Бибиәсма кодача фаҗигасе

Әткәйләр бер гаиләдә 7 ир бала, 2 кыз үскәннәр. Әмма кызларның Миңлекамал исемлесе йөрәк өянәгеннән үлеп киткән Өммәһани апалары гына калган. Аны Мөхәммәтҗан тегүченең бердәнбер улы Хәбибрахманга ярәшкәннәр. Бибиәсма — безнең жиэнинен сеңлесе була инде.
Шул хәтердә калган: Бибиәсма кодача безгә килеп керүгә, картәни самавырына тотына иде. Коры чырасы, күмере күп, чәй күз ачып йомганчы кайнап чыга, тик ул озаклап утырмый иде.
Бервакыт авылга хәбәр таралды: "Тегүче Бибиәсма янып үлгән!" Соңыннан шул ачыкланды, кодачабыз төн авышканчы кешеләргә кием теккән, һәм, әзрәк черем итеп алыйм дип, башын мендәргә терәгән. Уянып китсә, инде яктыра башлаган, ә контора мичләре ягылмаган. Ул бу хәлдән бик курка, эшемнән, бүлмәдән куарлар, дип пошына, һәм эшне тизләтү өчен чи утынга бензин сибә дә, шырпы сыза. Дөп итеп кабынган ут анын чәчләренә, күлмәгенә үрли.
Бибиәсма кодача, балалары белән, кечкенә бүлмәдә яши иде. Җәмлихан, Барый, Хәлим абыйлар мәктәптә укыйлар, Мәврүрә кечкенәрәк иде. (Җәя эчендә булса да әйтим: Хәлим Бөек Ватан сугышыңда, Карелия фронтында һәлак булды. Мәврүрә, әтисен кулга алганда, авыруга сабыша, шул сырхау аны вакытсыз үлемгә илтте.) Заманында безгә бу хакта ләммим сөйләмәделәр. Дөреслекне мин соңрак, университет бетергәч кенә белдем. Ул болай: гади авыл крестьяны Әхмәдинең улы Әбүхәким бик тырыш кеше була. Көн-төн эшләп, бераз акча туплый, башкортлардан жир сатып ала, авыл уртасына зур гына, өй салып куя. Шул өй аркасында нинди бәлаләргә тарыйсын белсә, Әбүхәким бәлки мунчада гына торыр иде дә бит. Язмышы шулай булгандыр, күрәсең. Беренче хатыны үлгәч, Бибиәсманы алган. Беренчесеннән балалар күп калган, яшь хатын да сабыйлар арттырган. Матур гына яши башлаганнар. Бераздан миллионнарнын бәхетсезлегенә, колхоз төзи башлаганнар. Бу “бәхет бакчасына” ин элек батраклар кергән, чөнки аларга "аз гына эшләп, май эчендә йөзәргә” вәгъдә иткәннәр. “Кулакларның безнең белән бер сукмактан йөрүенә юл куймыйбыз", — дип кычкырганнар элекке комбед әгъзалары. “Кулакларны авылдан озату” разнарядкасы килгәч, тагын да канат жәйгәннәр. Щуларнын берсе: “Әгәр Әбүхәкиме оэатмасагыз, батрак башым белән үзем теләп Себергә китәм", — дип куркыткан. Башта Әбүхәким Архангельск ягында “хезмәт тәрбиясе” алган. Бик яхшы эшләвең, гаиләсе зур икәнен исәпләп, аны азат иткәннәр. Әмма өендә берничә тәүлек кенә булырга өлгереп кала, төнлә “кара козгын” алып китә. Тиздән “халык дошманы” Әбүхәким Әхмадиевны Уфа төрмәсенең базында аталар.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
-
Җиңги Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...
-
Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
-
Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
-
Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
Соңгы комментарийлар
-
25 сентябрь 2023 - 07:55Без имениБухать кыенлыкларга тузучелэр булмастыр дим Хэзер без рэхэткэ чыгып алмыйбыз аллахеа тапшырдык рэхмэт авторгаҖиңги
-
25 сентябрь 2023 - 09:09Без имениБезнен энидэ сугыш вакытында булган хэллэрне сойли тырган иде, бердэ онытылмый. Яшь кенэ кызлар бик, бик тузеп, тылдагы халык белэн бергэлэп фронт тотканнар. Жаннары Жэннэт бакчаларында булсын инде энилэребезнен💥💥💥Җиңги
-
24 сентябрь 2023 - 17:38Без имениНиках ата-ана өстендә. А менә туй дигәне... Киленнең бик матур иттереп ясанып селфиларын, фотоларын тезэсе килэ икән, узе өчен узе тулэсен. Яшьләр хәзер мәнсез. Никах уткәргәнсез икән, туен кыз ата анасы әмәлләсен. Акча беркемдэ дэ артык тугелНиках акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
23 сентябрь 2023 - 08:21Без имениҮзегез гаепле,нигә кыланырга иде. Малаегыз да тәрбиясез,әти әнигә шул сүзне әйтергә.Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.