Логотип
Язмыш

Безнең Фатыйма апа

Зур сулы елгалары булмаса да, көмеш күлләргә, салкын чишмәләргә уралып утырган Чистай Каргалысында, революция, гражданнар сугышы белән бәйле гарасатлар чорында, 1918 елның 10 октябрендә Вәлиевлар гаиләсендә җиденче бала булып дөньяга аваз сала Фатыйма апа. 1921 елгы ачлыкта биш баласын югалткан әти-әнисе исән калган балаларны тәрбияләргә, укытырга, кеше итәргә бөтен көчләрен куялар. Беренче укытучысы Сания Тимбикова (күренекле язучы Кояш Тимбикованың әнисе) Фатыйманың тормышында бик зур роль уйный. Ягымлы, чибәр, мөлаем укытучы апасы тормышны сөяргә, тормышта үз урынын табарга өйрәтә аны. Бик тырыш, уз эшенә бирелгән чын укытучы була шул Сания Тимбикова, юкка гына Ленин ордены белән бүләкләнми ул.
 
Мәктәптә укыганда ук Хатыйп Җәүһәрев, Мирсиаф Җаббаров кебек укытучылардан үрнәк алып, киләчәктә укытучы булырга хыяллана Фатыйма. Бу хыялы аны Чистай педагогия техникумына алып килә. Курс җитәкчеләре Зыя Туктаровка булган тирән хөрмәт, үзен дә, фәнен дә ярату Фатыйманы да аның юлыннан алып китә — татар теле һәм әдәбияты укытучысы итә.
 
Техникумны тәмамлагач, Саба районы мәктәпләрендә эшли ул. Инде өлгереп җиткән, дипломлы укытучы булса да, һаман да белемен арттыру теләге җанына тынгы бирми. 1938 елда Фатыйма Казан укытучылар институтына укырга керә. Биредә Мөхәммәт Фазлуллин, Вәли Хангильдин, Шиһап Рамазанов, Латыйф Җәләй кебек дәрәҗәле галимнәрдән белем алу Фатыйманы профессиясен дөрес сайлавына инандыра, аны фән юлына алып китә. Аспирантураны тәмамлап, татар телен укыту методикасы буенча диссертация яклый ул һәм, республикада беренчеләрдән булып, педагогия фәннәре кандидаты диген дәрәҗәгә ия була.
 
Ярты гасырдан артыкка сузылган педагоглык хезмәте чорында Фатыйма Сәгарь кызы Вәлиева күпсанлы фәнни-методик хезмәтләр, күрсәтмә әсбаплар язып бастыра.
 
Ул үзен бик бәхетле кеше дип саный — максат итеп куйган хыялларның тормышка ашуыннан да зур бәхет бармы!
Могҗизалар булып, кире кайтса
Узган гомерем,яшьлек таңым,
Шул ук юлдан китәр идем
Тагын, тагын, тагын! -

ди Фатыйма апа.
 

 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар