Логотип
Язмыш

Авыл маҗаралары

Маҗаралар, сәяхәтләр, адреналин, экстрим – болар минеке! Студент елларындагыча, Америкага китеп эшләп кайтсаң иде ул!..  Нью Джерси штатының Фрихолд шәһәреннән 22 чакрымдагы Маналапан шәһәренә – эш урыныма көн дә  автобуска түләп йөрмәс өчен (аена 60 доллар), 40 долларга велосипед сатып алган идем анда. Бер йортта бергә яшәгән Литва егетләре шулай өйрәтте. Кайтып китәр алдыннан җыеныбызныкын сатып калдырдым. (Өйләренә миннән берничә көнгә алданрак очкан шул Вильнюс малайлары киңәше буенча инде.) Узган ел танышларымның: «Рульгә утырып безнең белән Кырымга барасыңмы?» – дип бер сызгыруы җитте  – мин инде бер ягы – тау, икенче ягы диңгез булган серпантин юлларга бик рәхәтләнеп чыгып киттем! Юл озын һәм ялыктыргыч тоелмасын өчен, Казаннан Ростовка кадәр араны тукталышларсыз гына үзем үттем. Абхазиядә исә Кавказ егетләре үзләренә кунакка дәште – авызны ут кебек өтә торган шашлык белән сыйладылар.

Бу җәйдә дә әнә шундыйрак маҗаралар турында хыялланган идем. Таптым бит – авылга кайтам!..


Бәрәңге бакчасы, көтү, үгезләр

Балачагымда каникулларга ашкынып кайта торган авыл еракта калган күңелле көннәре белән ымсындыра башлады. Көтү көтү, балык сөзү, трассага алып чыгып сатабыз дип, кысла тотып пешерүләр, атка атланып чабу, таңнар аттыру, бикле ишекне ачтыра алмагач, форточкадан керүләр (әбекәй белән бабкай, теге малай кич чыгып йөрмәсен әле, дип, юри бикләп куялар, аннан уятып та булмый үзләрен), матайда кызлар озату. Боларга әле чүпле бәрәңге бакчасы, колорадо коңгызлары өстәлә... Кышын төлке, куян ауларга барабыз...

...Палатка, спальник (йокы капчыгы), кабартылма матрас, җыелмалы өстәл, 8 литрлы казан (Кырым татарларыннан пылау пешерергә өйрәнеп кайттым былтыр!), кармак, спиннинг, куртка, ау костюмы, кроссовкалар машина багажнигына... чак сыйды! Язын сплавтан кайткач, Наил, Илшатлар белән Башкортстанның Урал ягындагы тау елгаларына барып чыгу уен да күңелгә беркетеп куйган идем: авылдан әллә ни ерак калмый анда. Болар – хыялда. Ә чынлыкта...

Чынлыкта, мин уйлаганнан да көтелмәгәнчәрәк килеп чыкты быелгы җәйге ялым. Көтүче, балыкчы, җиләк җыючы, аш пешерүче, төзүче, хәтта детектив та булырга туры килде. Өстәвенә, 90 яшьлек әбекәйгә дә күз-колак буласы. Сагынуларына чак чыдап, кышны Казанда үткәрә дә, яздан ук ашкына-ашкына авылга кайта ул безнең. Аннары 360 чакрымлы авыл белән Казан арасында атна саен тыз да быз йөрибез. Һи, нәрсәсе бар инде аның, дисезме? Мин дә шулай дигән идем дә...
Иртән чәй эчкәндә әбекәй гел бер үк сүзләрне кабатлый: «Бәрәңгене корт ашап бетерә инде...» «Ярар, бүген үк хәл итәрбез аны», – дип тынычландырам да... «Иске Иделдә балык тотабыз, киттек!» – ди Наил. Мондый форсатны ничек ычкындырмак кирәк?! Иртәгә дә качмас әле бакча, дип, тиз-тиз җыенам да – әллүр Агыйдел ярына.



Икенче көнне «Корадо», «Танеко» ише моңарчы колак ишетмәгән препаратларны әзерләп, уңъяк күрше Эдуард, сулъяк күрше Рөстәм белән ничек, кай вакытта агу сип­терсәң яхшырак буласын энәсеннән җебенәчә сорашып, битлекләр әзерләп, кояш сүрелгәч, бәрәңгене коткарырга ниятләгән генә идем... Көтүдә Наилләр чираты икән. «Килеп кит, су да кереп чыгарбыз», – дип чакыралар.

Уу-у! Андагы киңлек! Яшел тугай! Ромашкалар... Күбәләкләр... Кәккүк кычкыра... Чыбыркы тавышлары. Үшән сыерлар, әз генә якын килсәң дә, өркелеп бер читкә тайпылучы куркак, аңгыра сарыклар... Балачакны искә төшереп, атка атландым. Атым, ток-ток басып, киреләнмичә генә, мине еракта рәшә булып күренгән офык читенә таба юртып алып китте. Баш очымдагы каурый болытлар безгә иярде, җиләк исе, чәчәк исе, саз үләннәре исе белән җил борыннарны кытык-лап узды. «На-а, малкай! Очтык, әйдә!» Атым, шуны гына көткән кебек, алга томырылды. Үземне Америка ковбойлары кебек хис иттем.



Илшат кул изәп чакыра: «Бу челләдә пешеп үләбез, әйдә, тизрәк суга чумабыз!» – ди. Теге якта – үгез көтүе. Шөлләтә бераз. Җитмәсә, Рифкать абыйның: «Егетләр, ычкыныгыз, шәрә кешене яратмыйлар!» – дигән сүзләре күңелгә шом салды. Бер үгез, әнә, ачуланып карап тора! Шәрә дигәч тә инде, без бит плавкидан. «Нәрсә булсын соң!» – дип, Илшат, шап-шоп килеп, суга кереп китте, мин аңа иярдем... Курыкканга – куш, диләрме әле – теге ярдагы ала-кола үгезләр соры тау булып күренде күземә! Котыртмыйк боларны дип, куе таллык-чытырманлыкны ера-ера, чыгу юлына борылдык. Шунда нәрсәдер шап итте. «Булды бу! Берәр агачка менү ягын кара!» – ди Илшат. Җан-фәрманга агачларга таба чабам. Йә Хода! Кросста да болай чапканым булмагандыр. Ничек котылырга, кая кереп качарга? Мин инде үгезнең тояк тавышларын ишетәм кебек. Бер адым, ике... Тизрәк, тизрәк! Сабантуйда колгага үрмәләгән кебек, әллә нинди ботаксыз шәрә агачка маймыл тизлегендә ничек менә алдым икән мин?! Җирдән чак аерылып өлгердем, теге үгез дә күзләрен алартып, пошкыра-пошкыра тоягы белән җирне тырный башлады. Бераз һушны җыйгач, Илшат: «Берәр ботак сындырып бир әле, шулай кусаң китәргә тиеш», – ди. Авыл малае шул, мин андый нечкәлекләрен белмим дә. Табан ялтыратуларыбызны ярый әле кызлар күрмәде! 
Кайтып керсәм, Эдуард инде бакчага агу сиптерә; Рөстәм ике егет ияртеп кайткан: бәрәңге төпләрен өяргә маташалар. (Әби тәки тынгы бирмәгән боларга!) Ура! Эңгер-меңгердә ерып чыктык бу эшне. Инде тыныч күңел белән кич чыксаң да ярый.


 

Әбекәй – сыйфат комиссиясе рәисе

Бу өйнең эше гел бетеп тормый икән! Әле пластик тәрәзәләр куясы, әле түбәсен профнастил белән ябасы, өй тышлатасы, электр чыбыкларын алыштырасы, коймаларны яңартасы... Җәй саен әле берсе, әле икенчесе. Өй нигезен ныгыту чүп кенәдер дисәм, булыр сиңа! Стеналарны тигезләргә, грунтовка ясарга кирәк, диләр... Шаккатып карап тордым. Ярый Рөстәм шәп егетләр табып бирде. Күрше авыл егетләре берничә көндә ялт итеп тә киттеләр. Тик аңа кадәр әле төзелеш материллары юнәтергә, арзанрак бәядәгеләрен эзләргә, анда чабарга, монда чабарга кирәк иде. Идәннәр салкын булуга әбекәйнең эче поша, өйне ныгыту өчен акчаны һич жәлләми бирмәкче. Тик аның акча исәбе узган гасырдагыча калган шул. 50 мең ни, 5 мең ни аңа.

Ә кирәкнең очы-кырые юк. Такталар, агач рейкалар, монтаж күбеге, җылыткыч материал, саморез, сайдинг, кадак... Әбидән акча алу – федераль бюджеттан субсидия сорауга тиң: тиенен-тиенгәчә нәрсә-ләргә тотканыңа отчет биреп барасы. Өч көн дигәндә эш бетте, әбе-кәйнең сыйфат комиссиясен узганнан соң (ул бик ошатты!), исәпхисап ясап, егетләрне озаттык.



Утын ярып маташа идем, Эдуард әйтә, Питрауга кадәр пиннекләр әзерләп куярга кирәк, ди. Мунча себеркесен безнең авылда шулай диләр. Соңга калсаң, яфраклары да коела, себеркесе дә каты була икән. Аның олы тәгәрмәчле вездеходы бар, теләсә нинди урман-чытырманнарга, агач ешлыкларына да керә торган. Тайганы да ерып чыгадыр, билләһи! Киттек шуңа утырып. Яшь каен, яшь имән бо-такларын ипләп кенә сындырып җыйдык, әллә кая эчкәре кереп, хуш исле зәңгәр мәтрүшкәләр өздек. Себерке бәйләргә дә өйрәнеп кайттым. Әбекәй канәгать, ай-яй, күп эшләдең, дип мактый.

Авыл кешеләре гадирәк, ярдәм­челрәк, беркатлырак була икән. Әллә ниләр майтарсалар да, кәпрәеп йөрмиләр. Мәктәп елларында ничек дус булсалар, нәкъ шулай аралашалар да. Бүген пылау белән сыйлыйм әле үзләрен.
Тә-әк, дөгене ун кат юдым. Ишегалдына казан астым. Башта башлы суганны кызарганчы тоттым, аны алып куеп ит, кишер кыздырдым, сарымсак, зира, куркума кебек тәмләткечләр, аджика куштым. Иң ахырдан дөгене салдым. Ошаттылар егетләр! Казан гына кара корымга буялып беткән иде. Әби ком белән юарга кушты. Кара, чынлап та агарта икән!..
 

Паспорт белән... җиләккә

Быел урманда җиләк утырып җыймалы, диләр. Ялларга әни дә кайткан иде. Классташы Әлфия апа котыртты: «Төкәй яланына гына барыгыз. Ике сәгатьтә биш литрлы чиләгем тулды», – ди. Җиләк диюгә, әбекәйгә җан керде. Яшьрәк чагында су чиләген тутырып җыеп кайта торган булган ул! Катыкка салып та ашаганнар, как та койганнар, кышка җиләк кайнатмалары да әзерләгәннәр. Аны да алып барыйк әле, урман һавасы сулар, ичмаса. Әйтүебез булды – сөенә-сөенә җыена да башлады! Яулык, кәлүш, таяк... Һәркайсын көчкә эзләп табып, яңадан югалтып, кабат кулына тоттыргач, кечкенә кара сумкасын да алды. «Дөнья хәлен белеп булмый, пас-порт, документлар, акча...» – дип сөйләнүенә исем китмәгән иде. Төйнәп бәйләнгән зәңгәр пакетны кулыннан алдым да багажникка ыргыттым. Йә капкаларга дип алган ризыктыр инде...



Басу юллары, башаклар, зәңгәр кыңгырау чәчәкләр... Ул җиләк! Утырып түгел, ятып җыймалы! Әбекәй дә җыя: чүгәләп түгел, ятып. Һич бездән калышмый. Аннары, арып-әлсерәп, күләгәгә барып чүмәште. Черем итеп тә алды. Ул бик канәгать иде. Чәчәкләр җыеп, матур күренешләр­не фотога төшерә-төшерә кайттык. Әйберләрне машинадан бушатканда зәңгәр пакетын үз кулларына тоттырдым: теге сумкасы шуның эчендә булган икән.

Ярый, хуш, җитте кич, батты кояш. Әбекәй генә пошаманда. «Документларым, паспортым, акчаларым юк!» – ди, чак еламый. Җи­ләк аланы, машина, багажник бе­рәм­текләп күз алдыннан йөгереп узды. Урманда бездән башка бер җан иясе дә юк иде бит! Зәңгәр пакет та ничек салынган булса – шулай, исән-сау кайтты. Күзгә күренми торган җан ияләре килеп, пакетны чишеп, сумканы ачып, акчаларны алып, кире төйнәп куймагандыр бит инде?! Юк, бу лөгатькә сыймый! Тукта, тукта... Әбекәй, мөгаен, өйдә калдырган ул янчыгын... Ашыгып, сумканы гына пакетка тыккан, ә янчык – калган! Өйнең астын-өскә китереп, янчык эзли башладык. Сандык та, китап киштәләре дә, урын-җир дә актарып ташланды. Карават аслары, мунча алды, карлыган куагы төпләре, шкаф, суыткыч эчләре, өстәл тартмалары кырык тапкыр тикшерелде – янчык беркайда юк! Әллә... бе­рәрсе? Юк-юк, ноутбук, фотоаппарат, үземнең акчалар... бар да үз урынында. Эт тә кермәгән! Хәтерсез әбекәем каядыр кыстырып куйган да оныткан инде. Ләкин бит пас-портсыз да, акчасыз да яшәп булмый. Бер айлык пенсия акчасын кыстырган саклык кенәгәсе пас-порт эчендә булган. Тиз арада милициягә хәбәр итәргә, паспорт өстәленә гариза язарга кирәк. Шулай да җи­ләккә дигән сылтау белән теге аланлыкны ике тапкыр урап, капшап кайттым әле. Төшеп калган булса, табылыр иде. Аннан урманда шул 2-3 көндә кем генә йөрмәс? Дүшәмбе паспорт өстәле эшләми, сишәмбе – Ураза гаете көне, чәр­шәм­бе, әбекәйне утыртып, район үзәгенә төшәсе, яңа паспортка фото ясатасы, югалу турында гариза язасы... Уф!.. 

...Гает көнне чәйләп утырганда ишектә кыңгырау шалтырады. Елмаеп, таныш түгел өч хатын-кыз басып тора. Өлкәне – Фәния апа дигәне, сәлам биреп, бәйрәм белән котлады, әбекәйне сорады.
– Сөенечле хәбәрләр белән килдек әле, – ди.



Нинди сөенечле хәбәр булыр икән дип уйлап кына бетердем. 
– Чаллыдан кызларым кайтты, урманга җиләккә бардык бүген... 
Урман ди, җиләк ди. Әллә...
– Документлар таптык. Паспорт, саклык кенәгәсе, акчасы да шунда... Халит абыең чәй эчәргә дә бирмәде, тизрәк сөендереп кайтыгыз ди...
Бу апа миңа шул минутларда фә-рештәнең үзе кебек тоелды. Ника-дәр мәшәкатьтән коткардылар! Әби дә елый, Фәния апа да... Соңыннан, бу хәлне ишет­кәч, күршеләр дә... Сөенечтән! Исенә төште әбекәйнең, паспортын халат кесәсенә генә шудырган булган бит! Әл­лә нинди могҗизалы көн булды ул!


Тозы да таман гына...

Авылда, әбекәй өендә гадәти көн дәвам итә. Миңа иртүк торып су алып керәсе, кибеттән ипи алып кайтасы, ботка пешерәсе (кыен түгел икән, кайнап торган суга салып болгатып кына торасы), көн саен дүрт төрле даруын эчерәсе, савытларны юасы, кыяр-помидорга, чәчәкләргә сибәр өчен су агызып куясы, идән юасы, Рәисә апа сөткә кер дигән иде... Кичә җыйган карлыганнан варенье кайнатырга кирәк. Ничек? Күпме шикәр комы салырга? Ярый телефон бар. «Килога кило ярым исә-беннәнме? Хәзер песокка йөге-рәм... Нәрсә-нәрсә? Банкаларны юарга? Тукта әле, әбекәй... Юк, сиңа әйтмим, әни... Нинди көрәк? Хәзер... шундадыр...»

Телефоннан сөйләшкәндә әбекәй әнә шулай килеп кысыла. Йә көрәк, йә таяк, йә чиләк, йә башмак эзли: аныңча – кемдер алган. Бик оста итеп эш куша тагын. «Тавыклар кермәслек итеп берәр терәү куясы бар», «Мунча ягып җибәрәсеңме?», «Бәрәңге бакчасы чүп кенә!», «Ишегалдындагы үләннәрне чабып кына керерсең әле»...

Ә минем аш пешерәсе бар! Кайнап чыккач, итнең күбеген җыясы, ди. Кайда соң тишекле кашык? Тоз савыты кайда? Суган да кирәк. Уф! Күбеге тарала инде мин җыйганчы. Нәрсә дисең, әбекәй? Кайчы?! Кайчы сорамыйм! Җыйганчы дим! Туктап тор әле, бәрәңге әрчисем бар! Тимә, алып куйма ул табакны! Чиләк, чүмеч, кәстрүл тезелеп китте инде... Баш кайный. Җитешә алмыйм һич. Әбекәй, бар, ятып тор әле! Паспорт? Тагын кая куйдың икән? Хәзер эзлибез... Ул арада аш пешеп чыга. Токмач кына салам да... Ашның тозы... эх, әзрәк чыгынкырак бугай. Күбрәк салып ташлаганмын тозны.

Өстәл янына утырышабыз. Әбекәй, шулпаны авыз итеп карау белән, канәгать калып, мактап җибәрә: 
 – Бик тәмле булган! Тозы да таман гына...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик кызык язылган! Бездә дә шулай әбиләр.

    Хәзер укыйлар