Логотип
Язмыш

​Мәхәббәт — көпчәк астында

Ир-ат — җанвар, аннан сакланырга кирәк. Дәү әнисе Гүзәлгә кечкенәдән шулай,  ир-аттан сакланырга кирәк, дип өйрәтте. Әйтер­леге дә бар иде шул: үзенең никахы уңышсыз булды. Җитмәсә, кызы Аида, аны утыз сигез яше тулар-тулмас  әби итеп, чыгып кач­ты! Бердәнбер кызын үстереп, бала мәшәкатьләреннән котылдым дигәндә, эшлекле ханымга онык карарга язган икән. Карады дип, үзе карамады инде ул аны, тәрбияче яллады. Гүзәл дәү әнисен кичләрен һәм ял көннәрендә генә күреп үссә дә, әнисенә караганда, күбрәк әбисенә тартылды. Аида — өйдәге хакимлекне үз кулына алган әнисеннән куркып, бик йомшак күңелле булып үсеп, өйләрендә таба алмаган яратуны беренче очраган егеттән эзләсә, Гүзәл, әни назын дәү әнисенең сирәк кенә эләккән кулына алып сөюләреннән, саран гына мактавыннан кабул итеп, хатын-кыз шундый булырга тиешлеккә ышанып үсте. Соңрак балалар бакчасында да, мәктәптә дә яшьтәшләренең әниләреннән аерыла алмый елауларына, кочакларына атылуларына чын күңелдән гаҗәпләнә иде ул. Ә дәү әнисе аңа карап сокланып туя алмый иде: пешмәгән Аидага охшамаган бит Гүзәле! Теле ачылуга ук чыты-чыты килеп сөйләшә башлаган, соравына җавап алмый туктамый торган кыз мәктәптә дә бик кыю булды, укудан башканы белмәде. Дәү әни, үзе дә сизмәс­тән, Гүзәлдә ир-атларга нәф­рәт тәрбияли иде. Кыз өчен классташ малайлар — «күчертергә сорап тинтерәтә торган дураклар», үсә төшкәч, дискотекада сүз куша башлаган егетләр «бәйләнчекләр» булды. Яратуның нәрсә икәнен китаплардан укып, фильмнардан карап белсә дә, аның кеше өчен артык хис икәненә иманы камил иде Гүзәлнең. Университетның егетләр генә укый торган факультетына укырга кергәч тә, фикере үзгәрмәде аның. Начаррак укыганнар «шуны да белми» булса, үзеннән әйбәтрәкләр «шәп малай» иде.

Гүзәлнең үзенә охшап үсүе дәү әнисен бигрәк шатландыра иде: кыз бөтен күңеле белән укуда, теләсә нинди юк-барга (капма-каршы җенес тә шул исәпкә керә) вакыт әрәм итми. Оныгына бүләкләрне дә кызганмады: егерме яше тулган көнне кыз университетка өр-яңа «девятка»да килде. Кызыгып, сүз катарга теләүчеләр аз түгел иде, кызның салкын күз карашы куркыта да, усал теле өтеп ала шул. Бигрәк тә Мәскәүдән яңа аспирантура тәмамлап, укытырга кайткан Фәнискә кыенга туры килде. Атнага бер кергән практик дәрестә кызны күреп туеп буламыни соң! Дәрестән соң калдырыр идең — сәбәп юк. Өстәмә эш бирсәң — синнән сорамый, үзе чишеп ташлый. Зачет вакытында да ике тапкырдан артык китерә алмады. Фәнис турында Гүзәлнең үз фикере, дөресрәге, бер фикере дә юк. Озын, юка гәүдәле, төссез күзләрен каплап торган тонык пыялалы күзлек кигән, бәрән йонын хәтерләткән чәчле егет хакында нинди фикер булсын инде! Икенче тапкыр зачетка калдырып, кинога чакырып маташкан егеткә Җавабы бер генә булды:
— Мин киноны өйдә дәү әнием белән карыйм! һәм, гомумән, минем башка эшләрем күп!

Монысы да дәү әни дәресе иде: икенче курстан соң ук эшкә урнашты кыз. Дәү әни, гел канат астымда асрап ята алмам, үзең тапкан кадерлерәк була ул дип, үзе янына система администраторы итеп эшкә алды. Цехлар яңа гына компьютерга күчә башлаганда бик кирәк һәм сирәк белгеч булып чыкты Гүзәл. Укуыннан соң баштанаяк эшкә чума иде. 

Вакыт уза торды. Дәү әнисе, инде яше егермедән узса да, оныгының бер егет белән дә йөрмәвенә, телефоннан аны сорап шылтыратучы ир-ат тавышлары ишетелмәвенә хафалана да башлады. Бер-ике тапкыр читләтеп-кинаяләп сорап та карады. «Дәү әни, безгә болай да рәхәт бит! Нәрсәгә безгә җанвар?» — диде онык ханымны сүзгә-сүз кабатлап. Юк, үпкәләп тә, төрттереп тә түгел. Җитди итеп әйтте.

Табигатькә каршы килеп буламыни?! Сигезенче сессиясен биреп йөргән көннәре иде. Эштә — тикшерү бара, имтиханнар да җиңелдән түгел. Эт булып арып чыкты дәрестән. Руль артына утырып, артка чигенүе булды — нәрсәдер шарт итте! Баскыч янына туктаган кыз төшеп килүчене күрмәгән икән бит. Шул гына җитмәгән иде! Акрын гына кузгалса да, бәрүе нык булган: сикереп төшеп, имгәнүче янына йөгереп килгәндә, тегесе ярымаңсыз иде. Кемнедер ярдәмгә чакырды, ма­шинага салып, үзе сырхау­ханәгә илтте, кабул итү бүлегендә генә кемне бәрдерүен абайлады Гү­зәл: Фәнис Сабирович ич бу! 

Дәү әнисенә шылтыратты да ишек төбендә утыра калды. Табиб чыгып:
— Егетегезнең баш мие селкенгән, яраларын бәйләдек, бер ун көн ял итеп чыгарга туры килер. Теләсәгез, тавышланмый гына кереп чыгыгыз, йоклый ул, — диде.

Гүзәл палатага ничек атылуын сизмәде дә! Үтердем, ахры, дип бер курыккан булса, аның Фәнис Сабирович булуы икенче куркытты. Таныш булмаса, дәвалануын да түләр, акча да тәкъдим итәр иде бит! Ә Фәнис Сабировичка нәрсә дияргә, сүзне нидән башларга? Егетнең күзләре йомык, маңгаен бәйләгәннәр. Ап-ак бинтка дулкын-дулкын чәчләре сибелгән. Кара, керфекләре ничек озын икән, борыны төз, грек аллаларын хәтерләтә...

Икенче көн шимбә иде. Эшенә барып кына кайтты да, Гүзәл тагын  хастаханә­гә чапты, якшәмбе дә... Якшәмбе көнне егет уяу иде. Гүзәлне күргәч, гаҗәпләнде, күчтәнәчләрен тумбочкага куеп, хуҗаларча йөргән кызның монда беренче генә түгеллеген аңлады. Нидән сүз башларга белми җәфаланган кызның хәлен җиңеләйтергә теләгән кебек:
— Үзем ашыгып төштем бит, син генә гаепле түгел, игътибар итмәгәнмен, — диде. Ә күзләрендә, болай сөйләнсәм, бүтән килмәс тә дигән шикме, куркумы чагыла иде. Гүзәл эштән кайтканда да кереп чыкты, телефоннан шылтыратып, табиб­тан хәлләрен дә сорашты. Фәнис Сабирович та кызның күз карашы җылына баруын тойды. Соңгы баруында егет йокымсырап ята иде. Маңгаендагы ярасы инде кутырлап-кибеп беткән. Кыз үрелеп, аның яралы маңгаен үбеп алды: «Яралы җанвар!..» Фәнис йокламаган икән — күзен ачуы булды — Гүзәл югалды да калды. Егет үзе дә Гү­зәлдән ким каушамады булса кирәк, авызын ачып бер сүз әйтә алмады! Сүз башларга шикләнде ул, кыздан агулы-чәнечкеле сүз ишетермен, йә аны бөтенләй куркытырмын дип уйлады. 

Сырхауханәдән чыгуының икенче көнендә үк Фәнис зур букет лилияләр тотып килде. Гүзәл аның адресны табып килүенә бер гаҗәпләнсә, дәү әни ничек кабул итәр, дип икенче курыкты. Ни гаҗәп, Фәнис дәү әни белән дә уртак телне тиз тапты, аның аркылы Гүзәлне акрын-акрын үз ихтыярына буйсындырды. 

...Инде дүртенче ел китте, Гүзәл үзенең «җанварлары» — ике яшьлек улы Фәрит һәм ире Фәнис белән яши. Ә Фәнис еш кына: «Машинаң астына кермәгән булсам, миңа эләгәсе түгел идең», — дип шаярта.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин инде: Бер каршылыктан икенчесенэ булганмы (кызы йомшак булган, шулай да иртэ бэбилэгэн, э оныгы "каты чиклэвек") дисэм... Бик унышлы килеп чыккан! Аида гына турында башка суз юк....

    Хәзер укыйлар