Логотип
Язмыш

КОҢГЫР БОГА ҺАУ-ҺАУ! № 3.

Башы: http://syuyumbike.ru/yashaesh/sudby/?id=4012

-  Мин сезнең өчен чит кеше икәнмен!.. Минем әнием дә үземнеке түгел икән!. Шуңа күрә мине чит итәсез!.. Минем хәтта сыерым да сезгә ят!.. Беребезне дә кызганмыйсыз!.. Эт типкенендә йөреп күргәннәрем дә сез дә гаепле!..

Әтиемнең әнисе - картәниемнең минем мондый өзгәләнүләремнән бик әсәрләнгәне хәтердә. Ул мине эчке бүлмәгә чакырып чуп та чуп үбә башлады, йөзем, аякларымдагы яраларыма шул ук каз майлары сөртеп, урынга яткырды. Яныма утырып, белгәннәрен сөйләп тә алды. Әтием шофер булган икән. Карлы яңгыр яуган октябрь аенда Стәрлетамак янындагы Шихан таулары яныннан үткәндә машинасы чалулап китеп, мәтәлчек ата, тирән упкынга төшеп каплана. Арка үзәге өзелә. «Сиңа ул чакта берничә генә ай иде әле. Шул ук вакытта син дә бик каты авырдың, - дип дәвам итте картинәй. - Әтиеңнең язмышы кыл өстендә иде. Без аңа җиде бабайдан азан әйттереп, ясин чыгармакчы булдык. Шуннан соң авыру терелергә булса терелә, үләргә булса үлә. Синең дә хәлең авыр иде. Шулчак әтиең: «Миңа барыбер үләргә, әнә минем киләчәгем - Фәнүзә кызыма укыгыз ясинны. Ул үскәч, аны зур укуга укытыгыз», -дип үтенде. «Нишләп син минем өчен ят буласың, ди. Без ул ясинны икегезгә дә чыктык. Әтиең озакламый дөнья белән хушлашты, ә син менә исән калдың, бәбкәм, - дип өзгәләнде картәнием, аркамнан сөйде. - Син бит минем яраткан улымның яраткан кызысың. Синең үзеңнең әниең исән. Ул Миякә районының Олы Кәркәле авылы кызы иде. Хәзер Ташкент якларында яши дип ишетәбез», - дип картәнием сүзен тәмамлады.

Мин шул чакта күңелемнең бер почмагына кайчан да булса чын әниемне эзләп табармын дигән уйны тагын бер тапкыр төйнәп куйдым.
Көн артыннан көн, ел артыннан ел үтә торды. Билгеле сәбәпләр аркасында миңа башка укырга туры килмәде. 1949 елда Мәгузә апамның көтелгән улы Сөләйман туды. Без аны барыбыз да чиктән тыш ярата идек. Ул шулхәтле искиткеч матур, таза, тере-мек бала иде. Без аңа бер генә тапкыр да еларга бирмәдек, дисәк, ялган булмастыр. Җизни шул елны Айтуганнан йорт сатып алды. Без күчендек. 1950 ел килде. Шул елны март аенда, авылга вербовщик килә, ул Свердлау өлкәсенә торфка кызлар җыя икән, дигән хәбәр таралды. (Сугыштан соңгы елларда җимерелгән халык хуҗалыгын торгызу ниятендә урман кисәргә, торф чыгарырга һ. б. ш. эшләргә татар авылларыннан яшьләрне озату диктатурасы бик тә киң таралган иде. Алдан килеп, килешү төзүчеләрне «вербовщик» дип атыйлар иде. Бу кампанияләр вакытында рус телен белмәгән, тормыш тәҗрибәсе булмаган дистә меңләгән татар егет-кызларның язмышлары ватылды-җимерелде - А. X).

Миңа ундүрт яшь иде инде. Тик уналтың тулмыйча паспорт бирмиләр икән. Димәк, эшкә дә алмаячаклар. Бәхеткә, абыйларда Маһинур дигән апа фатирда тора, ул авыл Советында сәркатип булып эшли иде. Беркөнне без аның белән минем язмышымны хәл иттек. Мин аңа Свердлауга торфка китү, паспорт алу теләгем барлыгын әйткәч, ул, соңрак аңлавымча, хәтәр заманнарда үзенә җаваплылык алып, миңа өч елга алдан, ягъни 1933 елда туган дип кәгазь бирде. Ул кәгазь белән мин район үзәге Стәрлебашка барын бер еллык паспорт юнәттем.

Апрель аенда безне Стәрлетамак вокзалына җыйдылар. Салам түшәлгән товар вагоннарында, мал төягән кебек, төяп алып киттеләр. Нижний Тагил дигән шәһәрдә бригадаларга бүлделәр, анда карьерларда киселгән торфны киптерү эшендә эшләдек.  Безгә олырак яшьтәге Галя исемле бик ачык марҗаны бригадир итеп куйдылар. Ул мине күрү белән буй- сыныма сынаулы караш ташлады да, шундук Бэлэкэй дигән кушамат такты. Шуннан соң барысы да Бәләкәй дип йөртә башладылар. Эш киемнәре бирделәр. Өскә яшел брезент куртка белән чалбар, аякларга шахта галошлары - чункалар һәм алар тышыннан кия торган брезент бахиллар (бахил - голланд сүзе, су-сазлыкта киеп йөрү өчен су үткәрми торган тукыма, күн, тиредән тегелгән озын кунычлы йомшак читек - А. X). Мин Бәләкәйгә кием юнәтә алмыйча алҗыды бригадир. Нәрсә генә кидерсә дә, төшеп чумам. «Ну тебя, крошка!.. - дия иде Галя түтки ачуы чыгып.-  Тебя, Бэлэкэй, не во что одеть!» Башта эшкә үз киемнәремдә йөрдем. Кәҗүнни киемнән бары бахил белән чункаларымны гына кия идем. Әмма мин аларны кечкенә аякларымнан суырылып төшеп калмасын өчен кат-кат бау белән урап бәйли идем. Безне эшкә мотовозлар йөртә. Мотовоздан төшкәч, беркем дә атлап бармый, торфы казып алынган тирән, кин канаулардан сикереп чыга иделәр. Кызлар артыннан җитешә алмый бер-ике ай бик тә интектем. Канауны сикереп чыгам дип еш кына боткадай су базына төшеп китә идем. Аннан ярдәмсез чыгып булмый. Кызлар үзләре белән бау йөртә башлады. Батсам, миңа бау ыргыталар. Үзләре авыз эченнән: «Менә бер имгәк!» - дип мине сүгеп мыгырданалар.
- Шушы кадәр кечкенә башың белән шушы кадәр авыр эшкә ничек килмәкче иттең? Әти-әниең, туганнарың ничек җибәрде?! - дип сорады Галя түтки.

Мин башымны иеп кенә үземнең язмышымны, авылымда ятим калган сыерым Марусяга кадәр сөйләп бирдем.
- Син һич тә кайгырма, сеңлем, - ди бу. - Шундый заманда яшибез. Заманы нинди, бүресе шундый. Хәзер безнең илебездә синең ише ятимнәр буа буарлык. Ярый әле, сине туганнарың детдомга бирмәгәннәр. Анда син бәлки бөтенләй икенче юлдан кереп киткән булыр идең. Туганнарың тәрбиясендә үскәнсең. Татарлар - тәрбияле, иманлы халык... Әгәр киләсе елга киләсе булсаң, моннан кышка кайтып китеп азапланма, бездә генә кал да куй - синең төсле кызым бар, өчәүләп кыш чыгарбыз, бәрәңге, сөт, ипи җитәрлек, ач булмабыз...

Аны шаккатырганы: минем бернинди хатасыз русча сөйләшүем иде. Мине шаккатырганы шушы марҗа түткинең татар халкы турында, мин бәгырьсез дип санаган туганнарым турында искиткеч югары фикерд булуы һәм мине, билгесез бер татар кызын, кышка үзенә өйдәш итеп яшәргә чакыруы иде. Рус кешесенең минем халкым турындагы бер минутлык патриотик фикере миндә гомерлеккә үз халкыма карата мәхәббәт тәрбияләде, дисәм, һич тә артык булмастыр.

Күңелем йомшарудан елап җибәрдем. Ул мине үз баласы кебек юатты. Бу сөйләшүдән соң мин гүя татланган һәм бер башка үсеп, яңа күлмәк кигәндәй танган идем. Ул миңа гүя физик көч тә өстәгәндәй булды. Икенче көнне үк мин сулы чокырларны арттан йөгереп килеп, сикереп кенә үтә торган булып киттем. Планны башкалардан күпкә алда, арттырып та үти башладым. Ударниклар рәтенә бастым. Менә кешенең бер җылы сүзе нишләтә!..

Мин авылга хатлар язганда беренчеләрдән итеп Марусямны сораша, аңа да сәламнәр яза идем.
Бертуганнарым булмагач, мин аны бертуганым дәрәҗәсендә сагына идем. Кем ничектер, белмим, сыер малы - минем өчен бик нечкә җанлы, кеше кыяфәтенә кереп сагындыра торган мал.

Октябрь аенда безнең килешү вакыты бетеп, өйләребезгә җибәрәләр. Мин алдагы язмышым турында уйлана башладым. Үз әниемне эзләп табып, аның янына китәргә булдым. Мине сыерымны үзем белән алалмау гына борчый иде. Авылдан бөтенләйгә  чыгып киткән очракта Марусям белән ничек хушлаша алуымны күз алдына китерә алмый идем.

Без Тагилдан да шундый ук салам түшәлгән товар вагоннарында кайттык. Ул саламнан иген исе, җылы мал исе килә иде. Марусямның алдында печәне бар икән? Вакытында эчерәләр, савалар, имчәкләрен йомшак тастымал белән сөртәләр микән? Мин туганнарымның барысына да бүләкләр алган идем.
Берәр туганым бүләксез калмадымы, дип уйландым мин рельслар такылдаган тавышка. Юк, берсен дә шытмаганмын. Менә Марусяма гына бүләк алмаганмын. Ярар, мин аны кочаклап яратырмын да, җырлар кырлармын, үземә медаль итеп бирелгән рәхмәт кәгазен күрсәтермен дип, елмаеп куйдым.

Туганнарым барысы да кечкенә генә бүләкләргә дә зу-у-ур итеп сөенделәр. Мин генә сөенә алмадым, өйдә тагын да кайгы көтә иде: Марусям, минем яраткан сыерым, җәен, үлән котырып үскән вакытта үлеп киткән. «Сине сагынуыннан ашаудан калып, ябыкты. Йорттан йортка мөгрәп чабып, сине эзләде, һәр йортның тупсасыннан үтеп, эчкә керергә тырыш-ты, - дип сөйләде Мәгузә апам. - Иртән көтүгә кугач, мөгрәп-елап, кире кайта. Мал сагышы кеше сагышыннан һич тә ким түгел икән. Без аны бу сагыштан озак Ьвваладык. Әмма файдасы булмады. Олылар белән киңәш тоттык. Алар бу җанварның сагышы кеше ватышына әйләнгән. Фәнүзәне күрми торып, терелмәячәк. Суеп, кеше йөрми торган урынга күмегез... - диделәр».

Бу кайгыдан мин үзем дә ашаудан яздым. Инде мине аңлый торган малым, минем җыр-моңнарымны вшлый торган сердәшем дә юк иде. Яшәүнең тәмам мәгънәсе бетте кебек. Мин шуннан соң гомерем буе-к на, бер кочаклап елармын диеп, Марусяма охшаган сыерлар эзләдем. Таба алмадым. Дөньяда ул берәү генә булган икән. Мин авылда үземә урын таб дым. Тән яралары төзәлде, җан ярасы төзәлмә, Сыерым Марусяга багышланган шигырем мин икенче шигырем иде:
Беркайда да ямьнәр таба алмыйм, 
Ышанмыйм Коңгыр богам үлгәнгә. 
Җаным әрни, таңым канда кайный, 
Әрнүләрне сөйлим кемнәргә?


ӨСТӘМӘ-АҢЛАТМА
Күз алдыма мин кайчандыр ишеткән һәм ук төрки дастан күренешләре килә. Әйе, кайчандь моннан дистә гасырлар элек, имеш, Идел-Урал буйларының көньяк далаларына барып тоташкан калкулыкларында яшәгән төрки-татар кабиләне башлыгы кайдадыр Арал буйларында яшәгән икенче бер төрки-татар кабилә башлыгының улына кы кияүгә биргән. Кызына бирнә итеп ул җиленле да биреп озата. Кияү йортына баргач, тана боза Бозау коңгырт төстә булгач, аңа Коңгырт Бозау гомумтөрки атама белән Коңгыр Бога дип исем кушалар. Туган җирләрен сагынган тана-сыер сагынудан саргая, ашаудан кала, инде дә нишләргә белмичә бозавын ияртеп, Идел-Урал тарафларына кайтып китә. Кулларына камчы тоткан кыз да, малларын эзләп, атасы йортына кайта. Малларын тапкач, ул алар ачулана да, камчысы белән сыдыра да алмый. Камчысы кулларыннан төшеп китә. Ул сыерын Коңгыр Богасын кочаклап елый. Елый-елый да, аларны кире кияве йортына куып алып кайтып китә. Шуннан, туган җәйләүләрен, Идел-Уралын сагы; качып кайткан Коңгыр Бога турында үлемсез җыр чыгара һәм бу җыр барлык төрки халыклар өчен уртак хәзинәгә әйләнә...

Бу риваятьтәге кыз-килен минем күз алдыма нәкъ менә шушы безнең язмабызның каһарманбикәсе кара кашлы, кара-кучкыл йөзле төрки гүзәл Фәнүзәбез булып күз алдына килә. Ул җырлый, аның үзен, илен, туган туфракны сагынып сарга Сыеры, Коңгыр Богасы турында гына түгел, ә м чакрымнардан шул ук Сыерын, Коңгыр Богасын сагынып саргайган үзе турында икән...
Идел буйларыннан сызылып үткән 
Нәзек кенә ләй такыр юл буйлап,
Сыер белән Бозау кайтып киткән, 
Тормаганга һич тә күп уйлап.

Аягымны талдырып,
Төн йокымны калдырып,
Селти-селти кулларны,
Эзләп кайтам туларны, һай! Коңгыр Бога, һау-һау!..
Коңгыр Бога, һау-һау!..


ахыры бар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар