Логотип
Язмыш

Бәхилләшү

– Их, шул чакларга кире кайтып булса... Син дөрес әйткәнсең, беренче тормыш иптәше беренче була икән ул. Онытылмый... Менә монда утлы күмердәй гел көйрәп тора. Их-х! Рәшит җан ачысы белән йөрәк турысын ышкып алды.

Ул күзләрен зур итеп ачып тутырып безгә карый да тагын йома. Берничә минут шулай ята, аннан азрак хәл ала да тагын сөйләшә башлый. Сөйләшә дип, сөйләшү дә түгел инде бу: сорауларыбызга йә баш кагып, йә «әйе», «юк» дип кенә җавап бирә Рәшит. 

Кайчандыр гөрнадирдай ир булган озын буйлы, таза-чибәр туганыбызның бу фани дөньяда соңгы көннәре. Бер бөеренә операцияне Германиядә ясатканнан соң да озак шатланып яши алмады, бахыр, яман чир икенчесен дә урап алды. Тик ул тереләсенә бер тамчы да шикләнмәде, икенче бөеренә операция ясатыр өчен тагын Германиягә китте. Юлга кузгалганда ук үз аягында көчкә йөри иде, «соң инде» дип борып кайтаргач, тагын да бетәште. Әмма ихтыяр көче гаҗәеп үзенең, зарланмый-ыңгырашмый гына һаман да алдагы көнгә планнар корып ята әнә. 

Күзләрен ачмый шактый озак яткач, йончыттык бугай, дип, ирем белән күз карашы аша гына аңлаштык та, кузгалмакчы булдык. Беренче булып урынымнан мин тордым, ирем дә кузгала башлады. Шулчак Рәшит кинәт күзен ачып җибәрде дә сау-сәламәт чагындагыдай көр тавыш белән: «Китәсездәмени?» – дип сорап куйды. Тавышында ниндидер гаҗизлек, үтенү авазлары булганга тукталып калдык. 

Ул да, безне гаҗәпләндереп, кинәт торып ук утырды. Хатыны Оксананы чакырып, чәй әзерләргә кушты. Тегесе кухняга чыгып киткәч, иремә дәште: «Минем сиңа зур үтенечем бар: Эльмираны алып кил әле, бик тә күрәсем килә. Ә син, – диде ул миңа мөрәҗәгать итеп, – минем янда кал. Рәхәтләнеп үзебезчә – татарча сөйләшеп утырыйк». 

Кичкырын булып, буранлап торса да, үлем хастасы белән көрәшеп яткан кешегә ничек каршы киләсең – ирем, Оксана белән бер-ике авыз сүз алышканнан соң, Яшел Үзәнгә, Рәшитнең беренче хатынын алырга китте. Без аның караваты янында махсус әзерләнгән табын тирәсенә утырышып, чәй эчәргә керештек. Янтая төшеп торып утырган Рәшитнең чәкчәк кисәге сорап алуына һәм аны ашап бетерүенә гаҗәпләнүенең чиге булмады хатынының. 
 – Бәлки, ботка ашап карарсың, – диде ул иренә, сөенечен яшерә алмыйча. – Син яратканны, сөтле дөге боткасы пешердем. 
– Юк, минем токмачлы аш ашыйсым килә. Өй токмачы белән.

Оксана очып диярлек кухняга юнәлде. Мин дә аның артыннан кузгалмакчы идем, шактый катгый тавыш белән Рәшит туктатты:
– Кал, дидем бит. 
...
– Хәтерлисеңме, син бервакыт мине Эльмира белән аерылышкан өчен бик нык ачуланган идең... – диде ул һәм янә күзләрен йомды. Икесен-нән ике бөртек яшь тамчысы тәгәрәп чыкты да төк баса башлаган яңаклары буйлап агып төште. Кулла-ры тартышып алды. Аннары кинәт йөзе алсуланып китте. Күзләренә нур иңде. Тавышы да көрәеп чыкты. – Хаклы идең син. Мин менә шуны әле генә аңладым. Юк, күптән. Тик бигрәк тә үзсүзле, киребеткән идем шул мин. Хәер, икебез дә...

Их, шул чакларга кире кайтып булса... Оксана молодец ул, аңа бернинди дә дәгъвам юк. Барысына да түзде. Тик, син дөрес әйткәнсең, беренче тормыш иптәше беренче була икән ул. Онытылмый... Менә монда утлы күмердәй гел көйрәп тора. Их-х! – Рәшит җан ачысы белән йөрәк турысын ышкып алды.

...Таза, чибәр булуы өстенә, телгә дә оста, теләсә кемне авызына каратып тотарга сәләтле иде ул. Гитарада үзе уйнап, үзе җырлавы гына да ни тора! Без яшь чакта бу гамәл, хәзергечә әйтсәк, «бик круто» санала иде. Көтмәгәндә-уйламаганда тиз генә Эльмира белән кавышып куюлары да шул теле һәм гитарасы аркасында. Озакламый башкага кияүгә чыгарга йөргән кыз, аның шаяру катыш матур сайравына, гитарада уйнап җырлавына үлеп гашыйк була да куя шул. Һәм, йөргән егете белән арасын өзеп, Рәшит белән очраша башлый. Әнисе дә аның татар егете белән аралаша башлавына сөенеп бетә алмый. 

Әле егет армиягә киткәнче үк, Казанга институтка укырга йөргәндә электричкада еш очраша торган булалар югыйсә. Ә менә егет кайтып, институтта дәресләрен яңарткач, кабат бер транспортта очрашулары аларның язмышын үзгәртте дә куйды.

Матур яшәде алар. Бер-бер артлы ике кызлары туды. Озакламый, яшь белгечләр буларак, ике бүлмәле фатир да бирделәр үзләренә. Еш булмаса да, аралаша-очрашкалый идек. Тормыш мәңге шулай дәвам итәр сыман иде, ләкин Рәшит кинәт кенә Себер якларына – Сургутка китеп барды. Озакламый ике кызын ияртеп Эльмира да аның артыннан кузгалды. Ләкин берәр еллап яшәгәч, кызлары белән кире әйләнеп кайтты ул. Кечкенәләре Лерага Себер климаты килешмәгән, бума ютәл чире белән еш авырган да, табиблар аннан алып китәргә кушкан.
Әнинең: «Беренче хатын ул Аллаһтан, икенчесе шайтаннан», — дип ачуланганнары гел искә төшә.

Шулай итеп, алар Сак белән Сок кебек аерым яши башлады. Рәшитнең әниләре дә, Эльмираныкылар да, «Лераны алып калабыз, ирең янында бул, ялгызын яшәтмә», дисәләр дә, ул кире китәсе итмәде. Киресенчә, иренең әйләнеп кайтуына өметләнде. Тик аеры-чөере яшәгән гаиләнең кайчан нык булганы бар?! Ир белән хатын арасына да ниндидер салкынлык иңде. Дөрес, Рәшит һәр елны кайтып йөрде, кайткач, берни булмагандай гаиләсендә яшәде, кызлары белән әвәрә килде. 

Шул кайтуларының берсендә кунакка килгәч, ул безгә Себердә икенче хатын белән яшәве турында сөйләде. Ул вакытта инде нефть эшеннән китеп, Сургутта үз бизнесын корып җибәргән иде.
– Ир кеше бит мин, – дип сүз башлады ул, күбрәк иремә мөрәҗәгать итеп. – Ул киребеткән Эльмирага күпме ялынырга була. Чакырдым, көттем, килмәде бит, инде үзенә үпкәләсен. Баштарак, буйдакларча, төрле хатыннар белән яшәп карадым, тик берсен дә үз итә алмадым. Оксананы яраттым менә. Яшь булса да (Оксана Рәшиттән 17 яшькә кече – Л. Ф.) сабыр ул, акыллы. 
– Ә Эльмира? – дип чәчрәп чыктым мин. – Ул бит биредә бары кызыгыз хакына яшәп калды. Үзе һаман сине көтә. Ярата. Әтиегез үлгәч, авырып киткән әние­гезне күпме карады! Башка туганнарың белән дә аралашып, ярдәмләшеп яши. Сания апа да аны килене кебек түгел, кызы күк күреп ярата.
– Ярата шул, әни дә Эльмираны ярата. Миңа караганда күбрәк тә бугай әле. Оксана хакында сөйләгәч, ул да тузынды, ишетәсем дә килми дип, мине өйдән үк куып чыгарды менә. Ул да миңа ялгыз яшәү авыр икәнне аңларга теләми. Бирегә кайт, ди. Ничек кайтыйм, анда бит минем бар эшем көйләнгән. Оксана да авырлы, тиздән улыбыз туачак. Малай бит, малай!
– Харап икән. Нәрсә, ул малайны Эльмира таба алмыймыни?
– Ул өченче бала турында ишетергә дә теләмәде. Миңа боларының мәшәкать-борчулары да бик җиткән, ди. Нинди борчулары булсын инде аларның? Акыллы, тәртипле бит минем кызлар. Мәктәптә дә әйбәт укыйлар, башка балалар кебек тәртипсезләнеп тә йөрмиләр. Матди яктан да хәсрәтләре юк – акчаны җитәрлек җибәреп торам. 
«Сез миңа икегез дә бертигез кадерле. Икегез дә...» — диде ул ягымлы итеп.

– Ә кем шундый тәртипле итеп үстергән, тәрбиялә­гән соң аларны, йә? Кечкенәрәк чакларында, Лера белән айлар буе хастаханәдә ятканда олысы Ләйсән өчен ничек ут йотканын күрмәдең-белмәдең шул син аның. Лерагыз бер үлеп, бер терелгән вакытларда аның ничек шыр сөяккә калганын, аннан үзенең ничек авырганын да күрмәдең. 

Ә хәзер аңа җиңел дисеңме? Балалар артыннан бүгенгедәй авыр, катлаулы заманда ата-ананың ике пар күзе генә түгел, биш пар булса да җитми. Кичләрен, алар өйгә кайтып кергәнче, ананың нинди утларда янганын да аңламыйсыз шул сез! Акча, имеш, җитәрлек җибәрәм, имеш. Эш акчада гынамыни? Их сез – ирләр?!
Чәпчүдән мине ирем туктатты:
– Кызмале син, Рәшит бит безгә җан тынычлыгы эзләп килгән. Аны бу арада ачуланучылар болай да күп булгандыр.
– Нинди җан тынычлыгы? Нәрсә турында сөйлисез сез? Эльмираның җан тынычлыгы хакында кем уйлый, ә?
– Ул берни дә белми. Мин аңа әйтмәдем әле. Әйтмичә дә булмас, аерылышасы бар бит. Малайны никахсыз тудырып булмый бит инде. Оксана да жәл, ул миңа ышана лабаса.
 – Сөяркәң марҗамыни? Алар безнең татар ирләрен акыл җуярлык дәрәҗәгә җиткерә белә шул. Нәрсәләре белән гашыйк итә соң алар сезне шулкадәр?
– Кем белгән инде аны? Украинадан Оксана. Сургутка Киев университетыннан соң юллама белән килгән. Без аның белән килештек, кызларыма, гаиләмә ярдәм итеп торуга ул каршы түгел. Тик Эльмира белән әйбәтләп аңлашасы, әнинең бәхиллеген аласы иде бит менә. Сез киңәш бирерсез, ярдәм итәрсез дип ышанган идем, булмады болай булгач.
– Уйлама да!

Рәшит башын иеп чыгып китте. Соңыннан ишетүе­безчә, әнисе Сания апа барыбер ризалыгын бирмәгән аңа. Рәшит киткәч, йөрәге авыртып, хастаханәгә үк кереп яткан. Шул ятудан озак та тормады, мәрхүмә булды ул. Аны җирләү хәстәрләрен дә Эльмира башлап йөрде, башка туганнарныкында да катнашты. Гомумән, бу нәселдән беркайчан да аерылмады ул. Ә теге чакта Рәшит белән ничек аңлашканнардыр, анысыннан без бихәбәр. 

Бу хакта ул үзе беркайчан сөйләмәде, ә сорарга ничектер уңайсыз иде. Рәшит белән дә башка бу хакта сүз кузгатмадык. Ул, чынлап та, беренче гаиләсен ташламады: кызларын укытырга булышты, олысына Казанда фатир да алып бирде. Алар да әтиләре белән араларын өзмәде, ул гаиләсе белән Казанга күчеп кайткач та аралашып яшәделәр. Тик, туган якка кайтуына инде җиде ел үтсә дә (хәер, хатыны кайтканга дүрт кенә ел әле), Эльмира белән генә бер дә күрешкәннәре булмаган икән ләбаса. 
– Мин аңа гел шылтыратып тордым, әмма ул минем тавышны ишетүгә йә кызларның берәрсен дәшә, йә трубканы ташлый иде, – дип Рәшит минем күңелемдәге соравыма җавап биреп тә өлгерде. Икебез дә бер нәрсә турында уйлаганбыз икән.
– Кызлар аша аннан ничә тапкыр кичерү дә сорадым, җавабы булмады. Соңгы тапкыр Германиягә барганда аның фатихасын аласым килеп шылтыраткан да идем, тагын сөйләшмәде. Бүген килерме икән инде? 
– Килер, – дим. – Нишләп килмәсен? 
– Әй, янына сине дә җибәрәсе калган икән. Сиңа каршы килмәгән булыр иде ул. Тик сөйләшеп утырасым килде шул. Йә, теге вакыттагыча ачулан инде, мин түзәргә әзер.
– Буласы булган бит инде, үткәннәрдә казынмыйк, Рәшит. Оксанаң да ошады миңа, бик ипле, төпле күренә.
– Ипле анысы, зарлана алмыйм. Минем характерга да, кызларыма булышуыма да түзеп яшәде бит. Башта бик карышса да, Казанга да кайтты менә. Тик нигәдер соңгы вакытта гел Эльмира искә төшә.

Авырганга дип уйлама, элек тә шулай иде. Бирегә күченеп яши башлагач, Оксананың кайтмавына да риза идем инде. Билге­ле, баштарак ачуым килде. Аннары үзем дә сизмәстән кайтмавын тели башлаганмын. Беләсеңме, нигәдер соңгы елларда гел әтине, әнине сагынып яшәдем. Әнинең: «Ул бит беренче, аңлыйсыңмы, тилебаш, беренче хатын ул Аллаһтан, икенчесе шайтаннан», – дип ачуланганнары гел искә төшә. Их, менә хәзер янымда булсын иде дә әни, ачулансын, юк, кыйнасын иде мине...

Син ничек уйлыйсың, Эльмираның нигә бер дә минем белән сөйләшәсе, очрашасы килмәде икән? Югыйсә бит без бер мәртәбә дә кычкырышмадык. Кызлардан да гел сорашып тордым, ул аларга да минем хакта беркайчан да бернинди дә начар фикер әйтмәгән. Киресенчә: «Ул – сезнең әтиегез, аны тыңлагыз», – дия торган булган. Минем авырганымны белгәч тә, ничек бер дә күрәсе килмәде икән? Аңлый алмыйм...

Мин исә Рәшитнең бу өзгәләнүләрен аңламаудан гаҗиз идем. Күңелдә Эльмира өчен үртәлү дә бар. Җаны теләгән – елан ите ашаган дигәндәй, үзе аерылды, үзе ташлап китте бит. Нигә хәзер бәргәләнә? Әнә яшь, чибәр хатыны да янында бөтерелеп кенә йөри. Үзе омтылган бай тормышта да яшәде, дөнья­сын бар яктан да җитеш итеп корды. Хаста капризы гына дисәң, гомере буе газапланып яшәвен үзе әйтеп тора. Чынлап та, әби-бабайларның беренче мәхәббәт­нең, беренче хәләл җефетеңнең беркайчан да онытылмавы, йөрәккә кадалган шырпы кебек гел җанны сулкылдатып торуы хакындагы сүзләре дөрес, ахры. Хәер, моны инде без, алтмышны ваклый башлаган кешеләр үзебез дә беләбез. Беренче мәхәббәтләре, җан сөйгәннәреннән аерым яшәүчеләргә мең мәртәбә авыррактыр, күрәсең. Алар да, Рәшит кебек, гомер буе сызланып, сагынып-саргаеп яшидер.

...Ишектә кыңгырау тавышы ишетелде. Оксананың ишекне ачып кемгәдер «тс-с» дигәнен мин ишетүдән бигрәк тоемладым бугай. Рәшит арып-талчыгып йокымсырап киткәннән соң урынымнан да кузгалырга куркып утырам. Менә бүлмә ишеге ачылды: Оксана башын тыгып миңа ым белән генә эндәште. Җавап бирергә өлгермәдем, ир шуны гына көтеп яткандай, көр тавыш белән: «Килеп җиттеләрме? – дип сорады. – Эльмира килгәнме?»
– Исәнме-е-е, Рәшит... – Эльмираның күзләрендә башта курку чагылып алды, аннары гаҗәпләнү, аннан шатлык балкып китте. Ул иргә таба бер-ике адым атлады да, икеләнеп, Оксанага борылып карады, аннан, кинәт тартылып, аның мендәренә капланып елый-үкси башлады. 
– Елама, Эльмира, исән мин. Сине күрмичә, аңлашмыйча беркая да китмим дидем үз-үземә. Менә, китмәдем, көттем. Рәхмәт килгәнең өчен... Булганың өчен рәхмәт! 

Ул Эльмираның кулларын ябык учларына алды да иреннәренә китерде. Оксана моны ук көтмәгән идеме, кырт борылып чыгып китте. 
Бу бүлмәдә без дә артык идек, әкрен генә ишекне ябып, залга юнәлдек. Бераздан мин Оксана янына кухняга кердем. Ул елый иде. Миңа чиктән тыш уңайсыз булып китте. Әйтерсең, аның әрнүләренә мин дә гаепле. 
– Гаепләмәгез, көнләшү түгел бу, юк, – дип әйтә алды ул бераздан, яшьләрен сөртеп. – Әллә ничек авыр булып китте... Мин сизеп, белеп тордым бит, аны гел юксынып яшәде ул. Шуңа күрә бирегә кайтасым да килмәгән иде. Киевта абыйлар сатып алырга фатир да белешеп куйган иде инде. Русланны жәлләдем. Әтисен бик ярата ул. Үземнең дә «әти!» дип әйтергә тилмереп үскән чакларым искә төште. Безнең әти дә яшьли китте. 
Сигезенче класста гына укый идем әле. Руслан да сигезенчедә менә... Ул да ятим кала инде. Ярый әле Ләйсән белән Лера апасы бар. Кызлары әйбәт Эльмираның.
– ???
– Әйе, Эльмираның! Ул тәрбияләгән бит аларны шун­дый кече күңелле, мәрхәмәтле итеп. Бертуган сеңелләрем кебек якын алар миңа. Әле дә ярый алар бар...

Коридорда тавышлар ишетелде. Кызлар килгән икән. Алар әкрен генә кухняга керделәр дә сораулы карашларын безгә төбәделәр: йә, ничек?
– Сөйләшәләр. Сез дә комачауламагыз.

Аптыраулы карашыма Ләйсән җавап бирде:
– Оксана безгә әнинең киләчәген телефоннан әйткән иде. Рәхмәт инде үзегезгә. Әти юкка гына бу көннәрдә сезне көтмәгән икән. Юкса, әйткән булса, әнине без дә алып килә ала идек инде. Әйтмәде бит. Гомумән, кичә һәм бүген гел партизан кебек ятты ул. Безнең белән әллә ни сөйләшми, үзе генә калгач, кем беләндер бәхәсләшепме-бәхәсләшә. Керсәк, тынып кала.

Ләйсән бер читтә боек кына басып торган Оксананы барып кочаклады. 
– Рәнҗемә инде, соңгы теләге бит.
– Юк-юк, сез нәрсә, нишләп рәнҗим, ди. Киресенчә, аның бүгенге бәхетенә шатланам. Әниегезне күрми китсә нинди үкенеч булыр иде.

Төн уртасы якынлашып килүне белгертеп сәгать сукты. Без кайтырга кузгалдык. Рәшитләр янына керергәме-юкмы дип барыбыз бергә бераз икеләнеп торганнан соң, саубуллашмый китү ярамас дип, ишек кактык.
Күрәсең, тыныч күңел белән, бәхетле булып киткәндер. Ике ягында ике кадерле кешесе булган бит.

– Китәсезмени, ярый, хушыгыз, – диде Рәшит, бөтен йөзе белән елмаеп. – Бүгенге бәхетле сәгатьләрем өчен рәхмәт сезгә. Юк, китмәгез, әйдәгез бергәләп аш ашыйбыз. Эльмира, әй..., юк, Оксана, ашың булдымы?
Ым кагып кына ул хатынын үз янына чакырды, тегесе якын килгәч, аның кулларын кулына алып, ягымлы итеп дәште:
– Сез миңа икегез дә бертигез кадерле. Икегез дә...


* * *

Рәшит шул төнне бу дөнья белән алыш-бирешен өзде. Без киткәч ул азрак аш ашаган, аннары Эльмира белән Оксананы янына утыртып, балаларына васыятен әйткән. Бакыйга исә йоклаган җиреннән күченгән. Без аны соңгы юлга мөселманча озаттык. Үзе бу хакта бер сүз әйтмәсә дә, Оксана шулай хәл итте. Күмү мәшәкатьләрен оештыруны исә Эльмира үз өстенә алды. Өчесен, җидесе, кырыгын да барыбыз бергәләп, мөселманча уздырдык... 

фото: http://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Бик матур,тормышчан,уйландыручан хикәя.Рәхмәт сезгә.

    • аватар Без имени

      1

      0

      Бик матур тормышчан,күңел кылларын кузгалтып укырлык итеп язылган.Күңелдә тәссирләр калдыра.Мондый язмалар биргәнегез өчен рәхмәт.

      • аватар Без имени

        1

        0

        Рэхмэт. Гыйбрээтле язма.

        • аватар Без имени

          1

          0

          Елый-елый укыдым...

          Хәзер укыйлар