Логотип
Язмыш

Хуп Сәмеш

Гадәттәгечә, бу юлы да авылга мәшәкатьсез генә кайту на­сыйп булмады.

Завод урманын чыгып, ярты чакрым үтмәдек, автобус көрткә кереп чумды. Кемдер: “Хәерсез!” — дип мыгырданып куйды. Шофер сукрана-сукрана машинасы алдында таптанды, тәгәрмәчкә өелгән карны тирән кәлүшле киезкатасы белән ишеп мәшәләнде. Бераз дуамалланып азаплангач, мо­ның бер файдасы юк инде дигән кебек, читкәрәк китеп, офык ягына шуышып баручы сүрән кояшка өметсез рәвештә күз ташлап алды да аһылдап кабинага кереп утырды. Алга табан караган хәлдә баш-аркан гына берничә кәлимә сүз ыргытты:

— ПМКа юлны чистарттырмаган. Тагын сигез чакрымны әткәләп-төрткәләп барырга автобус кәҗә тәкәсе түгел, кире борылам, бигайбә!

Моңарчы шым гына утырган халык гөж килде. Кайсылары ПМКаның җитәкчеләрен каһәрләде, бер ишләре: “Сукыр тыч­кан юлга чыкса...” дип, бар бәлане үз бәхетсезлегенә аудар­ды. Юлчылар белән шыплап тулу сәбәпле мич башыдай кыз­ган автобустан җил уйнап торган кар даласына төшеп калучылар артык күп булмады.

Җәяүләп сәфәр чыгарга йөрәксенгәннәр яшь-җилкенчәк булып, алар, күп уйлап тормастан, кар көртләре аша сикерә- атлый авылга таба элдерттеләр. “Кашым да күзем”, — дип йөргән егетләрнең куллары буш иде. Йомыш төшсә дә, бер эшләре булмаса да, җай чыккан саен район үзәге Таулыга барып-кайту каннарына сеңгән иде инде аларның. Авылда дәртләнеп эшләрлек эше дә, йөрәк сереңне ачарлык кызлары да юк... Шуңа күрә, кышны авылда уздырсалар, җәйгә күбесе якын-тирәдәге калаларга китеп бетәчәк. Аларның урынын солдат хезмәтенә алуларын көтеп көн уздыручылар, йә бул­маса, армиядән кайтып әти-әниләре янында бераз ял итәргә ниятләүчеләр алачак...

Ул арада егетләр әллә никадәр юл китеп тә өлгерделәр. Ә мин бик кызулый алмыйм — ике кулда да төенчекләр — шәһәр күчтәнәчләре. Киткән автобус китсен, кире борылу уй­га да керми. Тавыш-тарткалаш белән алган ике-өч көн ялның сәгате дә кадерле. Заводта автомобильләр җыям. Анда иң үзәккә үткәне — эшче кулларга кытлык. Кеше килә тора, китә тора. Гаҗәпләнәсе юк. Җыю цехында эшләүчеләр көн саен җиде кат тиреләрен салалар. Безнең бригадир әйтмешли, җыю цехы — һәркем кереп чыгучы ишегалды инде ул. Әнә те­ге егетләр дә кагылып чыгачак әле анда. Ник дисәң, конвейер үзенә җүнле-башлы һөнәре булмаган күндәм татар егетләрен җыя, аларны тәмам йончытканчы сыга, аннан соң гына җибәрә...

Чак кына буш вакытлары булса, башларыннан аякларына кадәр буяу катыш майга пычранып, кара чутырга әйләнгән егетләр конвейер янына җыелышып утыралар да туган якла­рын — чишмә, тау-әрәмә буйларын искә төшереп, хисләнеп алалар. Бу гадәткә кергән, аңа беркем дә гаҗәпләнми. Са­гындыра шул авыл, сагындыра.

* * *

...Шы-гыр, шы-гыр, шы-гыр... Арттан кемдер тимер белән карны басып-изеп барган кебек. Әйләнеп карасам, исем кит­те — авылдаш күршем Сәмигулла агай да җәяүләп кайтырга җөрьәт иткән ләбаса! Күңел күзе күрмәсә... Бер ялгызын кышкы юлда калдырып чабабыз икән ич. Сәмигулла агай га­рип, сул аягы урынында агач бүкән генә шәрәләнеп тора. Аны ташлап китү мөмкин түгел иде инде. Көтеп алдым да аптыравымны яшермичә:

- Бәй, Сәмигулла абзый, ни эшләп автобустан төшеп кал­дың? — дип сорадым. — Авыл ерак, юлы юлмы...

