Логотип
Язмыш

Сәлим кире кайтырмы?

Мин бу кешеләр, аларның катлаулы язмышы хакында, бу якларга килен булып төшеп, туйлар узуга ишеттем. Беркатлылыгым белән: “Читләргә дә “туганым” дип кенә эндәшүче кешеләр бер-берсен шулай рәнҗетә аламы икәнни?” — дип уйлавым да истә. (Белмәгән кешегә дә шулай якын итеп дәшүләре — мондагы апай-агайларның бер матур гадәте ул.)

Әнкәй, каенанам, аларны Яңа Калада яшиләр, диде. “Килен кешегә гел сорау биреп утыру килешмәс”, — дип, анысы нинди шәһәр тагын, дип төпченмәдем. Соңрак белдем, яңарак оешкан район үзәген шулай атыйлар икән. Язмамдагы геройларның чын исемен әйтмәгән кебек, алар яшәгән төбәкне дә ачыктан-ачык язмам. Хәлләре чит ләрдән яшерүдән күптән узса да, бер гаепсез балалар бар.

Йөрәген хәсрәт көйдерсә дә, яшьлек матурлыгын җуймаган Сылу ханымның язмышы хакында үз авызыннан, үзеннән сөйләтим әле. Шулай андаешлырак булыр.

— Аңардан башка бер генә егет белән дә йөрмәгән, бүтән ир-атны белмәгәнгә шулай якындыр инде ул миңа. Сәлимгә барганда унсигез яңа тулган иде.
Сигез ел төп йортта, каенана белән яшәдек. Бер-бер артлы ике малай таптым. Аннан менә Яңа Калага күчтек. Дүрт бүлмәле фатир алдык. Кыз булмаемы, дип, өченчесенә тәвәккәлләдем, тагын бер малай алып кайттым.

Бездән, миннән читләшүен үзем сизеп, андап өлгергәнче, “яңа хәбәрне” күршеләр җиткерде. Урамның да күзе бар бит, өйдән “командировкага” дип китеп, “аңарда” кунып чыгуын белеп, күреп калганнар. Беренче мәлдә, билгеле, ышанмадым, дөресрәге, ышанырга теләмәдем... Ә аннан, үз күзләрем белән күргәч... Ирем яңа мәхәббәтен күрше йорттан гына тапкан булып чыкты. Ишекләреннән кем кергәне, кем чыкканы безнең тәрәзәләрдән уч төбендәге кебек күренә.

Гаиләңә хыянәт керсә, бер-береңә хөрмәт шунда ук юкка чыга икән. Әллә ничә тапкыр сүз башлап карадым. “Гайбәт сүз сөйләп башымны катырма”, — дип, авызымны япты. Аның каравы, өйдә кунмаган төннәре ешайды.
Апрель кергәч, беркөнне әйберләрен җыйный башлады бу. “Кая барасың?” — дим, мине ташласа да, өч малаен калдырып чыгып китә алачагына соңгы минуткача ышанмадым шул.
-  Балаларны үстерергә булышырмын, алар бит мине келәр. Әйбер-ни кирәксә, аптырап торма, шылтырат, — ди.
- Йөрсәң-йөр. Әнә, үзеңә бер бүлмәдә тор, балаларны гына ташлама, — дип карадым.
-  Соң инде, — диде.

Ул әлеге хатынның авылына кайтып, аны әнисеннән сорап килгән икән. Хатыны, өч малае белән яшәп ятуын, билгеле, әйтеп тормаган, күрәсең.
Башымны иеп, күрше йортка кердем. Юк, чәчен йолкырга да ябышмадым, йөзен дә ертып төшермәдем.
- Нигә безнең арага керәсең, нигә тормышны бозасың, балалар хакына тукта, — дип ялвардым.
 - Ирсез торып кара әле, нигә икәнен белерсең, — диде.
  
Сәгать дүртләрдә әтиебез аның янына кереп китте.
Көн яктысында әйберләрен алып чыгарга кешеләрдән оялды бугай, караңгы төшкәч, төнлә генә ташыды.

Бергә ундүрт ел гомер иткәч... Малайларның кечкенәсенә өч тә тулмаган иде әле. Хатын кирәкмәгәч, балалар да кирәкми икән ул ир кешегә.

Бер онытылмый, ул көнне өйдә үкси-үкси мин еласам, урамда төне буе яңгыр яуды. Авыр булды гына, дисәм, берни дә әйтмәгән кебек булыр. Бер ай урыннан тормадым.

Хыянәтнең нинди олы хәсрәт икәнен үз башыннан кичер гәннәр белә инде. Күзең күрмәс җиргә китсә бер хәл, ишек төбеңә кадәр кайта да, борылып, башка берәү янына кереп китә бит. Тәрәз каршыңнан култыклашып көлешә-көлешә узалар... Көн саен...

Аталары чыгып киткәнгә бигрәк тә олы малай бик гарьләнде. Урамга уйнарга чыгуны онытты. Диванга каплана да елый, каплана да елый. Уртанчысы авылда, әбисе янында тора иде. “Әбиең белән калсаң, матай алып бирәм мин сиңа”, — дигән әтисе. “Әнине матайга алыштырмыйм”, — дип, минем янга кайтты.
Яңа хатынның малаен урамда әллә ничә тотып кыйна дылар. “Балакайларым, аның гаебе юк”, — дип, кат-кат аңлаткач кына туктадылар.
Авылга кайткач, әбиләренең тәрәзәләрен кырып чыктылар.

