Логотип
Язмыш

Хыянәт ачылары

Гаиләгә хыянәт килеп керсә, бәхетеңнең ишелә башлаган кирпечләрен ничек кабат үз урыннарына тезәсе? Синең кешелегеңне салып таптауларын ничек онытасы, күңелдәге яраларны ничек төзәтәсе? Тагын да куркынычы – ул кешегә кабат ничек ышана башлыйсы?

Хыянәт турында мавыктыргыч әсәрләр укырга яратабыз үзе, әмма үзеңә килеп терәлсә, бер дә алай мавыктыргыч булып тоелмый. Кая ул, дөньяң җимерелгәндәй була, тормышыңның бөтен яме китә. Алла сакласын, гаиләгә хыянәт килеп керсә, бәхетеңнең ишелә башлаган кирпечләрен ничек кабат үз урыннарына тезәсе? Синең кешелегеңне салып таптауларын ничек онытасы, күңелдәге яраларны ничек төзәтәсе? Тагын да куркынычы – ул кешегә кабат ничек ышана башлыйсы?

К. ханым ире үзенә хыянәт итәдер дип, моңарчы хәтта уйлап та карамый. Андый уйның башына кереп караганы булмый. Әйе, ире кайчак эшендә соңга калгалый. Анысын эштә тоткарладылар дип аңлата. Шулайдыр, К. ханымның үзенә дә еш кына эштә тоткарланырга туры килгәли, эш сәгате бетте генә дигәндә министрлыктан әле теге, әле бу документны сората башлыйлар. Шуңа да ул иренең эштә тоткарландым диюеннән әллә нинди яшерен сер эзләми. Кайвакыт дус малайлар белән очрашабыз әле, дип, ял көнендә дә чыгып киткәли. Анысын да шик астына алмый К. ханым. Үзе дә дус хатыны белән икәү генә очрашып, ирләреннән зарланышып, таныш-белешләренең гайбәтен саткалап утырырга ярата. Нәрсә, ял көне өйдән чыгып киткән һәр кеше хыянәтне максат итеп йөримени инде хәзер? Аннары, андый «мальчишник»лары сирәк-мирәк кенә була, «сулга» йөрсә, беленми калмас иде ул... К. ханым әнә шулай уйлый. Беркайчан да ирен тикшерми, телефонында ят смслар эзләп актарынмый...

Ул көнне, күрәчәгенә күрә, ире телефонын өйдә онытып калдырган булып чыкты. Кирәк бит, К. ханымның да авырып өйдә калган көне иде. Калын юрганга төренеп, йокымсырап киткән ханымны телефонга килгән смс тавышы сискәндереп җибәрде. Аннары тагын берәү... тагын... Кемдер өзгәләнә ирен эзләп. Актарынырга дип түгел, бәлки, эш буенча бик мөһим сораулары бардыр, дип кенә кулына алды К. ханым иренең телефонын. «Ник шалтыратмыйсың?» «А-у! Син кая югалдың?» Нәрсә бу??? Кемдер ялгышыпмы, әллә шаяртып язамы аның иренә? Бер-ике мизгел К. ханымның баш мие бу мәгълүматны ничек кабул итәргә белмәде әле: «Ялгыш җибәрә берәрсе». Аннары, сискәндереп, кулындагы телефон тагын бер зеңләде: «Спасибо за чудесную ночь!» К. ханым, айнып, смска иясенең исеменә күз салды: «неизвестный номер. «Аһ җирбит! Туктале, тагын ниләр языштылар икән бу «неизвестный номер» белән?  К. ханым, кабалана-кабалана, иренең телефон экранын әле өскә, әле аска әйләндерде. «Сөртеп аткан бөтен смсларны. Эз яшергән, җирбит! Үтерәм бит мин аны хәзер кайтса, кабәхат җан, җирбит!» К. ханым җанының кайнап чыгуын ничек басарга да белми, ярсып, бөтен гәүдәсе белән авыраеп, караватка ауды. «Ничек усалрак, катгыйрак итеп әйтергә икән? Сүзне нидән башларга? «Искиткеч төн өчен рәхмәт әйтүче ул кем?» – дип сорар башта. Тегесе ни дип җавап бирер икән, оятсыз! Ай оятсыз!»

К. ханым әле елады, әле ярсыды, әле тынып калды. Күз алдына иренең башка хатын белән түшәктә әүмәкләшкәне килде. Аны гына үбәргә тиешле иреннәр башкага үрелгән, ул гына күрергә тиешлегә башка бер хатынның күзләре баккан... а-а! Оятсыз! Оятсыз! Мөгаен, аңа матур сүзләрен кызганмыйдыр... Ә К. ханымның инде күптән аннан назлы сүзләр ишеткәне юк. Бүләкләр, чәчәкләр бирәдер... а-а! Ул үзен һавада эленеп калгандай хис итте. Аягын да, кулын да, тоймады. Күз алдындагы әйберләр бер якынайдылар, бер ерагайдылар. Йөрәге бер ярсыды, бер тынды... Исенә килеп, тынычландыра торган дару алып капкан булды, аның да шифасы булмады. Караңгы капкан бүлмәдә ут та яндырмый, ашыйсы-эчәсе барып да онытып, бөрешеп тик ятты шулай. Кымшанмады да... Күңеле ире белән яңа танышкан яшь чакларын, тәүге үбешкән, яратам, диешкән вакытларын урады. Ничек яратты ул аны! Дөньяның бөтен байлыгын бирәбез, сөйгәнеңнән баш тарт дисәләр, ул баш тарта алмас иде. Аннары туйлары... тормышны башлап җибәргән мәлләрдәге кыенлыклар... үпкәләр... үртәлүләр... Алар юктан бар иттеләр бит бу тормышны. Ире сыгылам, дигәндә ул үзенең иңен терәде. Кергән белән чыккан бер түгел, дип, гел өстәмә эш алды. Бүтәннәр ял иткәндә, ул, бөкресен чыгарып, компьютерда хәреф чүпләде. Кичен дә, төнлә дә, шимбә көнне дә, якшәмбедә дә... Иренә игътибары җитмәвен дә белде, тормышны бөтәйтәм дип тырышуларын аның бәяләмәсен дә белде... Менә бит ничек килеп чыкты. Ул тилмереп эшләп утырганда, ире аның артында гыйшык-гыйшрәт уйнаган. Көлгәндер инде, шул кирәк аңа, дигәндер. Тегесе тантана иткәндер...

Инде тынычланды дигән йөрәген кабат пычак йөзе белән телеп җибәрделәр: «Ә кем икән соң ул теге? Ничек җир күтәрә  шундыйларны?» Шушы мизгелдә кубарылып, ирен дә, теге хатынны да эт итеп кыйныйсы, бөтен дөньяга рисвай итәсе, чәчләреннән сөйрәп йөрисе килде. Әрнүләре кабат көчәйде... Күз яшьләре дәрья булып акты. Тозлы яшьләр битен, иренен, йөрәген ачыттырды... «Ничек яшәргә хәзер аңа? Кая барырга? Ул, әлбәттә, ирен бер минут та тотмый куып чыгарачак! Хәзер үк киемнәрен тутырып куярга кирәк...» К. ханым урыныннан торырга калкынды, әмма хәлсез гәүдәсе үзенә буйсынмады.

Ишектәге ачкыч тавышы сискәндерде. Кайтты! Гомерендә беренче тапкыр иренең кайтуына шатланмады... Каршысына чыкмады, ничек утырган, шулай утыра бирде. Ире чишенеп, кухняга үтте, газга чәйнек утыртты. К. ханымга ул юри аннан качадыр, аның күзенә карарга оялганга бүлмәгә кермидер кебек тоелды. Тынычланган кебек булган йөрәге кабат ярсып тибәргә тотынды. Ул, халатына төренеп, кухня ишегенә сөялде. Аңарда гаме юк сыман, үз алдына сызгыра-сызгыра, җиңен сызганып, бәрәңге әрчегән иренә яндырырлык итеп карады. Кодрәте җитсә, яшен булып сугар, тереләй утта яндырыр иде ул бу адәмне. «Мин сине йоклыйсың дип торам», – иренең берни булмагандай кылануы аны тагын ярсытты. «Ну, кем инде ул синең белән искиткеч төн уздыручы?» – тавышында тимер чыңнары ишетеп, К. ханым үзе дә аптырап китте. Менә бит, ул да усал була белә икән. ...Тынлык озаккарак сузылды. «Кем ул синең белән төн уздырып йөрүче? Мин синнән җавап көтәм!» – бу соравына да җавап булмады... К. ханым эчендәге ярсуының көчәя баруын, менә-менә ташкын кебек тышка ургып чыгачагын тойды. Күзе өстәлдә яткан пычакка төште...

дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/sudby/khyyant-achylary-2

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эсэр яхшы язылган, тик мин ахыры шулай белэсен анлаган идем никтер..

    • аватар Без имени

      0

      0

      Эсэр яхшы язылган, тик мин ахыры шулай белэсен анлаган идем никтер..

      • аватар Без имени

        0

        0

        Ахыры кая??

        • аватар Без имени

          0

          0

          Кая сон монын азагы бесит шушындый ярты йорты язмалар.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Танышларымнын гаилэсе таркалды.Телефонга кереп хатыны ирнен барлык смсларын укыган.30 елдан артык яшэп,аерылыштылар.Кем гаепле?Дорес инде,ир кеше хатынга,чит телефонда син нэрсэ югалттын диеп, хатынны гаепле ясап,чыгып киткэн.Бик эйбэт кенэ яшэп яткан Ир, йортта хатын домработница,читтэ "любовьлар",пенсия яшендэ чик куелды бу хэллэргэ!

            Хәзер укыйлар