Язмыш
Каргыш
Көмеш сулы Идел ярына сыенып утырган бер авылда булды бу хәл. Җан өшетеп ерак Себер ягыннан Мөршидәләргә хәбәр килә: Рамил тракторы белән сазга баткан, коткарып кала алмаганнар... Йә Хода, җитмәгән идемени бер хатын башына моңа кадәр килгән кайгы-хәсрәт?! Үзен-үзе белә башлаганнан бирле бу йорттан бәхетсезлек китеп тормады. Башта тап-таза әтиләре, кисеп аударган имәндәй, атна эчендә җир куенына керде. Инде ул хәсрәттән арынгандай гына булганнар иде, абыйсы авырый башлады. Япь-яшь егет күз алдында кәкрәеп катты: күзләрен күтәреп кояшны күрәлмәс хәлдә җиргә бөгелде, аяк-куллары әллә нинди кыяфәтләргә кереп кәкрәйде. Шулай да, бик интегеп булса да, үзен-үзе йөртте әле егет, әмма кеше күзенә күренмәс булды. Аның моңлы итеп гармунда уйнавы яшьтәшләренең хәтерендә генә калды.
Мөршидә шат күңелле иде. Әтисенең үлеме, абыйсының авыруы кыз баланың яшьлеген караңгыламады: курсларда укып тракторчы булды, комсомолга керде, клубларда кичәләр аннан башка үтми иде. Җырга, биюгә оста Мөршидәне үзенә алырга торган гаярь егетләр күп булды. Әмма ул ярлы гына гаиләдә үскән сабыр, басынкы холыклы Галимулланы сайлады. Юк, килен булып төшмәде ул, егетне йортка кертте. Вакытында сүз күп булгандыр, тик авыл халкы яшь гаиләгә хәерхаһ иде: авыру абыйсын кемгә калдырсын инде ул бала. Йортка кереп дөрес эшләде Галимулла, диделәр, бәхет теләделәр. Бәхет дигәнең генә бу капкадан читләтеп үтте шул. Өч кыз, ике малай үстереп ятканда Галимулла да гүр иясе булды. Үләрлек түгел иде әле ул, югыйсә, гөрләтеп эшли иде. Кулы оста булды аның. Балта эше дисеңме, тимер эшеме — коя да куя иде. Үзләренең өйләрен генә кара син, урамында гына түгел, авылда бер матур өй салып керде Галимулла. Челтәрле йөзлекләре белән урамга карап торган зур тәрәзәләр, ак калайдан биек түбә, йөк төягән машиналар үтәрлек урыс капка, алма бакчасы эчендә утырган ак мунча... Һәм капка белән янәшә искереп-кыйшаеп беткән таш келәт. Нишләп сүтмәделәр икән ул искене, яңа каралты-курага сокланып караган һәр кеше күңеленнән хуҗаларга шундый сорауны бирә кебек иде.
Галимулланың эш кораллары саклый торган остаханәсе иде ул. Көннәр буе ул шунда, колхоз эшеннән арынганда, тәрәзә йөзлекләре ясый иде. Таш идән салкыны үттеме икән җелекләренә, башта аяклары атламас булды, аннары кулларының хәле китте, аннары инде кипкән гөл шикелле сулды, саргайды. Күрсәтмәгән табибы, алып бармаган хастаханәсе калмады Мөршидәнең, булмагач булмый икән инде, көннәрнең берендә Мөршидә тол калды. Менә шул вакытта керде аның күңеленә шом.
Нишләп әле бу нигездә ир-атлар вакытсыз вафат булалар? Әллә инде кечкенә чагында әнисеннән ишеткәннәре дөрескә чыгамы?
...Бик борынгы авыл диләр моны. Идел яры кара урман булган, ике ягы сөзәк таулар арасыннан агып яткан йөгерек инеш буена каяндыр ерактан, Болгар якларыннан ир-атлар килеп утырган дип сөйлиләр. Килгән кешеләрнең исемнәре дә Ак Кылыч, Илбаба кебек хәзерге колакка ят булган исемнәр була. Инешкә Аллавык (“Алла, Ык” — дип әйткәннәрдер, бәлки) дип исем кушалар, авыл исеме дә сәер — Шөн була. Еллар үтә тора, авыл зурая, авыл аша Екатерина патшаның зур юлы үтә. Ямчылар бу авылда ат алыштыралар, сату итәләр, байлар мал-мөлкәтләрен ышанычлы кешеләргә сакларга калдыралар. Шундый хуҗаларның берсе Мөршидәләрнең бабалары була. Хәлле кешеләр була алар. Таш келәтләре генә дә ни тора, ат сугарырлык коелары ишек алдында, кереп кунарлык йортлары иркен. Шулай ил-көн алдында абруйлы гына булып яшәп ятканда бу йорттан сакларга куелган әйберләрнең югалуы мәгълүм була. Келәт бикле, ачкыч билгеле җирдә, әмма байларның таләбе дә урынлы: кая киткән фәлән-фәлән әйбер, кем урлаган? Урманда качып яткан каракларның эше түгел микән дип тә карый хуҗа, байның үз сүзе сүз — мал югалган, син гаепле! Мондый чакта йодрык-камчы да худка киткәндер бәлки, әмма Мөршидә әнисе әйткәнне күңеленә салып калган иде: байлар, югалган әйберләрен таптыра алмагач, бик нык каргаганнар икән бу гаиләне. Бу йортта ир-ат исән тормасын дигәннәр, кара кайгыдан, бәхетсезлектән башы чыкмасын бу нигезнең, дигәннәр.
Гаеп кемдә булгандыр, белүче юк, әмма коедан таш келәткә юл булганын белгәннәр. Төнлә, кеше-кара йоклагач, кое суыннан өстәрәк уелган ишек аша үтеп ташый торган булганнар кеше малын. Кая куйганнардыр, анысы да билгесез. Билгелесе шул — төшә бит каргыш Мөршидәләргә, төшә. Ничәмә-ничә еллардан соң да, баш өстендәге балта кебек, кемгә чират дигәндәй, ир- атларны чаба тора.
Инде менә Рамилгә дә чират җиткән. Күңеле сизенгән иде Мөршидәнең, ике улын да Якутиягә эшкә җибәрде. Монда калмасыннар, каргыш бәлки аннан эзләп тапмас дип уйлаган иде. Ялгышкан икән. Әйбәт эшләделәр егетләр, акчаны да күп алдылар, кыз туганнарына да ярдәм иттеләр. Үзләре дә өйләнеп, ныклап тормыш корып ятканда, менә сиңа мә, Рамил вафат. Монысына түзде әле Мөршидә, каргыш кагылуы түгелдер, очраклылык кына булгандыр дип юатты үзен. Балалары юк иде Рамилнең, яп-якты елмаюы гына калды әнисе күңелендә.
Ә берничә елдан... Берничә ел узуга авылны тетрәткән хәбәр кайтты: Мөршидәнең икенче улы поездга тапталып үлгән!
Кайтарткан иде шул, кайтарткан иде Рәисен Мөршидә Себердән. “Әтиең дә үлде, берүзем калдым, кайт” — дигән иде. Тыңлады Рәис, хатынын, улын алып, дөнья кадәр мал төяп кайтты Рәис Себердән. Капка төбенә кайтып кунаклаган контейнерга карап, авылдагы яшьтәшләре тел шартлаталар иде: “Вәт, малай, Себер нишләтә, без ятабыз монда сыер тизәге изеп...”
Рәис район үзәгенә Себердән кайткан дустын озата киткән иде. Хатынын, кечкенә улын да ияртте. Себердә бергә эшләделәр, бер алманы бишкә бүлеп дигәндәй, кайгыдан юатып, шатлыкны күбәйтеп уртак яшәделәр. Менә бүген дә Себергә китеп барышлары. Рәисләр аларны вагонга кереп озатырга булалар. Сүз артыннан сүз — поезд кузгалуын сизми дә кала алар — инде тизлек ала башлаган поезддан башта хатынын төшерә, аннан баланы ыргыта, аннан үзе сикермәкче була Рәис. Ләкин... “Язмышыңа ни язылган булса, шул булыр” диләрме әле, “Күрәчәкне күрми, гүргә кереп булмый” да диләр. Поезд астыннан алганда Рәисне танырлык та булмый инде.
Бу хәлдән соң Мөршидә озак тормады. Килененә әйтте: “Бу нигез каргалган нигез, син улыңны алып үз ягыңа кайтып кит, мин риза-бәхил” — диде. Килен китте, Рәисе төсле үк кара-тут йөзле, бөдрә чәчле шук малаен алып китте. Бәладән башаяк, дигәндер инде.
Менә шул. Озакламый Мөршидәне дә җирләделәр. Челтәрле йөзлекләрдән көлеп торган тәрәзәләр моңаеп калды. Анда торучы юк хәзер. Кызларының үз тормышлары мул, кияүләре бу нигезгә аяк басмыйлар. Буш нигез, таралып, череп барган йорт. Тик кеше хәтере генә буш түгел. Каргыштан курка бу авыл халкы, бигрәк тә өлкәннәр, бу кыйссаны белгән-ишеткән кешеләр курка. Өй яныннан үткәндә белгән догаларын укып китәләр, бер-бер ярамаган эш эшләп, берәр кешегә хилафлык китермәдем микән дип куркалар. Яшьләр күңеленә дә керсен иде бу уй!
Югыйсә, безгә балачактан ук таныш бит бу каргыш сүзе. “Сак-Сок” бәете белән керде бит ул безнең күңелебезгә. Нигә онытабыз икән без мәңгелек аятьләрне. Бигрәк тә хәзер, кешене кеше юк иткән заманда, кеше хакын тартып-йолкып үзенеке иткәндә нигә уйламыйбыз икән без: “Күз яше төшәр бит моның миңа, рәхәт күрмәм бит мин болай эшләп” — дип, нигә акылыбызга килмибез икән?! Ә бит гыйбрәтләр күп, бер Мөршидәләр (исемнәре үзгәртелеп бирелде) язмышы гына түгел, күп гыйбрәтләр. Куркырга иде, куркырга...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Эйе,автор белэн килешэм. Каргыш дигэн нэрсэ бар hэм ул тота, шуна курэ алдынны-артынны уйлап эш итэргэ кирэк. Каргыштан куркырга кирэк,эйлэнэ- тирэдэгелэргэ яхшы гамэлдэ булырга кирэк...
0
0
0
0
Гонаhсызларга ник тошэ икэн каргыш?
0
0
0
0
Каргыш каргаганда алдынны ,артынны карарга кирәк.Бик зур гөнах жәмәгать!Бер вакытны үзенә әйләнеп кайтуы ихтимал,балаларга төшәргә мөмкин.Ырудан ыруга күчептә бара дип ишеткәнем бар.Рәнжемәгез,каргамагыз!Аллахетәгалә барында күрә,барында тигезли.
0
0
0
0
Гаеплене каргасан каргыш тошэ, гаепле булмаса каргаган кешегэ кире эйлэнеп кайта дилэр бит...
0
0
0
0
Депутатларны, президентны ботен Россия халкы каргый, берсенэ дэ пычагым да булганы юк. Кем-кем, э алар инде заслужены каргышка, нахакка каргамыйбыз.
0
0