...Сәлим бездән яшь хатыны янына язын чыкты, ә көз башында эш белән Казанга баргач, машинасы белән кешеләр таптатты. Бер картның, дүрт айлык баласы белән яшь ананың гомере өзелде. Халык “аһ” итте,    очраган берсе: “Күз яшегез тотты Сәлимне, Сылу”, — диделәр. Үзе дә: “Балаларның яше генә төште. Иртән төш күрдем, өчесе — өч яктан машинама асылынып, “әти китмә, әти китмә”, дип, еладылар”, — дигән.

Малайларны    җитәкләп, Казанга чыгып киттем. Хәзер менә: “Нәрсәгә йөрдем икән?” — дип үкенәм. Ә ул чакта: “Тагын кайчан күрешерләр, ул — малайларны, болары — әтиләрен күреп калсыннар”, — дип уйладым.
Кайтуыбызга яңа хатыны: “Нәрсә, ир эзләп бардыңмы анда?” — дип, телефоннан шылтыратты.
Тугыз ел ярымга утыртканнар иде, амнистия арты амнистия булды да, ике ел ярымнан кайтып та төште. Безгә түгел, билгеле, күрше йортка...

Беренче мәлдә балалар белән бөтенләй сөйләшми иде. “Алар үзләре башлап дәшәргә тиешләр!” — дигән сүзен ишеттерделәр. Малайлар үзсүзле булып чыктылар. “Әтиегез ләбаса ул сезнең, исәнләшеп булса да узыгыз”, — дип, шактый тукыдым. Барыбер чын күңелләреннән, якын итеп дәшмиләр инде.

Өч баланы аякка бастырасы булганда киткән Сәлимне уйлап утыра алмыйсың. Үскән саен аларга күбрәк кирәк бит. Исән генә булсыннар. Олысы солдат инде хәзер. “Әнине саклагыз, ул бит бердәнбер. Юкка-барга борчымагыз, булдыра алганча булышыгыз”, — дип яза энеләренә.

Әтиләре чыгып киткәнгә җиде ел булды быел. Йөрәктәге яра төзәлмәсә дә, гомер уза икән. Яшермим, кияүгә сораучыларда булып тора. Тик... кеше баласының мышнавы да ярамый, диләр бит. Балаларым сыймаган җирдә җан тынычлыгы тапмам, дим.

Аннан... ирләрне артык яратырга ярамый икән шул. Кияүгә чыксам да, башка берәүне Сәлимне яраткан кебек ярата да, якын итә алмамдыр инде.
“Йөрәгеңне бетермә. Ул анда аптыраганнан гына тора. Атналап-атналап дәшешмиләр”, — дигән сүзләрне җиткерәләр. Мине юату гына булмаса... Сәлим өчен ишекне йозакка бикләгәнем юк...    

Сылу ханымның моңсу күзләре никтер онытылмый. Үзен ярты бәхетсез иткән ир-атны бүген дә “яратам” диюе аңлашылмый. Бөтен авыл, барча танышлар Сәлимгә хатынының, малайларының күз яше, бәддогасы төшәр сәгатьне көткәндә, Сылу элеккеге иренә: “Исән генә булсын”, — дип теләк тели. Улларына әтиләрен бик тә якын итәсе килә. “Кем белә, бәлки, ул киләчәктә алар кулына калыр”, — ди. Тәрәз төбендә, бер ишек алдында газиз иренең башка берәү белән яшәп ятуын күтәрә алган хатынның сабырлыгы шаккатыра. Ә Сәлим... Мин ул ирне бөтенләй андамыйм. Машина алган, Яңа Каланың икенче башында үз йортын җиткезеп килә, диләр. Байлыгы булыр, күңел тынычлыгы булырмы менә? Багалмадай хатынының мәхәббәтен, яратуын таптап, үз каны — балаларының ихтирамын югалткач, яңа гыйшкына гына куанып яши алырмы икән ул ир?

Мин нигәдер Яңа Кала якларыннан: “Сәлим кире кайткан. Сылу аны гафу иткән”, — дигән хәбәрне ишетермен, дип, өметләнәм. Күңел сиземләвем алдамаса гына ярар иде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сәлим кире кайтыр ул. Бетеп- бетеренеп кайтучылар әзме әллә?! Тик Сылу аны кабат кабул итә алыр микән. "Әти " дип әйтергә тилмереп, үртәлеп үскән улларының, наз, җылы сүз, яклау көтеп яшьлеге узган Сылуның югалтулары бер бизмәгә дә сыймый шул...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Кире кайтам дигэндэ дэ ник кирэк сон ул хэзер.?Анламыйм...

      • аватар Без имени

        0

        0

        Элеккеге кебек якын була алмас ул, кайтса да.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Мин дэ шундый хэллэрне башымнан кичердем. Эле ярый ул им безнен очрактагы кебек, оенэ кэрэп яшь кэлэше б/н, торле кабэхэт нэрсэлэр кычкырып йормэгэн. Жулэрлэгем б/н кире Кабул иттем. Тик йорэк ката икэн. Олыгая-олыгая хэрбер мыскыллы мизгеллэр искэ кубрэк тошэ. Хэзэр рак б/н авырый, тик , барыбер, бер бортек тэ кызгану хисе юк, нэфрэттэн башка.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Минем дэ баштан узды ул.куршедэ гена тордылар.ин авыры шул анын.синен куз алдында парлап кайталар.хэзер киредэн кайтты.балалар хакына Кабул иттем.

            Хәзер укыйлар