Логотип
Язмыш

Гашыйклар турында риваять

Әти белән әнинең танышу тарихын без балачакта алардан ничәмә-ничә тапкырлар сөйләттек икән?!
Әниебез — ул Маһруй исемле иде — элеккеге Дөбъяз районы Битаман авылында, күп балалы гаиләдә туа. Әти-әнисе вафат булгач, аны яшь ярымлык чакта Казанга, әтисенең беренче хатыныннан туган улы Вафа абзыйга тәрбиягә китерәләр. Ул шунда буй җитә.
Әти дә бик иртә ятим кала. Ул алты яшьлек чагында әтисе янгында һәлак була. Тагын өч елдан әнисен дә югалта. Ятим малайны ерак туганнары — Мөхәммәтгали абыйлар гаиләсе үзенә сыендыра.
Һәм менә Казанның нәкъ уртасында, Мәрҗани мәчетеннән ерак түгел урнашкан ике катлы агач йорт янында шушы ике ятим очраша.
I гильдия сәүдәгәр Исмәгыйль Апаковның оныгы — техникум студенты Якубның дәрескә ашыккан чагы була. Ә университет студенты Маһруй тәрәз төбендәге гөлләргә су сибеп йөри икән. Чүмечтә калган суын тота да ачык тәрәзәдән урамга түгә... Яңгырга эләккәндәй юешләнгән егет, әлбәттә: “Бу ни бу?” — дип, тавыш куптара. Оятыннан комач булып кызарган чибәр кызны күргәч исә, ачулануын онытып, үзе гафу үтенә башлый...
Яшьләр очраша башлыйлар. Аннан күңелләргә сиздерми генә ярату хисе кереп оялый. “Минеке бул! Өйләнешик”, — ди беркөн Якуб Маһруена. Инде үзенеке санаган кыздан “ризамын” дигән җавап көтә ул. Тик кыз мизгел эчендә үзгәрә, кинәт моңсуланып, боегып кала.
Күтәрелеп карарга да кыймыйча: “Юк, мин кияүгә чыга алмыйм”, — ди. Сәбәбен бик озак әйтергә теләми. Егет ялварыплар диярлек сорагач кына ачыла.
- Авырыйм мин... Туберкулез таптылар. Озакламый үләрмен. Безгә бергә булырга язмаган, күрәсең...
Егет, өстеннән тау төшкәндәй, җиңел сулый.
- Ә мин вәгъдә биргән кешесе юктыр бит, дип, әллә ниләр уйлап бетердем... Менә күрерсең, мин сине үзем терелтәм! Иң зур табибларга күрсәтермен, санаторийларга йөртермен...
Кавышыр алдыннан сүз куешалар — иреннән үбешмәскә, аш пешергәндә ашны кабып карамаска.
Әти сүзендә тора. Әнине нинди генә табибларга күрсәтми ул. Бер дә авырсынмыйча, озын-озак вакытларга хастаханәләргә сала. Үзе ял күрмәсә дә, “терелеп кенә кайт” дип, әнине санаторийларга җибәрә.
Әти бик тә балалары булуын теләгән. Ә әнигә, билгеле, бала табарга ярамаган. Бер профессорга күренергә барган җирдән канатланып чыгалар: “Андый теләгегез булгач, табып карасын соң хатының бала, — ди табиб әтигә. — Кем белә, бәлки, авыруы да бетәр”.
Могҗизалар булмый диләр, нишләп булмасын?! Әни сау-сәламәт бала таба. Минем тууымның аларга никадәр сөенеч алып килгәнен әйтмәсәм дә, аңлыйсыздыр. Шатлык өстенә шатлык булып әнием авыруыннан терелә башлый. Энем туган вакытка ул инде тәмам сәламәтләнеп бетә. Табиблар төпчегенә инде күкрәк сөтен имезергә дә рөхсәт итәләр.

Кияүгә чыккач, әни эшләми диярлек. Башта әти:
“Тәмам терелеп җит әле”, — ди.
Аннан, без тугач:
“Балалар янында бул”, — ди. Өйдә генә утырса да, әни хәтта кибеткә дә йөрмәде. Әти аның авыр сумкалар күтәреп, кибет юлыннан кайтуын күз алдына да китерми иде бугай. Безнең йорттагылар әни артыннан шуңа да “купчиха”, дип кенә калалар иде.
Әтинең эше гел командировкалар белән бәйле булды. Мөмкинлек табып, күп вакыт ул безне дә үзе белән алыр иде. Берсендә пароход белән дүртәүләп Горькийга баруыбызны әле дә сагынып искә төшерәм.) Ялгызы гына китеп барса,
 
“Кадерлем Маһруй!

 Шулкадәр сагындым үзеңне. Сине дә, балаларны да бик күрәсем килә. Болай озакка барганда бары тик гаилә белән генә чыгып китәргә кирәк. Өч кенә көнгә булса да, сезне үз яныма чакырырга телим. Тагын расход дип аптырамыйк әле. Билетнны II класска ал, ул җитмеш биш сум тирәсе тора.
“Хатын-кызлар белән генә булсын”, - дип сора. (Әти әнине бик көнли иде. Чит ир-аттан гына түгел, хәтта туганнардан да. Ә әни: “Ул бит мине яратканга шулай эшли”, — дип гел кичерә иде. — Л. А.)
Синең Якубың ”.

 
“Син дип, бу кадәр өзгәләнмәсәм, сине бу кадәр сагынмасам, тәнемә, бәлки, ит тә кунар иде. Мин синең белән ихлас булган кебек, син дә минем белән ихлас булсаң иде. Ике арадагы мөнәсәбәтләребез моңа кадәр әйбәт иде, алга таба да шулай калсын.
Сине быел ял иттерә алмаганыма йөрәгем авырта”.
 
“Кадерлем Маһруй!”
 
Хатыңны алдым да шулкадәр сөендем. Минем турында әнә ничек кайгыртасың. Мине, мин сине яраткандай, яратасың. Безнең очрашуыбыз, кавышуыбыз очраклы гына булмады.    Мәхәббәтебез   безнең  белән бергә киләчәккә барыр, без үлгәннән соң да яшәр дип уйлыйм. Үлем турында сүз кузгаткан дип ачуланма, без әле синең белән бик- бик бәхетле гомер итеп, ким дигәндә йөзне тутырырбыз”.
 

Ходай кушып, оныклар сөяргә насыйп булса, мин аларга Таһир-Зөһрәләр, Ләйлә-Мәҗнүннәр гыйшкы турындагы риваятьләрне түгел, әти-әниемнең якты мәхәббәтләре хакында матур истәлекләремне сөйләрмен.
 
Луиза АПАКОВА.
Казан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Искиткеч мэхэббэт,бар ул деньяда,мин ышанам.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Шундый бәхетле гаиләләр күбрәк булсын иде ул бәхетле гаиләдә генә бәхетле балалар туа шул,бик матур язма...

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бик матур язылган.Тирэн мэхэббэткэ сокланып кызыгып укыдым.АФЭРИН!!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Менэ бу мэхэббэт ичмаса

          Хәзер укыйлар