Ул мине күрүгә, сөенечен яшермичә:

- Автобуста күзгә-башка күренмәдең, күршекәем. Исән- сау гынамы? — дип сөйләнә-сөйләнә янәшәмә килеп басты.

- Автобусына утырган чакта мәхшәр, ата улны, ана кызны белми, эченә кереп тулгач, карга-саескан кунар урын калмый, - дип кеткелдәп көлгәндәй итте. — Рәхмәт инде, ташлап китмәдең әле...

Сәмигулла агай сырлы кызгылт таягын көрт өеменә кадап, бүреген әйбәтләп батырып киде, зур кулъяулыгын чыгарып, яшьләнгән күзләрен сөртте, мәшкә гөмбәседәй борыны белән маташып алды.

- Аяк кычытканнан йөрү түгел инде, күрше, мәшәкать ту­ды бит әле. Төпчек кызым — Гадиләм кияүгә чыгарга җыена. Минем, ди, олы апам күк никахсыз тормышка чыгасым юк, ди. Йола кушканча, никах укытып, әби-бабайлар фатихасын алам, дип четердәп тора инде, кетмер! Олы кызым Ниса уңмады. Кияү, югыйсә, әйбәт кеше дә кебек иде, әмма дә ләкин ничә барып керсәң дә сугыш та талаш. Өйләрендә кот юк, тормышларына бәрәкәт иңмәде...

- Никахсыз гаилә кормыйлар бит, нишләп алай килеп чык­ты соң?

- Яшьләр безнең сүзгә колак саламы? Үзебез дә нык тормаганбыздыр инде, заманасы башка иде лә, — диде агай ачынып.

- Никах кирәк инде кирәген, анда гына да түгелдер хикмәт, Сәмигулла абзый, холык дигән нәрсә дә бар бит әле.

- Шулайдыр да... Гадилә кызым ут йотып йөри инде. Иртәгә кияү тиешле егет тә кайтып төшәргә тиеш икән. И-и, заманалар, никах догасын укырлык мулласы да юк якын-тирәдә. Әле Габидулла туганым янына барып, йомышымны әйтеп кайтышым. “Булмый, энем, картайдым, сырхауланып- хасталанып торам. Таулы тиңентен җирдән сезгә барып җитә алмам”, — дип, тупсасыннан кире борды. Сырхаулый инде, бичара, газиз башкайлары күпне күрде. Югыйсә, Гадилә дигәндә, аягы идәндә генә булырые, бик ярата ул минем төпчек кызымны.

Агаем көрсенеп тын калды. Мин аздан гына: “Әллә, Сәми­гулла агай, иманыңа кайттыңмы?” — дип сорап ташламадым. Ярый әле, телне тешләп өлгердем. Өлкәннәрнең хәтере тиз чатнаучан, эндәшмәвең алтын. Бу сорау да башыма юкка гы­на килмәгән иде, тарихы бар аның.

...Аягы гарип кешеләргә, гадәттә, “чатан” кушаматы ябы­ша, ә юлдашымны авылда олысы-кечесе “Хуп Сәмеш” дип йөртә иде.

Ул ничә карама, кәнсәләр тирәсендә чуалыр. Һәр яңалык­тан хәбәрдар булыр, туры килсә, җитәкчеләрнең һәр сүзен хуплап, җөпләп торыр. Авыл халкы бераз куштанланганыңны белсә, йөзеңә бәреп:

- Һи, Хуп Сәмеш, — дип кенә җибәрә. Беркемнең дә үзен түбәнсетә торган әлеге исемне күтәрәсе килми...

Хуп Сәмешкә бу кушамат утызынчы еллар уртасында ябы­шып калган. Юл озын, үзем белгән кадәр шул еллар хакында уйланып кайтам, мин аны өлкәннәрдән ишетеп беләм инде, билгеле.

...Татар авылларында мәчетләрне туздыру башланган чак. Газеталар һәр киселгән манара, ишелгән мәчет хакында “куа­нып” хәбәр итеп торалар.

Безнең авыл мәчетенә генә кагылучы юк. Манарасын ауда­рырга берәүнең дә йөрәге җитми. Район газеты: “Каенлы авылында мулла-мунтагайлар, кулаклар оялаган, шулар мәчетләрен саклап калырга маташалар”, — дип, янаулар белән тулы бик хәтәр мәкалә дә бастырып чыгарган.

Башта манараны комсомоллардан кистермәкче булалар. Тик алар төрлесе-төрле сәбәп табып, таралышып-качышып бетәләр. Шуннан соң, идарә әгъзаларыннан берсе:

- Манара кисүне Сәмигуллага тапшырырга кирәк. Ул со­знательный, үзен курсларда укытып кайтардык. Күрсәтсен егетлеген! — дигән. Тәкъдимне башкалар да куәтләгән.

- Рас аңа ветсанитарлыкны ышанып тапшырганбыз икән, чыкмасын сүздән! Идарә карарын санга сукмаска хакы юк! — дип тә өстәгәннәр. Авыл Советы рәисе исә өтәләнә — ашыктыра, аңа кем булса да ярый, мәчет манарасыннан гына коты­лырга кирәк.

Хуп Сәмешне (ул чагында Сәмигулла гына) маллар ара­сында мәш килеп йөргән җиреннән чакыртып алганнар. Хәлне аңлатканнар, тәртәсен кире бормасын диптер инде, үзенә күлмәклек товар, яшь кәләшенә чуар яулык вәгъдә иткәннәр.

Сәмеш әле типсә тимер өзәрлек егет, ике аягы да исән, ка­рышып маташканмы-юкмы, ул кадәресен белмим, билгеле булганы шул — ничек итсә иткән, көнендә үк манараны аударып төшергән. Эшне тәмам итеп, җиргә аяк басуга, аның яны­на бертуган агасы Габидулла килеп баскан. Югары басудан, арыш урган җирдән, әлеге хәбәрне ишетеп кайтуы икән.

- Син, пәри ялаган нәрсә, — дигән Габидулла күзләрен коточкыч алартып. — Мәчет манарасын кисмәсәң, кендегеңне капларлык ситсы тапмас идеңме, ә? Әтәй-инәйнең рухын таптадың, җир бит, эт койрыгы. — Кызган килеш туктап калмаган, ургыч тәгәрмәче кадәр йодрыгы Сәмәшнең авызы­на килеп тә кунган.

Йодрык тәмен бер Сәмеш кенә белә, әмма Габидулла аб­зыйның әлеге кыланышы корткыч кулак чыгышы дип бәяләнгән. Атна эчендә суд ясап, биш елга сыйнфый тәрбия алырга җибәргәннәр.

Суд авыл клубында булган. Зыян күрүче сыйфатында Хуп Сәмешне дә чакыртканнар. Авыл агайлары аның нотыгын һаман онытмыйлар әле.

— Иптәш судья Гилметдинов! — дигән Сәмеш гайрәт белән. — Мин даһи юлбашчыбыз кушканча фирмедә тыры­шып айгырлар печүне оештырып йөридер идем. Кәнсәгә чакыртып, штубы бүген үк мәчет манарасын алып ташларга фәрман бирделәр. И мин аны җиренә җиткереп башкардым да. Әмма дә ләкин, менә шушы кулак калдыгы, — ул эшләпә тоткан кулын Габидуллага төртеп дәвам иткән, — сәтсәлизм җиңүенә аяк чалып маташа. Манараны кисеп төшерүемне гүпчим ошатмаенча, авызыма сугып, ике тешемне шартлатып сындырды, мәлгунь.

Ул зур эш кыргандай, батыр кыяфәттә яшелле-сарылы таплар белән чуарланып беткән кулъяулыгына төрелгән тешләрен суд утырышчыларының алдына чыгарып салган. Баш бармак зурлыгындагы тешләргә суд әһелләре карап алганнармы-юкмы, партизан Бәйрәш кан оешып каткан тешләрне терсәге белән генә идәнгә сыпырып төшергән. Кайсыдыр, аягы белән төрткәләп, аларны идән ярыгыннан базга ук чумдырган.

Шул китүдән Габидулла агай авылга кайтып нигез корма­ган. Сугыш гарасатларын кичеп, аннан соң да әле әлләни го­мер дөнья гизеп, нужа чигеп, ахырда Таулыга кайтып төпләнгән.

Манара кискән җәйне үгез сөзеп, Хуп Сәмешне бик хәтәр имгәткән, аяксыз калган.

Бәләкәй чакта берәр ярамаган эш эшләсәм, әбием:

- Хуп Сәмеш көненә калырсың, алай ярамый, — дип кисәтә иде. Бу сүзләр әрләү-сүгүләрдән да көчлерәк тәэсир итә иде.

* * *

Урыны-урыны белән кар көртләре шактый тирән. Әгәр алданрак киткән егетләрнең эзләренә туры килмәсә, Хуп Сәмешнең агач аягы бот төбеннән карга чума. Юлдашым дөньяны иң каһәрле сүзләр белән сүгеп ташлый. Мин әйберләремне кырыйга куеп торам. Хуп Сәмешне аркама кочтырып, юлның каты җиренә чыгарып куям. Шулай ты­раклыйбыз.

Юлдашым зарлануын белә.

- Авыл халкы соңгы елларда Гарәфетдин кордашка эндәшә иде. Ул укыштырып, әвеш-тәүеш китерә ие шунда. Әмма да ләкин, узган ел Харис кызын кияүгә биргәндә, Гарәфетдин көйләп җибәрү белән никахка килгән мишәр ко­дасы чәчрәп чыккан да: “Син, кәнат, шышы алма күк балалар­га ясин атәсен түгелме?! Син, карт алаша, никах та атә белмәсәң, кеше башы катырып йөрмә, үзем атәм никах дога­сын”, — дип, Гарәфетдинне пыр туздырган, ди.

Тегесе: “Мин инде биш ел буе бар эшләремне шушы дога белән генә башкарам. Теге дөньядагыларның да, исәннәрнең дә жалу белән килгәннәре юк әле”, — дип, каршы төшеп азап­ланса да, шуннан соң аңа ышаныч бетте. Шулай, күршекәем, хәзрәтләр беттегә чут...

Артта машина гөрелтесе ишетелде. Кышкы көннең итәге кыска, тирә-юньгә караңгылык иңә башлаган иде инде. Егетләр алда кара нокта булып кына күренәләр. Шулай да, Хуп Сәмешнең күзе үткер, якынлашып килүче “УАЗ”ик иясен тиз чамалады:

- Безнең калхузга билгеләнгән яңа рәис бу. Өченче көн Казанга, институтта укучы малаена “кытый-мытый” төяп киткән иде, шуннан кайтышы.

Хуп Сәмеш өчен мәсьәлә хәл ителгән иде инде, ахрысы. Ул җайлырак урынга, юл читенә чыгып басты. Аның кыяфәте, чы­раена йөгергән вәкарьлеге: “машинага утырып, рәис белән гәпләшеп кенә авылга кайтып керим әле бер”, дия иде. Күзләренә куштанлык елмаюы чыгарып, машинаның туктар мәлен көтә башлады. Ирексездән, мин дә туктадым. Юк, рәис машинасына утыртыр дигән өмет искә дә керми, безнең ише “шәһәр каргаларын” рәисләр юлда хәлдән таеп егылып кал­саң да үз яннарына алмаячаклар. Язылмаган, ләкин иң төгәл үтәлә торган закон бу.

Сугыш елларында Хуп Сәмеш үзе дә колхоз рәисе булып йөргән. Шуңа күрә һәр яңа рәисне үзенең варисы кебек кабул итә. Эшкә башлауның тәүге иртәсендә аны кәнсә алдында беренче булып каршы алучы да Хуп Сәмеш була.

- Без эшләгән авыр елларда... — дип, мактанулы кыяфәт белән тегеләргә үгет-нәсыйхәт биргәли.

...Куәтле “УАЗ”ик нинди тизлек белән килсә, безнең яннан да шулай ажгырып, кар бураннары уйнатып үтеп тә китте. Ма­шина эченнән рәиснең бүртенгән шәмәхә йөзе, авызына капкан тәмәкесе генә чалынып калды. Бу хәлгә ни дип әйтергә белми гаҗиз булып, өметсез тавыш белән кычкырып җибәрдем:

- Сәмигулла агайны, Сәмигулла-а...

Юлдашым үпкә катыш рәнҗү белән:

 Мин гарипне утыртса ни була инде, шуфиры белән икәү генә бит, — диде һәм лач итеп машина эзенә төкерде.

Рәис өреп очырган тәмәке төпчеге аның агач аягына бәрелеп, очкыннар чәчрәтте.

- Хәерсез! — диде Хуп Сәмеш.

Әле ярты юлны да үтмәдек. Атларга да атларга...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар