен барыгызга да бик зур рәхмәт. Бу дүрт ел эдек язылган әйбер иде инде. Аллага шөкер, апа әле дә безнең белән, авылга кайтсак, үзебез белән алып кайтабыз, килсәк, алып киләбез. Алладан сабырлык сорап, аның ризалыгына өметләнеп яшибез әле шулай. Аңа киләсе елның февралендә инде 49 яшь тула. Барысын да белә, барысы да исендә. Бик тә әтисен, аның туганнарын көтә. Мин инде аларга әйтеп-әйтеп тә карадым, хәзер өметемне өздем. Дилә, әнием турында матур, җылы сүзләрегез өчен аеруча рәхмәт. Өендә өметсез авыру багарга берегезгә дә язмасын, җиде буыныгыз сау-сәламәт булып тусын, сау-сәламәт булып яшәсен.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Аллах Тэгалэ ярдэменнэн ташламасын! Сезгэ савабы куп булсын! Узегез телэгэнне бирсен!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Раббым апагызны карар очен коч хэм сабырлык бирсен!Ирегезгэ дэ узегезгэ дэ мен рэхмэт,авыр,мэшэкатле булса да изге эш ул.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Журналдан да укыдым, моннан да укыдым, Лилия сойлэгэн буенча да белэм. Куз яшьлэрсез укып булмый. Сез бик олы йорэкле , куркэм кешелэр. Апагыз шундый туганнары булуы белэн бик бэхетле эле ул. Ходай сезгэ ике донья мэртэбэсен насыйп итсен.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Бик гыйбрәтле хәл язгансыз. Күргәннәргә Ходай САБЫРЛЫК БИРСЕН. Әдам баласына күрәчәкләр рөхсәт сорап тормый гына килә шууул. Дәүләтебез дә әзрәк аңлап хәлләрен - авыру гарипләр ягына йөзе белән борылды. Шул кайгыртучанлык алда да ныграк булсын иде алар өчен дигән теләктә калам..

            Хәзер укыйлар